1. Вәрәшбаш авылы тарихына нигезләеп, нәселемнең шөгыльләрен өйрәнү.
2. Төрле яклап эзләнү эшчәнлеген үстерү.
3. Умартачылык һөнәренә кызыксыну уяту, нәселдә дәвамчанлык булдыру.
Гипотеза:
Мине авылыбызның тарихы, нәселемнең үткәне, әби-бабамнарның шөгыльләре кызыксындырды. Шуңа күрә эзләнү эшендә авылымның, гаиләмнең тарихын, үткәнен өйрәндем. Аларның мирасын символлар ярдәмендә аңлатырга мөмкин булуын күрсәтергә телим.
Фәннитикшеренү эше
Эшнең темасы: “Нәселемнең төп шөгыле умартачылык”
Ганиев Камил Ринат улы, Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль
районы МБГББУ ”Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе”, 6 нчы
сыйныф, Мөслим районы, Вәрәшбаш авылы
Фәнни җитәкче: Хәсәнова Миләүшә Кәшбетдин кызы, Вәрәшбаш төп гомуми
белем бирү мәктәбе, башлангыч сыйныфлар укытучысы,
сот. 89274848195
1Вәрәшбаш 2017
Эчтәлек:
I бүлек . Кереш өлеш........................................................... 4 бит
II бүлек. Төп өлеш. ............................................................. 5 бит
III бүлек. Йомгаклау өлеше ...............................................8 бит
Нәтиҗә................. ........................................................... 8 бит
Кулланылган әдәбият ......................................................... 9 бит
2Фәннитикшеренү эшенең максатлары:
1. Вәрәшбаш авылының барлыкка килү тарихын өйрәнү, авыл халкының
шөгыльләрен, авыл табигатенең үзенчәлекләрен тикшерү. Авылның
символикасы: тугра һәм әләмен ясау.
2. Нәселем шәҗәрәсен, гаиләм тарихын өйрәнү.
3. Гаиләм символикасын булдыру
Бурычлары:
1. Вәрәшбаш авылы тарихына нигезләеп, нәселемнең шөгыльләрен өйрәнү.
2. Төрле яклап эзләнү эшчәнлеген үстерү.
3. Умартачылык һөнәренә кызыксыну уяту, нәселдә дәвамчанлык
булдыру.
Эзләнү обьекты: Гаиләм символикасы: тугра (герб).
Гипотеза:
Мине авылыбызның тарихы, нәселемнең үткәне, әбибабамнарның шөгыльләре
кызыксындырды. Шуңа күрә эзләнү эшендә авылымның, гаиләмнең тарихын,
үткәнен өйрәндем. Аларның мирасын символлар ярдәмендә аңлатырга мөмкин
булуын күрсәтергә телим.
Тикшеренү эшенең вакыты: май, 2016 нчы ел – сентябрь, 2016 нчы ел.
3Кереш өлеш
Мин җырларда җырлана торган Вәрәшбаш авылында тудым. Үзем генә
дә түгел, минем әбием дә, әтием дә шул Вәрәшбаш авылының яшел чирәмле
яланнарында аунап, түгәрәк аланнарында җиләк җыеп үскәннәр. “Һәр як
үзенчә матур, үзенчә күркәм. Әмма кайсы як кына булмасын, ул барыннан да
элек, шул матурлыкны, байлыкны бар итүче хезмәт кешеләре белән, үзенең
ягын чын күңелдән яратучы, тыйнак холыклы, киң күңелле юмарт халкы белән
матур...” – дигән язучы Г.Бәширов1. Безнең авылыбыз Вәрәшбашта элек
электән хезмәт сөючән тырыш халык яшәгән. Җырлымоңлы булуы белән
аерылып торган, чөнки йорт саен гармунчылар булган, авыл клубы, җәен
кичке уеннар гармун тавышыннан чыңлап торган. Авылда төрледән төрле
һөнәр ияләре яшәгән. Данлыклы балта осталарына районда гына түгел, хәтта
республикада да сорау күп булган. Ким дигәндә һәр өч хуҗалыкның икесе
умарта асраган. Ә тоткан умарталары дүртәр, алтышар, унар дистәгә җиткән.
