Хәйруллин И. Р.
Казан шәһәре Киров районынын “8 нче урта гомуми белем мәктәбе”
гомуми белем муниципаль бюджет учрежденисе
ЗАМАН ӘДӘБИЯТ ДӘРЕСЕ
Бүген без каршылыклар заманында яшибез. Укыту-тәрбия мәсьәләсендә тирән үзгәрешләр баруын күзәтәбез. Моның үзәгендә, минемчә, укучы бала шәхесе булырга тиеш. Аларны белем алуга омтылышын үстерү юнәлешендә ныклап эшләргә тиешлегебезне ассызыклыйсы килә.Тел-әдәбият укытучысы моңа үзенең лаеклы өлешен кертә ала.
Әлеге күчеш-үзгәреш чорында безнең эшчәнлек аеруча кирәклеген билгеләп үтәсе килә. Әдәбият мөгаллимнәренә башка фәнчеләрдән аермалы буларак, укучыларга әдәби әсәрләр аша тәэсир итеп, аларның эчке дөньясына йогынты ясый алабыз. Нәфис әдәбияттагы җанлы һәм тормышчан образлар, аларның хис-кичерешләре ярдәмендә йогынты ясау - балаларда әхлакый тәрбия бирүдә зур таяныч. Әдип үз әсәрләрендә ни турында язса, ул һәрвакыт кеше хакында, аның күңел дөньясын сурәтләп, укучы балаларда "җылы хисләр уята". Әдәби образлар аша әдәбият кешедә күзәтү, чагыштыру сәләтен үстерә һәм кешенең дөньяга карашын үзгәртергә мөмкинлек бирә.
Мәктәп укучысының күпчелеге китап укуны яраткан шөгыле дип әйтмәс. Әдәбият дәресен мавыктыргыч итеп буламы соң? Мөмкин, әгәр әдәби әсәрне фактлар һәм күренешләр тупланмасы дип кенә күз йөртмәсәк, киресенчә, китапта язылганнарны үз тормыш каннуннары белән яшәүче күпкырлы дөнья, анда язылган һәрбер фикер билгеле бер закончалылык белән беркетелгән дип билгеләп үтсәк.
Тик нинди булырга тиеш соң заманча әдәбият дәресе? Күп кенә укытучылар бу сорауга: “Заманча әдәбият дәресе – ул мәгълүмати-компьютер технологиясен файдаланып үткәрелгән дәрес”, - дип җавап бирерләр. Бу җавапта билгеле күләмдә хаклык та бар, чөнки төрле фән укытучлары бу технологияне үз эшчәнлегендә еш файдаланалар. Әлбәттә, аның өстенлекле яклары да бар: дәрестә вакытны экономияләү, аны яңа эчтәлек белән тулыландыру, тирә-юньгә иҗади якын килүне үстерә, укучыларда фәнгә кызыксындыруны һәм мәгълүмати-мәдәни аралашуны тәэмин итә.
Ләкин шулай да әлеге технологияне әдәбият укытучысына үз дәресләрендә сакчыл кулланырга тиеш дип уйлыйм. Ни өчен шулай? Телче укытучылар алдында башка фәнчеләрдән аермалы максат-бурычлар куела. Һәм безнең төп максат: бу баланың җаны, әхлак проблемасы, иҗади сәләтле укучы тәрбияләү һәм иң мөһиме: бу технология мөгаллимне алыштыручы түгел, ә ярдәмче вазыйфасында гына калсын. Нинди генә яңалыклар кертелмәсен, укыту өлкәсендә укучы төп фигура булып калырга тиеш.
Минем фикеремчә, яңа технология нигезендә өч төп таяну ноктасы булырга тиеш:
- дәрес - ул дөреслекне укытучы һәм укучының уртак эшчәнлеге нигезендә төшенү, ачу, аны табу ;
- дәрес – ул бала тормышының бер өлеше һәм аның яшәеше югары кешелекле мәдәният кысасында үтә;
- укучы бала һәрвакытта дәрестә ярдәмче вазыйфасында түгел, ә киресенчә, иң югары дәрәҗәдәге субъект булып кала бирә.
Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыруда әдәбият дәресләре үз эченә алты өлешне тәшкил итәргә тиеш:
- туплау (мобилизация) (бу өлештә укучыларны актив акыл эшчәнлегенә җәлеп итү);
- максатны билгеләү (укучылар мөстәкыйль рәвештә дәреснең максатын түбәндәге схема нигезендә “искә төшерү – төшенү – өйрәнү” алып барыла);
- булган белемнәрнең җитешмәвен төшенү (укытучы дәрестә проблемалы ситуация тудырып, укучылар аны чишү барышында белемнәрнең җитенкерәмәвен аңларга тиешләр);
- аралашу (коммуникация) (яңа белемнәрне парларда һәм төркемнәрдә эзләү);
- үзаратикшерү, үзконтроль;
- рефлексия (укучының дәрестә нинди яңа белемнәрне алуы һәм нәрсәгә өйрәнгәнен төшенүе).
