технология дәрес планы "Яфраклы, суганчалы,хус исле, кабаклы, томатлы һәм кәбестәле яшелчәләрне кулинариядә механик эшкәртү үзенчәлекләре. Яшелчәләрне турауның торле формаларын куллану. Яшелчәләрне турау өчен кораллар һәм җайланмалар. Яшелчәләрнең төсен һәм алардагы витаминнарның сакланышын тәэмин итүче эшкәртү кагыйдәләре".

  • docx
  • 20.10.2021
Публикация на сайте для учителей

Публикация педагогических разработок

Бесплатное участие. Свидетельство автора сразу.
Мгновенные 10 документов в портфолио.

Иконка файла материала 5кл технология яшелчәләр.docx

Число:

Укытучы: Л.И. Григорьева

 Класс   5    Предмет технология      

 

Тема: Яфраклы, суганчалы,хус исле, кабаклы, томатлы һәм кәбестәле яшелчәләрне кулинариядә механик эшкәртү үзенчәлекләре. Яшелчәләрне турауның  торле формаларын куллану. Яшелчәләрне турау өчен кораллар һәм җайланмалар. Яшелчәләрнең төсен һәм алардагы витаминнарның сакланышын тәэмин итүче эшкәртү кагыйдәләре.

Тема максаты: . 1.Витаминнарның һәм минераль матдәләрнең төп чыганаклары булган – яшелчә,

җиләк-җимешләрнең күптөрлелеге белән таныштырырга. 2 Яшәү өчен кирәкле матдәләр – витаминнарның  җитмәве аркасында төрле авырулар килеп чыгуы турында дөрес караш формалаштыру. 3 Яшелчә һәм җиләк- җимешләрнең иң кирәкле компонентлар буларак, көндәлек туклану рационында булдыруны күнектерү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән ашамлыклар әзерләү технологиясен  белергә тиеш.

Шәхси: Төркемдә килешеп эшли белү,үз

фикереңне әйтә белү һәм фикереңне дәлилли

белү

Регулятив: проблемалы сорауның чишелешен

табу,укучыларның бер-берсенең җавапларын

 бәяли белүе, куелган проблемалы сорауның

чишелешен табу,нәтиҗәләрне формалаштыру

Танып белү: информацияне китаптан,

күрсәтә белү, укыганны анализлау

Коммуникатив Дәрестә группалап эшләү,

бер-берең белән хезмәттәшлек итү,

партнерыңа бирем уйлау.

Бер-беренә сораулар бирү,әңгәмәдә катнашу,

аны дәвам итү, бер –береңә игътибарлы булу,

 иптәшеңне тыңлау.

 

Пространство оештыру

Предметара:

экология , физика , тарих

 

Эш формасы:

Катнаш

Ресурслар:

Дәреслек

ноотбук

Дәрес барышы

I этап Эшкә кызыксыну тудыру

1. Исәнләшү

2. Укучыларны барлау

3. Дәрескә әзерлекләрен тикшерү

Табышмаклар әйтү   Бишенче слайд                Тәрәзәсе юк, ишеге юк,
-Эче тулы халык.
(Кыяр)

Үскәндә яфрагын ашыйлар,
-Үсеп җиткәч, тамырын ашыйлар.
(Суган)

 - Үзем туныйм, үзем елыйм да елыйм.
(Суган)

 - Тәрәзәсе юк, ишеге юк,
Эче тулы халык.
(Кыяр)

 - Үзе кызыл, үзе буямаган.
(Кишер)

 - Эсселәгән саен,
Кат-кат тун кия.
(Кәбестә)

-Үзе шардай, эче кандай, тәме балдай.
(Карбыз)

* Җир астында җиз бүкән, −
Ул ни икән?
(Бәрәңге)

  Дәреснең темасын һәм максатларын ачыклаү.

Дәреснең бурычларын билгелиләр, сорауларга җаваплар бирәләр.

II этап  Белем һәм күнекмәләрне булдыру

БАКЛАЖАН

+ Кабыгы белән ашасаң файдалырак. Аңарда ракка каршы көрәшүче биофлавоноидлар күп. Баклажанның тышчасы, шулай ук, күз күремен яхшырта. Гомумән, барлык шәмәхә продуктларны (баклажан, слива, черника) “киемендә” килеш ашарга кирәк, чөнки аларда А витамины күп, ә ул күзгә бик кирәк. Тик әзерләр алдыннан кисәкләргә турап тоз сибәргә кирәк, берәр сәгатьтән ул сок чыгарып, әчесе бетә.

·         Озак яткан баклажан алмаска тырышыгыз, аңарда витаминнар аз, ә нитратлар күп була. Картайган баклажанның кырыйлары саргайган була, ә бармак белән басып карасаң, чокырчык кала. Яшь баклажанның сабагы яшел төстә генә.

 

КАВЫН

+ Аны ашаганнан соң 4 сәгать берни дә ашамаска кирәк, ул бик авыр эшкәртелә һәм моның өчен вакыт кирәк. Моннан тыш кавын организмны чистарта, аңа һич комачауларга ярамый. Шулай булгач, десертка бер - ике кисәк ашагыз да, аңарга үз эшен эшләргә мөмкинлек бирегез. Орлыкларын да ташламагыз. Аңардан он ясап, биткә дымландыргыч маска әзерләп була һәм берәр чеметем онны чәйгә кушу да файдалы – ашкайнату эшчәнлеген яхшырта.

