Туган төбәгем Ядегәр җирлеге
Оценка 4.9

Туган төбәгем Ядегәр җирлеге

Оценка 4.9
docx
04.10.2021
Туган төбәгем Ядегәр җирлеге
ТУГАН ТӨБӘГЕМ.docx

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы

 “Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге

урта гомуми белем бирү мәктәбе”

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе 

 

 

 

Фәнни-эзләнү эше

 

ТУГАН ТӨБӘГЕМ

 – ЯДЕГӘР ҖИРЛЕГЕ

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Автор: Хазиева Зөлфия Файзелхак кызы, I квалификацион категорияле география фәне укытучысы

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Cоңгы елларда халык үзенең туган ягы һәм үткәне турында күбрәк белергә тырыша. Һәр кеше үзенең яши торган җиренең табигатен, хәтта туган-үскән җиренә битараф булган кеше дә, үзенең үткәнен һәм киләчәген белергә тиеш. Туган якның тарихын өйрәнү, аны тоя, аңлый белү.  Авылларыбызның үткәне һәм бүгенгесе белән танышту; туган төбәгебезне ярату, аның белән горурлана белү хисләре тәрбияләү, табигатьне сакларга, аңа карата мәрхәмәтле һәм игътибарлы булырга чакыру бүгенге җәмгыятьнең төп бурычларыннан берсе.

Әлеге эшемнең максаты  туган авылым – Ядегәр авылы җирлеген, ачык итеп әйткәндә, җирлекнең табигатен, тарихын һәм хуҗалык эшчәнлеге төрләрен өйрәнү   иде. Тикшерү барышында җирлекнең географик урынын, рельефын, климатын, Ядегәр һәм җирлек составына кергән авыллар атамасының килеп чыгышын, һөнәрләрен өйрәнем. Авылымның табигатен өйрәнү миндә туган авылыма, туган җиремә, туган илемә булган мәхәббәтне тагын да арттырды.

 

I.                Төп өлеш

 

Ядегәр авылы җирлеге территориясең географик урыны бик үзенчәлекле. Ул Кукмара  районының көнбатыш өлешендә урнашкан. Ядегәр һәм “Восток” күмәк хуҗалыгына кергән башка авыллар көньяк – көнбатышта Саба районы Олыяз басулары, көнбатышта урман аша Шәмәрдән бистәсе белән, төньяк – көнбатыштан һәм көнчыгышта Вахитов исемендәге, көньякта “Урал” күмәк хуҗалыклары җирләре белән чикләшәләр.

Җирлексоставына дүрт авыл Ядегәр, Тарлау, Югары Шәмәрдән һәм Починок Шәмәрдән авыллары керәләр. Административ һәм хуҗалык үзәге булып Ядегәр авылы санала Ул район үзәгеннән 29 км,Казан шәһәреннән 91 км ераклыкта урнашкан. Иң якын тимер юл станциясе Шәмәрдән станциясе – 8 км, иң якын пристань Вятка Аланында – 40 км ераклыкта урнашкан.

Территориянең гомуми майданы 4016 га . Гомуми майданның  3580 гасы чәчүлек җирләренә туры килә, шуның 3212 га сөрүлек җирләре, 41 га печән җире, 327 га көтүлек, 80 га урманнар, 21 га бөя алып тора. Төньяктан көнчыгышка таба территорияне биек булмаган калкулыклар әйләндереп алган. Калкулыкның төньяк өлеше биеклеге 40 метр булган Чура калкулыгы белән тоташа. Калкулыклардан күп сандагы чишмәләр агып чыга. Чишмәләр һәм инешләр  җир  асты сулары һәм явым – төшем белән туена. Җир асты суларының җир өстенә чыккан урынында вак сулыклар барлыкка килгән. Агымсулар рельефны төп үзгәртүчеләр. Территориянең рельефы көньяк- көнбатышы сөзәклекләр полосасы, ә төньяк-көнчыгыш өлеше су эррозиясе нәтиҗәсе булган ерымнардан телгәләнгән. Рельефның макроформалары ерымнар, сөзәклекләр, елга үзәннәре, тугайлар, һ. б. Безнең Ядегәр төбәгендә чишмәләрдән башланучы берничә инеш бар.Ядегәр авылы кырыеннан Көшкәт суы агып үтә. Аны  күп кенә эреле-ваклы кушылдыклар туендыра.  Сәрки елгасы Шәмәрдәннән Ядегәргә төшкәндә уң кул якта кала.

