Теркәгечләр. Технологик карта урока
Оценка 4.7

Теркәгечләр. Технологик карта урока

Оценка 4.7
Презентации учебные +1
docx
родителям
7 кл
03.04.2018
Теркәгечләр.  Технологик карта урока
Публикация является частью публикации:
технологик карта 7 кл. Теркэгечлэр.docx
Тема:  Теркәгечләр. ( 7 нче сыйныф  татар төркеме өчен татар теленнән  технологик карта) Буа  шәһәре “Лицей­ интернат (сәләтле балалар мәктәбе)”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хисамова Рамилә Рамис кызы Тема Теманың максаты Теркәгечләр. 1.Укучыларны теркәгечләрнең төркемчәләре: тезүче (җыючы, каршы куючы, бүлүче), ияртүче  теркәгечләр белән таныштыру; 2.Әлеге теркәгечләрне сөйләмдә һәм язуда урынлы куллана белү күнекмәләренә өйрәтү; 3.Башкалабыз Казанга мәхәббәт хисләре тәрбияләү, туган телебезне  өйрәнүгә кызыксыну уяту. Планлаштырылган  нәтиҗә 1.Предмет нәтиҗәләре 2.Метапредмет нәтиҗәләре 3. Шәхескә кагылышлы  нәтиҗәләр Предмет күнекмәләре 1. Теркәгечләр  кулланып, үз фикереңне әйтергә өйрәтү. 2. Белемнәрне системага салу күнекмәләрен камилләштерү  3. Укучыларда телне өйрәнүгә кызыксыну уяту. Иҗади  эшчәнлеккә омтылыш булдыру. Үзләштерелгән белемнәрне куллана белү. Сөйләмдә фикерне ассызыклаган сүзләрне тоя белү Универсал уку эшчәнлеге Шәхси:  Иҗади эшчәнлеккә  омтылыш булдыру Регулятив:   Дәрестә  өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге,тормыштагы  әһәмиятен ачыклау. Танып – белү: матурлыкны  күрә, аңлый белү Коммуникатив:    сыйныф  белән эшләгәндә  сыйныфташлар фикерен исәпкә алып эш итү, күршең белән  хезмәттәшлек итү. Төп төшенчәләр Предметара бәйләнешләр Ресурслар теркәгечләр, тыныш билгеләре, өтер Әдәбият, рус теле   ” Татар теле” дәреслеге (Р.К.Сәгъдиева, Г.Ф.Харисова, Л.К.Сабирҗанова, М.Ә.Нуриева), ­төп ­өстәмә теркәгечләр темасы буенча тест, презентация. Җиһазлау: Төркемнәрне оештыру Интерактив такта, ноутбук, презентация ,таратма материаллар (карточкалар) Төркемнәрдә, индивидуаль  һәм  парлы,күмәк  эш. Оештыру технологиясе Һәр этапның өйрәтү һәм үстерү биремнәре I этап.  Оештыру моменты. Максат – төркемнәрнең дәрескә  хәзерлеген күзәтү, барлау; белем  алырга әзерлек алып бару. II этап Актуальләштерү.Өй  эшен тикшерү Максат – белем алуга  караш­ ларын ачыклау, алдагы дәрестә  алган белемнәрен тикшерү. I этап. Мотивлаштыру –ориентлаштыру. 1.Дәресне оештыру.Уңай психологик халәт тудыру. А)Дәрескә әзерләнү. Исәнләшү. ­Исәнмесез,укучылар! ­Хәерле көн !  ­Хәлләрегез ничек? ­Кәефләрегез әйбәтме? Б)  Дәресебезне Татарстанның халык шагыйре,  Г.Тукай  исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты,  әдәбиятыбыз үсешенә  үзеннән зур өлеш кертүче  Фанис Гатаулла улы Яруллинның   “Бергә­бергә”  дигән шигыре  белән башлап җибәрәсе килә.  Аңа быел 9 февральда 80 яшь тулган булыр иде, ләкин озак  авырудан соң 2011 нче елның 9 нчы декабрендә ул якты  дөньядан китә. Мотивлаштыру  II этап. 2.Өй эшен тикшерү. Теркәгеч турында искә төшерү (фронталь сорау формасын  кулланып). ­ Теркәгеч нинди сүз төркеме? (ярдәмлек  сүз төркеме) ­ Алар нәрсәләрне үзара бәйләү өчен кулланылалар?                  (Алар җөмлә кисәкләрен һәм кушма җөмләдә гади  җөмләләрне бәйләү өчен кулланылалар). Һәр этапның диагностик  биремнәре. Без татар телендә дөрес итеп  укырга , язарга, сөйләргә  өйрәнергә дип килдек. II этап. Сорауларга дөрес җаваплар.  (Шәхси универсал уку эшчән­ леге) III этап.Уку мәсьәләсен кую. Максат –җөмлә кисәкләре  буенча алган белемнәрне  искә  төшерү һәм  сүзләр белән эшләү  күнекмәләрен ныгыту.  III этап.   1.Диагностик бирем: сорау­ ларга җавап эзләү,әйтү, (Шәх­ си универсал уку эшчәнлеге) 2.Диагностик бирем:Дәфтәргә  число, көн исемн   язу.Теркәгечләрне төрләргә  бүлеп язырга. (Шәхси  универсал уку эшчәнлеге)    3.Тикшерү: дәреслек буенча      ­ Сез нинди теркәгечләрне беләсез? Мисаллар әйтегез.  (Ә, ләкин, һәм, чөнки һ.б.). ­ Бу теркәгечләрнең барысы да бер төрле мәгънә белдерәме  икән?  Бүген дәрестә шушы сорауга җавап  табарбыз, теркәгечләрнең төркемчәләре, аларның нинди  мәгънә бәйләнешен белдерүләре белән танышырбыз. III этап.  Танып белү универсал уку эшчәнлеге 1.Плакатка язылган җөмләләр өстендә эшләү. а) җөмләләрдәге теркәгечләрнең нинди мәгънә  бәйләнешен белдерүләрен, нинди кисәкләрне, өлешләрне  бәйләп килүен ачыклау. Казан – борынгы һәм тарихи шәһәр. Мең ел эчендә ул  күп вакыйгалар кичергән, ләкин данлы исемен  югалтмаган. Башкалабыз Сөембикә манарасы яки Кол  Шәриф мәчете белән генә дә горурлана ала. Казан минем  өчен  кадерле, чөнки биредә туганмын, тәүге  адымнарымны атлаганмын. ­ Беренче җөмләдә һәм теркәгече нинди кисәкләрне бәйләп  килә?  (Борынгы һәм тарихи сүзләрен, ягъни тиңдәш кисәкләрне). ­ Нинди мәгънә бәйләнешен белдерә ул? (Җыюны белдерә). ­ Димәк, һәм теркәгече – жыючы теркәгеч. Икенче җөмләдә  ләкин теркәгече нинди кисәкләрне бәйли? (Тиңдәш хәбәрләрне). ­ Нинди мәгънәне белдерә ул? (Каршы кую мәгънәсен белдерә). ­ Өченче җөмләдәге яки теркәгече нинди кисәкләрне  бәйләп килә? (Тиңдәш кисәкләрне). ­ Җөмләдә нинди мәгънә бәйләнешен белдерә? (Бүлү мәгънәсен). ­ Димәк, ул бүлүче теркәгеч. (Башка теркәгеч төркемчәләре дә шул тәртиптә тикшерелә). 2.  Теркәгечләрнең төркемчәләре язылган таблица өстендә  эшләү; рус телендәге теркәгечләр белән уртак  билгеләрен  ачыклау. а) нәтиҗә: теркәгечләр ике төркемчәгә бүленә: тезүче  һәм ияртүче. Тезүче теркәгечләргә өч төрле мәгънә  белдерә  торган теркәгечләр карый:      1) җыючы;  2) каршы куючы; 3) бүлүче. 3. 311 нче күнегү өстендә эшләү. а) нокталар урынына тиешле хәрефләрне һәм  кушымчаларны куеп дәфтәреңә күчереп яз, кайсы төр  төркәгечләр кулланылмаган? Шул теркәгечләр белән, текстны   дәвам итеп, бер­ике җөмлә уйлап яз. (эш барышында  сүзлек  өстендә эшләү). IV этап.    Уку мәсьәләсен өлешләп чишү Максат – алган белемнәрне го­ мумиләштерү һәм уку күнекмә­ ләрен, бәйләнешле сөйләм телен   үстерү. IV этап.   1. Иҗади биремле эш. Күп нокталар урынына тиешле  теркәгечләрне куеп, җөмләләрне күчереп  язу (өч төрле  дәрәҗәдәге карточкалар белән эшләү).   2. Дәреслектәге күнегүләрне эшләү. 3. Татар теле  һәм рус телендәге теркәгечләрне чагыштыру, аермасын, охшаш якларын табу.  (Шәхси универсал уку эшчәнлеге) IV этап.   I.Күп нокталар урынына тиешле  теркәгечләрне куеп язарга. Кремль  ­ гади генә урында урнашмаган:  … , ул калкулыктан үсеп чыккан. Аның  диварлары туры гына барган җиреннән  калкулык итәгенә … төшеп үк китә, …  кабаттан өскә күтәрелә. Кремль ­ Казанның бер тарихи үзәге генә  түгел,ул аның җаны … ,      йөрәге … . II. Күп нокталар урынына тиешле  теркәгечләрне куеп язарга. Кем сокланмас көчкә, тимер сынса … су чыкса баскан эзеңнән. … ни файда, көчең филдәй булып, Эшең булса чыпчык тезеннән.          ( М.Җәлил «Бер үгет») III. Күп нокталар урынына тиешле  теркәгечләрне куеп язарга. 1) Боз … кар эреде.  (Г.Тукай) 2) Кап­кара болыт килде, … бер тамчы  яңгыр яумады.   (И.Гази) 3) … егетне бөтенләй тыңламыйлар, … бер  дә күрмәмешкә салышалар. (М.Әмир) (Сайлап алу өчен теркәгечләр: ләкин, яисә,  һәм, я ). V этап.   Дөрес җавапны сайлап алу V этап.  Яңа теманы үзләштерү һәм ныгыту Максат. Теркәгечләрнең,  тәрҗемәсен дөрес истә  калдыру (укучыларның  игътибарлылыгын арттыру,  хаталарны мөстәкыйль,үзара  тикшерү  һәм төзәтү.) V этап.               Сайланма диктант, үзбәяләү. Укытучы укыган өзекләрдән теркәгечләрне сайлап  алып, таблицага тутырырга (таблица сызылган  карточкалар өләшенә). Мин чит илдә матур гөлләр һәм хуш исле чәчәкләр  исним. Ләкин, күпме генә иснәмим, барыбер һава җитми,  сулыш кысыла. Гүя үз илемнең энҗе чәчәкләре түгел,  аның әреме дә миңа шифа булыр иде. Сагындым, бик сагындым сине,  туган ил!  Мин шаулап аккан елгалардан, тирән коелардан алып  сап­салкын су эчәм. Әмма, күпме эчсәм дә, сусавымны  баса алмам. Мин горур  атлыйм. Чөнки мин чит илдә әсир булып  түгел, җиңүче булып йөрим (Г.Кутуй «Сагыну» нәсере). Тезүче теркәгечләр Ияртүче тер кәгечләр VI этап. Рефлексия.   җыючы каршы куючы бүлүче Яки,  я, яисә ләкин, әмма һәм VI этап.    1.Нәтиҗә ясау (таблица өстендә кабатлау). ­ Бүген без нинди тема өйрәндек? гүя, чөнки VI этап.  үзбәя бирү VII этап.   Йомгаклау. VII этап.   1.Өй эше. Өй эше бирү (өч төрле дәрәҗәдәге карточка белән) ­ Теркәгечләр нинди төркемчәләргә бүленәләр? ­ Мәгънә бәйләнеше ягыннан тезүче теркәгеч ничә төргә  буленә? ­ Тезүче һәм ияртүче теркәгечләр кулланып, «Казаным» темасына хикәя язарга,  теркәгечләрнең мәгънә бәйләнешен аңлатырга. ­ Газета­журналлардан тезүче һәм ияртүче теркәгечләр кергән биш җөмлә сайлап  язарга, теркәгечләрнең төркемчәләрен билгеләргә. ­ Әдәбият дәреслегеннән тезүче һәм ияртүче теркәгечләр кергән биш җөмлә сайлап язарга.    2. Укучыларның дәрестәге эшчәнлеген бәяләү.      ­билгеләр кую

Теркәгечләр. Технологик карта урока

Теркәгечләр.  Технологик карта урока

Теркәгечләр. Технологик карта урока

Теркәгечләр.  Технологик карта урока

Теркәгечләр. Технологик карта урока

Теркәгечләр.  Технологик карта урока

Теркәгечләр. Технологик карта урока

Теркәгечләр.  Технологик карта урока

Теркәгечләр. Технологик карта урока

Теркәгечләр.  Технологик карта урока

Теркәгечләр. Технологик карта урока

Теркәгечләр.  Технологик карта урока
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
03.04.2018