Язучы Абдулла Алишның тууына 105 ел тулуга
багышланган әдәби кичә
Алиш – язучы да, батыр да 2013 ел
Тема: Алиш – язучы да, батыр да.
Максат: язучының тормышына, иҗатына кыскача күзәтү ясау;
балалар белән аның батырлыгы нәрсәдә икәнен, бу батырлыкка язучының
ничек килгәнен ачыклау;
патриотик тәрбия бирү, Абдулла Алишның халык күңелендә яшәвен аңлату.
Материал: “Мәгърифәт” газетасы, “Мәгариф” журналы, 2015 ел
Җиһазлау: А.Алиш портреты.
Сәхнәгә эпиграф языла.
“Туган илем! Барлык рухым сиңа. Барысы синең өчен!”, әкиятләргә
иллюстрацияләр.
Кичә барышы:
Хөрмәтле укучылар, без бүгенге кичәбезне кызыклы һәм тирән мәгънәле әкиятләр
язган, балаларның якын дусты булган язучы Абдулла Алишка багышларбыз.
Быел аның 105 еллыгы зурлап билгеләп үтелде. Ә хәзер сүз 4 А сыйныфы
укучыларына бирелә.
Абдулла Алиш ( Габдуллаҗан Габделбарый улы Алишев) 1908 елның 15
сентяберендә Спас районы Көек авылында укымышлы гаиләдә дөньяга килә. Бик зирәк
бала була. Әнисе бик акыллы, нечкә күңелле кеше, оста итеп бәетләр чыгаручы була.
Башлангыч белемне 67 яшендә әтисеннән ала. Башта мәдрәсәдә, аннан соң күрше
авылга йөреп укый. Абдулла кечкенәдән белемгә омтыла, фәннәрне бик яхшы үзләштерә;
әкиятләр, тапкыр сүзләр, мәкальләр, җыр бәетләр ярата. Аларны тиз отып ала, җыя. Спас
педагогия техникумы каршындагы 7 еллык рус мәктәбендә укый. Шунда стена газеталары
чыгара, яза башлый, халык авыз иҗаты әсәрләрен җыя.
А. Алиш сугыш алды елларында Казанда яши. Ул инде танылган балалар язучысы.
1927 30 елларда Казан җир төзү техникумында укый.
Ул 25ләп әкият, дистәләрчә очерк, повесть һәм пьеса, хикәя, шигырьләр авторы.
Әнә шулай илһамланып иҗат иткәндә сугыш башлана. Әнисе 3 улын сугышка озата.
Ул балаларына шигъри теләген белдерә:
Балаларым сугышларга
Батыр булып керегез.
Безнең изге җиребездән
Фашистларны куыгыз!
Булма куркак, бул гайрәтле,
Сугышларга кергәндә.
Үз үзеңне аяма,
Дошманнарны күргәндә.
Әгәр дошман каршы килсә.
Мылтыктан рәхимсез ат.
Минем теләгем шул сиңа:
Батыр исемен алып кайт! төшә.
А. Алиш та кулына корал алып сугышка китә. 1941 елның 12 октяберендә әсир
Ах, бу сугыш! Ачы язмыш А. Алишны төрле сынаулар алдына бастыра. Бөек Ватан
сугышында ул әсирлеккә төшә, газап чигә, әмма туган иленә, туган халкына соңгы
минутларына кадәр тугры кала. Әсирлек афәтен кичерүче М. Җәлилнең һәм аның
ышанычлы көрәштәшләренең ныклы терәге була. Алар фашизмга каршы бергәләп көрәшә,
листовкалар яза, үлемне дә бергә каршылый.
М. Җәлил А. Алишка багышлап “Дуска” шигырен яза.
Кайгырма, дус, яшьли үләбез дип,
Без алмадык сатып гомерне.
Үзебезчә яшәп, үзебезчә
Без чиклибез аны түгелме?!
Билгеләми гомер озынлыгын
Еллар саны, картлык җитүе
Бәлки, менә шушы үлем безгә
Мәңге бетмәс яшәү китерер?!
