Технологическая карта урока Тема: Климат Южной Америки.

  • docx
  • 15.11.2021
Публикация на сайте для учителей

Публикация педагогических разработок

Бесплатное участие. Свидетельство автора сразу.
Мгновенные 10 документов в портфолио.

Иконка файла материала география 7 К. Америка климат пояслары таб зоналары1.docx

Укытучы:

 Класс     7              Фән:      география                                             

ТЕМА. Климат Южной Америки.

Тема максаты:  Географик урыны һәм тикшерү тарихы буенча белем һәм күнекмәләр бирү.

Карта, дәреслек тексты белән эшләү күнекмәсен үстерү; 

Дөньядагы башка материкларның табигате белән кызыксыну, органик дөньяга сакчыл караш тәрбияләү. 

 

Планлаштырылган нәтиҗә

Танып-белү

Регулятив

Коммуникатив

Алган белемнәрне практикада куллана белергә тиеш.

  

Кирәкле мәгълүматны дәреслектән таба белергә тиеш.

Уку мәсьәләсен кабул итү

Үз фикереңне төгәл, аңлаешлы итеп өйтеп бирү.

Төп төшенчәләр:  

Пространство оештыру

Предметара:

Рус теле

Тарих  

Эш формасы:

катнаш

Ресурслар: дәреслек, ноутбук, экран, презентация, проектор

 

Дәрес барышы

I Эшкә кызыксыну тудыру

1. Дәрескә әзерлекне тикшерү.

2. Уңай психологик халәт булдыру.   Дәреснең темасын максатларын өйтеп бирү. ТЭК ОФ-ТАЧ ДАУН структурасы кулланып, географик викторина үткәрелә. Җөмлә дөрес булса укучылар торып баса, ялгыш булса урыннарында калала

К. Америка иң дымлы материк;

- материк тулысы белән көньяк ярымшарда һәм көнчыгыш озынлыкта ята;

- яр буе сызыгы аз кискәләнгә;

- көнчыгыш ярын  атлантик океан юа.

II Белем һәм күнекмәләр булдыру

Көньяк Америка — Җир йөзендә иң дымлы материк, ләкин Африкадагы кебек үк эссе түгел. Көньяк Американың бер өлеше уртача климат поясына урнашкан. Африкадан аермалы буларак, субэкваториаль климат поясыннан кала, барлык климат пояслары экватордан көньякка күчкәндә генә бер-берсен алмаштыралар. Гомумән, Көньяк Америка климаты Африканыкына караганда төрлерәк. Материкның күбрәк өлешендә уртача айлык температура +20 дән алып +28 ° С ка кадәр тәшкил итә. Әмма кай-чакта материкка көньяктан салкын һава дулкыннары бәреп керә. Патагония тигезлекләрендә салкыннар -35 ° С ка җитә. Материкның көньяк өлеше уртача климат поясында урнашкан. Монда климат аеруча кискен аерыла. Көнбатыш яр буенда уртача диңгез климаты. Кыш чагыштырмача җылы, температура +4—6 ° С, болытлы һәм җилле, ә җәен дымлы һәм салкынча, бик еш яңгырлар ява, һава температурасы +8—10 ° С. Явым-төшем елына 2000 мм дан артып китә. Бу поясның көнчыгыш өлешендә уртача континенталь климат, кышы салкын, кар аз ява, ә җәен җылы һәм коры. Ләкин монда җәен кар бураннары да бул-галый — Антарктиканың якын сулышы үзен шулай сиздерә. тау итәгеннән югарыга күтәрелгәндә һәм төньяктан көньякка күчә барган саен үзгәрә. Экватор янында Андның түбәнге поясында көнчыгыш һәм көнбатыш битләрендә экваториаль климат, ә тау түбәләрендә кар һәм бозлыклар ята. Тропик пояста Андның үзәк яссы таулыкларын да климат аеруча кырыс, һава гаҗәеп чиста һәм коры. Явым-төшем монда хәтта җәен дә кар булып ява, ләкин ул бик аз була. Бу биек таулыклар — дөньяда иң коры һәм уңдырышсызлары. Сирәкләнгән һава, көйдергеч кояш нурлары, җил-давыл — һава торышының төп билгесе. Ул бер тәүлек эчендә генә дә кискен рәвештә берничә мәртәбә үзгәрә. Кеше биек тау климатын авыр кичерә.

