Выступление по методической теме ДЕЯТЕЛЬНОСТНЫЙ МЕТОД ФГОС
Оценка 4.9

Выступление по методической теме ДЕЯТЕЛЬНОСТНЫЙ МЕТОД ФГОС

Оценка 4.9
Доска объявлений +3
docx
воспитательная работа +2
Взрослым
16.02.2017
Выступление по методической теме ДЕЯТЕЛЬНОСТНЫЙ МЕТОД ФГОС
Икенче буын Федераль Дәүләт Белем Стандартлары (ФДБС) замана таләпләренә җавап биреп, яңа иҗади эшләүче, эзләнүче, фикерләү сәләтләрен туплый белүче, мөстәкыйль, һәр яктан белемле шәхес тәрбияләргә ярдәм итә. Беренче буын стандартлары: - бирелгән мәгълүматны, әзер кагыйдәләрне, алымнарны үзләштерергә; - класс-дәрес ситемасын ныгытырга, булган методик мөмкинлекләрне кулланырга; - укучыларга әзер белем бирергә тиеш булган булса, Икенче буын стандартлары-заманча белем сыйфаты белән тәэмин итүне күз алдында тота.
Айзатуллова Э.М. гимн 8.docx
Федераль Дәүләт Белем Стандартларының эшчәнлекле укыту методы  алымнарын рус телле балалар белән эшләүдә татар теле һәм әдәбияты  дәресләрендә куллану.                       Айзатуллова Ә. М­ Казан шәһәре, Совет районының МББУ                                     “8 нче гимназия” татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Икенче буын   Федераль Дәүләт Белем   Стандартлары (ФДБС) замана таләпләренә   җавап   биреп,   яңа   иҗади   эшләүче,   эзләнүче,   фикерләү сәләтләрен   туплый   белүче,   мөстәкыйль,   һәр   яктан   белемле   шәхес тәрбияләргә ярдәм итә.   Беренче буын стандартлары:  ­ бирелгән мәгълүматны, әзер кагыйдәләрне, алымнарны үзләштерергә; ­  класс­дәрес ситемасын ныгытырга,  булган методик мөмкинлекләрне кулланырга;  ­ укучыларга әзер белем бирергә тиеш булган булса,   Икенче буын стандартлары­заманча белем сыйфаты белән тәэмин итүне күз алдында тота. Мин   шушы   стандартларны   искә   алып,   эшчәнлекле   укыту   алымын   үз эшемнең төп методы итеп кулланам. Максатым:  Укытучыларны   икенче   буын   стандартларының   эшчәнлекле укыту методын куллану әһәмиятенә төшендерү.      Эшчәнлекле укыту методы – нәрсә соң ул? Эшчәнлекле   укыту   методы   ­   белем   алу   барышында   укучының материалны әзер  килеш түгел, ә  аны  үзе эзләп табуыннан килеп  чыккан белемнәренең   нәтиҗәсе   ул.  А.   Дистервег   фикеренчә,   эшчәнлекле   укыту методы   универсаль   була.   “Нәкъ   менә   шуның   нәтиҗәсендә,   бу   укыту методын мәктәп ­ гимназияләрдә генә түгел, югары уку йортларында да кулланырга кирәк”. Мин эшчәнлекле укыту методын дәресләремдә куллану өчен үземә перспектив бурычлар куйдым: 1.     Укучыларга   белем   алу   өчен     бөтен   шартларны   тудыру   һәм булдыру,   аларда   кешеләр   белән   аралашучанлык   һәм   мөстәкыйльлелек тәрбияләү.  2.  Биреләчәк белемнәрен алу һәм үзләштерүдә  үзконтроль булдыру.   интеллектуаль   мохит   тудыру, 3.     Сәләти   активлык   булдыру,   укучыларның булган сәләтләрен күрә һәм ача   белү. Төрле интеллектуаль уеннарда , олимпиада, конкурсларда актив катнашуга ирешү.  