Разработка классного часа о проблеме чистой воды. Классный час посвещен ко всемирному дню водных ресурсов. В разработке даются материалы об агрегатных состояниях воды, ежедневном использовании воды в быту и различных отраслях хозяйства. Большое внимание уделяется источникам загрязнения воды, способам очистки и рационального пользования водными ресурсами.
су-яшәү чыганагы.doc
“Эзләнүләр аша камиллеккә” дип исемләнгән
регионара экологикгеографик фәннипрактик конференция
Су – яшәү чыганагы
Сыйныф сәгате эшкәртмәсе
Эшне башкаручы: Айсина Чулпан Николаевна
Кукмара муниципаль районы
“СелоЧура авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе”
муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең
биология һәм химия укытучысы 2017
Максат: 1.Суның физик һәм химик үзлекләренә кагылышлы белемнәрен
тирәнәйтү.
2.Суны саклауның экологик мәсьәләләрен тикшерү.
3. Татарстан сулыклары турындагы белемнәрен гомумиләштерү.
4.Табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.
Җиһазлау: физик карта, презентация, төсле рәсемнәр, китап күргәзмәсе.
Укытучы сүзе.
Укучыларга табышмак тәкъдим ителә.
Исе юк, төсе юк,
Аннан башка тормыш юк.
Булмаган җире сирәк,
Үзе һәрвакыт кирәк. Җавап: СУ
Мартта Бөтендөнья су ресурслары көне билгеләп үтелә. Бу көн 1992 елда
РиодеЖанейрода БДБ илләренең әйләнәтирә мохитне саклау буенча
үткәргән конференциясендә билгеләнде.
Җир шарында суның күпчелек өлешен диңгезокеаннар тәшкил итә, нибары
3 проценты гына төче су . Теоретик яктан караганда, җирдәге су
ресурслары кешелек яшәеше өчен җитәрлек. Ләкин ихтыяҗ нык арта,
шунлыктан күп илләр су җитмәүдән интегә. Монысы — бер мәсьәлә. Ә
суның пычрануы тагын да зуррак куркыныч тудыра. Төче су планетаның
нибары 40 процент өслегендә генә бар, калган 60 проценты төче су белән
тәэмин ителми яки зур ихтыяҗ кичерә.
Кешенең эшчәнлеге җир йөзендә төче су җитмәүгә кире йогынты ясый.
Мәсәлән, күпләп урманнарны кисү, шуның нәтиҗәсендә көтүлекләр юкка
чыгу, туфракның үлүе табигатьне тәмам корыта. Ә болай да җитешмәгән
төче суларның пычрануы яшәешне бигрәк тә киеренке хәлгә куя. Һәр елда дөньядагы елгаларга 450 миллиард кубометрга кадәр сәнәгать
калдыклары ташлана, шушы сәбәпле суда 13 000 төр агулы элемент җыела.
Пычрак судан килеп чыккан чирләр аркасында җир йөзендә һәр 8 секунд
саен бер сабый гомере өзелә, ел саен 500 миллион кеше авырый.
Җир шарында кеше гомере торган саен ныграк кыскара, диләр. Соңгы 30
елда ул 7 елга кыскарган. Ел саен миллионлаган русияле вакытсыз вафат
була. Моның сәбәпләре күп: начар экология, социаль проблемалар,
сугышлар, чирләр һ.б. Шулар арасында күзгә күренми торган тагын бер
дошман бар: экологик яктан пычрак, яшәү өчен куркынычлы булган су.
Коткаручыбыз булырга тиешле су безне үтерергә дә мөмкин икән! Ә бу
хәвефне бетерү өчен без ни эшләргә тиеш соң?
Җир шарының өчтән икесен алып торган су — планета тормышының
бишеге. Аның тереклекне бар итү көче дә, юк итү куәте дә бар. Соңгысы
бигрәк тә бүгенге көнебезгә хас.
