Укучыларны почта һәм хатларның килеп чыгу тарихы белән таныштыру.
Оценка 4.6

Укучыларны почта һәм хатларның килеп чыгу тарихы белән таныштыру.

Оценка 4.6
docx
19.10.2021
Укучыларны почта һәм хатларның килеп чыгу тарихы белән таныштыру.
konspekt_klassnogo_chasa_pochta_rossii.docx

Класс сәгате.

Төзеде: Носы төп гомуми белем  мәктәбенең технология укытучысы                      

              Григорьева Лена Ильясовна

  Тема:  ФГУП Россия почтасының УФСП “ Татарстан почтасы” филиалының 

             Арча районыны почтамт булекчәсе.

Максат: 1.Укучыларны почта һәм хатларның килеп чыгу тарихы белән таныштыру.

                2. Туганнар, дуслар белән аралашып яшәргә кирәк икәнлегенә төшендерү, туганчыллык хисләре тәрбияләү.

                3. Почта элемтәсе бүлекчәсендә эшләүче специалистлар  белән                          

                  таныштыру аша, профессиональ юнәлеш бирү.

                4. Почта хезмәтенә уңай караш тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, проектор, презентация.

 

Дәрес барышы:

I.Классны дәрескә оештыру.

II.Яңа дәрес материалы өстендә эш.

Укытучының кереш сүзе.

-         Укучылар, без буген почта турында әңгәмә алып барачакбыз. (1слайд)

Без кайвакыт, интернетка алданып, сәгатьләр буена компьютер каршында утыргач, әбиләр яшь вакытта ансыз гына ничек яшәгән икән, дип уйланырга мәҗбүр булабыз. Хат язышам, күзгә-күз очрашам дисәң дә, бер мизгел эчендә дөньяның икенче почмагындагы кеше белән элемтәгә кереп аралаша алабыз. Яңалыкларын да шуннан укыйбыз, һава торышын да иртән торуга ук интернеттан карап беләбез… Почтаның заманча формасы кебек инде ул хәзер. Ярый, интернеты бер хәл, ә менә почта булмаса?! Бу уйлардан үк эсселе-суыклы булып киттэбез. Газета-журнал килмәячәк, пенсия өйдән-өйгә кереп өләшенмәячәк, хат-телеграммалар да йөрмәячәк, ягъни мәсәлән. Газета-журнал өләшенмәгәч, без кая барырбыз... (Укучыларга сораулар бирү)

-Укычылыр борынгы заманнарда хат ташу хезмәте ничек алып барылган ягъни аларны кемнәр башкарган?  (Укучылыр җавабы тыңлана. 2 слайд күгәрчен рәсеме)

-         Эйе без күгәрченнәрнең хат ташучы хезмәтен башкарганнарын әкиятләрдән укып, мультфильмнар карап беләбез.

-         Ә хәзерге вакытта авылларда хат ташу хезмәтен кемнәр алып бара?

-         Әйе иң­нә­ре­нә авыр йөк ас­кан, аяк­ла­ры бер­тук­тау­сыз хә­рә­кәт­тә бул­ган  апалар поч­та хез­мәт­кәр­лә­ре авыл җи­рен­дә зур эш алып ба­ра­лар. Алар мат­бу­гат бе­лән уку­чы ара­сын­да то­таш­ты­ру­чы җеп ке­бек. Хат ташучылар бул­ма­са, га­зет­алар әл­лә кай­да юга­лып ка­лыр, ад­ре­са­ты­на ба­рып та җит­мәс иде. А­выл­ның бер ба­шын­нан икен­че ба­шы­на ка­дәр көн са­ен йө­реп чык­кан по­таль­он­нар, гадәт­тә, бө­тен хәл­ләр­дән хә­бәр­дәр бу­ла һәм ба­ры­сы­ның хәл-әх­вәлен бе­ле­шеп йө­ри.

 “Простоквашина” мулътфильмы карау.

