Технологиядән дәрес планы "Көнкүреш электр приборлары. Бинада микроклимат булдыру һәм җыештыру көнкүреш электр приборлары. Заманча күпфункцияле тузан суырткыч. Микроклимат тудыру өчен приборлар: кондиционер, һава ионизатор-чистарткыч, озонаторлар".

  • docx
  • 20.10.2021
Публикация на сайте для учителей

Публикация педагогических разработок

Бесплатное участие. Свидетельство автора сразу.
Мгновенные 10 документов в портфолио.

Иконка файла материала 7кл технология көнкүреш электр приборлары..docx

Число:

Укытучы: Л.И. Григорьева

 Класс   7    Предмет технология      

 

Тема: Көнкүреш электр приборлары. Бинада микроклимат булдыру һәм җыештыру көнкүреш электр приборлары. Заманча күпфункцияле тузан суырткыч. Микроклимат тудыру өчен приборлар: кондиционер, һава                                  ионизатор-чистарткыч,  озонаторлар.

Тема максаты: . көнкүреш электр приборларын куллану һәм кеше организмына электр тогының тәэсире турында аңлату;

- электр тогы белән зарарлану сәбәпләрен ачыклау; электр тогы белән зарарланучыга беренче ярдәм күрсәтү һәм куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру; укучыларның иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү;

- төркемнәрдә эшләгәндә үзара хезмәттәшлек, дуслык хисләре тәрбияләү ;

Планлаштырылган нәтиҗә

Көнкүреш электр приборларының  әһәмиятен әйтеп  белергә тиеш.

Шәхси: Төркемдә килешеп эшли белү,үз фикереңне әйтә белү һәм фикереңне дәлилли белү

Регулятив: проблемалы сорауның чишелешен табу,укучыларның бер-берсенең җавапларын бәяли белүе, куелган проблемалы сорауның чишелешен табу,нәтиҗәләрне формалаштыру

Танып белү: информацияне китаптан, күрсәтә белү, укыганны анализлау

Коммуникатив Дәрестә группалап эшләү,бер-берең белән хезмәттәшлек итү, партнерыңа бирем уйлау.

Бер-беренә сораулар бирү,әңгәмәдә катнашу, аны дәвам итү, бер –береңә игътибарлы булу, иптәшеңне тыңлау.

 

Пространство оештыру

Предметара:

эология , физика

 

Эш формасы:

Катнаш

Ресурслар:

Дәреслек

ноотбук

Дәрес барышы

I этап Эшкә кызыксыну тудыру

1. Исәнләшү

2. Укучыларны барлау

3. Дәрескә әзерлекләрен тикшерү

 Дәреснең темасын һәм максатларын ачыклаү.

Сез физика дәресләрендә электротехника дигән сүз белән танышырсыз Ул – фән һәм техниканың электр энергиясен җитештерү, үзгәртеп кору, бүлү һәм куллану сораулары белән шөгыльләнә торган өлкә. (Белгәнебезчә электр тогын төрле матдәләр төрлечә үткәрәләр.

-Искә төшереп китегез әле , токны яхшы үткәрүче матдәләр һәм токны үткәрми торган матдәләр ничек атала? ( үткәргечләр һәм диэлектриклар , яки изоляторлар)

-Ничек уйлыйсыз, хәзерге заман кешесенең тормышын электр энергиясе кулланудан башка күз алдына китереп булырмы? Юк, әлбәттә. Электр приборлары өй хезмәтен шактый җиңеләйтә, вакытны экономияли, көнкүрештә уңайлылык һәм комфорт тудыра.

- Электр приборлары һәм яктырткычларны санап үтә аласыңмы? (мәсәлән: көнкүрештә җылыту приборлары- электр плитәсе, электр чәйнеге,электр үтүге ; яктырткычлар: плафон, люстра, бра, өстәл лампасы, торшер)

 

-Яхшы, молодцы! Сез бик дөрес әйтәсез. Сезгә шулай ук электр энергиясен алу юллары да билгеле. ----------, санап чык әле шуларны (җылылык электр станцияләре, гидроэлектростанцияләр, атом электр станцияләре, җил энергетикасы, су күтәрелеше энергетикасы, кояш энергиясе һәм МГД генераторлар яки магнитлы, гидродинамикалы генераторлар) .

-Рәхмәт, бик дөрес җавап бирдең.

