Технологическая карта урока по географии Тема: Материк табигатенең үзенчәлекләре. Эндимиклары. Практик эш № 5 “Материк табигатенең төп компонентларын тасвирлау (Австралия )”.
Оценка 5

Технологическая карта урока по географии Тема: Материк табигатенең үзенчәлекләре. Эндимиклары. Практик эш № 5 “Материк табигатенең төп компонентларын тасвирлау (Австралия )”.

Оценка 5
docx
15.11.2021
Технологическая карта урока по географии Тема: Материк табигатенең үзенчәлекләре. Эндимиклары. Практик эш № 5 “Материк табигатенең төп компонентларын тасвирлау (Австралия )”.
география 7кл австралия энднмиклар.docx

Число:

Укытучы:

Класс     7              Фән:      география                                             

ТЕМА:    Материк табигатенең үзенчәлекләре. Эндимиклары. Практик эш № 5 “Материк табигатенең төп компонентларын тасвирлау (Австралия )”.

Тема максаты: Материк табигатенең үзенчәлекләре. Эндимиклары буенча  күнекмәләре булдыру, дәрескәкызыксыну уяту.

 

Планлаштырылган нәтиҗә

Танып-белү

Регулятив

Коммуникатив

Австралия материгын атлас картасыннан күрсәтә  белергә тиеш.

  

Кирәкле мәгълүматны дәреслектән таба белергә тиеш.

Уку мәсьәләсен кабул итү

Үз фикереңне төгәл, аңлаешлы итеп өйтеп бирү.

Төп төшенчәләр:  

Пространство оештыру

Предметара:

Рус теле

Экология

Эш формасы:

катнаш

Ресурслар: дәреслек, ноутбук, экран, презентация, проектор

Дәрес барышы

I Эшкә кызыксыну тудыру

1. Дәрескә әзерлекне тикшерү.

2. Уңай психологик халәт булдыру.  

Модель Фрейера  структурасы буенча узган дәрестә алган белемнәрне тикшерү.

1.      А4 кәгазен икегә бөклибез, кабат икегә бөклибез һәм уртасында туры турыпочмакны бөклибез.

2.      Ромб өченә Австралия дип язабыз,

Сул  як өске баганага Австралия сүзенә төшенчә бирәбез

Аскы баганага Австралияне юучы диңгезләрне, бугазларны, култыкларны  язырга.

Уң як өске баганага Австралиянең рельеф үзенчәлеген язырга.

Аскы баганага Австралияне  капма каршы юучы диңгезләрне, бугазларны, култыкларны  язырга.

 

II Белем һәм күнекмәләр булдыру

Табигый зоналары. Австралия белән Африканың табигый зоналары ничек урнашуын чагыштырсагыз (форзацтагы картаны карагыз), сез Австралиядә дә, Африкадагы кебек үк, саванналар һәм тропик чүлләр зоналарының зур мәйданнар алып торуын күрерсез. Тропик чүлләр һәм ярымчүлләр материкның үзәк һәм көнбатыш өлешләрендә урнашкан. Саванналар бу зонаны төньяктан, көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан һәм көньяк-көнбатыштан каймалап алган.

Органик дөньясының үзенә бертөрлелеге. Австралия Көньяк Африка һәм Мадагаскар белән бер үк зонада булса да (биеклек пояс-лылыгы өлкәләреннән тыш), биредә органик дөнья бөтенләй үзгә. Табигать Австралиядә гаять зур тыюлык тудырган, анда бик борын заманнарда Җир йөзендә яшәгән һәм хәзер башка материкларда юкка чыккан үсемлекләр һәм хайваннарга якын торган күп төрләр сакланып калган. Үсемлекләр һәм хайваннарның төрләр составы ярлы һәм үзенчәлекле булуы белән аерылып тора. Бу Австралиянең һәм аның янындагы утрауларның башка материклардан бик күптән аерылган булуы белән аңлатыла. Органик дөньясы озак вакытлар буена аерым үскән. Материктагы үсемлек төрләренең 75% ы Австралиядә генә очрый. Аларга эвкалиптның бик күп төрләре керә. Биеклекләре 100 м дан арткан гигант эвкалиптлар очрый. Мондый агачларның тамырлары җиргә 30 м га кадәр үтеп керә һәм, куәтле насослар кебек, аннан дым суыра. Тәбәнәк эвкалиптлар һәм куак эвкалиптлар бар. Алар коры климатка яхшы җайлашкан. Эвкалиптның яфраклары кояш яктысына кырыны белән урнаша, ябалдашлары күләгә бирми, шуңа күрә эвкалипт урманнары якты була. Үзагачы каты — яхшы төзелеш материалы. Эвкалиптларның яфракларын төрле майлар, буяу, дару ясауда файдаланалар.

Эвкалиптлардан тыш, Австралия өчен акацияләр, җепсыман сабаклы яфраксыз казуарин-нар хас, алар башка материкларда юк.

Субэкваториаль урманнарда биек үләннәр арасында башка агачлар (пальма, фикус һ. б.) белән бергә үзенчәлекле шешә агач үсә, аның кәүсәсе төптән юан, ә өстә кискен нечкәреп китә. Субтропик урманнарның үзенчәлеге — лианалар белән үрелеп беткән эвкалипт төрләренең күплеге, анда шулай ук агачсыман абагалар да үсә.

Эчкәреге чүлле районнарда коры куаклыклар киң таралган, алар күбесенчә тәбәнәк буйлы чәнечкеле акацияләр, эвкалиптлардан тора. Мондый куаклыклар с к р э б дип атала. Хәрәкәтчән ком өемнәрендә һәм таш сибелмәләрендә үсемлекләр бөтенләй диярлек юк. Африкага капма-каршы буларак, Австралиядә оазислар юк, ләкин монда чүлләр Сахара кебек җансыз булып күренми.