Гомумән, Көньяк Америка территориясенең күп өлешенә хас булган җылы һәм дымлы климат үсемлекләрнең ел әйләнәсе буена үсүе өчен уңай шартлар тудыра. Материкта барлык төр тропик культураларны игәргә, елына берничә уңыш алырга мөмкин. Ләкин монда еш кына стихияле бәла-казалар да булгалап тора: озакка сузылган яңгырлардан соң елгалар ярларыннан чыга, кырларны, авыл һәм юлларны су баса. Материк үзәгендә корылыклар булып тора, ә кайчагында көтмәстән салкыннар башлана.

Көньяк Америка илләренең халыклары әлеге стихияле бәла-казаларны аеруча авыр кичерәләр, тиз арада тормышны җайга салу өчен мөмкинлекләр җитешми.

табигый зоналары

 

Көньяк Американың органик дөньясы, Австралиянеке кебек үк, бик үзенчәлекле. (Ни өчен?) Африкада һәм Австралиядә үсә торган үсемлекләр, мәсәлән, пальма, сәрби һәм шешә агач белән беррәттән, аларның Көньяк Америкага гына хас төрләре — каучуклы гевея, какао һәм кабыгыннан дару ясый торган хина агачлары бар. Көньяк Америка — бик күп культуралы үсемлекләрнең туган җире (117 нче рәсемне карагыз).

Хайваннар дөньясы да үзенә бертөрле. Кайбер җәнлекләр (кырмыскаашарлар, бронялылар, пу-малар) материкта һәркайда диярлек очрыйлар.

Материкның үзенчәлекле билгесе — кызгылт сары ферраллитлы туфракларда үсүче, үтеп чыга алмаслык куе, дымлы, мәңге яшел урманнар булу. Монда аны «сельва» дип атыйлар, португалиялеләр телендә ул «урман» дигәнне аңлата. Сельва Африка урманнарыннан шактый дымлырак, үсемлекләр һәм хайваннар төрләренә дә баерак. Монда 80 метрлы сейба агачы, пальмаларның күп төрләре, кавын агачы, какао һәм лианалар белән чорналган гевея үсә. Урманда бик матур чәчәкле орхидеялар күп. Үсемлекләрнең күбесе кыйммәтле үзагач кына түгел, ә җиләк-җимеш һәм татлы су да бирәләр, аларның кабыклары техникада һәм медицинада киң кулланыла.

Сельвада хайваннар дөньясы аеруча бай. Күп кенә хайваннар агач башында яшәргә җайлашканнар: мәсәлән, эләктермә койрыклы маймыллар, иренчәкләр. Хәтта бакалар һәм кәлтәләр дә агач башында яшиләр. Еланнар күп, шул исәптән Җир шарында иң эре елан — анаконда. Су буйларында тояклы хайваннар — тапир һәм Җир йөзендәге иң зур кимерүче — су дуңгызчыгы капибара яши, аның авырлыгы 50 кг га кадәр җитә. Ерткыч җәнлекләр аз, алар арасында иң билгелесе — ягуар.

Кошлар дөньясы да бай. Болар — чәчәк нектары белән тукланучы кечкенә колибрилар, тутый кошлар, туканнар һ. б. Төрле-төрле күбәләкләр, коңгызлар һәм башка бөҗәкләр бик күп. Урманның аскы ярусында һәм туфракта кырмыскалар яши, аларның күп төрләре ерткычлар. Кайбер кырмыскаларның озынлыгы 3 см га җитә. Экваториаль урманнарны биек үләннәр каплап алган пальмалы саванналар алмаштыра. Ориноко тигезлекләрендә алар елга үзәннәрендәге мәңге яшел буй-буй урман галереялары белән чиратлаша.

