XXI гасыр Тукайлары
Оценка 4.7

XXI гасыр Тукайлары

Оценка 4.7
Занимательные материалы
docx
классное руководство +1
Взрослым
02.09.2017
XXI  гасыр  Тукайлары
Авторская разработка XXI гасыр Тукайлары (Яшь шагыйрьләр белән очрашу кичәсе) Әйдәгез, әзгә генә булса да, бөтен мәшәкатьләрне онытып, безнең белән булыгыз, безнең белән калыгыз. Бүген бит биредә зур бәйрәм - Яшь шагыйрьләр белән очрашу кичәсе. Гадәттә, татар халкы һәр эшне “хәерлегә булсын” дип башлый. Без дә үзебезнең кичәбезне шул изге сүз белән башлап җибәрик әле.
XXI гасыр Тукайлары.docx
МБОУ «Завод­Ныртинская средняя общеобразовательная  школа   им.И.С.Башкирова Сабинского муниципального района РТ» Авторская разработка XXI  гасыр  Тукайлары (Яшь шагыйрьләр белән очрашу кичәсе)                                                                                    Хафизова Рушания Халиловна                                           Учитель татарскогязыка и литературы XXI  гасыр  Тукайлары (Яшь шагыйрьләр белән очрашу кичәсе)                                       Исәнмесез, кадерле дуслар!   Хәерле көн!                   Кәефләрегез   яхшымы?   Ничек   килеп   җиттегез?   Үзегезнең,   дусларыгызның, укытучыларыгызның   сәламәтлекләре   ничек?   Бәлки   минем   бу   сорауларга   күбегез   уңай җавап та бирә алмас. Әгәр дә бүген борчуларыгыз булса, күңелегезне шикләнүләр биләп торса,  кайгырмагыз! Әйдәгез,  әзгә  генә  булса  да,  бөтен  мәшәкатьләрне  онытып,  безнең белән булыгыз, безнең белән калыгыз. Бүген бит биредә зур бәйрәм ­ Яшь шагыйрьләр белән очрашу кичәсе. Гадәттә, татар халкы һәр эшне “хәерлегә булсын” дип башлый. Без дә үзебезнең кичәбезне шул изге сүз белән башлап җибәрик әле.     “Хәерле көн”  Ш. Җиһангирова сүзләре,     Р. Сәрвәров көе.                                                 Бер пәрдәлек күренеш Булат(урындыкка чыгып утыра.) Ай­яй күп бирәләр өй эшләрен. Өяләр генә. Кайсыннан  башларга да белгән юк.                               Нәзир керә Нәзир. О, Булат... Нишләп  утырасың болай? Булат. Утырам әле менә ял итеп... Нәзир(залга кхрсәтеп). Булат,бу кадәр халык нигә җыелган монда?  Берәр бәйрәмме әллә? 1 сентябрь дә түгел инде... Булат. Беләсең киләме? Нәзир. Әйе шул... Булат. Математекадан  өй эшен эшләп бирсәң, әйтәм. Нәзир. Була ул.(Залга) Эшләмичә булмас,нигә җелганыгызны беләсе килә бит.(Нәзир  артка барып баса) Булат. Шәп булды әле бу.Тагын берәрсе килеп чыкмас микән?                                  Айдар керә Айдар. Сәлам,Булат. Нишләп утырасың? Булат. Утырам әле менә ял итеп. Айдар.(залга карап) Карале, Булат. Нишләп монда бүген шуның кадәр халык җыелган?       8 Март дисәң дә инде. Әле февраль генә бит.. Булат. Беләсең килә инде,ә? Айдар. Беләсем килә шул. Булат. Әдәбияттан шигырьне ятлап бирсәң, әйтәм. Айдар. Була ул.(Артка китеп баса) Булат. Шәп булды әле бу. Шигырьне дә ятлап бирәләр. География генә калып бара.Тагы  берәрсе килеп чыкмас микән.                             Кызлар керә Кызлар. О­о, Булат. Нишләп утырасың? Булат. Утырам әле менә сезнең кебек матур кызларга сокланып. Кызлар:1. Булат,ә монда шуның кадәр халык нигә җыелды икән?               2. Укытучылар көне дә үтте инде.               3. “Соңгы кыңграу” бәйрәменә ерак әле. Булат. Беләсегез килә инде, ә? Географиядән контур картаны буяп бирсәгез әйтәм. Кызлар. 1. Кызлар, нишлибез?               2.  Бик беләсе килә бит...               3. Әйдәгез соң, эшләп бирәбез.          ( Кызлар арткарак барып басалар) Булат. Булды бу,менә хәзер чынлап ял итсәң дә бу инде. (Кулына “Әллүки”җыентыгын  ала) . Нәзир. Булды бу, Булат. Я, әйт инде. Халык бүген бирегә нәрсә җыелган? Булат. Әйе,дуслар. Бүген 1 сентябрь дә , 8 март бәйрәме дә түгел. Бүген биредә – яшь  шагыйрьләр белән очрашу кичәсе.  Айдар. Ә синең кулыңда нинди китап? Булат.   “Әллүки”җыентыгы... Бу китапта әдәбият мәйданына ныклы адымнар белән атлап килүче 25 яшь каләм иясенең әсәрләре урын алган. Ленар Шаех, Фәнил Гыйләҗев...Һ.б. Алар бүген  бездә кунакта.                                       Алып баручы чыга Кунаклар килделәр безгә Әйдә, дуслар, каршылыйк. Түрдән булсын урыннары Сәхнәбезгә чакырыйк.                          Кунаклар бер­бер артлы сәхнәгә чакырыла 1­ “Мин  иксез  –  чиксез  киң  кырлары,  печән исе  аңкып  торган  болыннары,мәтрүшкәле, кызыл бөрлегәнле урманнары, тау итәкләрендә, юл буйларында чал чәчләрен уйнак җилләр иркенә   биргән   өянкеләре,   ямьле   Агыйделе   булган   Аккошлар   иле   –   Актаныштан.   Тау башында   урнашкан   Такталачык   авылыннан”,­  дип   яза   Ленар   Шаех.   Сезнең  каршыгызда шагыйрь,   Татарстан   җурналистлар   берлеге,   Россия   җурналистлар   берлеге,   Халыкара Җурналистлар Ассоциациясе – IFJ, Халыкара ПЕН­ клубының Татар ПЕН­ үзәге әгъзәсе; Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире – Ленар Шәех. 2­“Иделем Акчарлагы” 2010 яшь татар язучылары конкрусының поэзия буенча Гран­ при иясе, “Шигъри Сабантуй ­ 2010” Идел ­ Урал төбәге студентларының иҗат бәйгесендә 2 урын   алган,   журналистика   өлкәсендә   дә   үз   урынын   табарга   теләп     ”   Шәһри   Казан” редакциясендә хәбәрче булып эшләүче, һәрчак шат күңелле, көләч йөзле яшь шагыйрь­ Фәнил Гыйлаҗев. 3­Яшь   композитор,Гөлфия   Шакирова   сүзләренә   иҗат   ителгән   “Аңлар   идең”   җырының авторы, бүгенге көндә инде күпләргә таныш ­ Рамиль Канипов.    Безнең районыбызда олпат язучылар, шагыйрьләр , сәнгать әһелләре белән очрашулар еш булып   тора.   Кемнәр   генә   булмады   бездә:   М.   Мәһдиев,   Фәнис   Яруллин,   Мөсәгыйтъ Хәбибуллин, Туфан Миңнуллин, “Ялкын” “Сөембикә” җурналы, “Сабантуй” газетасы, һ.б. Әле   күптән     түгел   генә   Нәбирә   Гыймадетдинова,   Резеда   Валиевалар   белән   очрашулар булды. Бүгенге очрашу сөекле Тукаебызга 125 яшь  тулу уңаеннан үткәрелә. Сүз мәгариф бүлеге начальнигы  Илфат Фоатович Шакировка бирелә. Шушы урында 80 яшьлек гүзәл Сабабызга багышлап язылган “Сабам минем ­ гүзәл ягым” (Р. Вәлиева сүзләре, О. Усманов музыкасы) җырын сезгә бүләк итәсебез килә.                                      Булат­ Айдар дуэт Сез, шагыйрьләр дисез, нинди була? Алар эч серләрен җырга салалар, Эчкерсез саф булып калалар; Йолдызларга җырлар өләшәләр, Җирләр белән калып серләшәләр, Сусаганда шигырь эчәләр... Бүген бу очрашуны Шигъриять бәйрәме дисәк тә ялган булмас. Ә шигъриять шәхестән башлана. Ул ­ шәхеснең иҗат җимеше. Иҗат – хыял, үз хыялыңны үзең куып җитәргә омтылу. Ә шагыйрьләр күңеле бигрәк тә хыялга, хискә бай була. Ленар Шәех ­ әнә шундый шагыйрьләрнең берсе. ­ “Идел” журналында  басылган “Сәер кеше” дигән  мәкаләгездә мондый юллар бар: “Иҗат кешеләре сәер була. Моны дәлилләп торасы юк. Сәерлек мөһимрәк. Аңа башка барлык   сыйфатлар   да   кереп   сыена.   Үҗәтлек   тә,   күзгә   карап   дөресен   әйтә   белү   дә, тырышлык та, үз кыйбылаңа тугрылык та, үз милләтеңә булган мәхәббәт тә....” ­ Бу сыйфатлар сезгә хасмы? ­ 2006 елда Германиянең Гиссен университетында тел курсларында укып кайтуыгыз билгеле. Анда немец телендә язылган әсәрләрегез дөнья күргән.   