- Электр үткәргечләрендәге көчәнешне махсус прибор-лардан башка белеп булмый. Шулай ук электр үлчәү приборлары бик күп төрле зурлыкларны үлчәргә, төрле физик күренешләрне өйрәнергә, машиналарның эшләү режимын билгерәргә, производство процессларын тикшерергә һәм идарә итәргә мөмкинлек бирә. Бу нинди приборлар һәм бу приборларны уйлап табучылар турында нәрсәләр беләсез? Шул сорауга җавап бирүегезне сорар идем.   ----------------синнән башлыйк, чөнки физика фәне егетләрне күбрәк кызыксындыра торгандыр.-------------. (Амперметр – ток зурлыгын, Вольтметр- көчәнешне, Омметр – каршылыкны үлчи ) Авометр – универсаль прибор. (Тактага портретлар элеп барырга)

Тактага плакатлар һәм сүзләр эленә.(Символлар, электр белән сак эш итү, электр белән зарарланганда беренче ярдәм һ. б.портретлар )  (Т р е к э л Т р о п е к Т л а к п а )

- Ә хәзер , буталган хәрефләрдән бүгенге теманы билгели торган сүзләр ясап дәреснең темасын формалаштырырга кирәк булачак. Укучылар электр, проект , плакат сүзләрен әйтә .

- Инде әйбәт итеп уйлагыз да, миңа кайсыгыз җавап бирә алыр икән: без бүген дәрестә нәрсә белән шөгыльләнербез? Эльвира җавап бирә.

- Дөрес,безнең бүгенге дәреснең темасы “ Электр куркынычсызлыгы турында иҗади проект эше – плакат ясау” 

Без үзебезгә нинди бурычлар куярбыз дәрестә? Укучылар җавабы:

- көнкүреш электр приборлары , аларның эш принциплары белән танышу, электр куркынычсызлыгы техникасы кагыйдәләрен үзләштерү;

- электротравмалар һәм алардан саклык чаралары турында мәгълүмат туплау, электр белән зарарланганда беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнү;

- алган белем һәм күнекмәләрне системалаштыру, иҗади проект эше башкару.

-Бик яхшы.

Т р е к э л

Т р о п е к

Т л а к п а

сүзләрен фаразлап теманы формалаштыралар.



Дәреснең бурычларын билгелиләр, сорауларга җаваплар бирәләр.

Ә хәзер күзәтүләргә нәтиҗә ясыйк:

II этап  беренчел ныгыту

 

Укытучы: .. Көнкүрештә һәм һөнәри эшчәнлектә электр энергиясен сак куллану турында да онытмаска кирәк. Бу сак куллану табигатьтә булган ресурсларны киләчәк буынга саклап калырга мөмкинлек бирә. Күпме электр энергиясе кулланылганны белер өчен йортларда тотылган һәм сәгатьләр белән исәпләнә торган (кВт/ сәг) электр энергиясенең гомуми күләмен электр счётчигы ярдәмендә беләләр.  Счётчикның дискасы бары тик нинди дә булса бер кулланучы кабызылган вакытта гына әйләнә башлый. Әйләнү тизлеге электр приборының егәрлегенә бәйле.

(1 кВт/сәг.дисканың 1500 әйләнешенә тигез )  Игътибар итегез! Россиядә эшләнгән розеткаларга 1500 Вт тан артык егәрлеге булган электр приборларын күчергечләр белән тоташтыру ярамый!

Электр приборларының кулланыш егәрлеге таблицасы белән танышу: 

( индивидуаль – парталарга таратыла)

- Таблицадан файдаланып кайсы приборны кайсысы белән бер үк вакытта розеткага ялгарга ярамаганлыгын билгеләгез (мәсәлән, үтүк һәм микродулкынлы мич) Җаваплар тыңлана.

 

Дәфтәрләрдә эш башкарыла. Технология укытучысы:

- Сәламәтлекне саклау өчен, КЭП (көнкүреш электр приборлары) һәм инструментларны дөрес эксплуатацияләргә һәм иң гади төзәтүләр дә ясый белергә кирәк. Электр энергиясен файдалану төрле электр приборлары белән бик сак эш итүне таләп итә. Күп очракта саксызлык бик кызганыч вакыйгаларга китерергә мөмкин.

 

Кеше токның тәэсирен генә бәяли ала.  -Укучылар : ( җылылык, яктылык, хәрәкәт, һ.б.) .

-Кеше тәне аша узучы ток аңа төрле начар тәэсирләр ясый. Ниндиләр дип уйлыйсыз?

- Укучылар: (пешү, организм тукымаларында төрле химик үзгәрешләр, механик имгәнүләр, һуштан язу, көзән җыеру, сулыш туктау һәм хәтта үлеп китү). Электр тогы белән зарарлану чыганагы булып зарарланган кеше үзе, төзек булмаган саклагыч, идәннең электр үткәрүчәнелеге, өс һәм аяк киеме һ.б. лар тора. Боларның барысын да проектны эшләгәндә исәпкә алырга кирәк. Сезне электрдан җәрәхәтләнү сәбәпләрен , КТК ен төгәл үтәү кирәклекне кисәтү максатыннан презентация (инструктаж) карарга чакырам.

 

1.    Кул яки аяк чуклары җәрәхәтләнгәндә:

-җәрәхәтне тулысынча теләсә нинди чиста салфетка белән капларга;

-салфетка өстеннән бинт белән бәйләргә яки салфетканы лейкопластырь белән ябыштырырга.

ЯРАМЫЙ!

Җәрәхәтне юарга, җәрәхәткә спиртлы яки башка катнашмалар сибәргә ярамый!