Хәтта авылда яшәүче Кашап мулла дигән кеше 300 баш умарта тоткан. Бу
турыда без әдәби әсәрләрдән дә укып беләбез2. Бүгенге көндә авылда 92
хуҗалык бар, шуларның унтугызында умарта тоталар. Үткәнен белмәгән
киләчәген дә күрмәс, дигән борынгылар. Ә үткәннәр турында тарих, гореф
гадәтләр, символлар сөйли....
1 Гомәр Бәширов, “Нинди ул Татарстан?” хикәясе
2 Хәбибуллина, Роза Шакир кызы. Миләш елы : повестьлар / Роза Хәбибуллина. Казан : Татарстан китап нәшрияты,
2011. 252, [2] с.
4Төп өлеш
Әлеге фәннитикшеренү эшенә тотыныр алдыннан мин башта Россия,
Татарстан Республикасы, районыбыз символикаларын тирәнтен өйрәндем.
Символикаларны өйрәнеп, туган ягыбызның тарихы белән, анда яшәүче
халыкның эшшөгыльләре белән, аларга гына хас үзенчәлекләре белән ныклап
таныштым. Чыннан да, һәр җирнең кызыклы үткәне, гыйбрәтле тарихы бар
бит! Менә шул тарихыннан чыгып нишләп әле авылыбызның гербын
булдырмаска дигән сорау да туды бездә. Үзе яшәгән төбәк турында бөтен
кеше дә китап тотып, укып, өйрәнеп утыра алмый. Без соравыбызга җавап
итеп, мәктәптә эшләп килүче “Каурый каләм” түгәрәгендә туган авылыбыз
Үзебезнең
Вәрәшбашның символикасын булдыру өстендә эшләдек.
авылыбызның флагын өч төсле итеп ясадык3: зәңгәр – аяз күк йөзе, ак –
чисталык, сафлык, иманлы булу билгесе, яшел – яшәү ямен аңлата. Сул яктан
нурларын сибеп торучы кояш җылылык һәм яктылык чыганагы икәнен
белдерә.
Авыл гербында4 исә, без каен яфрагы өслегендә салават күпере
астыннан челтерәп аккан чишмә башы куйдык. Чөнки, авылыбызның күпчелек
өлешендә каен урманнары үсә. Тау башындагы чишмәләр авылыбызның төп
мирасы булып тора. Авылыбыз чишмәләре авыл халкы өчен генә түгел, ә бу
авыл яныннан даими үтеп йөрүче юлчылар өчен дә кадерле. Алар чишмә суын
өйләренә алып кайтып та сыйланалар. Димәк, Вәрәшбаш авылың чишмәләре
авыл халкының горурлыгы булып торалар.
3 Презентация 5 слайд
4 Презентация 6 слайд
5Ә чишмәнең бер ягына чалгы ясап, бу авыл халкының терлекчелек
белән, икенче ягына урак куеп, игенчелек белән шөгыльләнгәнен аңлаттырга
тырыштык. Чөнки, безнең авылда хезмәтне үз иткән тырыш халык яши.
Туган авылыбызның үткәнен белеп, аны үз гаиләбез белән бәйләп
карасак нәселебезгә, туганнарыбызга булган мәхәббәт, хөрмәт тагын да ныгый
дияр идем мин. Шуннан чыгып, фәннитикшеренү эшемнең дәвамы буларак үз
гаиләбез символикасы – туграны булдыру теләге миндә зур кызыксыну уятты.
Моның өчен мин иң элек гаиләмнең нәсел шәҗәрәсен өйрәнә башладым.
Әбием һәм әтиемнең сөйләгәннәреннән чыгып, 5 буын бабамның нәрсә белән
шөгыльләнгәннәрен ачыкладым. Минем әтием Ринат бабам Миргасим белән
әбием Нәкыянең бердәнбер уллары. Ул нәсел дәвамчысы буларак, әнием
Резедага өйләнеп, 3 бала: ике кыз һәм бер малай тәрбияләп үстерәләр.
