Габдулла Тукай ижатында мэсэллэр. . Эдэби укудан 3 нче сыйныфта дэрес планы
Оценка 4.8

Габдулла Тукай ижатында мэсэллэр. . Эдэби укудан 3 нче сыйныфта дэрес планы

Оценка 4.8
Разработки уроков
docx
чтение
3 кл
31.03.2017
Габдулла Тукай ижатында мэсэллэр. . Эдэби укудан  3 нче сыйныфта дэрес  планы
Бу дәрестә укучыларны Габдулла Тукайны иҗаты белән оста мәсәлче буларак та таныштыру күздә тотыла. Мәсәл турында гомуми тошенчә бирелә, аның төп фикере-морален табарга һәм аңларга өйрәтү максаты куела. Һәр кеше үзе башкарган гамәлләре өчен үзе җавап бирергә тиешлекне бала бу дәрестә аңласын иде..
ПЛАН.docx
Тема: Габдулла Тукай. “Төлке һәм йөзем җимеше “ мәсәлен уку. Максат. Һәр кеше үзе башкарган гамәлләре өчен үзе җавап бирергә тиешлекне аңлату. Бурычлар: 1) мәсәл жанры белән танышуны дәвам итү; 2) Г.Тукайның мәсәленең  эчтәлеге, төзелеше һәм әйтелгән моральнең төп  мәгънәсен ачыклау; 3) җаваплылык хисләре, һәр эшне ахырына кадәр җиткерә белү теләге  тәрбияләү; башкарган гамәлләрең  өчен җавап бирә белергә күнектерү. ШУУГ:Мәсәлләр турында гомуми төшенчә бирү;мәсәлләрнең тәрбияви роле; ТБУУГ:   Мәсәлләрнең   ике   өлештән   –   сюжеттан   һәм   моральдән   (үгет­ нәсыйхәт, әдәп­әхлак кагыйдә­ләре) торуын аңлату; РУУГ: Мәсәлләрнең хайваннар турындагы әкиятләрдән килеп чыгы­шы һәм  гасырлар дәвамында үсеше; КУУГ : Укылганнар буенча фикер алышу, группа белән эшләү алымнарын  өйрәнү. Материал:  Г.Тукайның  “Төлке һәм йөзем җимеше”, Эзопның “Төлке һәм  йөзем җимеше”  мәсәлләре. Җиһазлау: дәреслек : Әдәби уку. Г.М.Сафиуллина,  Ф.Ф.Хәсәнова,  Ә. Г.Мөхәммәтҗанова­2 нче кисәк, портретлар, презентация, китап  күргәзмәсе(укыган мәсәл авторларының китапларыннан). Дәрес барышы. I. Дәресне оештыру. Мотивация. Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек?  II. Актуальләштерү. 1. Үткән дәрестә өйрәнгәннәрне искә төшерү. ­Бүлекнең темасы. ( Хикмәтле Тормыш тәҗрибәсе туплыйбыз). Бу бүлектә без нинди жанрдагы әсәрләр укыдык? ( мәсәлләр)  ­Нәрсә ул мәсәл? (Гыйбрәтле, акыл өйрәтүче кечкенә әсәрләр.)  ­ Мәсәл ничә өлештән тора? (Ике).  ­Нәрсә ул мораль? (Мәсәлнең нәтиҗәсе, моральдә акыл,әдәп, әхлакка  өйрәтә торган фикерләр үткәрелә).Өй эшләрен тикшерү. М. Гафуриның “  Ике чебен “ әсәрен уку. Морален табу. III. Яңа материал өстендә эш . 1.  Теманы ачыклау. ­ Укучылар, мин сезгә бер вакыйганы искә төшерәм. Татар теле дәресендә  укытучы Алмазга хәрефләрне ямьсез язасын дип,  кисәтү ясады.  Алсу комачаулады миңа!­ диде Алмаз. ­Бу вакыйга турында нәрсә әйтә аласыз? Кем гаепле? ­ Килеп туган хәлдә, үзең гаепле булып та башка кешегә сылтау дөрес  булырмы? Гаепне кемнән эзләргә кирәк? ­Дәресебезнең морале: Эшең барып чыкмаса, гаепне үзеңнән эзлә. (Тактага  язып куела)(слайд 1) 2. Укылачак әсәрләрне ачыклау. ­Балалар, тактага күз салыгыз әле. Кемнең портретларын күрәсез?       Кайсы  язучыларның мәсәлләрен укырбыз? (Г.Тукай) (Портрет тактада)  Бер укучы Г. Тукай турында сөйли.  Г.Тукайның  “Төлке һәм йөзем җимеше” мәсәлен укырбыз.  