ТУГАН АВЫЛЫМ ТАРИХЫ Эзләнү эше
Оценка 4.6

ТУГАН АВЫЛЫМ ТАРИХЫ Эзләнү эше

Оценка 4.6
Научно-исследовательская работа
docx
окружающий мир
1 кл
05.05.2017
ТУГАН АВЫЛЫМ ТАРИХЫ Эзләнү эше
Ә мин үземнең туган авылым турында ниләр беләм соң? Минем дә туган авылымның килеп чыгышы, үткәне турында беләсем килде. Бу турыда укытучыма әйткән идем дә, ә ул: “Мин сиңа юнәлеш бирермен, син үзең эзләнерсең, сорашырсың һәм барысын да белерсең. Аннан соң сыйныфташларыңа да сөйләрсең, аларга да кызыклы булыр”- диде. Шуннан соң мин алдыма түбәндәге сорауларны куйдым: 1. Авылга кайчан нигез салынган, исеме кайдан килеп чыккан? 2. Элеккерәк заманда халыкның тормыш-көнкүреше нинди булган, ни белән шөгыльләнгән? 3. Авыл халкының гореф-гадәтләре ничек булган?Ә мин үземнең туган авылым турында ниләр беләм соң? Минем дә туган авылымның килеп чыгышы, үткәне турында беләсем килде. Бу турыда укытучыма әйткән идем дә, ә ул: “Мин сиңа юнәлеш бирермен, син үзең эзләнерсең, сорашырсың һәм барысын да белерсең. Аннан соң сыйныфташларыңа да сөйләрсең, аларга да кызыклы булыр”- диде. Шуннан соң мин алдыма түбәндәге сорауларны куйдым: 1. Авылга кайчан нигез салынган, исеме кайдан килеп чыккан? 2. Элеккерәк заманда халыкның тормыш-көнкүреше нинди булган, ни белән шөгыльләнгән? 3. Авыл халкының гореф-гадәтләре ничек булган?
АВЫЛЫМ ТАРИХЫ.docx
IV Открытая научно­исследовательская конференция учащихся  имени Наби Даули Секция  «Юные исследователи» ТУГАН АВЫЛЫМ ТАРИХЫ                                                                                                         Автор:                                                                                    Закирова Илсина,                                                                                    ученица 1 класса                                                                                     МБОУ “Татарско­ Бурнаевская ООШ”                                                                                      Алькеевского МР РТ                                                                                                                                                                                                             Научный руководитель:                                                                                       Кашапова Рузия Ильдусовна,                                                                                       учитель начальных классов                                                                                    МБОУ “Татарско­ Бурнаевская ООШ”                                                                                            Алькеевского МР РТ Базарные Матаки 2017 год ЭЧТӘЛЕК I. Кереш      1.Тема сайлау.     2.Эзләнү­тикшеренү эшенең максаты һәм бурычлары.     3. Эзләнү­тикшеренү юллары. II. Төп өлеш ­ Эзләнү­ тикшеренү бүлеге 1.Тарихтан бер сәхифә. 2. Авылга  нигез  салыну  тарихы. 3. Элеккерәк заманда халыкның  тормышы,  көнкүреше. 4. Авыл  халкының  гореф­гадәтләре. 5. Шагыйрьләр  иҗатында  авыл. III. Йомгаклау IV. Кулланылган әдәбият һәм чыганаклар V. Кушымта Кереш                                                                                 Туган өен белмәгән,                                                                                 Туган илен белерме?                            (татар халык мәкале)  Туган авылын белерме?          Туган авылын белмәгән,        Әйе, хак һәм матур сүзләр. Минем дә туган авылымның килеп чыгышы, үткәне турында беләсем килде. Бу турыда укытучыма әйткән идем дә, ә ул: “Мин сиңа юнәлеш бирермен, син үзең эзләнерсең, сорашырсың һәм барысын да белерсең. Аннан соң сыйныфташларыңа да сөйләрсең, аларга да кызыклы булыр”­ диде. Шуннан соң мин алдыма түбәндәге сорауларны куйдым: 1. Авылга  кайчан нигез  салынган,  исеме кайдан  килеп чыккан?  2. Элеккерәк   заманда   халыкның     тормыш­көнкүреше   нинди   булган,   ни белән шөгыльләнгән? 3. Авыл  халкының  гореф­гадәтләре ничек булган?         Эзләнә, тикшеренә, сораша торгач,әлеге сорауларга җавап буларак,  “Туган авылым тарихы” исемле эзләнү эше барлыкка килде.        Минем уйлавымча, һәр халыкның үзенә генә хас тарихы бар.