Күргәнегезчә, мин дә Ганиевлар нәселенең дәвамчысы булып торам. Безнең
гаилә элекэлектән умарта тоткан. Умартачылык белән шөгыльләнү безнең
гаиләгә әбием ягыннан күчкән. Нәкыя әбиемнең әтисе Шәйхерам 1905 нче
елда туган һәм 1943 нче елда сугышта үлгән. Аларның гаиләсе булган җир
биләмәләренең күпмедер өлешендә иген үстергәннәр, ә бер өлеше умарталык
булып торган. Шәйхерам бабайның атасы Шәйислам да бик дәрәҗәле көчле
умартачы булган. Ул 1870 нче 1950 нче елларда яшәгән. Димәк, безнең
гаиләнең умарта тотуы 19 нчы гасырларга ук барып тоташа. Аның өстенә,
буыннан буынга күчеп килгән игенчелек белән шөгыльләнү дә нәселебезнең
җир кешеләре икәнен исбатлый. Чөнки бүгенге көндә әтиемнең дә авыл
янында җире бар, ул анда терлек өчен печән, он өчен бодай үстерә. Үзебезнең
малларга җитәрлек әзерләгәч, без печәннең артыгын сатабыз да. Тырыш,
хезмәт сөйгән кеше генә үз дигәненә ирешә, гаиләсен дә һәр яклап тәэмин итә
ала.
Умартачылык бүгенге көндә җәмгыятьтә зур урын алып тора. Бу
беренчедән яраткан хезмәт, икенчедән керем кертә, чөнки хәзерге җәмгыять
6шәхси эшмәкәрлек белән эшләүне таләп итә. Әтием иртәдән кичкә кадәр
умарталар янында. Умартачылык белән шөгыльләнү зирәк, тырыш,
игътибарлы, пөхтә һәм аек булуны таләп итә. Бу шөгыльрухландыру
чыганагы, ял төре, юаныч та һәм шул ук вакытта мәшәкатьле, әмма
тырышлыкка юмартлык белән җавап бирә торган хезмәт. Мин дә кечкенәдән
үк әтием янында буталып, бал кортларын күзәттем: бал кортлары – бал гына
түгел, ә сәламәтлеккә дә файдалы, дигән нәтиҗә ясадым. Һәм без гаиләбез
белән “Бал корты – гаиләмнең дусты” девизы астында яшибез.
Борынборын заманнарда ук балны Алла тарафыннан Җиргә кеше бәхетенә
җибәрелгән бүләк дип санаганнар. Балның файдасы турында кыскача гына
сезгә дә сөйләм китсәм, комачауламас дип уйлыйм.
1. Чәчәк серкәсен, ягъни “ перга”ны, медицинада балаларда
азканлылыкны дәвалау өчен кулланалар. Ул кандагы эритроцитларны һәм
гемоглабинны күтәрә.
2. Ана корт сөте туклыклы һәм кыйммәтле матдә. Ул майларга,
витаминнарга һәм аксымнарга бай. Организмда матдәләр алмашын яхшырта.
3. Прополисны – суык тигәндә һәм авыртуны басуда кулланалар.
4. Бал кортының агуы, кеше организмында иммунитетны ныгыта,
ревматизмны дәвалый.
5. Кишергә караганда, балавызда витаминнар 400 тапкыр күбрәк.
Нәселем тарихын өйрәнеп, умартачылык турында мәгълүматлар
туплаганнан соң, гаиләмнең символикасын5 түбәндәгечә ясарга дигән
нәтиҗәгә килдем. Киң иген басуы – гаиләмнең җир кешеләре икәненә
ишарәли. Бал тамчысы эчендә гаиләбезнең девизын да язам, аны инде
югарыда әйтеп уздым: “Бал корты – гаиләмнең дусты”. Кулларына бал тулы
чиләкләр тоткан умарта корты – гаиләмнең тырыш һәм эшчән булуын раслый.
5 Кушымта 3, презентация 12 нче слайд
7Чөнки умарталарны яхшы итеп караган очракта гына чиләкләр дә, мичкәләр
дә бал белән һәрвакыт тулы була.
Йомгаклау өлеше
Гаиләмнең символикасын булдыру (Кушымта) – нәсел шәҗәрәмне
белергә ярдәм итә. Үзенең үткәнен белгән кеше генә киләчәген төзи ала. Шуңа
күрә дә авылыбыз тарихын, нәселелебез шәҗәрәсен өйрәнү безнең алга
куелган иң беренче бурычларның берсе булып торырга тиеш. Туган җиргә
мәхәббәт, анда яшәгән халыкка хөрмәт, гаиләбезгә ихтирам белән карасак,
әбибабаларыбызга, әтиәниләребезгә игътибарлы булсак, без чын кешеләр
булып үсәрбез.
