Максат: балаларга шәхси гигиена күнекмәләре бирү, сәламәтлек өчен кирәкле булган факторлар белән танышуны дәвам итү; балаларга теш авырулары һәм аларны булдырмау турында мәгълүмат бирү; балаларнын диалогик сөйләмен, фикерләү сәләтен зиһенен үстерү; әти - әниләрнең һөнәрләре белән танышу һәм алар турында мәгълүматлы булу.
Җиһазлау: хат (конверт), посылка (эчендә тойгылар тартмасы: тартмада тарак, теш пастасы һәм щеткасы, сабын, мунчала, дидактик уеннар, “Нәрсә артык?”, “Кем күпме атый?”; плакатлар, “табышмаклар” китабы, телефон, Белмәмеш өчен кием.
Тәрбияче. Хәерле иртә, дусларым, кәефләрегез яхшымы? Яхшы, алайса,
сез буген бигрәк тә игътибарлы булыгыз, ярыймы, чөнки шөгылебез гадәти
шөгыль генә түгел,бик күп мәгълүматлар бирә торган. Шулай да югалып
калмассыз дип ышанам.
Шул вакыт ишек шакып хат ташучы хат һәм посылка тапшыра.
Тәрбияче хатны ачып укый:
“Кадерле балалар! Мин һәм минем дусларым “Чисталык сөючеләр”
түгәрәге оештырдык. Аңа сез дә кушыла аласыз. Монын шарты әллә ни
катлаулы түгел. Сез бары тик минем дусларымнын исемнәрен әйтә
белергә һәм алар белән дуслашырга тиеш. Сәлам белән Юындыр.
Тәрбияче посылка тартмасын ача, анда – Тойгылар тартмасы.
Балалар, төшендегезме инде, димәк, Тойгылар тартмасы эчендә Юындырның
дуслары. Хәзер берәмберәм генә килеп тартманың кырыендагы тишекләрдән
кулларыгызны тыгып, капшап, бер әйберне сайлыйсыз һәм иптәшләрегезгә ул
предмет турында табышмак әйтәсез.
Алинә: Биткулынны юасын;
“һай рәхәт!”дип куясын.
Чисталыкны ярата
Хуш исләрен тарата.
Балалар:Сабын.
Винир: Эчтә ята ул посып,
Чыгарам аны кысып.
Щетка белән гомергә
Яшилэр бергәбергә.
Балалар:Теш пастасы.
Ясминә:Тешләре бар, ләкин аралы,
Нәрсә икән уйлап кара әле.
Иртән торсам шуны эзлимен
“Чәчләремне рәтлә, тиз!димен.
Балалар:Тарак.
Сылу: Тыгыз бәйләнгән кыллар
Гуя игезәк уллар
Тешкә таба кертәсен,
Алгаартка йөртәсен.
Балалар: Теш щеткасы.
Сөмбел: Кирәк булса мунчада
Минем исемем...
Балалар: Мунчала.
Балалар жавабы ишетелгәч, тартмадагы әйберләр өстәлгә куела бара.Балалар, хәтерлисезме, мин сезгә бер шөгылебезгә Авырмас Докторны
чакырырмын дип сүз биргән идем.Чакырыйкмы?
Балалар жавабы.
Тәрбияче кесә телефоныннан шалтыратып, Докторнын бакчага кереп чыгуын
үтенә.
Акыллыларым! Авырмас доктор килгәнче, тагын бер уеныбызны уйнап
алыйк әле. Дидактик уен. “Нәрсә артык?”дип атала. (Балаларга предметлы
рәсемнәр төшкән берничә табло күрсәтелә. Мәсәлән, тарак, сабын,теш
щеткасы һәм карандаш). Максат: балаларнын зиһеннәрен үстерү, шәхси
гигиена әйберләрен башка предметлардан аерып күрсәтә белүләренә ирешү.
Ишек шакыйлар. Тәрбияче табибәне каршы ала. Ул эш киеменнән, исәнләшә,
хәерле иртә тели.
Тэрбияче: Балалар, сез кунагыбызны таныдыгызмы? Кем ул?
Балалар: Сөмбелебезнең әнисе.
