Добавить материал
Войти
🕊️
Войти в кабинет
Медиатека
Курсы
Сертификация
Мероприятия
Конкурсы
Собрания
Классные часы
Новости
Ваше членство
Добавить материал
и получить до 500 000 ₽.
свидетельство СМИ
и 10 документов
Фәнни -эзләнү эше. Фаил Шәфигуллин иҗатында бүре образы
Оценка
4.7
Акрамова Наиля
Акрамова Наиля
Фәнни -эзләнү эше. Фаил Шәфигуллин иҗатында бүре образы
Оценка
4.7
Исследовательские работы
docx
классное руководство
8 кл
30.05.2017
” Фаил Шәфигуллин иҗатында бүре образы” дип аталган фәнни – эзләнү эшендә төп объект итеп Фаил Шәфигуллин хезмәтләрен өйрәнү, иҗатының тематикасын, сәнгатьлелек алымнарын билгеләү, әсәрләренең әдәби кыйммәтен ачыклау тора.- Фаил Шәфигуллин иҗатының тематикасына күзәтү; - Фаил Шәфигуллинның татар әдәбиятында тоткан урыны. Әлеге эшне башкарганда “Тамгалы бүре”, “Ак маңгайлы бүреләр”, “Күзгә карап”, “Дулкынга дулкын” шигырьләр җыентыгын, повесть, хикәяләр, мәкаләләр, газета басмаларын кулландым.Фәнни эш. Ф.Шәфигуллин иҗатында бүре образы
Ф.Ш. БУРЕ.docx
Текстом
Картинками
Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Афзал Шамов исемендәге Татар Танае гомуми урта белем бирү мәктәбе Фаил Шәфигуллин иҗатында бүре образы темасына фәнни эзләнү эше Башкарды: 7 нче сыйныф укучысы Җәммәтова Асия Ренат кызы Җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әкрамова Наилә Рәшит кызы 2017 Максат: 1.Әдәбият фәне буенча белемнәрне тирәнәйтү; 2. Якташыбыз Фаил Шәфигуллин хезмәтләрен өйрәнү; 3.Фаил Шәфигуллин иҗаты буенча алган белемнәрне тирәнәйтү; 4. Укучыларда гражданлыкпотриотик хисләр тәрбияләү, китап укуга мәхәббәт уяту, китап уку аркылы рухи байлык, әхлак, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатларны үстерү, туган телебездә милли тәрбия бирү Эзләнү ысуллары: мәгълүмат туплау; мәгълүматны эшкәртү. Эзләнү объекты: Фаил Шәфигуллин хезмәтләре ” Фаил Шәфигуллин иҗатында бүре образы” дип аталган фәнни – эзләнү эшендә төп объект итеп Фаил Шәфигуллин хезмәтләрен өйрәнү, иҗатының тематикасын, сәнгатьлелек алымнарын билгеләү, әсәрләренең әдәби кыйммәтен ачыклау тора. Шул максатлардан чыгып, мин үз эшемдә түбәндәге бурычларны билгеләдем. Фаил Шәфигуллин иҗатының тематикасына күзәтү; Фаил Шәфигуллинның татар әдәбиятында тоткан урыны. Әлеге максатка ирешү юнәлешендә “Тамгалы бүре”, “Ак маңгайлы бүреләр”, “Күзгә карап”, “Дулкынга дулкын” шигырьләр җыентыгын, повесть, хикәяләр, мәкаләләр, газета басмаларын кулландым. Әлеге хезмәтем белән мин менә шушы бай иҗатны тикшерергә омтылыш ясадым. Фаил Шәфигуллин иҗатында бүре образы Бүген, ямьле май аенда, күренекле шагыйрь һәм язучы Фаил Шәфигуллинның тууына 78 ел тула. Фаил абый исеме безгә аеруча якын.