2.    Фаҗига булган урында пешү очрагы вакытында:

-тән тиресе өлешчә генә пешеп куыклар барлыкка килмәгән булса, пешкән урынны 10-15 минутка салкын су краны астында тотарга яки 20-30 минутка пешкән урынга салкын су белән грелка я гипотермик пакет куярга.

ЯРАМЫЙ!

Пешкән урынны төрле мазь яки майлар белән эшкәртергә ярамый!

3.    Күз һәм күз кабагы яраланганда

-зыян күрүчене яткырырга, - яраланган күзне чиста салфетка яки кулъяулык белән капларга;

-салфетка өстеннән ике күзне дә бергә бәйләгеч яки бинт белән бәйләп куярга.

ЯРАМЫЙ!

Яралы күз яки күз кабагын су белән юдырырга ярамый!

1,2 ,3 укучыдан эшләтеп карарга.

                                                           III  этап Физкультминутка

 

IV этап  Белем һәм күнекмәләрне булдыру.

 

 

Хәзер инде дәресебезнең иң мөһим өлешенә килеп җиттек. Кайсы гына фәнне алсак та проект эшчәнлеге кулланыла , ә ул - нинди дә булса проблеманы өйрәнү һәм гамәли нәтиҗәсен күрсәтү өчен мөстәкыйль эшчәнлеккә нигезләнә. Искә төшереп үтик, проект эшчәнлеге гомумиләштерелгән ничә этаптан тора?

Укучы: 1.Әзерлек этабы. 2. Проектны тормышка ашыру этабы. 3.Йомгаклау этабы .

Укытучы: - Проектларның классификациясе: презентация 16 слайд

-дәвамлылыгы буенча: мини проектлар,кыска вакытлы проектлар,атналык проектлар,озакка сузылган еллык проектлар;

-өстенлек итүче эшчәнлеккә карап: практик, тикшеренү,информацион, иҗади, рольле;

-контактлар характеры буенча: класс эчендәге, мәктәп, региональ, халыкара.

Проект эше нинди тәртиптә бара?

Проблема - Планлаштыру – Информация эзләү – Продукт – Презентация (яки бәяләү). Фазлиддин

Димәк, проектлаштыру турында без инде нигездә беләбез дип әйтәбез. Бүгенге дәрестә сезнең белән туплаган белемнәрегезне кулланып плакат эшләргә кирәк. Сез тәкъдим итә торган плакат нинди таләпләргә җавап бирергә тиеш , эшне нәрсәдән башларга кирәк булыр? (Җаваплар тыңлана: ул үзенең үлчәме буенча зур булмаска , электр энергиясеннән файдалануның төп КК ен үтәргә мөмкинлек бирергә һәм электрдан җәрәхәтләнү сәбәпләрен искәртергә тиеш. ).

 

Плактларны эшләү өчен ике төркемгә бүленербез. Сораулар өләшенә. КТК ен, электр белән зарарлану турында сорауларга җаваплар алына.

-Сез ничек уйлыйсыз, безнең бүгенге дәрестә проект эшчәнлеге нидән гыйбарәт булыр икән? Җавап тыңлана: 1. Төп проблеманы аңлау, яки кыскача билгеләнеш. 2. Конкрет ихтыяҗны нигезләү һәм мәсьәләне билгеләү.3.Плакат ясау. 4.Бәяләү.

Шулай итеп , без эшебезне башлыйбыз.

Эшне бәяләү критерияләре:

1.    Теманың эчтәлеген ачу.

2.    Пәхтәлекне карау.

3.    Бәяләү.

 

V этап Физкультминутка

VI этап Белем һәм күнекмәләрне тикшерү

ТИМБИЛДИНГ

 

 

Сингапур алымы кулланыла:

РАФТ. Төркемләп эшләү алымын куллану.

Т: рәсем, схема, сызым, эскиз, шаблон, өлгеләр кулланырга; Р.укытучы күзәтүе астында төзелгән план буенча эшләү, чагыштыру.

2-3мин

Ике төркемнең эше дә тактага куела һәм плакатларның үзенчәлекләре, сыйфаты, укучыларның фантазияләре турында әйтелә.Һәр төркемнән 1 укучы проектны яклый.

1.Башкарган эшнең исемен атый.

2. Проектны эшләргә алыну сәбәбен, максат һәм бурычларын әйтә.

3. Проектны башкару өчен мәгълуматларны кайдан алуы турында сөйли.

4. Проектны эшләгәндә эстетик таләпләрнең үтәлешенә ни дәрәҗәдә игътибар бирүен азсызыклый.

 

Укучылар иптәшләренең эшләрен анализ-лыйлар, үз эшләре турында сөйлиләр

К: төрле карашла-рны исәпкә алырга һәм хезмәттәш-леккә омтылырга;

 

VII этап Йомгаклау.

1)    Нәтиҗә ясау.

Өй эше.  Электрик профессиясе турында мәгълумат алып килергә.