Гыйльми институт лабораторияләре билгеләвенчә, безнең илдә краннан
аккан суның 90 проценты эчәргә яраксыз. Чөнки суүткәргечтәге суда төрле
нитратлар, пестицидлар, нефть продуктлары, авыр металл тозлары һ.б.
тулып ята. Елгаларга предприятиеләр ташлаган калдыкларга канализация
суы өстәлә, һәм эчә торган суда эчәк таякчыклары, патоген
микроорганизмнар, холера вибрионы үрчи башлый.
Безнең илдә экология катастрофаларының күп мисалларын китерергә була.
Мәсәлән, Уфада фенол катастрофасы вакытында әллә ничә көн буе
кешеләр фенол белән агуланган су эчтеләр. 1999 елда Кузбасста краннан
аккан судан дизентерия коточкыч тизлектә таралды.
Соңгы чорда шәһәр халкы краннан су эчмәс өчен якынтирәдәге
чишмәләргә ташланды. Ләкин аларда нинди генә зыянлы матдәләр юк!
Хәтта артезиан коеларында да агулы матдәләр бихисап икәнлеген күрсәтә
лаборатор анализлар. Бүген Русия халкының яртысы сәламәтлеге өчен куркыныч булган хлорлы
су эчә. Ләкин хлор – үзе үк агулы матдә, судагы башка матдәләргә
кушылып, ул хлороформ, хлорфенол кебек канцероген матдәләргә әверелә.
Суда хлор кушылмалары күп булганда ул вируслы чирләрне, пневмония,
гастрит һәм иң куркынычы онкологик авыруларны китереп чыгарырга
мөмкин. Хлорлы су белән юыну һәм аны иснәү шулай ук организм өчен
зарарлы.
Тулаем алганда, пычрак су куллану нәтиҗәсендә,
Җир шарында 2
миллиард кеше чирләп җәфалана, шул ук вакытта планетада 2,5 миллиард
кеше эчәр су җитмәүдән интегә.
Бүгенге көндә Русиядә суүткәргеч торбаларның яртысыннан артыгы
файдалану вакытын үткән. Сәнәгать предприятиеләренең 70% ында агынты
суларны чистарту җайланмалары юк, алар үз калдыкларын елгакүлләргә
агызалар.
2009 елда Русия Федерациясенең 2020 елга кадәрге Су стратегиясе
расланган иде. Бу иң беренче чиратта халыкны су белән тәэмин итүне күздә
тота.
Әйе, укучылар, күреп торабыз чиста су проблемасы бүгенге көндә бик
актуаль. Әйдәгез, бергәләп табигатьтә суның торышы, аның үзлекләре,
Татарстанның су ресуслары, кешенең суга булган ихтыяҗы, суны чистарту
һәм чиста суны саклау ысуллары турында фикер алышыйк әле.
Сүз чарага алдан төрле чыганаклардан мәгълүматлар туплап чыгышлар
әзерләгән укучыларга бирелә.
Беренче укучы. Табигатьтә суның әйләнеше.
Җирдәге су өч халәттә була. Иң күбе − сыек су, шактый ук аз күләмдә
− каты су (боз, кар) һәм су пары. Җирдә бер дә су булмаган урын юк. Хәттә
иң коры чүлдә дә һавада һәрвакытта су парлары була. Су Җир сүрүләренең
берсен тәшкил итә. Җирнең су сүрүе гидросфера дип атала. Гидросфераның күбрәк өлешен (96,5%) − Дөнья океанындагы тозлы
су, азрак өлешен коры җир сулары һәм атмосферадагы су тәшкил итә. Коры
җир өстендә − елгалар, күлләр, бозлыклар, Җир кабыгында − җир асты
сулары. Атмосферада су пары, су тамчылары һәм боз кристаллчыклары бар.
Дөнья океаны, коры җир сулары, атмосферадагы су − Җирнең бердәм
су сүрүенең өч өлеше. Суның тиз генә бер халәттән икенчесенә әйләнүе һәм
өзлексез күчеп йөрүе нәтиҗәсендә, гидросфераның барлык өлешләре дә
үзара бәйләнешкән.
