Внеклассное мероприятие "Һөнәрләр илендә"
Оценка 4.7

Внеклассное мероприятие "Һөнәрләр илендә"

Оценка 4.7
Разработки уроков
docx
воспитательная работа
3 кл
24.03.2017
Внеклассное мероприятие "Һөнәрләр илендә"
Дөньядагы һөнәрләрне санап бетереп булмый. Алар көннән-көн арта бара. Чагыштыру өчен саннарга игътибар итегез. 17 гасырда Рәсәйдә 200 төрле һөнәр булса, хәзерге көндә 50 меңнән артык һөнәр һәм белгечлек бар икән. Менә шул һөнәрләр арасыннан һәр кеше үзенә туры килгәнен сайлап алырга тиеш. Ул һөнәр аны гомер буена озата барыр. Һәрбер кешенең һөнәр сайлауга кызыксынуы балачактан ук уяна икән. Мәктәптә күбрәк һөнәрләр турында сөйләшсәк сезгә аларны сайларга җиңелрәк булыр.
һәнәрләр илендә.docx

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы

“Янил урта  мәктәбе” муниципаль бюджет 

белем бирү оешмасы

 

 

 

 

 

 

 

Һөнәрләр илендә

(тәрбия сәгате)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Нуриева Людмила Германовна

Башлангыч сыйныфлар укытучысы

 

 

Тема: Һөнәрләр илендә

Максат: дөньядагы һөнәрләрне күзаллау аша укучыларның танып белү күнекмәләрен үстерү.

Бурычлар

·          һөнәрләр турында белем дәрәҗәләрен ачыклау.

·         һөнәрләр турында белемнәрне системалаштыру, киңәйтү.

·         һөнәр сайлау буенча башлангыч белем бирү һәм кызыксыну уяту.

·         логик фикерләү сәләтләрен, бәйләнешле сөйләм телен , төркемнәрдә эшләү һәм бер-берсе белән аралашу күнекмәләрен үстерү.

·         проект эшчәнлегендә катнашу, проектны презентацияләү тәҗрибәсен үстерү.     

·         Кеше хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү.

 

 

Планлаштырылган  нәтиҗәләр:

Предметлы УУГ:

Һөнәрләр турында күзаллау булдыру.

Кукмара аграр көллияте һәм анда үзләштерергә мөмкин булган һөнәрләр белән таныштыру.

Шәхси

-. Әти-әниләргә, туганнарга  карата ярату, хөрмәт хисләре.

- Туган ил, гаилә төшенчәләре .

Метапредметлы УУГ

Регулятив

- Биремнәр үтәлешенең максатын,  планын билгели алу.

Танып белү.

 -гомуми уку, логик фикерләү, проблема кую һәм чишү, яңа белемнәр табу

-белемнәрне үзләштергәндә кирәкле мәгълүматны өстәмә әдәбият һәм интернет аша таба белү

 Коммуникатив

 группада   эшләгәндә үз фикереңне әйтә белү, партнерыңны тыңлый белү, эшләгәндә классташлар белән хезмәттәшлек итү, үз фикереңне дәлилләү.

 

 

Җиһазлау: компьютер, интерактив такта, тема буенча презентация,  татар теленең аңлатмалы  сүзлеге, проект эше өчен материаллар.

 

  Материал: “Мәгариф” № 4 ( 2013 ел) журналы, “Ачык дәрес ”№ 7(2014 ел) газетасы, интернеттан мәгълүмат.

 

Дәрес барышы

I. Психологик уңай халәт тудыру.

  -Исәнмесез, укучылар

Исәнмесез, саумысез!

Кәефләрегез ничек?

-Кояшлы иртә кебек

Белем алырга диеп

Мин мәктәбемә килдем.

 

II. Уку максаты кую

-Без сезнең белән дәрестән тыш чарага җыелдык. Дәресебезнең темасын ачыкларга кирәк. Моның өчен мин сезгә  слайд тәкъдим итәм.

 СИНГЛ  РАУНД  РОБИН структурасы

 

Тактада бирелгән сүзтезмәләрне укыйбыз.Төркемнәрдә чиратлашып сүз нәрсә турында барачагын әйтәбез. Шулай итеп без сыйныф сәгатенең темасын билгелибез.

-Авызыгызны ачыгыз һәм “А-а-а” диегез

-Мин сезгә 10 сум акча кайтарып бирәм.

-Бүгенге дәресебезнең темасы ”Исемнәрнең килешләр белән төрләнүе”

-Кемгә өстәп салырга?