·         Кавынны ит ризыкларыннан соң ашарга ярамый. Бу костыруга яки эч китүгә сәбәп булырга мөмкин. Шулай ук кабыгына кадәр дә ашарга ярамый, ул аның сырлысырлы һәм анда бик күп нәрсәләр туплануы бар. Нитратсызын сатып алырга тырышыгыз. Моны белү өчен аны иснәп карагыз – начары иссез була. Шуны да истән чыгармагыз: бал кортлары һәм шөпшәләр химияле продуктларны урап оча.          

 

КАРБЫЗ

+ Нәкъ уртасын ашагыз, чөнки анда иң чистасы. Зыянлы матдәләр иң күбе аның кабыгында туплана һәм сок хәрәкәте, зарарлысын үз юлында калдырып, уртага таба хәрәкәтләнә. Кабыгыннан цукат ясагыз. Аны шакмаклап турап бер тәүлек дәвамында аш серкәсе катнашмасында (1 литр суга 1 аш кашыгы) җебетергә кирәк. Болай иткәндә барлык нитратлары кабыктан чыга. Шуннан соң әлеге кисәкләрне шикәр сиробында пешереп, мичтә (духовка) киптерергә. Мондый цукатлар бик файдалы, аларда ашказаны асты бизе өчен кирәкле пектиннар күп.

·         Орлыкларын ашамагыз. Әйе, алар паразитларны куа, тик шул ук вакытта эчәклекне җәрәхәтләргә һәм аппендицитка китерүе дә бар. Кайберәүләр карбызның бәвел кудыру эффектын киметү өчен тозлап ашый, болай эшләмәвегез хәерле, чөнки тоз организмда сыеклыкны тоткарлый һәм йөрәккә көч килә. Кирәгеннән артык күп ашау да бөерләр белән йөрәккә авырлык тудыра. Күпме сыя – шуның кадәр ашау бик сәламәт кешеләргә генә ярый. Ә башкаларга көненә дүрт кисәк тә җитә.

 

КИШЕР

Пешереп ашагыз. Пешергәндә кишердәге бета-каротин А витаминының ике молекуласына таркала. Бу – организмга бета-каротинны үзлектән таркату өчен азрак вакыт таләп ителгәнен аңлата һәм ул башка матдәләрне яхшырак үзләштереп өлгерә. Аның өчен базыгызда урын булырга тиеш. Кишердә витаминнар күләме аны сакларга куйганнан соң бер ай вакыт узгач ике тапкырга арта. Шуңа күрә аны казып алгач салкын урында тотарга кирәк. Салат ясаганда булдыра алган кадәр ваклагыз, ул тизрәк үзләштерелә. Каймак яки май белән ашагыз. А витамины нәкъ менә май ярдәмендә эри. Кем ябыга, кефир яки катык белән кушыгыз. Тәмлерәк тә була. Чи кишер ашаганнан соң бер капсула балык мае кабул итегез – бу күрү һәм ишетү органнары, бавыр һәм нерв системасы эшчәнлеген яхшырта. Иртән бер стакан җылы су, аннары – ярты стакан кишер согы һәм бер аш кашыгы зәйтүн мае эчегез.

III  этап. Күнекмәләрне ныгыту.

Без җиләк-җимешләр, яшелчәләр турында күп нәрсәләр белдек. Ә аларны һәркөн кулланыр өчен, ничек сакларга

 кирәк соң?... Ø Җиләк-җимешләрне киптереп куйсаң яки туңдырсаң аларда

витаминнар яхшы саклана. Алардан варенье һәм җимеш сулары да ясап куялар. Ә яшелчәләрне яшелчә

саклагычларында саклавы яхшы.

                                                           III  этап Физкультминутка

5)Физминутка.

- Ә хәзер ял итеп алабыз. (рифмовка)

Без чәчәбез яшелчә

Кишер, кыяр, кәбестә.

Су сибәбез, су сибәбез

Алар үсә дә үсә.

Күктә кояш елмая,

Җылы яңгырлар ява,

Рәхәт кенә җил исә,

Яшелчәлә зур үсә.

 

IV этап  Белем һәм күнекмәләрне булдыру.

 

  •  Ни өчен”
  • “Аңлат”
  • “Ата”
  • “Тәкъдим ит”
  • “Уйлап тап”
  • “Уртаклаш”

Укучы шакмакны ата. Шакмакның кайсы ягына төшүенә карап укучыларга яңа үтелгән тема буенча

сораулар бирергә. Калганнар сорауларга җавап бирә.

 

V этап Физкультминутка

VI этап Белем һәм күнекмәләрне тикшерү

ТИМБИЛДИНГ

Сингапур алымы кулланыла:

Төркемләп эшләү алымын куллану.

Ә хәзер сез үзегезнең сәламәтлегегезгә нинди бәя бирерсез икән, уйлап карагыз әле.

 

VII этап Йомгаклау.

1)      Нәтиҗә ясау.

Өй эше.  “Тәмле вакыйгалар” мәгълүмат алып килергә.