Су − гомерлек сәяхәтче. Ул өзлексез әйләнеш халәтендә тора. Суның
Океаннан атмосфера аша коры җиргә һәм коры җирдән Океанга өзлексез
күчеп йөрү процессын Дөньяда су әйләнеше диләр. Суның һәрбер адымын
күзәтү җиңел түгел. Ләкин нәрсә дә булса күрергә мөмкин.
Кояш нурлары җир өслеген җылыталар һәм нәтиҗәдә бик күп дымны
парга әйләндерәләр. Күл, елга, җир өслегеннән су парлары күтәрелә. Суны
бөтен үсемлекләр дә парга әйләндерә. Су парларын шулай ук барлык
хайваннар да сулап чыгара. Су ел әйләнәсендә газга әйләнә, хәтта кышкы
салкын көндә дә. Ләкин температура җылырак булган саен, атмосферада су
парлары да күбрәк була. Җәй көне, 20 градус җылылыкта һаваның һәрбер
куб метрында 17 гр. дым булырга мөмкин. Әгәр бу туенган һавага яңа су
парлары өстәлсә, ул конденсацияләнә һәм яңадан суга әверелә. Нәтиҗәдә
чык яки бәс төшә.
Чык ул – өй һәм машина түбәләрендә, җисемнәрдә, үсемлекләрдә һәм
җир өслегендә конденсация нәтиҗәсендә барлыкка килгән су тамчылары.
Ешрак чыкны төнге яки иртәнге вакытта күрергә була, ул бик күп
очракларда томан белән бергә күзәтелә. Күп күләмдәге чык үлчәмле явым
төшем (төн буена 0,5 мм га кадәр) китереп чыгарырга, җир өстенә
түбәләрдән су агарга мөмкин.
Бәс – машина, өй түбәләрендә, җир өслегендә, үсемлекләрдә,
җисемнәрдә кар катламында сублимация (суның турыдантуры каты халәттән газ сыман халәткә күчүе яки киресенчә газ хәленнән каты халәткә
килүе) нәтиҗәсендә барлыкка килгән ак кристаллик явымтөшем. Бәсне
күбрәк төнге, кичке яки иртәнге вакытта күрергә мөмкин, шулай ук томан
күренешләре рәвешендә булырга мөмкин. Дөресен генә әйткәндә, ул чык
кебек салкын температурада ясала торган явымтөшем. Агач
ботакларында, электр чыбыкларында бәс әз утыра, утырымның калынлыгы
өч миллиметрдан артмый.
Суның парга әйләнүе болытлар ясалуга китерә. Һавада су тамчылары
яки кристаллик бозлар хасил була, нәкъ менә шулар, әгәр һава салкын
булса, безгә таныш булган болытларны барлыкка китерә, ләкин су
тамчылары конденсацияләнсен өчен һавада атмосфераның каты бөртекләре
булырга тиеш. Атмосферада мондый бөртекләр бик күп була.
Һава агымнары су парларын, болытларны җир йөзе буйлап тараталар.
Иң күп дымны җылы диңгезләрдән килгән җилләр алып килә. Бөтендөнья
океаны атмосфераның төп дым чыганагы булып тора. Су белән туенган һава
массалары материклар өстеннән хәрәкәт иткәндә дымны яңгыр, яки кар
рәвешендә әкренләп югалталар.
Һавадан төшкән су тамчыларының язмышлары төрле. Кайберләре
елгага, гөрләвекләргә, күлләргә, диңгезләргә эләгәләр, ә аннан вакыт үтү
белән тагын парга әйләнәләр. Яңгыр суының бер өлеше күлләвекләрдә,
үсемлекләрдә тоткарлана, ләкин тиздән кояш белән җылынып, тагын һава
океаны буйлап сәяхәткә китә. Күбесе җиргә сеңә.
Яңгыр – 0,55 мм диаметрлы тамчы формасындагы сыек явымтөшем.