Территориянең климаты уртача-континенталь. Аңа җылы җәй һәм уртача салкын кыш хас. Температура салкынча җиләс һава, гадәттә түбән. Уртача еллык температура +150С. Температураның абсолют максимумы +360С. Температураның абсолют минимумы -430С. Тәүлекнеңуртачатемпературасыныңүзгәреше  00С - 7 нче апрель – 28 нче октябрь.

50С -  20 нче апрель – 10 нчы октябрь.

100С – 5 нче май – 20 нче сентябрь.

Язгысоңгыкырау – 15 нче май.

Көзгеберенчекырау -  27 нче сентябрь.

Кыш  биш ай тирәсе дәвам итә, якынча ноябрь аеның яртысыннан башлана. Январьнең уртача температурасы -14ºС.

Җәй айлары өч ярым ай дәвам итә. Июньнең уртача температурасы + 19ºС.

       Уртача еллык явым-төшем  елларга һәм ел фасылларына карата үзгәрүчән һәм тотрыксыз. Май һәм сентябрьдә явым-төшемнең күләме 310 мм. Җәй көне  көчле яңгырлар күзәтелә. Ноябрь аенда кар катламы10 см га, январьда 28-35 см га, мартта40 см га җитә. Кар 18-20 көндәэри. Апрель ахырында кар төшепбетә. Өстенлек итүче җилләр: кышын – көньяк һәм көньяк-көнбатыш, җәен – көньяк–көнбатыш һәм көнбатыш. 

XX гасырның 30 нчы елларына кадәрге чорда безнең төбәктә климат җәен тотрыклы эссе, кыш салкын була. Җәйге 30ºС эссе көннәрдә яшенләп  яуган көчле яңгырлар хәзерге белән чагыштырганда  ешрак булган. аның каравы кышларын буранлы, суык көннәр дә шулай күбрәк булган. ул вакытларда кышын мичкә көнгә ике мәртәбә якмыйча өй җылынмаган. Кар бик мул яуган. Кырдагы тигез җирләрдә карның калынлыгы 80-100 сантиметр чамасы булган.

Климатик шартлар авыл хуҗалыгында культуралы үсемлекләр үстерү өчен уңайлы.

Территория катнашурманнартабигый зонасындаурнашкан. Кайчандырбу тирәләрдә куе урманнар булган. Ул урман эзләре елга ярлары ишелгәндә күренә, истәлекләр дә сакланган. Легендалар сөйләвенчә XIX гасырда Чура калкулыгы һәм аның якын тирәсендәге территорияләр куе урман белән капланган булган. Ядегәр җирле үзидарәсе территориясе составына кергән авылларда яшәүче кешеләр агачларны кисеп хуҗалык корылмалары төзегәннәр. XX гасыр башына сакланып калган сирәк  агачларны чәчүлек җирләренә комачауламасын өчен кисеп бетергәннәр. Бүгенге көндә авыллар тирәсендә кар ышыклау полосалары белән әйләндереп алынган. Аларны дым саклау, туфрак эррозиясеннә каршы көрәшү максатыннан утыртканнар. Безнең территориягә  иң якын урман хуҗалыгы  Саба районында. Ядегәр авылыннан урманга 6 км. Урманнар “Восток” агрофирмасының көньяк һәм көньяк-көнчыгыш чикләре буенча таралган. Урманнарда нарат, имән, каен, карама, өрәңге, чыршы агачлары үсә. Куаклыклардан чикләвек, кура җиләге очрый. Дымлы участокларда,  елга үзәннәрендә таллыклар үсә. Кешенең хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәсендә табигый үсемлек дөньясы территориянең күп өлешендә юк ителгән. Үсемлекләрдән сарут, болын клеверы, песи борчагы, бака яфрагы, әрем өстенлек итә