Мин ант иттем җанны кызганмаска,
Саклар өчен халкым, илемне.
Йөзәү булса гомерең, син барсын да
Шушы юлга бирмәс идеңме?
Шатландыра безне көн дә илнең
Бер бер яңа уңышын ишетү.
Нинди зур көч читтә үз үзеңне
Халкың белән бергә хис итү!
Юк кайгырма, дускай, безнең гомер
Ил гомренең тик бер чаткысы.
Без сүнсәк тә, безнең кыюлыктан
Арта бары аның яктысы.
Чикләнсә дә гомер, яшьлек безнең
Эзсез сүнә диеп уйлама!
Әйтсен яшьләр: “Менә шулай яшәп,
Шулай үлсәң иде дөньяда!”
Абдулла Алиш туган иленә булган хисләрен “Үзем турында җыр” шигыренә салган.
Әйтсәләр дә, барып тор син, дип,
Дөньяның иң рәхәт җиренә,
Әйтер идем: кирәк түгел, дип,
Кайтам мин, дип, туган илемә.
Әйтсәләр дә, алтын сарайда тор син,
Ләкин илең ирексез калсын, дип,
Әйтер идем, мине зинданга сал,
Фәкать илем ирекле булсын, дип. Сатмас егет илен алтын көмешләргә,
Әгәр югалтмаса вөҗданын,
Алтынны ул чүпкә санар,
Иң кыйммәтле күрер ватанын.
Абдулла Алиш... Дөньяда аз гына яшәсә дә, ул үзенең гүзәл тормыш юлы, фидакарь
эшчәнлеге, Ватанга тугрылыклы булуы һәм батырлыгы белән халык күңеленә кереп калган
кешеләр рәтендә тора. Герой шагыйрь М. Җәлил һәм башка батыр көрәшчеләр белән бергә
А. Алишның исемен дә зур хөрмәт белән искә алабыз, аның әсәрләрен яратып укыйбыз.
Аның “Ярканат” шигырен без яратып укыйбыз.
Көн буе ачка интегеп,
Йоклый ярканат,
Кайчан кара төн туар, дип,
Ярыктан карап
Мин, ярканат кебек, һич тә
Яктыдан качмам.
Иркәләп сөйгән кояшка
Булмамын дошман.
Мин барамын якты көнгә
Ачык йөз белән,
Хуш киләсез, көләч иртә,
Дигән сүз белән.
Шул таң белән кояш кайта
Манчылып нурга.
Сәлам туган авылыңнан!
Дигән сыман миңа.
А. Алиш балалар өчен күп хикәяләр, әкиятләр, шигырьләр иҗат иткән. Аларны
олылар да, нәниләр дә бик яратып укый. Менә монда аның әкиятләренә иллюстрацияләр
куелган. Кайсы әкияткә карата икәнен сез таныйсыздыр?
Абдулла Алиш балалар белән ихлас күңелдән сөйләшә белгән. Аларга ягымлы һәм
гади сүзләр белән тормышның катлаулы серләрен төшендергән. Үзенең бөтен иҗаты белән
сабыйларны туган илне яратырга, аны сакларга, күңел белән тоемлый белергә өндәгән.
Ә хәзер “Хыялыйлар” түгәрәге җитәкчесе Раилә Галимҗановна әзерләгән А.
Алишның “Койрыклар” исемле әкияте буенча сәхнәләштерелгән тамашаны карап үтик.
Рольләрне башкардылар:
Саескан, эт Фазлиев Рәмис
Аю – Мөхәрләмов Ильяс
Бүре – Шәйхутдинов Фәнзил Куян – Сәләхова Фирүзә
Төлке – Мирзәхмәтова Гөлсинә
Ат – Хисанова Рамилә
Песи – Мөхәмәтшин Илнур
Дуңгыз – Хисанов Рамил
Әдәби кичә " Алиш – язучы да, батыр да"
Әдәби кичә " Алиш – язучы да, батыр да"
Әдәби кичә " Алиш – язучы да, батыр да"
Әдәби кичә " Алиш – язучы да, батыр да"
Әдәби кичә " Алиш – язучы да, батыр да"
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.