Аерым су тамчылары коры өслектә юеш тап кебек, ә су өстендә җәелеп
китүче әйләнәләр формасында эз калдыралар.
Әйткәнебезчә, болытлар – су тамчылары һәм кристаллик бозлар
җыелмасы. Алар җиргә, кирәк хәтле зурайгач кына, төшә башлыйлар.
Болыт бик вак су тамчыларыннан гына торганда, аларны югарыга омтылучы
һава агымнары тотып тора. Болытларда су тамчыларының саны артуына нәрсә китерә соң?
Беренче сәбәп: бик вак тамчыларга һавадан һаман саен су парының яңа
кисәкчекләре өстәлә, икенче төрле әйткәндә болытта су парының
конденсациясе дәвам итә. Икенчесе: болыт эчендәге тамчылар төрле
юнәлештә хәрәкәт итә, шул ук вакытта берберсе белән еш бәрелешәләр һәм
кайвакыт берләшәләр. Тик бу ике сәбәп һәрвакытта да яңгырга китерә
дигән сүз түгел.
Әгәр дә болыт бары тик су тамчыларыннан гына торса, тамчыларның
зураюы озаграк бара. Бер яңгыр тамчысы барлыкка килсен өчен миллионнан
артык бәләкәй болыт тамчылары кушылырга тиеш.
Зур катнаш болытларда шартлар башка: аларның өске өлеше боз
кристалларыннан, ә аскы өлеше су тамчыларыннан тора. Монда яңгыр
болытының барлыкка килүе тизрәк бара. Шушы кушма болытлардан безнең
киңлекләрдә көчле яңгыр яварга мөмкин.
Көчле яңгыр болытлары күбрәк кызу көнне була, чөнки бу көнне дым
һавада күп була. Җылынган җирдән күтәрелгән дымлы һава агымында
барлыкка килгән бу болыт тиз үсә. Үсә барган саен, ул һаман өскә менә.
Әгәр дә аның үсүе өчен шартлар уңайлы икән, тиздән бу болыт биектәге
катламнарга барып җитә. 8 км биеклектә һава температурасы 30 градуска
төшә. Шундый көчле салкында болытның өске өлешендәге су тамчылары
кристалларга әверелә башлый. Болытның ясалу калынлыгы акрынлап
берничә километрга барып җитәргә мөмкин. Аның кояш белән яктыртылган
очы зур карлы тауга ошый башлый. Караңгы, зур болыт җир өслегенә килеп
баса.
Яңгыр башлангач, күтәрелүче һава агымнары шушы яшенле болытны
яңа дым запасы белән тулыландыралар. Дымлы һава агымы көчен шулай
дәвам итә. Җәйге вакытта бу өемөем болытларда бик күп су җыела, 1 куб
км да уртача 1000 тонна су булырга мөмкин. Кар ул – кар кристаллары (кар бөртекләре) формасындагы каты явым
төшем (күбрәк салкын температурада барлыкка килә торган).
Болыттагы вак су тамчылары шундый ук тузан бөртекләре белән
кушылып бозлангач, кар бөртекләре барлыкка киләләр. Аннан соң 0,1 мм гы
кристаллар җиргә төшә башлыйлар һәм әкренләп һавадагы конденсация
нәтиҗәсендә үсә баралар. Нәтиҗәдә, барыбызга билгеле булган алты очлы
кар бөртекләре барлыкка килә.
Кар бөртекләрендә суның үзенчәлекле молекуляр структурасы
аркасында алтмыш − йөз егерме градуслы почмаклар гына булырга мөмкин.
Бу кристаллар формалашу процессында атмосферада кабаткабат
вертикаль рәвештә күчеп йөриләр, өлешчә эриләр һәм яңадан
кристаллашалар. Шунлыктан дөрес кристалларның даими әйләнеше бозыла
һәм кушма формалар барлыкка килә. Нәтиҗәдә шундый геометрик
төрлелек барлыкка килә, хәтта ике охшаш кар бөртеген дә очратып булмый.