Хуҗалык җитәкчеләре һәм мәктәп коллективы җирлекне яшелләндерүгә зур игътибар бирәләр.

Авылларыбызның тарихы бик еракка барып тоташа. Бу авылларның барлыкка килүе турында төрле фаразлар бар. Ядегәр авылының исемен шул исемдәге кеше исеме белән бәйлиләр. Кем ул Ядегәр ? Чагыштырмача сирәк очрый торган бу исем, күрәсең, Казан ханы Ядькәр (1552) яки аның биләмәсе белән бәйләнгән булуны да кире какмый. Бутурыда З.Мифтахов та («Татарстан hәм татар халкыт арихы») килешә. Кукмара районының Чишмәбаш авылына Ядегәрдән качкан коллар нигез салган дигән риваятьәлеге фаразны шулай ук ныгыта.

        Баштарак бу җирләрдә фин-угорларяшәгән икәнлеге hәркемгә мәгълүм, моны безнең тирәләрдә табылган мари зиратлары да раслый. Татарлар, күрәсең, бу җирләргә XVI гасырга табан килеп урнашканнар. Авыл зиратында бик борыңгы кабер ташлары табылды.

        Ядегәр җирлеге территориясенә кергән хәзерге Югары Шәмәрдән авылының атамасын Шаһимәрдән баба исеме белән бәйлиләр. Тарихчы – галимнәр мәгълүматләренә караганда, Югары Шәмәрдән XVII йөз башларында телгә алына. Югары Шәмәрдән авылы Лука Канашевич вакытында чукындырылган. Авыл янында Иван чишмәсе дип аталган урын бар. Бу авыл халкы 19 гасырда кире ислам диненә кайта (мәкъруhлар) hәм ул турыда мәгълүматлар Евфимий Малов көндәлекләрендә китерелә. Евфимий Малов христианлаштыру академиясе профессоры, миссионер (1835-1918). Көндәлекләр 1871-1894 елларга карый. Югары Шәмәрдән авылының көнкүрешендә, гореф-гадәтләрендә керәшен татарларына хас үзенчәлекләр бүген дә күзәтелә әле.  Югары Шәмәрдән авылы башта салынган урыныннан икенче җиргә күченгән дигән караш яши. Иске зират урыны да моны раслый. Күченүнең сәбәбен су кытлыгы белән аңлаталар.

Югары Шәмәрдән халкының бер өлеше кара урманнар эченә качып, яңа авылга нигез сала. Ул Шәмәрдән пүчинкәсе дип атала. Аны хәзер Починок Шәмәрдән дип йөртәләр

        Тарлау авылының атамасы да тирән мәгънәгә ия. Авыл ике яктан да калкулыклар белән кысрыкланган тар гына урынга утырган. Авылының исеме тарлавык җирдә урнашуы белән аңлатыла.

        Бүген  Ядегәр җирлегенә караган барлык авылларда да азан моңы агыла һәм илгә-көнгә иминлек, тапкан малга бәрәкәт теләп изге догалар кылына.

 Районнар оешканчы Ядегәр авылында олыс (волость) булган. Соңыннан Ядегәрдә чиркәү юк дип олысны ЧураСаласына күчергәннәр. Ләкин Ядегәр олысы дигән исеме үзгәрмәгән. Олыс Мамадыш өязенә, аннан Мамадыш кантонына керә. Ядегәр, Югары Шәмәрдән, Шәмәрдән пүчинкәсе, Тарлау авыллары – утызынчы елдан Кукмара районы составында.