Тарих ул ­ хәтер. Хәтер югалса, яшәешнең бөтен мәгънәсе югала. Үз халкыңның тарихын өйрәнмичә,   аның   үткәнен   белмичә,   хәзерге   тормышны   аңлап,   яңаны   төзеп булмый. Тарихын белмәгән халык юкка чыгачак. Безнең тарихыбызны күпме генә   оныттырырга,   юк   итәргә   тырышмасыннар,   татар   халкы   барыбер   үзен саклап кала алган.          Туган ягыбызның тарихын өйрәнеп мин хәзерге һәм киләчәк буын өчен мәгълүмат туплау,  истәлек  калдыру  максатын  куйдым. Менә  шуның  өчен эзләнү ­ тикшеренү эшемә югарыда әйтелгән теманы сайладым да инде. Шулай   итеп,   эзләнү­тикшеренү   эшемнең  бурычы  –   Татар   Борнае авылының   тарихын   өйрәнү,   сыйныфташларымда   туган   төбәгебезгә   карата кызыксыну уяту.         Эзләнү эшенең актуальлеге: ­ Үткәнебез гыйбрәтле, ә киләчәгебез өметле! Эзләнү алымнары: ­теоретик, эзләнүле, чагыштыру һәм нәтиҗә ясау.      Эш барышында мин түбәндәге эзләнү­тикшеренү алымнарын кулландым: музейда,   китапханәдә   эшләргә   өйрәнү;   авылыбызның   өлкән   кешеләреннән атамалар тарихын сөйләтү, язмаларны редакцияләү; географик объектларны фотога төшерү.       Куелган максат һәм бурычлардан чыгып, эшемне шундый планда төзедем. Ул   кереш,   төп   һәм   йомгаклау   өлешләреннән,   кулланылган   әдәбият исемлегеннән, кушымтадан тора. Төп өлешне түбәндәге бүлекләр тәшкил итә: 1. Авылга  нигез  салыну  тарихы. 2. Элеккерәк заманда халыкның  тормышы,  көнкүреше. 3. Авыл  халкының  гореф­гадәтләре. 4. Шагыйрьләр  иҗатында  авыл. Төп өлеш Эзләнү­ тикшеренү бүлеге 1.Тарихтан бер сәхифә. Бел син ерак бабайларның Ничек итеп көн иткәнен, Ни иккәнен, ни чиккәнен, Нинди уйлар, нинди моңнар Безгә калдырып киткәнен.  (Р.Фәйзуллин). Татар  Борнае  бай   тарихлы –  12  йөзнең башларына  барып  тоташа.  Элек Болгар   илендә     200 ләп   шәһәр   була, шуларның берсе – Татар   Борнае шәһәрлеге.     Ул   хәзерге   авылдан     400   м     көньяк­көнбатышта     урнашкан. Түгәрәк   формасындагы   алканың     мәйданы   ике   гектар.   Ике   ягында   да капка   булган.   Тирә­яклап   су   тутырылган   чокырлар     белән   әйләндереп алынган   бик   яхшы     ныгытылган   крепость   була.   Крепость   стеналары күбесенчә       имән     һәм     нарат     агачларыннан     эшләнә.     Татар     Борнае шәһәрлеген   икенче  төрле  Алка  дип  тә  йөртәләр.      Элек  Алканың  көньягында   авыл  була.  Халык  күбесенчә  игенчелек, терлекчелек  һәм  һөнәрчелек  белән  шөгыльләнгән. Бу  урында  монголлар чорына     кадәр     булган     керамика     табыла.     Алар     бизәкләп     эшләнгән, кайберләренә   язулар   да   язылган.   Шәһәрлек     1965нче   елда   Татарстан Археология   экспедициясе     тарафыннан     тикшерелә.   Археолог   галимнәр Фәхретдинов  Р.  һәм  Шпилевский С.М. да үз  хезмәтләрендә  бу  шәһәрлекне искә  алалар. 2. Авылга  нигез  салыну  тарихы.      Борнай  авылы  бу  тирәләргә  беренче  булып  килеп  урнашкан  Борнай бабай   исеме   белән   бәйле.   Борнай   сүзе   караңгы   чырайлы,   төксе   кеше дигән   мәгънәне     аңлата. 1361   елда   Алтын   Урта   ханы   Аксак   Тимер Болгар     дәүләтенә     җәза     походы     оештыра.   Әле     1236     елда     монгол яуларыннан  котылып  калган  шәһәрлек  нәкъ    шул  елларда җимерелгән, дип  фараз  ителә.  Авыл  аксакаллары  сөйләвенә  караганда,  Аксак  Тимер гаскәрләренә     каршы     көрәштә     һәлак     булган     сугышчылар     гомуми каберлеккә   күмелә, өстенә   таш   куела.   Бу   таш   хәзерге   көнгә   кадәр саклана.  Ташның  буе  57  см, ә  иңе  47  см.  Аңа  куфи  язуы  белән  уеп   2 юллык  текст  язылган.  Авыл  халкы  Изгеләр  өстен  тимер  чардуган  белән әйләндереп   алган.   Шәһәрлек     җимерелгәннән   соң   авыл хәзерге   урынга күчә.  Ул  вакытта  бөтен  тирә­як  урман  белән  капланган, елгасы  да  мул сулы  була. 3.Элеккерәк заманда халыкның  тормышы,  көнкүреше.         Элек­электән  үк  безнең  авыл   тирәсендә  терлекчелек   һәм  игенчелек белән  шөгыльләнгәннәр. Хуҗалыгы  үз  чоры  өчен  зур  үсеш  дәрәҗәсенә ирешә.  Кара  туфраклы  уңдырышлы  басуларда  күкрәп  иген  үскән.  Бодай, арпа, тары   һәм   башка   культуралар   игәләр.   