Карлы яңгыр – яңгыр тамчысы һәм кар бөртекләре кушымтасыннан
ясалган явымтөшем (ешрак җылы температурада барлыкка
килгән). Әгәр тискәре температура булса, явымтөшем бөртекләре
җисемнәр өстенә ябышып ката һәм бозлавык барлыкка килә.
Дөньяда су әйләнешенең Җирдә әһәмияте бик зур. Океаннан китерелә
торган атмосфера явымтөшемнәре коры җиргә явудан туктады дип күз
алдына китерик. Андагы бөтен су акрынлап парга әйләнеп һәм агып
бетәчәк. Коры җирдә судан башка үсемлекләр дә, хайваннар да яши алмый.
Дөньяда су әйләнеше бары тик гидросфера өлешләрен генә берләштереп
калмый. Ул гидросфераны, Җир кабыгын, атмосфераны һәм тере
организмнарны үзара бәйли.
Фикер алышулар.
Икенче укучы. Республикабызда су ресурслары.
Безнең республикабыз табигатьнең кабатланмас гүзәл почмакларына бик
бай. Урман, кыр, аланнарның кыргый табигый хозурлыкларын чишмә, инеш, күл сулары, нур өстенә нур өстәгәндәй, тагын да тулыландыра
камилләштерәләр. Болар барысы җиргә генә түгел, хәтта кеше тормышына
да гүзәллек өсти. Дөньяда, тормышта иң кирәкле әйберләрнең берсе – су.
Элекэлектән үк бабаларыбыз үз йортларын елга ярларына, күл буйларына,
чишмә сулары күп булган урыннарга нигезләгәннәр. Һәр карыш җирне
эшкәртеп, җирнең кадерен белеп, һәр урынны аерымаерым исем белән атап
йөрткәннәр.
Көндәлек тормышта судан башка хуҗалык итәргә мөмкин түгел. Су җир
сугара – иген игүгә, җиләкҗимеш, терлек, кошкорт үстерүдә ярдәм итә.
Халык көнкүреше табигать белән нык үрелеп барганга, туган ягыбызның
һәр кечкенә һәм һәр зур су чыганаклары халык хуҗалыгында киң
файдаланыла.
Татарстан елгаларга бик бай. Иң зурлары – Идел, Кама, Вятка, Агыйдел.
Идел елгасы – Татарстанда һәм Россиянең Европа өлешендә иң зур елга.
Иделнең Татарстан аша аккан озынлыгы 180 км, ә киңлеге 3540 км га җитә.
Хәзерге вакытта Иделнең хәле котычкыч авыр, чөнки аның суы көннәнкөн
азая, пычрана бара. Иделне пычранудан саклар өчен, аңа кушылучы вак
елгаларны чистартырга, зарарланудан сакларга кирәк.
Икенче зур елга – Кама. Борынгы исеме – Чулман. Елганың озынлыгы –
1764 км. Татарстан аша аккан озынлыгы 380 км. Кама елгасын саклау өчен,
аның ярларын чистартырга, әйләнәтирә мохиткә сак караш булдырырга
кирәк. Елгаларның чисталыгы, матурлыгы кешеләр намусында.
Фикер алышулар.
Өченче укучы. Судан файдалану.
Планетабызда тереклекне саклап калуның төп шарты – кешеләргә,
хайваннарга, үсемлекләргә җитәрлек төче су булу. Җир шарында яшәүче
халыкның 1/3е диярлек чиста төче су җитмәүдән интегә, шуңа күрә җир
өсте суларын пычранудан саклау өчен кешелек дөньясы өчен иң мөһим
проблемаларның берсе. Төче суның күпчелек өлеше бозлыклар хәлендә булу сәбәпле, кеше аны практикада куллана алмый. Элекэлектән кешеләр
өчен төп су чыганагы булып елгалар һәм күлләр тора. Ләкин кешелек
дөньясы бу суларны бик нык исраф итә.
