Внеклассное занятие по окружающему миру " День птиц". ( на татарском языке)
Оценка 4.6

Внеклассное занятие по окружающему миру " День птиц". ( на татарском языке)

Оценка 4.6
Мероприятия
docx
окружающий мир
4 кл
01.05.2017
Внеклассное занятие по окружающему миру " День птиц". ( на татарском языке)
Мероприятие проводится 1 апреля- в день птиц. ( в национальной школе). Конспект занятия рекомендую учителям, которые работают в начальной школе. Целью мероприятия является расширить кругозор учащихся о птицах, объяснить учащимся о том, какую пользу приносят птицы. Воспитательной целью занятия является воспитание доброжелательного отношения к птицам.
день птиц ( на тат языке).docx
Кошлар­безнең дуслар. Файзрахманова Эльмира Дияттин   кызының башлангыч сыйныфта үткәргән класстан тыш  чарасы.  Зал бәйрәмчә бизәлә. "Кошлар­безнең дуслар” дип язылган плакат эленә. Безнең якларда  кышлаучы һәм күчмә кошларның рәсемнәре куела.  Бәйрәм башланганда әкрен генә кошлар, су тавышы язылган көй яңгырый.  Язлар килә туган ягыма,  Җиргә алтын нур ява.  Алтын нурларга коенып  Тибрәнеп тора һава.  Яз килә шул, яз гына  Күңелләрдә наз гына.  Язлар килә кошлар килә  Минем туган ягыма!   Җылы җилнең өске катлавыннан  Сагыну тулган җырлар сибелә.  Кышларга дип киткән якларыннан  Кошлар кайта туган иленә.  Сайрый алар шундый итеп  Тыңлыйбыз исләр китеп,  Кошлар да зарыкканнар шул  Ямьле язларны көтеп.  Сәлам сезгә, кырлар, дигән сыман,  Тугай­күлләргә, туган елгалар!  Кыйгылдашып уза киек казлар,  Торкылдашып үтә торналар.  Кыйгаклашып казлар кайткан чакта,  Каурыйлары коела торгандыр,  Аларга да дөнья туган якта  Матур булып тоела торгандыр.  А.б: Исәнмесез, хәерле көн дуслар. Бүгенге бәйрәм иртәсен канатлы дусларыбызга  багышлыйбыз. Сезне яз бәйрәме­ кошлар көне белән котлыйбыз! Апрель – кошлар ае.  Аларның күпчелеге безгә шушы көннәрдә очып кайта.  Кошлардан башка табигать җансыз. Кошлар безнең өчен бик кадерлеләр, алар – гүзәл  табигатьнең бер өлеше. Күңелле, моңлы тавышлары табигатьне яшәртә, күңелләребезгә  дәрт һәм шатлык өсти.  Кышның салкын бураннары үтә  Менә кабат җиргә язлар килә.  Таллар бөре ача, кояш көлә,  Күчмә кошлар җиргә тавыш бирә.  Җылы яктан очып кайталар  Көзен киткән кошлар, кошкайлар. Җырлый, җырлый оя сайлыйлар  Безнең якын дускайлар.  Әйе, кошлар – безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Алар иген корткычларын ашыйлар,  үсемлекләрне һәртөрле корткыч­ лардан саклыйлар. Кошлар табигать күрке. Шуңа күрә  шагыйрьләребез аларга багышлап шигырьләр иҗат итәләр.  Кошлар турында бик күп җырлар җырлана.  Хуш киләсез , кошкайлар,  Безнең якын дускайлар.  Карлыгачлар , актүшләр  Сыерчыклар , тургайлар.  Гөрләп акты кар сулары  Ямьләнде тугай ;  Ак болытлардан югары  Сайрады тургай.  Сайра син , тургай  Шауласын тугай.  Шаулап үсәр  Кырларда бодай.  Тургай – очканда сайрый торган сирәк кошларның берсе. Аның җыры өстән , зәңгәр күк  киңлегеннән, әле гөрләвекләр челтерәве, әле кыңгыраулар зеңелдәве булып яңгырый.  Тургай канат кага – кага өздереп сайравы белән һәркемне таң калдыра, шулай итеп , ул  игенчене кырга чакыра.  Яратам язларның  Шау – шулы ярсуын  Иртәнге таңнарның  Балкуын , алсуын.  Яратам суларның  Ярлардан ташуын ,  Язларны сагынып  Кошларның кайтуын.   Кыш көне дә без канатларны дусларыбызны онытмадык. Җимлеккә ашарга салдык,  аларның туклануын күзәтеп тордык. Кошларны күзәтү нинди күңелле !  Килсәм чишмә буена,  Чыпчык суда коена,  Канат кага – кага  Рәхәтләнеп юына.  Үзе чык – чырык килә ,  Шундый куанып көлә.  Яз кытыклый, ахры , аны  Җылы куллары белән.  