Халык саны 2010 елга 1053 кеше. Халыкның соңгы елларда табигый артуы күзәтелә. Бу күрсәткечләр демографик сәясәт белән аңлатыла. Әмма соңгы елларда халыкның шәһәргә эшкә китүе,  гомуми халык санының кимүенә  китерә.

Халык, нигездә, игенчелек белән шөгыльләнгән. Арыш, бодай, арпа, тары, карабодай, борчак, ясмык, киндер, җитен иккәннәр. Соңрак басуга борай килеп кергән. Киндер халыкны киендергән. XVI гасырда һәм XVII йөзнең беренче яртысында җир нигездә агач сука белән эшкәртелгән, ике тимер калаклы сукалар аз кешедә булган. XVII гасырның икенче яртысында хәллерәк крестьяннар каплаткыч төрәнле кистергеч калагы булган сукалар белән җир эшкәртә башлаганнар. Алар пар ат җиккән. Бер ат җигеп агач сука белән җир сөрү әле озак дәвам иткән. Җирне ял иттереп, парга куллану кулланылган. Яз эшкәртеп чәчкән җирләргә караганда моннан уңыш күбрәк җыелган.

Хуҗалыкны алып баруда терлекчелек тә мөһим урын тоткан. Күпчелек ат, сыер, сарык асраган. Кәҗә күп булмаган. Ат үрчетүгә аерым игътибар бирелгән. Йөк атлары белән беррәттән чапкын, юртак атлар да үрчетелгән. Утын, печән, салам, ашлык ташуда, ямщик хезмәтендә, базарга йөргәндә атлардан файдаланганнар. Кайбер кешеләр атның тышкы кыяфәтенә күз төшерү белән яшен белгәннәр. Ат ите халыкның иң яраткан ризыгы булып исәпләнгән. Базарга ат ите күп чыгарылган. Аны бик теләп алганнар.

Умартачылык һәм бакчачылык белән шөгыльләнүчеләр дә булган. Суган, аш чөгендере, кишер, шалкан, әче торма үстерелгән. Кәбестә, помидор, кыяр соңрак үстерелә башлаган.

Ядегәр халкы элек-электән кулы эше тоткан. Ядегәр генә түгел, һөнәрчелек ягыннан Шәмәрдән, Тарлау авыллары да күрше-тирәдә аерылып торганнар. Игеннәр җыеп алынганнан соң, көзге-кышкы айларда халык кәсеп иткән.

Революциягә кадәр (XIX гасыр-XX гасыр башы) төбәк халкы бигрәк тә мех әйберләр тегү (бүрек h.б), сәүдә эшендә таныла. Ядегәр белән Түбән Шәмәрдән авыллары арасында каракүл эшкәртү заводы булуы мәгълүм. Бу заводның хуҗасы Касим шәhәре мишәре Давыт исемле кеше булган, узе ул бу якларга сирәк килгән. Бөтен эшне аның управляющие Бобров Галиәскәр исемле Түбән Шәмәрдән кешесе алып барган. Шул ук авыл кешесе Мөхәммәтшин Иблиәмин заводта приказщик булган hәм Макарьевская ярмаркада (Мәкәрҗә) 11 ел дәвамында яшәп, сәүдә иткән. Заводта тире эшкәртү осталары күрше Вахит (ул вакытта Бүлиле) кешеләре дә эшләгәннәр. Завод каршында кабак (трактир) булган, хәзер Т.Шәмәрдәннән Ядегәргә барганда күтәрелә торган юл «кабак тавы» дип йөртелә.