-Миңа пейзаж ясар өчен альбом һәм буяу кирәк

-Хөрмәтле пассажирлар! Ишекләр ябыла, сак булыгыз!

 

Нәтиҗә: Без һөнәрләр турында сөйләшербез. “Һөнәрләр илендә” дип атасак дөресрәк булыр.

-          Без сезнең  белән һөнәрләр турында бик күп сөйләштек.  Сез әти –әниләрегезнең һөнәрләре турында иҗади эшләр дә башкардыгыз. Бу эшләрегездән күренгәнчә, әти-әниләрегезнең күбесе терлекчеләр һәм механизаторлар булып эшли. Араларында пешекче, тегүче, агач эшенең осталары да бар икән.

-          Әйдәгез, әти-әниләрегезнең һөнәрләре буенча төркемнәргә бүленик. Кемнең әтиләре төзүче, укытучы- беренче төркемгә, ә кемнең әниләре терлекче, пешекче, табиб алар икенче төркемгә җыелсын.

-          Безнең төркемнәр әзер, эшебезне алга таба дәвам итәбез.

III. Белемнәрне актуальләштерү

- Нәрсә ул һөнәр? (укучылар җавабы)

- Һөнәр сүзенең аңлатмасын без каян карап белә алабыз? (аңлатмалы сүзлектән)

 

- Аңлатмалы сүзлектән һөнәр сүзенең мәгънәсен табу.

(-  Һөнәр – ул нәрсә дә булса җитештерү, ясау өчен осталык, күнекмә һәм махсус белем таләп итә торган эш, шөгыль.

 Һөнәр – ул белгечлек, профессия.)

 

 

           Дөньядагы һөнәрләрне санап бетереп булмый. Алар көннән-көн арта бара. Чагыштыру өчен саннарга игътибар итегез. 17 гасырда Рәсәйдә 200 төрле һөнәр булса, хәзерге көндә 50 меңнән артык һөнәр һәм белгечлек бар икән. Менә шул һөнәрләр арасыннан һәр кеше үзенә туры килгәнен сайлап алырга тиеш. Ул һөнәр аны гомер буена озата барыр. Һәрбер кешенең һөнәр сайлауга кызыксынуы балачактан ук уяна икән. Мәктәптә күбрәк һөнәрләр турында сөйләшсәк сезгә аларны  сайларга җиңелрәк булыр.

-          Сезгә өй эше итеп әти-әниләрнең һөнәрләре турында белешмә тупларга бирелгән иде. Кайсыгызның  әти-әнисенең һөнәре турында сөйлисе килә? (...)

Ә син беләсеңме?

Пешекче-көнчыгыш славян сүзе.”кайный торган су” һәм “кызу” дигәнне аңлата. Пешекчеләр Борынгы Римда һәм Грециядә үк булганнар. Рәсәйдә 17-19 гасырларда чит ил поварлары рестораннарда һәм байларда   эшләгәннәр.

Кок-диңгездәге повар

 Кашевар –хәрбиләр өчен

 

Педагог-балаларны озатып йөрүче мәгънәсендә борынгы грек теленнән кергән

Артист –француз теленнән кергән сүз. Үзенең осталыгын сәхнәдә күрсәтүче мәгънәсендә

Табиб (врач) –врать сүзеннән ясалган. Борынгы вакытта авыруларны төрле догалар , әйтүләр, Бормотать - значило "врать"

Чәчтараш –Парихмахер бик борынгы заманнарда ук барлыкка килгән. Борынгы кешеләрнең киемнәре дә булмаган заманнарда алар чәчләрен тәрбияләгәннәр.

Безнең гасырга кадәр V нче гасырда кешеләрнең прическа ясау очраклары тарихка кергән. Борынгы Египетта чәчтарашханәләр булганы билгеле.

Полиция хезмәткәре борынгы грек сүзе

Нәтиҗә: Нинди һөнәрләр кирәк? (Барлык һөнәрләр дә кирәк.)

 

III. Төп өлеш. 

а)   

-          Әйдәгез һөнәрләргә кагылышлы уеннар уйнап алыйк. Беренче уеныбыз

“Минем һөнәрне таны” дип атала   

 

Слайдта предмет рәсемнәре. Рәсемгә карап кайсы һөнәр икәнен ачыклау.