Яңа стандарт буенча әдәби әсәрне өйрәнүгә кызыксындыруны (мотивация) арттыруга басым ясарга кирәк, мәктәптә уку – тормыштан читләшкән белемнәр туплау түгел, ә, киресенчә, яшәештә кирәкле булган файдалы мәгълүматларны эзләү, киләчәккә әзерлек дип кабул итү максатын кую. Укыту барышында укучы-укытучы үзара йогынты ясау алдынгы урында торырга тиеш.
Заман әдәбият дәресе - метапредмет һәм шәхси үсеш нәтиҗәләрен формалаштыруга юнәлтелеп, проблемалы-диалогик технологиясен кулланылып үткәрелгәне. Проблемалы-диалогик технологиясен кулланылып, укучыларда яңа материалга кызыксыну уятабыз, акыл эшчәнлегенә мотивация һәм яңа белемнәрне аңлап үзләштерүенә ирешәбез. Әлеге дәрескә әзерләнгән вакытта, һәр этапта булырга мөмкин сораулар һәм авырлыкларны исәпкә алып эшләргә кирәк. Дәрескә әзерләнгән вакытта берничә адымны аерып чыгарырга туры килә:
- беренче адым. Яңалыкны ачыклау, билгеләү. Укытучы әлеге дәрестә нинди яңа белем биреләчәген анык билгели. Бу закончалык, төшенчә, тикшерү предметына үз фикерең һ.б. булырга мөмкин.
- икенче адым. Проблемалы ситуацияне билгеләү. Проблемалы ситуация үзеннән үзе туарга мөмкин, ләкин укытучы дәреснең кайсы өлешендә аның барлыкка килә алуын күз алдында тотарга тиеш, ничек итеп читләтеп, балага җиткерү, ахырдан тиешле уйланылган нәтиҗәгә килү. Шуның өчен проблемалы ситуацияне ныклап уйлап тәкъдим итәргә кирәк. Моны ике юл белән чишеп булыр иде: “авырлык белән” яки “шаккатыру белән”. Беренче юл, укучыларга яңа белемнәрдә башка чишә алмаслык бирем бирү. Проблемалы диалог барышында укытучы укучыларны яңа белемнәрнең җитешмәвенә һәм тема яки максат аша дәрестә мәсьәләне куюга этәргеч бирә. Икенче юл ике факт, караш, фаразлауны чагыштырмача анализ ясау барышында ачыклауны күз алдында тота. Чагыштыру барышында, укучылар шуны ачыкларга тиеш: туры килмәү һәм каршылыкны күреп, аларда гаҗәпләнү туып, ахырда сорау рәвешендә дәреснең проблемасын билгеләүгә кайтып кала.
- өченче адым. Гамәлләрне планлаштыру. Дәрестә проблема билгеләнгәч, аның төп өлеше - аралашу (коммуникация) башлана. Әлеге этапта укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеге күз уңында тотыла. Укытучыга әлеге дәрескә әзерләнгән вакытта, шуны истә тотып эшләргә тиеш була : “гамәлләрнең төрле вариантта үсеш алу мөмкинлеген” һәм укучыга дөрес юнәлеш бирергә ихтыяҗның тууы. Шуңа күрә дәрес конспектын язганда, төрле алымнарның кулланып эш итәргә кирәк. Мәсәлән, төрле юрамаларны тәкъдим итү, алда алган белемнәрне актуальләштерү яки өйрәнелгән материал нигезендә биремнәрне үтәү һ.б.