Шәһәр җирендә һәр кеше тәүлегенә уртача – 400500 л, ә авыл кешесе 5060
л чамасы су тота. Краннан су һәрвакыт кирәккә генә агамы? Ябылып
җитмәгән яки ватык краннан нәзек кенә булып су ага. Кран астына 200
граммлы стакан куегыз да аның күпме вакыт эчендә тулганын күзәтегез.
Бик күп булса, 1 минут эчендә тулыр. Димәк, 1 сәг.эчендә – 12 л, тәүлеккә
300 л эчә торган су файдасыз әрәм була дигән сүз.
Түбәндәге саннарга гына күз салыйк әле,
1 кг кәгазь ясау өчен 50 – 140 л
1 кг күмер алу өчен 3 – 5 л
1 кг корыч кою өчен 20 – 120 л
1 кг дөге үстерү өчен 4000 л
1 кг бодай үстерү өчен 900 л су кирәк икән.
Әлеге саннар су чыганакларын дөрес һәм сакчыл рәвештә куллана белүнең
зарурлыгын искәртә.
Фикер алышулар.
Бер төркем укучыларга бер тәүлек һәм бер атна буена гаиләдә тотылган
суны исәпкә алырга бирем бирелгән иде. Әлеге төркем укучыларының
чыгышы.
Кушымта №1. Авыл җирендә бер гаиләнең тәүлек буена су куллануы.
Дүртенче укучы. Чиста су проблемасы.
Сулыкларның пычрану сәбәпләре.
Файдаланган вакытта су пычрана, аңа зарарлы, хәтта агулы матдәләр дә
эләгә. Андый суны чистартырга кирәк була. Россиядә һәм башка күп кенә
чит илләрдә чистарту корылмалары фәкать зур заводларда, фабрикаларда һәм эре шәһәрләрдә канализация системаларында гына эшли, ә вак
предприятиеләрдә, авыл хуҗалыгы тармакларында алар юк.
Нефть – Дөнья океаны суларын пычратучы төп чыганак. Су эчәргә генә
түгел, ә бәлки сугару өчен дә ярамый. Шулай ук кырларда агып төшкән
ашламалар, агулы химикатлар халыкның сәламәтлегенә һәм табигатькә бик
зур зыян сала.
Чиста су проблемасы бүген үтә актуаль. Чөнки Җир шарында
яшәүчеләрнең 1/6 нең эчә торган, ә 1/3 нең көнкүрештә куллана торган суы
юк. Сусызлыктан интегә торган Африка, Азия дәүләтләреннән аермалы
буларак, Русия суга бай – ул илдә яшәүчеләрне генә түгел, күршеләребезне
дә су белән тәэмин итә ала. Тик менә барлык су запасларының 17%ы
санитариягигиена нормаларына туры килми.
Өй шартларында эчә торган суны ничек чистартырга соң?
Моның өчен иң таралган ысул – тондыру. Суны банкаларга тутырып, ким
дигәндә, 34 сәгать тотарга да төбендәге 1/3 өлешен түгәргә кирәк. Ләкин
бу вакытта судагы вак механик кисәкчәләр кала, шуңа, аны кайнатырга
кирәк. Кайнаганда су хлорның бер өлешеннән һәм башка зарарлы
элементлардан арына.
Шулай ук суны фильтрлар ярдәмендә чистартырга мөмкин. Татарстанда су
төрле, шуңа да универсаль фильтр юк. Ә фильтрның иң арзаны һәм иң
кулланыла торган күмер картриджлы. Ул ком, тимер касмагы кебек
катнашмалардан, өлешчә хлор, авыр металл калдыклары, гербицид, нефть
калдыкларыннан чистарта. Ләкин андый фильтрлар 12 айдан озаграк
кулланыла икән, зарарлы бактерияләр туплап, кеше сәламәтлеге өчен
зыянлыга әйләнә. Шуңа күрә аларны тиешле вакыт кына куллану мөһим.
Фикер алышулар.
Укытучы сүзе.