Ядегәр халкы элек-электэн оста бүрекчеләре белән танылган. Шуны истә тотып булса кирәк, 1929 елда Ядегәр авылында бүрек һәм кием  тегү артеле төзелә. 1932  колхоз белән артельне бергә кушып промколхоз төзелә һәм аңа «Кызыл бүрекче» исеме бирелә. Кирәк булган мехны Казаннан ат белән алып кайтканнар. Ә биналарны исә төрле категория кулаклардан тартып алынган өйләрдән җыеп салганнар. Артельның үзенең электр станциясе, клубы, детсады булган. Соңарак беренче автомобиль дә шушы артельгә кайткан. Сугыш башланып киткәч, артельдә фронт өчен җылы киемнәр, бияләйләр, бүрекләр тегәләр. Артель «Кызыл бүрекче» дип йөртелә башлый. Биредә шулай ук гимнастеркалар, телогрейкалар да теккәннәр. Артельның танылган тегүчелүре Рахматуллин Насир, Сафин Вафа, Багаутдинова Зәйнәп, Хабибуллин Котдуслар стахановчы исемен йөрткән. 1957 елда артель Кукмараның 9нчы мех фабрикасына кушылдырыла.

1929 нчы елда хәзерге “Восток”  колхозы территориясендә барлыгы дүрт колхоз оешкан була. Ядегәр авылы – “Киров”, Түбән Шәмәрдән авылы –“Таң”, Югары Шәмәрдән авылы – “Субаш”, Тарлау авылы –“Яңа Тарлау” колхозы дип аталган.

Ул елларда “Субаш” колхозында барлыгы 78 хуҗалык була. Шулардан колхозга 21 хуҗалык керми.“Таң” колхозында 79 хуҗалык була, 4 хуҗалык колхозга керми. “Киров” колхозында 167 хуҗалык була, 11 хуҗалык колхозга керми.“Яңа Тарлау” колхозында 31 хуҗалык була. Шулардан колхозга 3 хуҗалык керми.

1937 нче елда “Таң” колхозы белән “Субаш” колхозы, 1956 нчы елда “Киров” колхозы белән “Яңа тарлау” колхозлары үзара берләшәләр.

1962 нчы елны Ядегәр авыл Советы территориясендә Ядегәр, Түбән Шәмәрдән, Югары Шәмәрдән, Тарлау авылларын берләштергән “Восток” колхозы оеша.

Ядегәрдә хәзер әрем үскән салам түбәле өйләр күптән юк инде. Хәзер авыл халкы биек, якты һәм зур өйләрдә яши. Авылда дүрт азык-төлек  кибете, бер көнкүреш куллану товарлары кибете, даруханә, амбулатор больница, мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты  бар.

 

 

 

 

                               

 

 

 

 

 

II.            Йомгаклау

 

     Туган авылның табигатен өйрәнү, туган якның тарихи үзенчәлекләрен һәм үсешен, татар халкының тарихын  өйрәнүдә үзеннән  шактый зур фәнни өлеш кертә.

        Әлеге эшемне эшләгәндә мин туган авылым, аның табигате, халкымның тормыш-көнкүреше, тарихы, табигате турында гаять кыйммәтле һәм бай мәгълүмат тупладым. Алга таба җирле географик берәмлекләрне классификацияләп тикшерү бурычы тора. Махсус предмет булып кермәсә дә, мәктәптә туган авылның, туган якның табигатен өйрәнү, аның белән ныклап кызыксыну, туган төбәктәге табигать  үзенчәлекләрен белү, асылына төшенү – үз йортыңны, мәктәбеңне, авылыңны, илеңне ярату кешенең рухи ныклыгы өчен зарур. Чөнки һәркем өчен авыл, туган җир ифрат зур һәм тирән мәгънәгә, җуелмас хатирәләргә ия.

Туган як географиясен белү мәҗбүри куелмаса да, аны белү зарури. Үзен  хөрмәт иткән һәр кешенең бу изге бурычы.

 

III.     Файдалaнылган әдәбият

 

1.   Батыева С.Г., Ступишина А.В. Географическая характеристика административных районов ТатАССР (. Казан:издательство Казан. ун-та, 1972

2.   Мухаметзянов Р.М., Мухаметов М.Р., Мухаметов А.Р. География Кукморского района. Учебное пособие. Кукмор. 1996.