-         Без хат дибез ә нәрсә соң ул хат? (Укучыларның җавабы тыңлана, 3 слайд)

-         Әйе хат — тормышта бик еш очрый торган эш кәгазьләренең берсе. Ул — учреждениеләр, оешмалар, аерым шәхесләр арасында аралашу чарасы һәм мәгълүмат алмашуның киң таралган юлы. Ул текстны тапшыру ысулы белән аерылып тора, ягъни почта аша җибәрелә.Шәхси хатларга җавап язу – тәрбиялелек билгесе, ләкин җавап таләп итмәүче хатлар да була. Искә төшерү, хәбәр итү (уведомление), раслау, кисәтү, чакыру, тәбрикләү, гарантия бирү, мәгълүмат бирү хаты шундыйлардан. Болай бүлү шартлы рәвештә генә, чөнки бер үк хат сорауны да, искә төшерүне дә, чакыруны да үз эченә алырга мөмкин. Хатларның эчтәлеге бик күптөрле: яңалыклар яки вакыйгалар турында сөйләү, үтенү, нәрсәдер эшләргә кушу, сорашу-белешү, укылган китап турында фикер алышу һ. б.

-          Хатка адресны дөрес язмасаң адресланган  кешегә барып җитмәскә мөмкин. Мөның өчен хат ташучы апалар гаепле түгел. Укучылар хат язганда адресны төгә язырга тырышыгыз.  Мин сезне хат адресын язуның үз таләпләре белән таныштырып үтим әле.

-         адресатның фамилиясе, инициаллары;

-         урам исеме, йорт, фатирның тәртип саны;

-         торак пункт атамасы (шәһәр, бистә һ.б.);

-         өлкә, край, республика исеме;

-         почта индексы

-   Укучылар почта хезмәте 10 гасырларда башланган. Ул вакытларда хатларны бер шәһәрдән икенче шәһәргә атлар белән күчергәннәр, аларны русча ямщиклар дип йөрткәннәр. (4 слайд). Сугыш вакытында почта хезмәте туктап тормаган сугышчылардан өйләренә хатлар даими килеп торган.  Һәм хәзерге көндәдә почта хезмәте дәвам итә, ә хатларны бер шәһәрдә икенчесенә җиңел машиналар күчерә (5 слайд).  Татарстанда да ФГУП Россия почтасының УФСП “ Татарстан почтасы” филиалы эшли аны Кузнецова Регина Викторовна җитәкли бу оешма Казан шәһәренең Рахматуллин урамының 3 йортында урнашкан. УФСП “ Татарстан почтасы” ныңда бүлекчәләре бар, алар Азнакайда, Балтачта, Чүпрәледә, Зәйдә, Кама- Тамагында, Кукмарада, Мамадышта,  Сарманда, Тәтештә, Әлмәттә, Бөгелмәдә, Буада, Алабугада, Яшел Үзәндә, Нурлатта, Сабада, Чистайда, Түбән- Камада, Яр Чаллыды Һәм дә  безнең районда да почта оешмасы бар ул Арча шәһәренең нәкъ үзәгендә  Интернациональный урамында урнашкан “Татарстан почтасының” бер бүлекчәсе  һәм бу булекчә белән  Файзрахманов Ирек Ибрагимович  җитәкли. Бу оешмада иң күп эшчеләр булып  хат ташучылар тора. Арча почтамтының күрсәткән хезмәтләрнең 70% өлешен хат тарату эшчәнлеге били. Бу оешмада хат ташучылар гына эшли дип уйлый күрмәгез анда тагын берничә һөнәр ияләре эшли элемтә операторлары, автомобиль йөртүчеләр, инженерлар, хисапчылар, өлкән хисапчы, начальник.

 Райондагы почтамт берничә төрле хезмәт күрсәтә:

     Почта хезмәте:

-         Хат җибәрү;

-         Газета, журналларга яздыру һәм аларны адресларына алып барып җиткерү;

-         Посылка җибәрү;

-         Хатларны беренче класс белән җибәрү;

-         Экспресс-почта.