- 4 нче адым. Чишү юлларын билгеләү, планлаштыру. Проблемаын хәл иткәндә, түбәндәгеләрне исәпкә алырга кирәк: беренчедән, үзлектән проблема буенча нәтиҗә ясау, моңа укытучы ярдәмендә укучылар үзләре хәл итәргә мөмкин; икенчедән, проблеманы хәл итәр өчен шундый чыганакларны табарга тырышырга кирәк, кайда әзер җаваплар юк. Моңа мисал булып, яңа белемне алырлык ситуацияне күзәтү торырга мөмкин. Өченчедән, проблема чишү юлларын проектлаштыру. Моның өчен ярдәмче һәм этәргеч диалогка килергә тиешебез. Ярдәмче диалог сораулар чылбыры дип карала һәм алар бер-бер артлы килә, иң мөһиме: аларга дөрес җаваплар сорауның үз эчендә прорграммалаштырылган була. Әлеге диалог укучыларда мантыйкнын (логиканың) үсешенә китерә. Этәргеч диалог сораулар төркеменнән тора һәм аларга төрле варианттагы дөрес җаваплар туры килергә мөмкин. Ниһаять, якынча терәк сигнал төзергә ( схема, тезислар җыелмасы, таблица һ.б.), һәм алар укучыларның яңа белемнәргә төшенүгә бәйле рәвештә тактада өстәлә тора. Иң яхшысы, әлбәттә, терәк сигналның һәр элементы укучылар белән проблеманы чишү барышында күзәтелсә.
- 5 нче адым. Нәтиҗәне планлаштыру. Дәрес барышы шуны күз алдына китерә: укытучы үзе проблеманы чишү юлын тәкъдим итәргә мөмкин. Мәсәлән, мисал булып мондый сорауга җавап булырга мөмкин: “Ничек без бу проблеманы хәл иттек?”.
- 6 нчы адым. Яңа белемнәрне кулланырдай биремнәрне планлаштыру. Шуны истә тотарга кирәк: биремнәр проблеманы үз эченә алырга тиеш укучыларны эзләнү-тикшеренүгә этәрергә, шәхси һәм төркемләп әлеге проблеманы чишү торуына басым ясала.
Укыту эшчәнлеген ничек оештырырга соң? Әгәр без укучыбыз белемгә омтылучы итеп күрәсебез килә икән, аны уку-укытуның субъектына әверелдерергә кирәк, ул үзе максат һәм бурычларны куеп, аларга ирешү юлларын табарга тиеш. Шулай итеп, уку-укытуның эчтәлеге турында күзаллау үзгәреш кичерә. Уку-укытуның эчтәлеген шәхесә юнәтелгән булсын өчен, аны ике принцип (предмет һәм эшчәнлек) нигезендә структурасын төзәргә кирәк.
Эшлекле биремнәр – укытуның нәтиҗәсенә ирешүнең мөһим һәм төп чарасы. Укытучыларның авыр хәлдә калуы шушы сәбәпләр аркасында килеп чыкты: укучыларның мөстәкыйль генә куелган бурычны хәл итә алмавы, аларның иҗади потенциалының булмавы һәм аралашудагы авырлыклар. Шуннан чыгып, ФДББС (ФГОС) алдында чыгалырыш сыйныф укучысының, мәктәпне тәмамлаганда, нинди белем һәм сыйфатларга ия булуын тагын да ныграк уйлап җиткерергә максаты куелды. Әгәр укучы ФГОСта салынган сыйфатларга ия булса, ул мөстәкыйль рәвештә укыту процессының “архитекторы һәм төзүчесе”нә әверелер, үз эшчәнлегенә бәя биреп, аңа үзгәрешләр кертәчәк. Шулай итеп нәтиҗә ясаганда, 2004 нче елгы стандарттан аермалы буларак яңа ФДББС укыту-тәрбия өлкәсендә шактый зур аермалыкларны тәкъдим итә һәм тулаем укыту-тәрбия эшчәнлеген яңача оештырылырга тиешлеген ассызыклый.
Барлык әйтелгәннәргә нәтиҗә ясап, шуны билгеләп үтәсе килә: әдәбият дәресенең нигезенә укучыларның уку-танып белү эшчәнлеге салынрыга тиеш. Һәм ул укучы баланың әдәбиятны шәхси кабул итүенә юнәлдерелеп, укучыда сүзлек байлыгын, аның әхлакый сыйфатларын үстерү, әдәби геройлар белән беррәттән кайгыру-шатлану хисләрен кичереп, нәтиҗә ясап, алга таба яшәешен үзгәртергә тиеш була.
ӘДӘБИЯТ
1. Государственный образовательный стандарт 2004 г.
2. Федеральный государственный образовательный стандарт начального общего образования, утвержденного приказом Министерством образования и науки Российской Федерации от 06.10.2009 года № 373.
3. Федеральный государственный образовательный стандарт основного общего образования, утвержденного приказом Министерства образования и науки РФ от 17 декабря 2010 г. N 1897.
4. Федеральный государственный образовательный стандарт среднего общего образования утвержденного приказом Министерства образования и науки РФ от 17 мая 2012 г. N 413.
Скачано с www.znanio.ru
© ООО «Знанио»
С вами с 2009 года.