Технологическая карта урока Тема: Материк табигатенең үзенчәлекләре. Эндимиклары. Практик эш № 5 “Материк табигатенең төп компонентларын тасвирлау (Австралия )”.
Оценка 4.7

Технологическая карта урока Тема: Материк табигатенең үзенчәлекләре. Эндимиклары. Практик эш № 5 “Материк табигатенең төп компонентларын тасвирлау (Австралия )”.

Оценка 4.7
docx
15.11.2021
Технологическая карта урока Тема: Материк табигатенең үзенчәлекләре. Эндимиклары. Практик эш № 5 “Материк табигатенең төп компонентларын тасвирлау (Австралия )”.
география 7 австралия табигый узенчэлеге.docx

Укытучы: Григорьева Лена Ильясовна

 Класс     7              Фән:      география                                             

ТЕМА. Материк табигатенең үзенчәлекләре. Эндимиклары. Практик эш № 5 “Материк табигатенең төп компонентларын тасвирлау (Австралия )”.

Тема максаты:  Австралиянең рельефы, файдалы казылмалары, климат үзенчәлекләре, эчке сулары һәм табигате үзенчәлекләрен өйрәнү; 

Карта, дәреслек тексты белән эшләү күнекмәсен үстерү; 

Дөньядагы башка материкларның табигате белән кызыксыну, органик дөньяга сакчыл караш тәрбияләү. 

 

Планлаштырылган нәтиҗә

Танып-белү

Регулятив

Коммуникатив

Алган белемнәрне практикада куллана белергә тиеш.

  

Кирәкле мәгълүматны дәреслектән таба белергә тиеш.

Уку мәсьәләсен кабул итү

Үз фикереңне төгәл, аңлаешлы итеп өйтеп бирү.

Төп төшенчәләр:  

Пространство оештыру

Предметара:

Рус теле

Тарих  

Эш формасы:

катнаш

Ресурслар: дәреслек, ноутбук, экран, презентация, проектор

 

Дәрес барышы

I Эшкә кызыксыну тудыру

1. Дәрескә әзерлекне тикшерү.

2. Уңай психологик халәт булдыру.   Дәреснең темасын максатларын өйтеп бирү. ТЭК ОФ-ТАЧ ДАУН структурасы кулланып, географик викторина үткәрелә. Җөмлә дөрес булса укучылар торып баса, ялгыш булса урыннарында калала Австралия иң кечкенә материк : коры җирнең 6 % мәйданын били;

- материк тулысы белән көньяк ярымшарда һәм көнчыгыш озынлыкта ята;

- яр буе сызыгы аз кискәләнгә;

- көнчыгыш яры буйлап дөньяда иң озын мәрҗән утраулар тезмәсе: Зур Барьер рифы сузылган.

II Белем һәм күнекмәләр булдыру

 Австралиянең рельефы.

Нигезендә  Австралия платформасы ята, шуның өчен материкның күп өлеше тигезлек. Көнбатыш өлеше күтәренке, Көнчыгышында борынгы җыерчыклану өлкәләре урнашкан.

Территориянең күп өлешен чүлләр һәм тигезлекләр алып тора.

Чүлләре: Зур ком чүле, Зур Виктория чүле. Материкның көньяк-көнчыгышы күтәренке. Анда Зур Субүләр сырт урнашкан. Ярылулар, елга үзәннәре тауларны аерым массивларга бүлә. Тау башлары гөмбәз формасында. Зур Субүләр сыртның иң биек ноктасы - Косцюшко тавы-2230 м. Материкның көнбатыш өлешендә биеклеге 400-600 м яссы таулык урнашкан. Австралиянең символы булган -  Улуру тавы (Айерс-Рок). Бу массив овал формада кызгылт – сары комташтан тора. Биеклеге  - 348 метр.

Австралиянең файдалы казылмалары. 

Австралия файдалы казылмаларга бик бай. Тимер рудалары, бокситлар, кургаш - цинк  рудалары чыгару  буенча дөньяда беренче урында тора . Утырма токымнарда ташкүмер ятмалары очрый. Австралия промышленность һәм авыл хуҗалыгы үсеше өчен кирәк булган барлык төп файдалы казылмаларга бай: материкның нигездә көньяк-көнчыгышында утырма токымнарда очрый торган ташкүмер, төрле руда чыганаклары ята. Анда шулай ук нефть һәм табигый газ да бар. Климаты. Австралиядә коры тропик климат өстенлек итә. Территориясенең 1/3 өлеше генә явым-төшемне җитәрлек күләмдә яисә кирәгеннән артык ала. Австралиядә Көньяк Африкадагыга караганда температуралар югары, ә явым-төшем азрак була. Материк көнбатыштан көнчыгышка таба шактый сузылган.Шуның нәтиҗәсендә Австралиядә континенталь һава массалары формалаша. Шулай ук материкның океан өсте тигезлегеннән биеклеге зур булмауның да әһәмияте бар.