Нәтиҗә:
Әлеге фәннитикшеренү эшен башкару барышында мин авыл тарихын,
аның халкының шөгыльләрен, нәселем шәҗәрәсен өйрәндем, белемнәремне
тирәнәйттем. Шул өйрәнгәннәрдән чыгып, гаиләм турында башкалар да
белсен өчен төрле символлар ярдәмендә аңлатырга мөмкин булуын
исбатладым дип уйлыйм.
8Кулланылган әдәбият
1. Ә.Ә.Әхмәтгалиев. Мөслим төбәге. Яр Чаллы: “Яр Чаллы
типографиясе”, 2003.
2. Ф.Н.Баһаутдинов. Мөслим балалары. – Казан: “Идел –Пресс”
нәшрияты, 2006.
3. Низамиева Т.Г. “Вәрәшбаш авылы тарихы”
4. Низамиева Т.Г. “Вәрәшбаш авылының микротопонимикасы”
5. Н.Н. Зарецкий «Уход за пчёлами».
6. В.М. Николаевский “Справочник по пчеловодству”
7. Детская энциклопедия «Всё обо всём»
910“Бал корты – кешенең дусты”
Бал – синең
сәламәтлегең
Күренекле врач һәм
галим
Әбүгалисина бөтен кешегә дә бал
ашарга тәкъдим итә. “Бал кешенең
гомерен озынайта, төрле чирләрне
дәвалаганда да булыша”, дигән ул.
Салкын тигәндә бал белән
дәвалану серләре
1. Кура җиләге согы
белән балны бутап,
йөткергәндә эчәләр.
2. Салкын тигәндә
балны миләш һәм
гөлҗимеш төнәтмәсе
белән эчәләр. (1/2ст.
миләшне, 1/2 стакан гөлҗимешне 10
минут кайнатырга, аннан соң суытырга,
сөзәргә кирәк. 1/3 стакан суга бер аш
калагы бал сала ларһәм сөт белән
тутыралар) Көнгә 23 тапкыр эчәргә.
3. Температура булганда , ромашка
төнәтмәсенә ( 1 аш калагы ромашка
чәчәгенә 1 ст. кайнаган су саласы, берничә
минут тотасы, сөзәсе һәм көнгә 1 аш
калагы бал салып 3 тапкыр эчәсе.
4. 1 аш калагы юкә чәчәгенә 1 ст. кайнаган
су саласы. Суынганнан соң сөзәсең дә 1 аш
калагы бал өстисең. Җылы килеш йоклар
алдыннан эчәсең.
5. Гайморит булганда балны алоэ белән
кушып борынга тамызалар
6. Салкын тигәндә, 1 ст. баланга 1л.
кайнаган су салып, 10 минут, әкрен генә
утта кайнаталар. 11,5 сәг. торгач, аны
сөзәләр. Шуңа 3 аш калагы бал өстәп,
көнгә 34 тапкыр ярты стакан эчәләр.
7. Бронхит булганда 4 өлеш
әче тормага 1 өлеш бал
бутап эчәләр 8. Салкын
тигәндә, мүк җиләге согын
бал белән бутап, көнгә 23
тапкыр, 4050 мл. эчәргә.
9. 1 аш кашыгы кипкән ромашканы 1 ст.
кайнар суда пешекләргә. Суынгач, сөзеп , 1
чәй кашыгы бал өстәп болгатырга. Авыз эче
бозылганда, тамак авыртканда чайкау өчен
менә дигән дару.
10. 5г. (1аш калагы) үги ана яфрагын
эмаль савытка салып, өстенә 1ст.кайнар су
агызырга,өстен томалап,15 минут су
“мунчасында” тотарга. Суытып, сөзәргә;
кайнаган су белән 200 мл. га җиткерергә, 1
аш кашыгы бал өстәп, көненә 23 тапкыр 1
2 аш кашыгы эчәргә.
11. Ярага һәм җәрәхәткә бал сөртергә
киңәш ителә. Балга балык мае да
кушсаң,аеруча нәтиҗәле була.
12. 4 өлеш уылган суганга 1 өлеш бал
кушып, яхшылап болгатырга. Катнашманы
чәч төпләренә ышкырга, 30 минуттан соң
юып төшерергә.
13. Иреннәр җилдән кипшергәндә , бал
сылап 20 минут тотарга, аннан соң сөртеп
алырга.
1112