Австралиянең хайваннар дөньясы да бик үзенчәлекле. Иң гади төзелешле имезүчеләр — ехидна белән үрдәкборын — биредә генә яши. Шунысы кызыклы: алар балаларын йомыркадан чыгаралар, ә аннары, имезүчеләр кебек, сөт имезеп үстерәләр. Австралиядә сумкалы хайваннар күп. Аларның балалары бик кечкенә булып туа, һәм аналары аларны корсак тиресендәге җыерчык эчендә — сумкада йөртеп җитлектерә.

Сумкалылар семьялыгының иң зур күпчелеге Австралиягә генә хас. Алар арасында көнгерәләр аеруча күп таралган. Гигант көнгерәләр- нең буе 3 м га җитә. 30 см зурлыктагы кәрлә көнгерәләр дә бар. Монда бездәге әрләннәргә охшаган вомбатлар да яши. Эвкалипт урманнарында сумкалы аю коаланы очратырга мөмкин. Ул агач башларында яши, төнлә генә һәм бик аз хәрәкәтләнә, аны Австралия иренчәге дип тә атыйлар. Тасмания утравында тагын бер бик сирәк очрый торган ерткыч — сумкалы шайтан сакланып калган.

Кошлар дөньясы бай, күптөрле һәм үзенчәлекле. Попугайлар аеруча күп. Урманнарда бик матур кош — сазкойрык, ачык төстәге каурыйлы җәннәт кошлары, коры саванналарда һәм ярымчүлләрдә тәвә кошы эму яши. Кәлтәләр, агулы еланнар бар, Төньяк Австралия сулыкларында крокодиллар яши.

Австралиялеләр үз материкларының табигатен яраталар һәм аның турында кайгырталар. Алар үсемлек һәм хайваннарны саклауга һәм өйрәнүгә зур игътибар бирәләр. Тәвә кошы эму һәм көнгерә илнең дәүләт гербында сурәтләнгән, ә ехидна, үрдәкборын һәм кошлардан сазкойрык сурәте Австралиянең вак акчаларында төшерелгән.

III Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Атлас картасы белән эшләү.

1. Практик эш № 5 “Материк табигатенең төп компонентларын тасвирлау (Австралия )”.

IV Физкультминутка. Белемнәрне тикшерү

Географик уен “Син картаны беләсеңме?”

·         Кайсы төньяктарак: Тасман диңгеземе, әллә Тимормы?

·         Карпентария култыгы кайда урнашкан: материктан төньяктамы, әллә көньяктамы?

·         Яңа Зеландия кайда урнашкан: Австралиядән көнбатыштамы, әллә көнчыгыштамы?

·         Кайсысы ике утраудан тора: Яңа Гвинеямы, әллә Яңа Зелландияме?

·         Австралия белән Яңа Зеландияне нинди диңгез аерып тора: Арафурмы әллә Тимормы?

·         Материк белән Тасман утравын кайсы бугаз аерып тора?

 

V Йомгаклау

 

1. Дәрескә анализ.

-Бүгенге дәрестә нинди яңа төшенчәләр белән таныштык? Сезгә нәрсәләрне эшләү җиңел булды? Ә кайсылары авыр тоелды? Авырлыкларны җиңү өчен нәрсә эшләргә кирәк?

2. Өй эше:  §           укырга ,укыган буенча 5 сорау төзергә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Дневник исследователя

I.                  открытие и исследования материка

имя

Исследования

 

Исследовал северное побережье и открыл пролив, названный позже Торресов

 

Открыли новую землю и назвали ее Новая Голландия

 

Обошел Новую Голландию и открыл остров, названный позже Тасманией

 

Завершил открытие материка

 

 

II.               географическое положение материка

1. положение материка по отношению к

Экватору

 

Нулевому меридиану

 

тропикам

 

 

Крайние точки

С-

Ю-

З-

В-

протяженность

С-Ю

З-В

2. материк омывают

Океаны

 

 

моря

 

 

 

3. положение относительно других объектов

 

4.береговая линия

Острова

 

 

полуострова

 

 

Заливы

 

 

проливы

 

 

 

Почему Австралия была открыта европейцами позже других материков?

 

III.           Рельеф.

Литосферные плиты

 

виды

названия

Полезные ископаемые

Горы

 

 

 

 

 

Равнины

 

 

 

 

плоскогорь

 

 

 

 

низменности

 

 

 

 

Согласны ли вы с высказыванием одного из ученых о том, что пройдет время и Айрес-Рок и соседние горы будут «Съедены» внешними силами природы. Ответ поясните

 

IV. климат

Климатический

.пояс

лето

зима

Температ.

осадки

Возд. масса

Температ.

осадки

Возд. Масса

 

 

 

 

 

 

 

 

V. внутренние воды

виды

названия

особенности

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Объясните:

«мертвое сердце Австралии» -

Крики –

Почему неизвестна точная площадь озера Эйр -

 

VI. природа

Эндемики –

Скрэб-

Природная зона

растительность

Животный мир

 

 

 

 

 

 


 

Число: Укытучы : Класс 7

Число: Укытучы : Класс 7

Табигый зоналары. Австралия белән

Табигый зоналары. Австралия белән

Дневник исследователя I. открытие и исследования материка имя

Дневник исследователя I. открытие и исследования материка имя

I. Рельеф.

I. Рельеф.
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
15.11.2021