Финанс хезмәте:

   - Акча күчерү “КиберДеньги” хезмәте;

   - Пенсия һәм пособия түләү;

   - Коммунальный һәм башка төр түләүләр;

   - Элемтә, интернет, телевидение хезмәте өчен түләүләр;

-         Страхование хезмәте;

Халыкка хезмәт күрсәтү:

-         Лотореялар сату;

-         Төрле төрдәге билетлар сату.

Почта ул һәр нечкәлеген исәпкә алып, инде бер җайга салынган эшчәнлек булса да, замана таләпләренә туры килер өчен гел яңарып торырга мәҗбүр. Әйтик, бүгенге почта кечкенә генә супермаркетны хәтерләтә. Анда күпчелек көнкүреш кирәк-яракны да алырга мөмкин. Әле кайчан гына мондый хәлне күз алдына да китереп булмый иде.

Һәр өлкәдә эшләүчеләрнең үз Һөнәри бөйрәмнәре була. Почта хезмәткәрләренең дә һөнәри бәйрәмнәре бар. Ул бөтендөнья почта көне  буларак бәйрәм ителә. Ул 1969 елдан бирле үткәрелеп килүче  бәйрәмнәрнең берсе һәм ул Халыкара хат атналыгы (3-9 октябрь) кысаларында, аның соңгы көнендә билгеләп үтелә.

Йомгаклау

-         Укычылар бүгенге класс сәгатендәге тема сезгә ошагандыр. Кайберләрегезнең почта хезмәткәре булу теләгедә уянгандыр. Һәм бу теләгегезне тормышка ашыру өчен берничә уку йорты тәкъдим итәм. Почта элемтә операторы буласыгыз килсә Казан электротехникумын связига бара аласыз ул Казан шәһәре Галиева урамының 3а йортында урнашкан , ә инде хисапчы яки инженер булу теләге белән янсагыз Казан дәүләт технология университетын сайлый аласыз ул Казан шәһәре К.Маркс урамының 68 йортында урнашкан.

Класс сәгатебезне “Хат ташучы” җыры белән төгәллибез.

             Мансур Мозаффаров көе Муса Җәлил сүзләре

Җилбер-җилбер җил исә,

Гөл сабагын җил кисә.

Җилгә сәлам әйтер идем,

Сөйгәнемә җиткерсә.

 

Җилбер-җилбер җил үтә,

Чәч толымын җил сүтә.

Җил аркылы сәлам әйтсә,

Сөйгәнемнән шул җитә.

 

Җилбер-җилбер җилләрем,

Матур туган җирләрем.

Туган илдә сагынып көтә

Нечкә билле чибәрем!

 

Җил искәнен ишетсәм, мин

Җыр җырламый түзәлмим.

Җырлаганда сөйгәнемне

Телгә алмый түзәлмим.

 

 

 

 

 

 

 

 

 


 

Скачано с www.znanio.ru

Класс с ә г а те. Төзеде: Носы төп гомуми белем мәктәбенең технология укытучысы

Класс с ә г а те. Төзеде: Носы төп гомуми белем мәктәбенең технология укытучысы

Газета-журнал өләшенмәгәч, без кая барырбыз

Газета-журнал өләшенмәгәч, без кая барырбыз

Хатка адресны дөрес язмасаң адресланган кешегә барып җитмәскә мөмкин

Хатка адресны дөрес язмасаң адресланган кешегә барып җитмәскә мөмкин

Почта хезмәте: -

Почта хезмәте: -

Почта элемтә операторы буласыгыз килсә

Почта элемтә операторы буласыгыз килсә

Укучыларны почта һәм хатларның килеп чыгу тарихы белән таныштыру.

Укучыларны почта һәм хатларның килеп чыгу тарихы белән таныштыру.
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
19.10.2021