Ул безнең якташыбыз, шушы яктан, шушы туфрактан –Яшел Үзән районының Карашәм авылыннан. Бик борынгы заманнарда кешеләрнең фикерләү рәвешендә хайваннар белән бәйлелек зур урын тоткан. Борынгы кеше үзендәге сыйфатларның хайваннарда да булуына ышанган. Хайваннарны ул үзе кебек үк сөйләшә һәм фикерли белә дип исәпләгән, үзен алар белән туганлык мөнәсәбәтендә тора дипуйлаган. Хайваннар белән туганлык мөнәсәбәтенә ышану мәҗүсилек чорында һәр ыруның ниндидер бер хайванны үзенең нәсел башы итеп санавына китергән. Ыруны саклаучы һәм яклаучы дип ышанылган әлеге хайванныүтерергәярамаган Әлеге мифологик мотивлар әкиятләрдә чагылыш таба. Татар халык әкиятләре арасында мифологик эзләрне югалтмаган әсәрләрдән “Ак бүре” әкияте аеруча игътибарга лаек. Әкиятнең баш каһарманы булган Ак бүре патша малайларыннан акыллырак, көчлерәк итеп сурәтләнә. Кешеләр аңа буйсынырга, аны ихтирам итәргә тиешләр. Ул – Алла дәрәҗәсендә торучы зат. Әгәр кеше аны ихтирам итмәсә, ул аны җәзага дучар итә. Кеше яхшы ярдәм күрсәтә. мөнәсәбәттә Ак булса, бүре зур Гомумән, татар халкының риваятьләрендә бүре хайваны мәкерле, усал түгел, татар халкы үзенең борынгы бабасы дип бүрене хисаплый. Еллар узган саен кешенең күзаллавы да үзгәрә. Кайчандыр изге булып саналган ителә. бүре буларак ерткыч хайван кабул усал, Шулай да, күп гасырлык татар әдәбияты гына түгел, ә кыргыз, рус, чит илләр әдәбияты да халык мифологиясеннән килә торган бүре образына мөрәҗәгать итә. Ч. Айтматовның “Плаха”, В. Солоухинның “Бүреләр”, М. Җәлилнең “Бүреләр”, Н. Фәттахның “Әтил суы ака торур”, Фаил Шәфигуллинның “Ак маңгайлы бүреләр”, “Тамгалы бүре” һ.б. әсәрләр шундыйлардан. Аларда бүре образы яратып, зур хөрмәт һәм күңел җылысы белән сурәтләнә. Мәсәлән, Фаил Шәфигуллинның “Тамгалы бүре” хикәясендә апак кар, ак буран кечкенә геройның пакь, чиста күңелле икәненә ишарәли. Малай бүре белән очраша. “Эчәсе килгән икән бичаракайның дип уйладым мин һәм, үзүземә хисап биреп тормастан, чыгарган суымны бозлы сукмакка аудардым. Шактый әлсерәгән, ахрысы – мине бар дип тә белми. Тамак төбеннән әллә нинди сәер тавышлар чыгара. Якягына каранакарана, ашыгыпашыгып боз ялый...” Икенче тапкыр малай бүрене язгы матур көннәрнең берсендә күрә. Бүре малайларга һөҗүм итми, иң мөһиме – үзенең дустына тугры булып кала. Өченче тапкыр малай бүрене көзен очрата. Иске урман арасындагы уҗым басуында атып китәләр бүрене. Малайның тамгалы бүрене кулга ияләштерү теләге беркайчан да чынга ашмас хыял булып кала. Фаил Шәфигуллин әсәрләрендә дә бүреләр кешеләргә начарлык кылмый, бернинди дә ерткычлык эшләми, ә кешеләр аны эзәрлеклиләр, ахыр чиктә аталар. Ә бүреләр үзләрен нәкъ кеше шикелле, еш кына хәтта кешедән акыллырак, кешелеклерәк тоталар. Аларның гаделсезлек кылуы – тормыш гармониясен җимерә торган көч кебеккабулителә. “Ак маңгайлы бүреләр” повестенда да шул ук проблемалар күтәрелә. Явыз, йөрәксез кеше арасында бүре – яхшылык билгесе. Сугыш вакытында бүреләр күрше район авылларының сарыкларын гына түгел, этләрен дә күтәреп киткәләгәннәр. Бу авылда гына этләр “пан булып яшәгәннәр”. Акмаңгайдан туган этбүреләр авыл халкына зыян китермиләр, алар турында “Шуның нәселе, затлы нәсел, ачка үлсә үләр, туган ягына зыян зарар салмас”, – дип сөйлиләр. Әгәр Шәмгун ишеләр “Кеше кешегә – бүре” законы белән яшәсә, бүре өчен икенче кагыйдә “Бүре – бәлагә тарыган кешегә – кеше!”