Тәрбияче: Әйе, балалар. Алсу Шайхулловна безнен төркемдә йөрүче
Сөмбелебезнең әнисе, ә күбегез анын тешләрне дәвалаучы табибә икәнен
белмисездер әле. Аның тешләрне дәвалау буенча “Сылу” исемле шәхси
дәвалау клиникасы бар, ул район хастаханәсенен балалар бүлегендә дә
тешләрне дәвалый. Авырмас Доктор дигәнем дә үзе инде.
Авырмас Доктор матур, таза тешләрнен сәламәтлек өчен әһәмияте,
тешләрнең бозылу, сызлау сәбәпләре, авыру тешләрне дәвалау турында сөйли,
экран аша рәсемнәр күрсәтә.
Шул вакыт еламсырап, янагын бәйләгән Белмәмеш керә.
Ынгыраша:
Хай тешем сызлавы
Башымны бораулый,
Бүредәй улыйм да,
Мәчедәй мыраулыйм.
Ут капкан шикелле,
Чабам да чабам мин,
Тастымал ябам мин,
Дарулар кабам мин.
Гәүдәгәябыктым
Янаккасимердем.
Ник, нигә шулхәтле
Мин конфет кимердем?
Сызлый да сызлый теш,
Тынгы юк кичиртән,
Ашамас идем лә
Конфетны һич бүтән. (Шәүкәт Галиев)Балалар Авырмас Доктор белән берлектә Белмәмешкә киңәшләр бирәләр:
Ашаганнан сон, һәрвакыт авызынны чайка.
Иртән һәм кичен тешләреңне чистарт.
Тешен белән каты әйберләр ватма!
Тәрбияче: Авырмас Доктор, нәни дусларымның да Сезгә сораулары бар иде.
Алинә: Авырмас доктор, минем йөзем нигәдер гел ак.
Авырмас Доктор:Тән төсенең аклыгы дөрес тукланмаудан булуы мөмкин.
Сезгә күбрәк витаминлы ризыклар, яшелчә, жиләкжимеш ашарга тәкъдим
итәм.
Тәрбияче: Бу тәкъдимне истә калдыру өчен, мин сезгә тагын бер уен тәкъдим
итәм. Дидактик уен ”Кем күбрәк атый?” Максат: күз күремен яхшырту,
балаларнын игътибарлылыкларын үстерү, хәтерләрен яхшырту.
Интерактив тактада берничә секундка рәсемнәр күрсәтелә. Анда Доктор
санаган яшелчәләр һ.б. Такта сүнә һәм балалар анда нинди рәсемнәр
күрүләрен әйтә.
Ислам: Ә минем эчем бик еш авырта.
Доктор: Ә син иртән ботка ашыйсынмы?
Ислам: Ә мин ботка яратмыйм шуууул.
Авырмас Доктор иртән ботка ашауның кирәклегенә басым ясый, анын
организмга көчкуәт өстәвен әйтә.
Сорау куя: Арагызда Белмәмеш кебекләр юкмы?
Физкультминут: Биткулларны юабыз
Тешләрне тазартабыз.
Пөхтәлекне, чисталыкны
Һәрвакыт яратабыз.
Тәрбияче: Балалар, сез бик актив, бик шаян да. Күрәм, Алсу Шайхулловна да
сезгә карап сөенеп утыра.
Авырмас Доктор: Миңа сезнең янда бик күңелле, балалар, сез күпне белергә
омтыласыз, сездән саусәламэт, таза балалар үсәр дип ышанам. Инде рөхсәт
итсәгез, авыруларым янына йөгерим. Хушыгыз.
Тэрбияче: Балалар, ә сезгә эшчәнлегебез ошадымы соң ? Нинди яңалык
белдегез? Өйгә кайткач, эне сеңелләрегезгә ниләр сөйләрсез икән?
Эшчәнлеккә анализ ясала.
Ахырдан бергәләп төркемебезнең девизын әйтәбез:
Безнен төркемдә закон нык:
Шапшакларга, ялкауларга,
Борын салындыручыларга
Урын юк, юк,юк!Кулланылган әдәбият:
1. балалар бакчасында беле һәм тәрбия бирү программасы
2. Балачак аланы Хрестоматия, Казан, 2013.
3. Лазарев М.Л. Моя книга здоровья. Фырка и Здравик. Москва,
4.
Мнемозина, 2004.
Саттарова Н.Х. “Укучыларның озайтылган көн группаларында дәрестән
тыш вакытларын оештыру”, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981.