3. Сүзлек өстендә эш (слайд 3) Йөзем җимеше – виноград Ниһаять – нәрсәнең дә булса чиге, ахыры Карны ачкач –ашыйсы килгәч Ләгыль, якут – кыйммәтле ташлар Анлар – алар Михнәтләнеп – газапланып ­Бу сүзләр икенче төрле ничек атала? (архаизмнар) 4. Г.Тукайның “Төлке һәм йөзем җимеше” мәсәлен УКЫТУЧЫ укый,  анализлау. (Слайд 4 – төлке һәм йөзем җимеше картинаны карау. ­Нәрсәләр күрәсез? ­Төп герой кем? (Төлке) Тагын сорауларга җавап биргэнче, мәсәлне бер тапкыр эчтән укып чыгыгыз.    Эчтән уку.   Физминутка. Укучылар кычкырып укыйлар. ­Бу мәсәлдә төлке турында нәрсәләр белеп була? (Хәйләкәр, ач ,бакчага керә,йөземнәрне ашарга үрелә, сикергәләп карый,буе  җитми, ала алмый). Сорау­җавап ­Төлкенең ни өчен буе җитми? Буе җитмәгәч, ул нәрсә ди? ­Төлкенең үз­үзен юатуы кайсы юллардан күренә? ­Мәсәлдә килеп туган хәлгә карата гаепле кеше бармы? Килеп туган хәлне  кем дә булса үзгәртә аламы? ­Морале кайсы җөмләләрдән күренә? Мораль өлеше кем тарафыннан әйтелә?  ( эзоп) ­Кем гаепле дип саныйсыз?Ни өчен?  Эзопның мәсәлен 1 укучы укый. ­Ике мәсәлнең кайсын уку җайлырак булды? Мәсәл нинди формада язылган? ( проза) Мәсәлләрдә төп геройлар: хайваннар, кошлар. Мәсәлләрнең максаты: хайван  образлары аша кешеләр тормышында була торган уңайсыз хәлләрне күрсәтү,  гыйбрәт, сабак алырга өйрәтү. Шуңа күрә мәсәлләрдә шатлыклы көлү түгел.  Ә ялкаулыктан, ялагайлыктан, наданлыктан мыскыллап көлү. ­ Хәзер бу  ике мәсәлнең аермалы һәм охшаш якларын ачыкларбыз.   Охшаш яклары Жанры буенча бу әсәрләр – Төп герой­ Мәсәлләрдә мораль­ ____________________________ _______________________________ ________________________________ Аермалы яклары Нинди формада язылган? 1нче мәсәл_______________ 2 нче мәсәл_________________ Авторлары 1 нче  мәсәлдә___________________________ 2 нче мәсәлдә  Моральне кем әйтә? 1 нче мәсәлдә___________________ 2 нче мәсәлдә______________________ IV. Рефлексия. ­Төлкенең гаебе нәрәдә?(Үзе башкара алмаганга башкаларны гаепли.) ­Төлкегә нинди киңәшләр бирер идегез? ­Бүгенге дәрес сезгә нинди сабак бирде?( эшенне ахырына кадәр эшләргә.,  эшен уңышсыз чыкса, сәбәбен үзеннән эзләргә, кешегә сылтарга ярамый) ­Сезнең дә шушы төлке хәлендә калганыгыз юкмы? Тормыштан мәкаль: “Йөри белмәгән  солдат күнитеген яманлый.” “ Бии  белмәгән кеше  көй ямьсез дип биемәс” Бу мәкаль мәсәлнең морале була аламы? Өй эше: Г. Тукайның башка мәсәлләрен алып укырга.

Габдулла Тукай ижатында мэсэллэр. . Эдэби укудан 3 нче сыйныфта дэрес планы

Габдулла Тукай ижатында мэсэллэр. . Эдэби укудан  3 нче сыйныфта дэрес  планы

Габдулла Тукай ижатында мэсэллэр. . Эдэби укудан 3 нче сыйныфта дэрес планы

Габдулла Тукай ижатында мэсэллэр. . Эдэби укудан  3 нче сыйныфта дэрес  планы

Габдулла Тукай ижатында мэсэллэр. . Эдэби укудан 3 нче сыйныфта дэрес планы

Габдулла Тукай ижатында мэсэллэр. . Эдэби укудан  3 нче сыйныфта дэрес  планы

Габдулла Тукай ижатында мэсэллэр. . Эдэби укудан 3 нче сыйныфта дэрес планы

Габдулла Тукай ижатында мэсэллэр. . Эдэби укудан  3 нче сыйныфта дэрес  планы
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
31.03.2017