4.  Предметара бәйләнешне булдыру.  5.  Проблемалы укыту методикасын киңрәк куллану.  6.  Мини – проектлар рәвешендәге эшләрне кабул итү.  Шул   бурычларның   берничәсенә   генә     ирешсәм   дә,   минем   дәресем эффектлырак   һәм   истә   калучан   булачагында   шигем   юк.   Нәтиҗәләр   дә сизелерлек: белем бирүнең эчтәлеген тирәнтен үзләштергән  укучы:  төрле методлар куллануны автоматикалаштыра,  максатлар куярга өйрәнә,   үз эшчәнлеген планлаштыра,   үз эшчәнлегенә бәя бирә белә,   төркемнәрдә эшли ала. Укучылар   дәресләрдә   үзләренең   сәләтләреннән   чыгып   эш   итәләр, уку барышында бирелгән мәсәләләрне чишә белү сәләтләрен тикшерәләр. Бу   технология   укучылардан   үз   фикерләрен   әйтә   белүләрен   сорый,   ул фикерне   дәлилләүләрен   һәм   нигезләнүләрен   таләп   итә,   логик   фикерләү сәләтләрен   тәртипкә   сала.   Минем   дәрестә   сөйләмем   укучыларныкына караганда     аз   булса,   уку   процессы   отышлырак   була.   Эшчәнлекле   укыту методының   технологияләре   дигәч   мин,   уку­укыту   проблемаларын   дөрес кую,   аларның   чишелешен   укытучы   дөрес   итеп   куйган   диалогтан   чыгып, укучыларның   үзләре   хәл   итүне   күз   алдында   тотам.     Укучылар,   минем җитәкчелегемдә,   ләкин   мөстәкыйль   рәвештә,   сорауларга   җавап   биреп, үзләренә   яңа   белемнәр   туплыйлар.    Мин  аларны   дөрес  фикергә   килергә этәрәм,  шулай иткәндә укучы үзе эзләп тапкан материалны озаккарак һәм яхшырак истә калдыра.         Мин шундый фикергә килдем: “ укучыларның үзләре   тапкан   белемнәре”     укытучы   аңлатуын   тыңлауга   караганда   күп фикер сәләтен һәм аны анализлауны таләп итә, һәм шуңа бу белемнәр зур әһәмияткә ия булалар. Дәресне   төзегәндә   укытучы   киләсе   материалга   тиешле   методик әһәмияткә   ия   булган   эш   төрләрен,   күнегүләрне,   биремнәрне   сайлый. Шуның   нәтиҗәсендә   беренче   чиратта,   булган   һәм   яңа   үзләштерелгән белемнәрне   автоматлаштыру,   икенчедән,   киләчәктә   кирәк   булачак нормаларны кулланышка кертергә кирәклеген булдыра (тренировкалый). Кулланылган әдәбият: 1.Сборник   нормативных   документовдля   образовательных учреждений РФ реализующих программы общего образования. (2004 год, “ Дрофа”) 2.   Федеральный   государственный   образовательный   стандарт начального общего образования. ( 2009 год, “Просвещение”)   3.   Татар   теленнән   гомуми   белем   бирүнең   дәүләт стандартлары. (2008 нче ел, МОиН РТ )

Выступление по методической теме ДЕЯТЕЛЬНОСТНЫЙ МЕТОД ФГОС

Выступление по методической теме ДЕЯТЕЛЬНОСТНЫЙ МЕТОД ФГОС

Выступление по методической теме ДЕЯТЕЛЬНОСТНЫЙ МЕТОД ФГОС

Выступление по методической теме ДЕЯТЕЛЬНОСТНЫЙ МЕТОД ФГОС

Выступление по методической теме ДЕЯТЕЛЬНОСТНЫЙ МЕТОД ФГОС

Выступление по методической теме ДЕЯТЕЛЬНОСТНЫЙ МЕТОД ФГОС
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
16.02.2017