Выступление на тему: "Әдәп төбе-матур гадәт"
Оценка 5

Выступление на тему: "Әдәп төбе-матур гадәт"

Оценка 5
Семинары
doc
воспитательная работа +1
Взрослым
25.01.2018
Выступление на тему: "Әдәп төбе-матур гадәт"
Кешеләрнең эш-хәрәкәте әхлакый кыйммәтләр белән бәйләнешкә керә, әхлак таләпләренә карап үзгәрә һәм аерым бер кешенең эшчәнлеге дәвамында аның әхлакый аңында ныгып-берегеп кала. Менә шуңа күрә дә билгеле бер шәхестә аң-акыл формалашуны әхлакый кыйммәтләр юнәлешеннән, әхлакый хисләрдән һәм әхлак гадәтләреннән аерып карарга ярамый.Выступление на тему: "Әдәп төбе-матур гадәт"
Статья - Сунгатуллина Ф.М..doc
Сунгатуллина Ф.М. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы  Шушмабаш урта гомуми белем мәктәбе, башлангыч класс  укытучысы  ӘДӘП ТӨБЕ ­ МАТУР ГАДӘТ         Шәхеснең камилләшү һәм үсүендә әхлак тәрбиясенең ролен педагогика элек­электән исбатлап, раслап килгән. Әле борынгы грек философы Сенека ук:  “Гыйлемлелектә   алга   китеп   тә,   әхлак   ягыннан   артта   калган   кеше   алда китүдән дә бигрәк артка калып яши”, ­ дигән гыйбарә әйткән.           Әхлак ул – кешенең эш­хәрәкәтләрендә, көндәлек томышында билгеле бер   калыпка   салынган,   билгеле   бер   кыйммәтләрдән   торган   сыйфат. Әхлаклылык   сыйфатлары   мәңгелек   калып   түгел,   алар   җәмгыятьтәге үзгәрешләр   бәрабәренә   үзгәреп   торалар   һәм   шул   рәвешле   үзләре   дә җәмгыятьне үзгәртәләр.                Әхлак һәм хокук үзара тыгыз бәйләнештә, алар бер­берсенә тәэсир итәләр. Гадәттә, әхлак нормаларының иң катгыйлары хокук нормалары булып урнаша.   Шуңа   күрә   дә,   җәмгыять   тормышында   хокук   һәм   закон   әлеге җәмгыятьнең нинди әхлак сыйфатларына табынып яшәвенә бәйле.          Әхлак сыйфатлары, гадәттә, әхлакый аң, әхлакый кыйммәтләр, әхлакый хисләр кебек төшенчәләр аша билгеләнә.            Әхлакый аң – кешенең чынбарлыкны үзенең карашлары, рухи бәяләве аша   танып   белүе,   шушы   чынбарлыкны   үз   идеаллары   аша   чагылдыруы   ул. Әлеге   аң   кешенең   эш­хәрәкәтләрендә,   яшәү   принципларында,   теге   яки   бу адымны ясаганда нинди юллар сайлавында күренә.           Әхлакый кыйммәтләр исә аерым кешенең яки кешеләр төркеменең рухи кыйбласын,   яхшылык   һәм   яманлыкның   асылын   ни   рәвешле   аңлауларын чагылдыра.           Кешеләрнең  эш­хәрәкәте әхлакый кыйммәтләр белән бәйләнешкә керә, әхлак таләпләренә карап үзгәрә һәм аерым бер кешенең эшчәнлеге дәвамында аның әхлакый аңында ныгып­берегеп кала. Менә шуңа күрә дә билгеле бер шәхестә аң­акыл формалашуны әхлакый кыйммәтләр юнәлешеннән, әхлакый хисләрдән һәм әхлак гадәтләреннән аерып карарга ярамый.           Балаларга әдәп тәрбиясе бирүдә иң кулай чара – ул уен. Уенда сабый чын   күңелдән   шатлана,   биремнәрне   җиңел   үзләштерә.   Уенда   әдәплелек сыйфатлары   аның   гадәтләренә   керә.   Аеруча   сюжетлы­рольле,   түгәрәк, бармак,   җырлы   –   биюле,   бәйге   һәм   дидактик   уеннарны   яратып   уйныйлар. Мәсәлән, “Без кунаклар чакырдык”, “Табын янында”, “Туган көн” сюжетлы­ рольле   уен   вакытында   табын   әдәбе,   кунакчыллык   һәм   кунакта   үз­үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре ныгый. “Кәрия­Зәкәрия», “Зәңгәр чәчәк”, “Түбәтәй” һәм башка җырлы­биюле уеннарда балалар үзләренә пар итеп әдәпле, үрнәк иптәшләрен сайларга тырышалар, андый балаларга ихтирамнарын күрсәтәләр. Дидактик   уеннарда,   мәсәлән,   “Нәрсә   ул   яхшы,   ә   нәрсә   ул   начар”,   “Дөрес киендер һәм чишендер” кебек уеннарда балаларда начар гадәтләргә тискәре мөнәсәбәт тәрбияләнә, яхшы буласы килү теләге уяна. Дәресләрне балаларны ялыктырмыйча,   мавыктыргыч   уен   рәвешендә,   күрсәтмә   материалларны   киң кулланып   үткәрергә   тырышабыз.   Балалар   белән   матур   әдәбият   әсәрләрен тыңлап, төрле биремнәрне үтәп әхлак сыйфатларын тирәнәйтәбез. Аларның бер­берсе белән бәхәсләшү, бер­берен тыңлый белү культурасына, әңгәмәләр төзүгә аеруча игътибар итәбез.                  Тәрбия   эшен   алып   баруда   төп   булышчыларыбыз   булып   –   Вил Казыйхановның   «Әхлаклылык   дәресләре»,   һәм Р.Сибгатуллиннарның   «Татар   милли   педагогикасы»,   Ә.Хуҗиәхмәтовның «Тәрбия   дәресләре»,   Ф.Харисов,   Л.Харисоваларның   «Уен   –   милли   тәрбия чарасы»   китаплары   тора.   Шактый   күп   материалны   Вил   Казыйхановның «Әхлак белеме» хрестоматиясеннән алабыз.          Гомумән алганда, әхлак тәрбиясе – тәрбия эше системасының үзәге, иң мөһим   юнәлеше.   Мәктәптә   үткәрелә   торган   барлык   чаралар   да,   укытучы шәхесе, аның тышкы кыяфәте, үз­үзен тотышы, хәтта мәктәпнең стеналары бизәлеше дә укучыларга билгеле бер дәрәҗәдә әхлак тәрбиясе бирә.         Күренекле галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин үзенең “Тәрбияле бала” китабында “Алтыннан бәһале оҗмах нигъмәтләреннән кадерле булган нәрсә ­ тәрбияле баладыр”, ­ дип язып калдырган.  Бу сүзләрне   һәрвакыт исебездә тотарга кирәк.   Шәймәрданов 1. Ә. Н. Хуҗиәхмәтов. Тәрбия дәресләре. Кулланылган әдәбият:

Выступление на тему: "Әдәп төбе-матур гадәт"

Выступление на тему: "Әдәп төбе-матур гадәт"

Выступление на тему: "Әдәп төбе-матур гадәт"

Выступление на тему: "Әдәп төбе-матур гадәт"
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
25.01.2018