Чыпчыклар – төрле шартларда яшәргә җайлашкан кошлар. Алар көньякта да , Себердә дә ,  Африка һәм Америкада да яшиләр. Ояларын тәрәзә башында , йорт кыегында, абзарда , ярдагы тишекләрдә , агач куышында, ташландык сыерчык оясында коралар.  Кошлар – Җир йөзенгдә иң күп таралган тереклек иясе. Хәзер аларның 9 меңгә якын төре  бар , җирдә барлыгы 100 млрд. чамасы кош яши. Россиянең иксез – чиксез киңлекләрендә  700 ләп төр кош бар. Татарстанда исә җәй көннәрендә 200 дән , ә кышын 40 төрдән артык  кош очратырга мөмкин.  Песнәк тәрәз каршындңа  Түше сары лимон күк ;  Кара бүрек башында  Юри киеп куйган күк.  Песнәк – файдалы кош . Бер песнәк җәйге айларда көненә  500 – 600 зарарлы бөҗәк ашый.  Кошларның 90 процентка якыны бөҗәкләр белән туклана. Әйтик , бер сыерчык семьясы  бала үстерү чорында 6 мең чамасы май коңгызын һәм аларның личинкасын ашый. Ә бер өер  карга исә көненә 6 га чамасы басуны бөҗәкләрдән арындыра.  Сез беләсезме "Урман докторы” дип кайсы кошны атыйлар ?  Балалар : Тукран.  Тукран һәр агач саен  Тук – тук сугып карый  Кошчыкның очлы борыны  Кирәкле эшкә ярый.  Агач корытучы кортларны  Эзләп чокып бетерә.  "Урман докторы” булып ул  Илгә файда китерә.  Көннәрен юлда үткәреп  Кошкайларыбыз очалар.  Канатлары белән җилпенеп  Яз китерә ич алар.  Җыр: Яз җитә. Ф. Кәрим сүз. Җ. Фәйзи муз.  Безнең иң яраткан, көтеп алган кунагыбыз – сыерчык.  Ул матур сайравы белән сокландыра, басу – бакчаларны корткыч бөҗәкләрдән чистартып  файда китерә. Шуңадыр инде 18 нче гасырда ук кешеләр сыерчыклар өчен оялар ясый  башлаганнар. Аларны агач курчак формасында да, бизәкләп эшләнгән нәни йорт  формасында да ясаганнар.  Җылы яклардан сыерчык килде.  Мин куйган яңа ояга керде.  Бик тә җентекләп тикшереп йөрде.  Шундый сөенде, ошаткач инде...  Оя кырында, чыбыкка басып,  Үзе турында сөйләде ачык....  И туган илне сагындым, диде.  Аннан сайрады үзе чыгарган  "Сагыну” дигән яңа бер көйне. Җыр: Чыпчык һәм Сыерчык. А.Хәмзин сүз. Ф.Мортазин көе.  Очып ерак җирләдән  Кайттылар кара каргалар.  Яз хәбәрен беренче булып  Безгә китерделәр алар.  И матур шушы чаклар!  Бик кадерле кунаклар –  Каргалар кайтты диеп,  Гөр килә ерганаклар  Ераклардан илләр гизеп,  Болын буйлап, кырлар буйлап,  Кайта безгә язны зурлап.  Кыр казлары, кыйгак – кыйгак.  Нинди якты уйлар уйлап  Кычкыралар: "Кайттык урап,  Исәнмесез, кыйгак – кыйгак”.  Җыр: "Кыр казлары”. Л. Айтуганов сүз.А. Монасыйпов муз.  ­ Торыйк – торыйк дип ,  Кайда оя корыйк дип ? –дип  Туган җирдә торыйк , дип  Аваз салып ерактан,  Сазлыкларга ,кырларга  Очып килә торналар.  ­Хуш киләсез , кошкайлар,  Сайрагыз көнен – төнен.  Кайда ошый ?  Сайлагыз,  Җир – сулар бик киң безнең.  Менә тагын язлар җитте. Табигать туган якларын сагынып кайткан канатлы дусларыбыз  җырына күмелде.Кошларның файдасы гаять зур. Алар үсемлек орлыкларын тараталар,  чәчәкләрне серкәләндерәләр.  Кошлар үзләрен шатланып каршы алучы дусларының күп булуын күреп сөенсеннәр  иде.Канатлы дусларыбыз өчен ояларны күбрәк ясыйк. Һәркайсыбыз берәр оя ясаса да ,  кошларга нинди зур сөенеч булыр иде.”Өй салу кош оясы ясаудан башлана ", ди халык.  Канатлы дусларыбызны һәм ярдәмчеләребезне саклыйк һәм яклыйк.  Җыр : Кояшлы ил. Тема: Кошларым­дусларым.  Максат:1.Укучыларны безнең якларда яшәүче һәм яз көне күчеп килүче  кошлар белән таныштыру.Танырга өйрәтү.  2.Кошларның корткычларны бетерүдә әһәмиятен аңлату.  3.Кошларны саклау,ярдәм итү.  Материал: «Мәгариф»журналы»,  «Ачык дәрес» газетасы, 2004, №3  Табышмаклар китабы.  Җиһазлау:Магнитофон,кош рәсемнәре.  Энергизатор.Кош исемнәре әйтеп,өч төркемгә бүлү.(карлыгач,күке,күгәрчен.)  1.Мотивлаштыру­ориентлаштыр этабы.  Балалар,әйдәгез матур итеп утырыйк.  2.Уку мәсьәләсе кую.  