Көньяк ярымшар саванналарында агаччыл үсемлекләр азрак. Материкның күп кенә айлар буена коры һәм эссе булган тропик үзәгендә кәкре-бөкре, чәнечкеле һәм энәле тәбәнәк агачлар һәм куаклыклар үсә. Алар арасында аеруча кебрачо агачы билгеле. Аның кайрысында тире иләү өчен кирәкле матдәләр бар.

Көньяк Америка саванналарындагы хайваннар дөньясы Африка саванналары белән чагыштырганда шактый ярлы. Биредә вак боланнар, кыргый дуңгыз-пекарь, тәннәре мөгез калканчыклардан торган панцирь белән капланган имезүче хайван — бронялылар, кырмыскаашар, кошлардан тәвә кошы нанду яши. Саванналардан көньякка таба субтропик далалар җәелеп китә. Көньяк Америкада аны пампа дип атыйлар, ул индеецлар телендә «агачсыз җирләр» дигәнне аңлата. Дымлы субтропик климат шартларында далаларда уңдырышлы кызгылт кара туфрак барлыкка килгән. Далада күбрәк үләнчел үсемлекләр — кылган, кыргый тары һ. б. үсә.

Кайчандыр пампаның иркен сахраларында тиз чабучы хайваннар: пампас боланы һәм пампас мәчесе, ламалар яшәгәннәр.

Материкның көньягында аз явым-төшемле уртача климат шартларында ярымчүлләр зонасы барлыкка килгән. Материкның бу кырыс төбәген Патагония дип йөртәләр. Монда кыяклы үлән кәсләре һәм чәнечкеле куаклар аз уңдырышлы көрән туфракта әрәмәлекләр барлыкка китерәләр. Ярымчүлләрдә, төньякка таба җәелгән далалардагы кебек, кимерүче хайваннар күп, мәсәлән вискаша. Аның озынлыгы 60—70 см га җитә. Сулык ярларында су күселәре (саз кондызы) тереклек итә. Куркыныч туганда җир астына кереп яшеренүчән вак бронялылар күп.

III Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Музыка башлана ,укучылар төрле хәрәкәтләр ясыйлар, музыка туктый укытучы сорау бирә,укучылар парлашалар .(кеше җитмәсә предмет тотарга)

1.Ничә океан бар шуның кадәр парлашырга.

2. Ничә зур плита бар шуның кадәр парлашырга.

 Атлас һәм контурлы карта белән эш.

Карта яки глобус буенча материк ярлары буйлап хыялда сәяхәт ясагыз,

 

IV Физкультминутка. Белемнәрне тикшерү

Әйдәгез ял итеп алабыз, баш миләренә берникадәр кислород өстик.Моның өчен без ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР структурасын кулланырбыз. Һәрберегез басасыз, №1 лидер музыкага төрле хәрәкәтләр ясый ә сез аны кабатлыйсыз..

  А4 форматындагы кәгазьне ал һәм икегә бүлеп яртысын каршы як партнерыңа бир. Шул кәгазьне тагын икегә бүлегез, җилкәдәш партнерыгызга бирегез. Рәхмәт.

Контурлы карталар белән эш.

Материкта нинди табигый зоналар бар? Аларның кайсылары аеруча зур мәйдан били? Ни өчен? 2. Көньяк Америкада киңлек зональлеге ничек барлыкка килгән? 3. Табигый зонаны нинди эзлеклелектә тасвирларга кирәк? 4. Экваториаль урманнар, саванналар, чүлләр зонасының төп билгеләрен әйтегез.

 

V Йомгаклау

 

1. Дәрескә анализ.

-Бүгенге дәрестә нинди яңа төшенчәләр белән таныштык? Сезгә нәрсәләрне эшләү җиңел булды? Ә кайсылары авыр тоелды? Авырлыкларны җиңү өчен нәрсә эшләргә кирәк?

2. Өй эше:  Совершите воображаемое путешествие в сельву, саванну или пампу и подготовьте рассказ в фор­ме дневника, отчета, воспоминания, письма.