3.   Сафин С.А..  Кукморский край. Казань, 2008

4.   Тайсин А.С. География Татарстана. Пособие для средней школы. Казан: Магариф, 2006

5.   Агроклиматические ресурсы Татарской АССР. Л.: Гидроиздат, 1974

 

 

 

 

 

IV.      Кушымта

 

Таблица 1. Җирлеккә кергән авыллырда кеше саны

 

                    Ел

Авыллыр

 

2006

 

2007

 

2008

 

2009

 

2010

Тарлау

156

147

142

146

146

Ядегәр

536

538

526

510

499

Починок Шәмәрдән

235

233

236

230

235

Югары Шәмәрдән

170

169

160

168

167

Барлыгы

1097

1087

1064

1054

1047

 

 

 

Таблица 2. Җирлектә яшәүче халыкның табигый арту күрсәткечләре

 

 

 

Ел

Гомуми кеше саны

Туучылар

Үлүчеләр

2006

1097

11

2

2007

1087

11

8

2008

1064

18

11

2009

1068

12

20

2010

1053

9

9

2011ел  1 февраль

1047

4

5

 

 

 

 

 

 

 

Диаграмма 1. Җирлектә яшәүче халыкның табигый арту күрсәткечләре

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Эчтәлек

 

I.  Төп өлеш.....................................................................................5-8

1.Ядегәр җирле үзидарә территориясенең географик урыны.......................................................................................3                                                                  2. Рельефы................................................................................3                                             

3. Климаты...............................................................................3-4                                                                                         

4. Табигый зонасы...................................................................4

5. Тарихы..................................................................................5

6. Халкы.....................................................................................6                                                                                                       

7. Һөнәрләре..............................................................................6-8

II. Йомгаклау......................................................................................9      

III. Файдаланылган әдәбият..............................................................9

IV. Кушымта..................................................................................10-15

V.            Эчтәлек..........................................................................................16

 

 

 

 

 

 

 

 

 


 

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Ядегәр авылы

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Ядегәр авылы

Автор: Хазиева Зөлфия Файзелхак кызы,

Автор: Хазиева Зөлфия Файзелхак кызы,

I. Төп өлеш

I. Төп өлеш

С. Тәүлекнеңуртачатемпературасыныңүзгәреше 0 0

С. Тәүлекнеңуртачатемпературасыныңүзгәреше 0 0

Аларны дым саклау, туфрак эррозиясеннә каршы көрәшү максатыннан утыртканнар

Аларны дым саклау, туфрак эррозиясеннә каршы көрәшү максатыннан утыртканнар

К ө нд ә лекл ә р 1871-1894 елларга карый

К ө нд ә лекл ә р 1871-1894 елларга карый

Хуҗалыкны алып баруда терлекчелек тә мөһим урын тоткан

Хуҗалыкны алып баруда терлекчелек тә мөһим урын тоткан

Артель «Кызыл б ү рекче» дип й ө ртел ә башлый

Артель «Кызыл б ү рекче» дип й ө ртел ә башлый

I. Йомгаклау

I. Йомгаклау

I. Кушымта

I. Кушымта

Диаграмма 1. Җирлектә яшәүче халыкның табигый арту күрсәткечләре

Диаграмма 1. Җирлектә яшәүче халыкның табигый арту күрсәткечләре

Туган төбәгем Ядегәр җирлеге

Туган төбәгем Ядегәр җирлеге

Туган төбәгем Ядегәр җирлеге

Туган төбәгем Ядегәр җирлеге

Туган төбәгем Ядегәр җирлеге

Туган төбәгем Ядегәр җирлеге

Эчтәлек I. Төп өлеш...

Эчтәлек I. Төп өлеш...
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
04.10.2021