Һәр   өйдә   кул   тегермәне булган.  Ашлык  бик  уңган.  Ул  сату  өчен  дә  җиткән.          Мал­туарны  да  күп  асраганнар.  Терлекчелек  һөнәрчеләр  өчен  чимал биргән. Осталар  хайван  сөякләреннән  нәрсә  генә  эшләмәгәннәр: тараклар, каләмнәр,   сәдәф­төймәләр,     каптыргычлар,     йөзекләр,   эш,     ау,   сугыш кораллары  ясаганнар .           Авылның  тирә­ягы  урман  һәм  күлләргә  бай  булган.  Бу  аучылык, балыкчылык,  умартачылык  өчен  зур  мөмкинлекләр  тудырган.  Тимерчелек әһәмиятле роль уйнаган.  4.Авыл  халкының  гореф­гадәтләре.          Борнай  халкы  элек­электән гореф­гадәтләргә,  милли  традицияләргә бай булган.   Нардуган, Нәүрүз, Сабантуй   һәм   башка   бәйрәмнәр   ел   саен кабатланып  торган. Борынгыдан килеп,  революциядән  соң   бераз  онытылып торган   каз   өмәсе, кич    утыру,   аулак   өй, милли   традицияләргә   туры китереп  үткәрелә  торган  туйлар  соңгы  вакытта  яңадан  әйләнеп  кайтты . 5. Шагыйрьләр  иҗатында  авыл.       Авылыбыз  тарихы  борынгы  заман  тарихы  белән  бәйләнгән.  Без  моны Кандалый  иҗатында  “Сәхипҗамал”  поэмасында  күрәбез .                         Берәү  карышты  Борнайга                        Тиз  үк  кайтты  да  тормайда.                         Елыйдыр, дахи  ерлай да,                         Булып  мәгълүм, булып  мәхзүн... Сөяген  тоз  кеби  уып                         Ки  борынын  кан  илә  юып,                         Йибәрде  ахры  куып, ­                        Ки  Борнайга  турук  кына...     Казандагы   Борнаев  мәчете  дә  безнең  авыл  тарихы  белән  бәйләнгән. Аны  төзеткән  кеше – Борнай нәселеннән.      Закир Рәмиев Орск   сәүдәгәре    Борнаевның   Мәхүбә   исемле    кызына өйләнгән .   Йомгаклау             Кеше     үзенең     үткәнен,     тарихын,     мәдәниятен     белергә     тиеш. Тарихыбызның  бай  рухи  мәдәниятен  белү,  ул  чорның  җәүһәрләре  белән танышу     безнең   өчен,   милләтебезнең   тормышы   хәл   ителгән   чор   өчен аеруча     кирәк.     Бабаларыбызның     гасырлар     буе     тупланган     тормыш тәҗрибәсен     искә     алу,     авыр     язмышларыннан       гыйбрәт     алу     гына милләтебезне  саклап  калырга  булыша.           Эш барышында алдыма куйган максат һәм барлык бурычлар да чишелде. Мин фәнни ­ тикшеренү эшем буенча төрле әдәбият кулландым, өлкән буын кешеләреннән   сорашып   мәгълүмат   тупладым,   мәктәп   музеена   мөрәҗәгать иттем, массакүләм информация чараларын файдаландым, фотоматериаллар җыйдым.       Киләчәктә дә авылыбыз тарихын язу дәвам итсен, авылларның матурлыгы, кешеләрнең уңган булуы башка буыннарга барып җитсен иде. Чөнки үткәнен белмәгәннең киләчәге дә юк. Кулланылган әдәбият һәм чыганаклар 1. Гарипова Ф. Авыллар тарихыннан. – Казан, 1997. 2. Казаков Е.П. Археологические памятники Татарской АССР.­Казань,  1987. 3. Шпилевский С.М. Древние города и другие булгаро­татарские  памятники в Казанской губернии. Казань, 1887. 4. “Туган якны өйрәнү” музее материаллары. Бай тарихлы авылым Кушымта Борнай шәһәрлеге Изге урыннар. Алка. Заявка  участника IV Открытой  научно­исследовательской  конференции учащихся имени Наби Даули. 1. Фамилия, имя, отчество :Закирова Илсина Фанисовна 2. Дата рождения (число, месяц, год): 09.10.2009 3. Домашний почтовый адрес с индексом : 422879 Алькеевский район, село  Татарское Бурнаево, улица Молодежная, дом 32 4. Телефоны (контактные): 89377708976 5. E­mail: [email protected] 6. Школа: МБОУ «Татарско­Бурнаевская ООШ» Алькеевского МР ТР 7. Почтовый адрес школы с индексом: 422879 Алькеевский район, село  Татарское Бурнаево, улица Школьная, дом 19  8. Телефон школы :78214 9. E­mail: [email protected]  10. Секция: «Юные исследователи» 11. Фамилия, имя, отчество научного руководителя, его ученая степень и  звание, должность, место работы (полностью, без сокращений): Кашапова  Рузия Ильдусовна, учитель начальных классов МБОУ «Татарско­Бурнаевская ООШ» Алькеевского МР ТР Телефоны: 89377708976 12. Необходимые технические средства для демонстрации дополнительного  материала во время доклада на предметной секции конференции: нет Далее заполняется Оргкомитетом: Принял работу ___________________________ Дата ________________