Бик борынгы заманнардан ук су иң кадерле һәм иң файдалы эчемлекләрдән
саналган. Аның дәвалау үзлекләрен белгәннәр. Гиппократ, Әбугалисина суны бик яхшы дәвалау чарасы буларак кулланырга киңәш иткән. Анда
65ләп микроэлемент барлыгы беленгән. Галимнәр шуның егермесенең кеше
һәм тереклек организмы өчен файдалы булуын исбатлаган. Белгечләр болай
ди: “Әгәр дә сез сәламәтлегезне арттыру, тышкы кыяфәтегезне саклап калу
турында уйлыйсыз икән, бер дә кыйммәтле дарулар эчмәгез. Иң яхшы дару
– янәшәгездә: ул – су”.
Кайсы ягы белән шулкадәр файдалы соң су? Без аны сусаганда эчә, ашсу
әзерләү өчен кулланыла торган төссез, иссез бер сыеклык дип кенә беләбез.
Табиблар фикеренчә, организмга су җитми башласа, күзәнәкләр кибә һәм
алар үз вазифасын үтәми башлый. Әмма кеше организмы 70 – 80% судан
тора, дибез икән, эчә торган суыбызның да сыйфаты яхшы булырга тиеш.
Сәламәтлегебез дә күп яктан шуңа бәйле.
Йомгаклау. Нәтиҗәләр ясау.
Кушымта №1.
Су авыл җирендә дә шактый күп кулланыла. Көнкүрештә, шәхси
хуҗалыктагы файдаланудан тыш, яшелчә һәм җиләкҗимеш бакчаларын
сугару өчен, йорт хайваннарына эчертү өчен тотыла.
Бер шәхси хуҗалыкның бер көн, бер атна эчендә җир асты суының тотылу
күләмен күрсәткән таблица (литрларда).
Суны
Дү
Си
куллану
шәмбе
шәмбе
12
13
Ашсу
өчен
Йорт
хайванна
ры өчен
Санитар
гииена
Чәр
шәм
бе
12
Пән
Җом
Шим
Як
җешәм
бе
13
га
12
бә
13
шәм
бе
12
Бер
атна
га
87
107
115
100
120
105
115
108
770
15
10
17
12
13
10
10
87 кагыйдәл
әрен үтәү
өчен
Гөлләргә
су сибү
өчен
Мунча
өчен
Кер юу
өчен
2
2
2
160
6
160
50
50
Бер көнгә
134
140
129
147
130
301
180
1160
Нәтиҗә:
1. Бер шәхси хуҗалыкта бер көнгә якынча 165 л җир асты суы тотыла.
2. Бер атнага якынча 1160 л яки 1,16 м су тотыла.
3.Бер айга уртача 4628 л яки 4,628 м су кулланыла.
Безнең тәкъдимнәр:
Кеше җирдә төче суның өлешен арттыра алмый, бу очракта бердәнбер юл
булып аны рациональ файдалану тора. Без авыл җирлегендә яшәүчеләргә
җирасты суларын экономияле тоту мөмкинлекләрен тәкъдим итәбез:
1. Су тамып тора торган кул югычларны төзәтергә яки алыштырырга.
2. Аклы керләрне чайкаган суларны каралы керләрне юарга тотарга мөмкин.
3. Яңгыр һәм кар суын файдаланырга мөмкин.
4. Савытсаба юган суларны аерым чиләккә җыеп, малтуар эчертүдә тотарга.
Вода-источник жизни (на татарском языке)
Вода-источник жизни (на татарском языке)
Вода-источник жизни (на татарском языке)
Вода-источник жизни (на татарском языке)
Вода-источник жизни (на татарском языке)
Вода-источник жизни (на татарском языке)
Вода-источник жизни (на татарском языке)
Вода-источник жизни (на татарском языке)
Вода-источник жизни (на татарском языке)
Вода-источник жизни (на татарском языке)
Вода-источник жизни (на татарском языке)
Вода-источник жизни (на татарском языке)
Вода-источник жизни (на татарском языке)
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.