                                                                                                    

Палитра, карандаш, сыер, сыер саву аппараты, үлчәү, кибет киштәсе , кирпеч, мастерок.(сыер савучы, кибетче, төзүче, рәссам)

Әйдәгез искә төшереп китик, һөнәрләр нинди төрләргә бүленә?

(кеше-кеше, кеше- хайван, кеше-техника, иҗат кешесе)

-Ә әлеге һөнәрләр кайсы төргә керә? Әйтеп китегез әле.

(сыер савучы- кеше-хайван, кибетче-кеше-кеше, төзүче- кеше-техника, рәссам- иҗат кешесе)

б)

-          Ә хәзер ял итеп алыйк.

 Физ.мин

ТЭЙК ОФ - ТАЧ  ДАУН ( «бастык – утырдык»уены)

- Уенның кагыйдәсе:  дөрес булса – басабыз, юк икән – утырабыз.

Төзүче фермада эшли.

Табиб авыруларны дәвалый.

Очучы  ипи пешерә.

Сатучы кибеттә эшли.

Укытучы чәч кисә.

Тракторчы кырда сукалый.

Бакчачы бакчада чәчәкләр үстерә.

Архитектор күмәч пешерә.

в)

-          Сезнең хыялларыгыз бармы? Үскәч кем булырга телисез?  Безнең белән дә уртаклашыгыз әле.

-          Ә хәзер әйдәгез, хыяллар буенча төркемнәргә җыелыйк.

 

Хыяллар буенча төркемнәргә җыелу

 

 КОНЕРС

Укучылар хыяллары буенча төркемгә җыелалар.

-  Кешеләр белән эшләрмен

-  Хайваннар белән эшләрмен

- Техника белән эшләрмен

- Иҗат кешесе булырмын

Үзегезнең яныгыздагы иптәшегездән ни өчен бу төркемне сайлавын  сорагыз. Сезнең төркемгә эләгү өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?

 

г) “Киләчәктә минем һөнәрем” исемле проект эше башкару

 

д) Проект эшен яклау.

- Сезнең күбегезнең шофер, пешекче, тегүче буласыгыз килә. Ә бу һөнәрләргә сез кайда өйрәнә аласыз? (училище, югары уку йортларында). Шундый уку йортларының берсе безнең авылыбызда да бар. Я, кайсыгыз әйтә ала, бу нинди уку йорты?(...)

- Әйе, бу күршедә урнашкан Кукмара аграр көллияте. Сез анда шофер, механик, тегүче, пешекче һөнәрләренә өйрәнеп чыга аласыз.


IV Рефлексия.

       Без сезнең белән һөнәрләр илендә булып кайттык.

 -Әйдәгез, сыйныф сәгате буенча нәтиҗә чыгарыйк.

Мин ..........белдем

Мин ........өйрәндем.

Миңа    .....кызык  булды.

-Ә хәзер смайликлар белән үз эшебезгә бәя куейк.

V.Йомгаклау

Нинди генә һөнәрне сайласагыз да тырышлык кирәк. Әлегә сез укучылар, сезнең төп эшегез-тырышып уку. Ә менә әти-әниләрегез сайлаган һөнәрне сез хөрмәт итәргә тиеш, чөнки алар эшләп сезне тәрбиялиләр, гаилә тормышын алып баралар.

 

-          Һөнәрләрнең барсы да

Тигез кеше каршында.

Күңел тарткан бер һөнәр

Сайла, сине кешеләр

“Алтын куллы”, -дисеннәр


 

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Янил урта мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү оешмасы Һөнәрләр илендә (тәрбия сәгате)

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Янил урта мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү оешмасы Һөнәрләр илендә (тәрбия сәгате)

Тема: Һөнәрләр илендә Максат: дөньядагы һөнәрләрне күзаллау аша укучыларның танып белү күнекмәләрен үстерү

Тема: Һөнәрләр илендә Максат: дөньядагы һөнәрләрне күзаллау аша укучыларның танып белү күнекмәләрен үстерү

Тактада бирелгән сүзтезмәләрне укыйбыз

Тактада бирелгән сүзтезмәләрне укыйбыз

Чәчтараш –Парихмахер бик борынгы заманнарда ук барлыкка килгән

Чәчтараш –Парихмахер бик борынгы заманнарда ук барлыкка килгән

Кукмара аграр көллияте. Сез анда шофер, механик, тегүче, пешекче һөнәрләренә өйрәнеп чыга аласыз

Кукмара аграр көллияте. Сез анда шофер, механик, тегүче, пешекче һөнәрләренә өйрәнеп чыга аласыз
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
24.03.2017