Хәзер мин сезгә бер шигырь укып китәм.Шигырь нәрсә турында булыр?  Бозларын кузгатты­  Яз җитте,яз җитте!  Киң җәелеп су акты,  Су ерып,боз үтте.  Көн ямьле,көн аяз  Сайрый яз кошлары  Кадерле безгә яз,  Без бит яз дуслары.  Әйе,бик дөрес,яз турында,кошлар турында.  3.Уку мәсьәләсен чишү.  Димәк, бүген сүзебез кошлар турында барыр.  1 бирем.Сез кошлар турында нәрсәләр беләсез?(алар кортларны чүпли,матур итеп сайрый)  Инде безнең җылы якка киткән кошлар кайталар.Тиздән алар шатланып  сайрарлар,сызгырырлар,күңелле җырлар җырларлар,оя ясап бала чыгарырлар.  Иң беренче нинди кошлар кайтты?(кара каргалар).Аннан соң сыерчыклар,тургайлар… Болар язның беренче хәбәрчеләре.  Яз хәбәрен алып килүче кара каргалар авыл хуҗалыгы өчен зур файда китерәләр.Бер кара  карга җәенә чама белән сигез меңгә якын бөҗәк ашый.  Сыерчыкларны без яз җырчысы дип тә атыйбыз.Чөнки алар бик матур җырлыйлар.Бу  кошлар бер көнгә 300­350 тапкыр бөҗәк алып кайта.Шулай итеп сыерчыклар да табигатьне зарарлы бөҗәкләрдән чистарталар.  Карлыгач­чебен­черки,бөҗәкләр белән туклана.Оясын балчыктан ясый.  Тагы бер кош турында әйтергә кирәк.Сез аны йомыркасын башка кош оясына салучы  буларак беләсез.  Күке.Әйе,бик дөрес.Әмма аның да хезмәте зур.Ул агач яфракларын ашаучы йонлач кортларны ашап,урманны корудан саклый.Күке сәгатенә 100дән артык шундый корт ашый  икән.Аның белән бер кош та ярыша алмый.Димәк, күке иң күп корт ашаучы кош.  Әле санап киткән кошлар көз көне җылы якларга китеп,көннәр җылыткач,яз көне безнең  якларга кайтучыкошлар булды.Аларны күчмә кошлар диләр.  Песнәк­кайры ярыкларында кышлаган бөҗәкләр белән туклана.Бер пар песнәк кыш буена  40 төп җимеш агачын корткычлардан чистарта,миллионнарча бөҗәкләрне юк итә.  Карабүрек­безнең як табигатен бизәп торучы кошларның берсе.Ул яз,җәен урманда яши,ә  кышын бакчаларга,паркларга очып килә,агач орлыклары,җиләк­җимеш калдыклары белән  туена.  Тагы бер бик зур файда китерүче кошыбыз бар.Аны сез үзегез дә беләсез.Я,әйтегез  әле,нинди кош булыр?  Бик дөрес­ул тукран.Тукран нинди файда китерә,ул нишли? Менә ни өчен тукранны урман  докторы диләр.Ул үзенең үткен томшыгы белән агач кәүсәләрен тикшерә,ябыштыручы  озын теле белән кайры астыннан кортларны чүпли.  Саескан­урман аланлыкларында,бакчаларда,басу­кырларда яши.Бөҗәкләр,суалчаннар  белән туклана.  Ә менә бу кошлар­бездә торучылар.Аларны­кышлаучы кошлар дип йөртәләр.Бу кошлар  кыш көне кешеләр яши торган урыннарга якынрак киләләр,азык калдыклары белән  тукланалар.Ә сез аларга ничек ярдәм итәсез?  Җимлекләр элеп,аңа ярамалар,ипи валчыклары салабыз.  Әйдәгез,бер ял итеп алыйк.Мин сезгә табышмаклар әйтәм.  Сез җавапларны кычкырып әйтмисез.Бездә кышлаучы кош булса зәңгәр түгәрәк,ә күчмә  кош булса Кызыл түгәрәк күрсәтерсез.Шуннан соң гына исемен әйтерсез.  Кулы юк  Балчык ташый,  Балтасы юк,  Өй ясый.  (карлыгач)(к.т.)  Кара­кара түбәтәй кигән  Ап­актыр яңаклары.  Яшкельт­сары түшләре  Карасу канатлары.  (песнәк)(з.т.)  Ерактан килгән кунагыбыз  Тәрәзә артында тора.  (карлыгач)(к.т.)  Колга башында йорты  Эчендә тора җырчы.  (сыерчык)(к.т.)  Җәй такылдый бу чүкеч  Кыш такылдый бу чүкеч  Ничек чыдый бу чүкеч.  (тукран)(з.т.)  Борыны озын,боты озын  Камышлыкта көнозын.  Сазлык җирләрдә йөри  «Тату торыйк»дип сөйли.  (торна)(к.т.)  Тап­тап табагач  Табагачта бер агач Койрыгы бер колач.  (саескан)(з.т.)  Буталган хәрефләрдән кош исеме табу.  Сандугач с д н а г ч а у  Тургай т а г р й у  Сыерчык с р ы к е ч ы  Рәхмәт укучылар!  Әйдәгез,хәзер тагы бер мәртәбә кошларны карагыз.Аларны таныйсызмы?Мин сезгә  биремнәр бирәм,сез чыгып шул кошны күрcәтерсез.  1.Яз җырчысы (сыерчык)  2.Урман докторы (тукран)  3.