Сез немец телен яхшы беләсезме? ­ Сезнең   балалар   өчен   язылган   “Авылдан   килгән   мендәр”   ,“Керпе   ничек   энәле булган?” “Җил каян килә?” кебек шигырь җыентыкларыгыз дөнья күрде. Балалар өчен язу авыррак диләр. Бу чыннан да шулаймы? Гаилә хәлегез белән дә кызыксыныйк әле... ­ Сез Университетта укыганда язучы Г. Гыйльманов белән берлектә уку йортының легендар “Әллүки” берләшмәсен сафка бастыргансыз икән. Саба районының Явлаштау урта мәктәбе укучылары   бу   түгәрәк     элемтәдә   торалар.   Алар   үзләре   дә   иҗат   белән шөгыльләнәләр. (Укучылар чыгышы)   белән               Ленар Шәех шигырьләрен укый.             Сүзне Фәнил Гыйләҗевка бирәбез. ­ Сезнеңчә, шигырь язучы егет нинди булырга тиеш? ­  20 гасыр башында әдәбият мәйданына Г.Тукай, Ф.Әмирхан кебек шәхесләр килеп керсә,   21   гасырны   Ленар   Шәех,   Рифат   Сәләхов,   Фәнил   Гыйләҗев   кебек   яшь каләмчеләр башлады. Сез сафларыгыз күпме? Гадәттә мәктәптә шигырьне күбесенчә кыз балалар яза. Шигырь язучы малайлар сирәк. Сез мәктәп елларында яза идегезме? ­ ­ Халык китап укымый дибез...Сезнеңчә, моңа ирешү өчен нишләргә кирәк? Бәлки ­ Авыл белән шәһәрне чагыштырып карыйк әле. Казан сезнең өчен нәрсә дә, Ибрай әдәбияттан шоу ясаргадыр... Каргалы авылы нәрсә?                                (Шигырьләрен укый)                        Сүзне яш композитор  Рамиль Каниповка бирәбез. ­ Үзегез белән якыннанрак таныштырсагыз иде.. ­ Фотога төшерү хоббиегызмы? ­ ­ Интернетта Салават белән төшкән фотогыз бар. Сезне нәрсә бәйли? ­ Бәлки киләчәктә Саба турында да җыр иҗат итәрсез...  “Аңлар идең”  җырын кем башкара?                    Егетләр! Сезне “ Шәрык” клубы берләштерә. Быел аңа 105 яшь. Юбилее Тукай елы белән   туры килүе юкка гына түгел. Тукай да бу клубка үз өлешен  керткән. “Шәрык “клубында “Сәяр”труппасы оеша. Атнага ике тапкыр спектакльләр куела. Концертлар уздырыла, бәйрәм чаралары оеша торган була. Г.Тукай: ”Казандагы Шәрык клубына милләт исеменнән рәхмәт укымаска мөмкин түгел,”­ дип яза. ­ Бүгенге көндә бу клубның эшчәнлеге ничек? ­ “Шәрык”ның үз гимны бармы?  Хәлләремнән килсә, Мин кайтарыр идем Исхакыйлар , Тукай заманын. Милли горурлыкның Көчле ташкыныннан Кайнап торган шәһри Казанын.      (Ф.Тарханова) ­ Ә сез Тукайлар заманын кире кайтарыр идегезме? (Очрашуга килгән укучылар сораулар бирәләр) Очрашу кичәбез ахырына якынлашты. Очрашулар насыйп булды бүген безгә, Кердек күңел түрегезгә. Күңелегезнең түре ай­һай иркен икән­ Чын яз икән күңелегездә. Насыйп булсын очрашулар тагын безгә. Сезнең өчен һәрчак ишек ачык. Икеләнми килеп керегез. Кайгы килсә, аны күтәрешер, Шатлыкларны бергә үткәрешер­ Дусларыгыз барын белегез! Җыр “Бәхеттә ­ шатлыкта” Булат – Айдар дуэты Кичә укучыларның җыр­биюләре белән үрелеп бара Сценарий авторы: ТР Саба районы Иван Сергеевич Башкиров исемендәге Завод­Нырты урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хафизова Рушания Халил кызы Тел.:(8)8 43 62 45­2­65 89033074682 Список литературы:      Ибраһимова А. “Һәр шигырь – үзе бер әкият...” // Тәрәзә. – 2005. – №9  (нояб.). Шәрифуллина Э. Чытлы Бакый // Сабантуй. – 2006. – 25 март. Сафина Н. Балачакка нинди шигырь кирәк? // Ватаным Татарстан. –  2006. – 30 июнь. Сәлахов Р. Сәяхәт иттем әле // Ватаным Татарстан. – 2006. – 2 дек. Мостафина З.  Балалар әдәбияты үз авторын эзли // Шәһри Казан. –  2007. – 6 июль. 1.

XXI гасыр Тукайлары

XXI  гасыр  Тукайлары

XXI гасыр Тукайлары

XXI  гасыр  Тукайлары

XXI гасыр Тукайлары

XXI  гасыр  Тукайлары

XXI гасыр Тукайлары

XXI  гасыр  Тукайлары

XXI гасыр Тукайлары

XXI  гасыр  Тукайлары

XXI гасыр Тукайлары

XXI  гасыр  Тукайлары
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
02.09.2017