ТУГАН АВЫЛЫМ ТАРИХЫ Эзләнү эше

ТУГАН АВЫЛЫМ ТАРИХЫ Эзләнү эше

ТУГАН АВЫЛЫМ ТАРИХЫ Эзләнү эше

ТУГАН АВЫЛЫМ ТАРИХЫ Эзләнү эше

ТУГАН АВЫЛЫМ ТАРИХЫ Эзләнү эше

ТУГАН АВЫЛЫМ ТАРИХЫ Эзләнү эше

ТУГАН АВЫЛЫМ ТАРИХЫ Эзләнү эше

ТУГАН АВЫЛЫМ ТАРИХЫ Эзләнү эше

ТУГАН АВЫЛЫМ ТАРИХЫ Эзләнү эше

ТУГАН АВЫЛЫМ ТАРИХЫ Эзләнү эше

ТУГАН АВЫЛЫМ ТАРИХЫ Эзләнү эше

ТУГАН АВЫЛЫМ ТАРИХЫ Эзләнү эше

ТУГАН АВЫЛЫМ ТАРИХЫ Эзләнү эше

ТУГАН АВЫЛЫМ ТАРИХЫ Эзләнү эше

ТУГАН АВЫЛЫМ ТАРИХЫ Эзләнү эше

ТУГАН АВЫЛЫМ ТАРИХЫ Эзләнү эше

ТУГАН АВЫЛЫМ ТАРИХЫ Эзләнү эше

ТУГАН АВЫЛЫМ ТАРИХЫ Эзләнү эше

ТУГАН АВЫЛЫМ ТАРИХЫ Эзләнү эше

ТУГАН АВЫЛЫМ ТАРИХЫ Эзләнү эше

ТУГАН АВЫЛЫМ ТАРИХЫ Эзләнү эше

ТУГАН АВЫЛЫМ ТАРИХЫ Эзләнү эше

ТУГАН АВЫЛЫМ ТАРИХЫ Эзләнү эше

ТУГАН АВЫЛЫМ ТАРИХЫ Эзләнү эше
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
05.05.2017