Сазлыкта яши (торна)  4.Санитар кош (кара карга)  5.А.Алишнын мактанчык кошы (чыпчык)  6.Ялтыравык әйберләргә кызыгучы кош (саескан)  7.Иң матур сайраучы кош (тургай)  Рефлексив бәяләү этабы.  Балалар,без бүген нәрсә турында сөйләштек?Нәрсәләр белдек?  Йомгаклау.  Күргәнегезчә,укучылар,һәр кош үзенең көченнән килгәнчә урман һәм авыл хуҗалыгы өчен  бик зур файда китерә,корткычлардан,пычранудан саклый.Матур сайраулары белән  күңелебезне күтәрә.Шуңа күрә һәрберебез аларга ярдәм итик.Аларны саклыйк.  Иҗади эш.  Бу дәрестән соң сезнең кәефләрегез ничек үзгәрде?  Менә бу рәсемнәр янына басыгыз.Ни өчен шушы рәсемне сайладыгыз.  Рәхмәт балалар. Балаларга сөйләр өчен шигырьләр Язлар килә туган ягыма,  Җиргә алтын нур ява.  Алтын нурларга коенып                        Тибрәнеп тора һава.  Яз килә шул, яз гына  Күңелләрдә наз гына.  Язлар килә кошлар килә  Минем туган ягыма!  Җылы җилнең өске катлавыннан  Сагыну тулган җырлар сибелә.  Кышларга дип киткән якларыннан  Кошлар кайта туган иленә.                   Сайрый алар шундый итеп  Тыңлыйбыз исләр китеп,  Кошлар да зарыкканнар шул  Ямьле язларны көтеп.  Сәлам сезгә, кырлар, дигән сыман,  Тугай­күлләргә, туган елгалар! Кыйгылдашып уза киек казлар,  Торкылдашып үтә торналар.  Кыйгаклашып казлар кайткан чакта,    Каурыйлары коела торгандыр,  Аларга да дөнья туган якта  Матур булып тоела торгандыр.  Кышның салкын бураннары үтә  Менә кабат җиргә язлар килә.  Таллар бөре ача, кояш көлә,  Күчмә кошлар җиргә тавыш бирә.  Җылы яктан очып кайталар               Көзен киткән кошлар, кошкайлар.  Җырлый, җырлый оя сайлыйлар  Безнең якын дускайлар.  Хуш киләсез , кошкайлар,  Безнең якын дускайлар.  Карлыгачлар , актүшләр                 Сыерчыклар , тургайлар.  Гөрләп акты кар сулары  Ямьләнде тугай ;  Ак болытлардан югары  Сайрады тургай.  Сайра син , тургай              Шауласын тугай.  Шаулап үсәр  Кырларда бодай.  Яратам язларның  Шау – шулы ярсуын  Иртәнге таңнарның  Балкуын , алсуын.              Яратам суларның  Ярлардан ташуын ,  Язларны сагынып  Кошларның кайтуын. Килсәм чишмә буена,  Чыпчык суда коена,  Канат кага – кага  Рәхәтләнеп юына.              Үзе чык – чырык килә ,  Шундый куанып көлә.  Яз кытыклый, ахры , аны  Җылы куллары белән.  Песнәк тәрәз каршында  Түше сары лимон күк ;  Кара бүрек башында          Юри киеп куйган күк.  Тукран һәр агач саен  Тук – тук сугып карый  Кошчыкның очлы борыны  Кирәкле эшкә ярый.                Агач корытучы кортларны  Эзләп чокып бетерә.  "Урман докторы” булып ул  Илгә файда китерә.  Җылы яклардан сыерчык килде.  Мин куйган яңа ояга керде.  Бик тә җентекләп тикшереп йөрде.  Шундый сөенде, ошаткач инде...  Оя кырында, чыбыкка басып,  Үзе турында сөйләде ачык....            И туган илне сагындым, диде.  Аннан сайрады үзе чыгарган  "Сагыну” дигән яңа бер көйне.  Очып ерак җирләдән  Кайттылар кара каргалар.  Яз хәбәрен беренче булып  Безгә китерделәр алар.  И матур шушы чаклар!        Бик кадерле кунаклар –  Каргалар кайтты диеп,  Гөр килә ерганаклар  Ераклардан илләр гизеп,  Болын буйлап, кырлар буйлап,  Кайта безгә язны зурлап.  Кыр казлары, кыйгак – кыйгак.  Нинди якты уйлар уйлап Кычкыралар: "Кайттык урап,  Исәнмесез, кыйгак – кыйгак”.  ­ Торыйк – торыйк дип ,  Кайда оя корыйк дип ? –дип  Туган җирдә торыйк , дип  Аваз салып ерактан,  Сазлыкларга ,кырларга              Очып килә торналар.  ­Хуш киләсез , кошкайлар,  Сайрагыз көнен – төнен.  Кайда ошый ?  Сайлагыз,  Җир – сулар бик киң безнең.  Бозларын кузгатты­  Яз җитте,яз җитте!    Киң җәелеп су акты,  Су ерып,боз үтте.  Көн ямьле,көн аяз  Сайрый яз кошлары  Кадерле безгә яз,             Без бит яз дуслары.