Явым-төшем бүленешен аңлату өчен, һәр климат поясында нинди һава массалары, нинди җилләр өстенлек иткәнен искә төшерергә кирәк. Төньяк Австралия субэкваториаль пояста урнашкан, биредә, Африкадагы кебек үк, субэкваториаль климат барлыкка килә. Коры тропик климатның ничек хасил булуы билгеле. Тропик һәм субтропик поясларның көнчыгышында дымлы климат өлкәләре бар. Зур Субүләр сыртның көнчыгыш битләре ел буена Тын океаннан килә торган диңгез һава массалары тәэсирендә була. Һаваның дымга туенуы җылы океан агымы тәэсирендә көчәя. Шуңа күрә тау битләрендә бик көчле яңгырлар ява. Материкның көньягы субтропик пояста ята.

Эчке сулары. Австралиядә тулы сулы зур елгалар юк. Материк мәйданының яртысыннан артыгында елгалар океанга агып төшми. Материкның чүлләр һәм ярымчүлләрдән торган эчке өлешләренә кибә торган вакытлы елгалар — криклар хас. Ел буена тулы сулы елгалар Австралиянең явым-төшем мул була торган көнчыгышында гына ага. Елгалар, әлбәттә, яңгыр суы һәм җир асты сулары белән генә туена.

Австралиянең иң эре елга системасы — зур Дарлинг кушылдыгы белән Муррей елгасы. Бу елгалар Зур Субүләр сырттан башланалар. Дарлинг үзенең түбән агымында корылык вакытында кибә һәм аерым сулыкларга аерылып бетә. Муррей кипми, ләкин тирәнлеге кискен үзгәрә. Яңгырлар вакытында елга ярларыннан ташып чыга һәм яссы тигезлек буйлап җәелә. Муррейда ташу бик тиз башлана һәм озакка сузылмый.

Муррейда һәм Дарлингта суның тирәнлеге бик нык үзгәреп тору анда суднолар йөрүен кыенлаштыра. Елгаларның суы уңдырышлы коры җирләрне сугару өчен файдаланыла. Моның өчен аларда сусаклагычлар төзелгән.

Австралиянең күпчелек күлләренә су агып төшми, шуңа күрә алар тозлы. Күп күлләр яңгырлы чорда гына су белән тула. Аларның иң зурысы — Эйр күле, ул океан өсте тигезлегеннән 12 м түбәндәрәк ята. Күлгә коя торган криклар яңгырлар вакытында бик күп су алып киләләр, күл тулып ташый һәм аның мәйданы нык зурая. Елның коры вакытында Эйр вак сулыкларга аерылып бетә, кипкән участокларны тоз кабыгы каплый.

Җир өсте суларының җитешмәве өлешчә җир асты суларының зур запаслары белән каплана, бу сулар артезиан бассейннарында туплана. Артезиан суларында тоз шактый күп.

III Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Музыка башлана ,укучылар төрле хәрәкәтләр ясыйлар, музыка туктый укытучы сорау бирә,укучылар парлашалар .(кеше җитмәсә предмет тотарга)

1.Ничә океан бар шуның кадәр парлашырга.

2. Ничә зур плита бар шуның кадәр парлашырга.

  Практик эш № 5 “Материк табигатенең төп компонентларын тасвирлау (Австралия )”.

IV Физкультминутка. Белемнәрне тикшерү

Әйдәгез ял итеп алабыз, баш миләренә берникадәр кислород өстик.Моның өчен без ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР структурасын кулланырбыз. Һәрберегез басасыз, №1 лидер музыкага төрле хәрәкәтләр ясый ә сез аны кабатлыйсыз..

  А4 форматындагы кәгазьне ал һәм икегә бүлеп яртысын каршы як партнерыңа бир. Шул кәгазьне тагын икегә бүлегез, җилкәдәш партнерыгызга бирегез. Рәхмәт.

Контурлы карталар белән эш.

Укучыларга материкның яр буе сызыгы буенча урнашкан объектлар язылган номенклатура списогы өләшенә:

Диңгезләр – Тасман, Корал, Арафур; 
Бугазлар – Торресов, Бассов; 
Култыклар – Большой Австралийский (Зур Австралия), Карпентария; 
Утраулар – Тасмания, Яңа Зеландия, Яңа Гвинея; 
Ярымутраулар – Кейп-Йорк, Арнемленд; 
Кырый нокталары: м. Йорк, м. Юго- Восточный, м. Северо- Западный, м. Байрон

V Йомгаклау

 

1. Дәрескә анализ.

-Бүгенге дәрестә нинди яңа төшенчәләр белән таныштык? Сезгә нәрсәләрне эшләү җиңел булды? Ә кайсылары авыр тоелды? Авырлыкларны җиңү өчен нәрсә эшләргә кирәк?

2. Өй эше:  

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


 

Укытучы : Григор ьева Лена Ильясовна

Укытучы : Григор ьева Лена Ильясовна

Анда шулай ук нефть һәм табигый газ да бар

Анда шулай ук нефть һәм табигый газ да бар

Моның өчен без ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР структурасын кулланырбыз

Моның өчен без ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР структурасын кулланырбыз

Технологическая карта урока Тема: Материк табигатенең үзенчәлекләре. Эндимиклары. Практик эш № 5 “Материк табигатенең төп компонентларын тасвирлау (Австралия )”.

Технологическая карта урока Тема: Материк табигатенең үзенчәлекләре. Эндимиклары. Практик эш № 5 “Материк табигатенең төп компонентларын тасвирлау (Австралия )”.
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
15.11.2021