. Шундый ук сыйфатларны без Алабай образында да күрәбез. Повестьта шәфкатьлелек кешене дә, кешелекне дә үзгәртү мөмкинлегенә ия сыйфат кебек тәкъдим ителә. Ана бүредән Шәмгун хәйләкәррәк булып чыга, ул аңа ата. Шулай да туган якны этләре, бүреләре белән бергә әкият дөньясыдай серле итеп саклаучылар табыла. Бу бигрәк тә пионерлар образында чагыла. Каратамак атавында үзләренчә каравылда торалар. Агачларны, кошкортларны саклыйлар, Шәмгун белән көрәшәләр. Әдип, бүре образына мөрәҗәгать итеп, кешелек язмышы, буыннар арасындагы бәйләнеш, үткәннәрне хәтердә яңарту һәм саклау турында уйланырга мәҗбүр итә. Югарылыкка, матурлыкка омтылу, кешелекле булып калу — Фаил Шәфигуллин иҗатының кыйбласы. Бу сыйфат әдипнең шигырьләренә, юмористикасына, балалар өчен язган әсәрләренә, повесть һәм лирик хикәяләренә, публицистикасы нигезенә салынган. Дөньядан, тормыштан ямь табып яшәү турында аның әсәрләре. “Язучы сихерче, юраучы, әүлия,шаман булырга, ягъни үткәнгә күңел күзе белән үтеп керә белергә тиеш. Шундый зат булу өчен янә бер бик гади “шарт” кирәк. Ул үз халкының газиз баласы булып туу, ана телендә камил тәрбия алу, милләтнең сызлавын шәхси яраң итеп дәвалау һәм, әлбәттә инде, үзең сурәтләгән чорыңда яшәү”, дип яза күренекле галим Тәлгат Галиуллин. “Әүлия, юраучы, шаман” – болар барысы да нәкъ Фаил Шәфигуллин иҗаты турында әйтелгән төсле. Аның ташны тишеп чыккан язгы үлән кебек гел яхшыга, гел яктыга омтылган әдәби мирасы зур әһәмияткә ия. Бүгенге көндә дә, киләчәктә дә халкына зур егәр белән хезмәт итәр ул мирас. Әдәбият 1. Жюльен Н. Словарь символов / Н. Жюльен. – Челябинск, 1999. – С.4648. 2. Заһидуллина Д. Модернизм һәм XX йөз башы татар прозасы / Д. Заһидуллина. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 255 б. 3. Урманче Ф. Татар халык иҗаты / Ф. Урманче. – Казан: Мәгариф, 2002. – 234 б. 4. Хатипов Ф. Тынгысыз җан / Ф. Хатипов // Казан утлары. 2008. – №3. – Б. 126. 5. Шәфигуллин Ф. Бер малай, өч аргамак / Ф. Шәфигуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 272 б.
Фәнни -эзләнү эше. Фаил Шәфигуллин иҗатында бүре образы
Фәнни -эзләнү эше. Фаил Шәфигуллин иҗатында бүре образы
Фәнни -эзләнү эше. Фаил Шәфигуллин иҗатында бүре образы
Фәнни -эзләнү эше. Фаил Шәфигуллин иҗатында бүре образы
Фәнни -эзләнү эше. Фаил Шәфигуллин иҗатында бүре образы
Фәнни -эзләнү эше. Фаил Шәфигуллин иҗатында бүре образы
Фәнни -эзләнү эше. Фаил Шәфигуллин иҗатында бүре образы
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете
сообщить о нарушении
.
Введите ваш email
Ваш email
*
Скачать материал
Скачать
Файл готов!
Скачать
Вверх
30.05.2017
Посмотрите также:
📁
Проект "Ветераны живут рядом"
📁
Открытый классный час в 8 «а» классе. Тема: «Корни рода твоего»
📁
Конспект родительского собрания "Вечер встречи"
📁
Классный час по теме « Герои времени: вчера и сегодня.
📁
Классный час на тему "Кто Я? Какой Я?"
📁
Конспект внеклассного мероприятия, посвященный 23 февраля "Конкурс экипажей" (8 класс)
📁
Доклад на тему "Подросток в мире вредных привычек"
📁
Универсиада
Новости
Курсы
Членство
Еще
Войти
Новости
Курсы
Сертификация
Мероприятия
Конкурсы
Собрания
Классные часы
Медиатека
Бонусы
Добавить материал
Добавить