Внеклассное занятие по окружающему миру " День птиц". ( на татарском языке)

Внеклассное занятие по окружающему миру " День птиц". ( на татарском языке)

Внеклассное занятие по окружающему миру " День птиц". ( на татарском языке)

Внеклассное занятие по окружающему миру " День птиц". ( на татарском языке)

Внеклассное занятие по окружающему миру " День птиц". ( на татарском языке)

Внеклассное занятие по окружающему миру " День птиц". ( на татарском языке)

Внеклассное занятие по окружающему миру " День птиц". ( на татарском языке)

Внеклассное занятие по окружающему миру " День птиц". ( на татарском языке)

Внеклассное занятие по окружающему миру " День птиц". ( на татарском языке)

Внеклассное занятие по окружающему миру " День птиц". ( на татарском языке)

Внеклассное занятие по окружающему миру " День птиц". ( на татарском языке)

Внеклассное занятие по окружающему миру " День птиц". ( на татарском языке)

Внеклассное занятие по окружающему миру " День птиц". ( на татарском языке)

Внеклассное занятие по окружающему миру " День птиц". ( на татарском языке)

Внеклассное занятие по окружающему миру " День птиц". ( на татарском языке)

Внеклассное занятие по окружающему миру " День птиц". ( на татарском языке)

Внеклассное занятие по окружающему миру " День птиц". ( на татарском языке)

Внеклассное занятие по окружающему миру " День птиц". ( на татарском языке)

Внеклассное занятие по окружающему миру " День птиц". ( на татарском языке)

Внеклассное занятие по окружающему миру " День птиц". ( на татарском языке)
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
01.05.2017