МБГБУ “Носы төп мәктәбе”
югары квалификацион категорияле
география укытучысы
Григорьева Лена Ильясовна
География дәресләрендә патриотлар тәрбиялибез.
Бүгенге көндә мәгариф учреждениеләрендә даими рәвештә балаларга патриотик тәрбия бирүгә игътибар арта бара, шуның өчен дәрестә дә, класстан тыш эшләрдә дә милли горурлык, патриотик хисләре тәрбияләү максаты куела.
Яшь буынга патриотик тәрбия бирү мәктәптә һәрвакыт игътибар үзәгендә тора.Ул иң элек укучыларда туган илгә һәм туган җиргә карата мәхәббәт тәрбияләүне, патриотизмны күздә тота.
Патриотизм нәрсә ул? Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә: “Патриотизм - ул үз илеңне, халкыңны өзелеп ярату һәм үз Ватаның өчен армый – талмый көрәшергә әзер тору. Патриотизм-гасырлар буе тәрбияләнеп килгән тирән хис”- дигән мәгънәдә. Бүгенге көндә безнең алда торган мөһим бурычларның берсе – тормышка әзер булган, үз Ватанына чын күңелдән бирелгән Кеше, Гражданин һәм Патриот тәрбияләү.Ә кем соң ул патриот? Патриот – үзенең туган җирен, халкын, Ватанын сөюче, шулар өчен һәртөрле корбаннарга да әзер булган кеше.
Җәмгыятьнең мораль кризис кичерүе, әхлак нормаларының таркала баруы, игелек, мәрхәмәтлелек сыйфатларының кими баруы яшьләргә тискәре йогынты ясый. . Хәзерге балаларга совет чоры әсәрләрен, бигрәк тә патриотик рухта язылганнарыннарын аңлау кыенлашты. Ләкин җәмгыять ничек кенә үзгәрмәсен, кеше яхшы белән начарны, ак белән караны, бөеклек белән түбәнлекне аерырга, үз иленең гражданины, патриоты булып үсәргә тиеш. Чөнки бәхетле тормышны үз илебездә үзебезгә төзергә туры киләчәк.
Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүдә төп рольне укытучы үти. Укытучы – ул буыннарны тоташтыручы, белем биреп кенә калмыйча, укучыларга өлкән буыннарның рухи байлыгын җиткерүче дә, шәхес тәрбияләүче дә. Ә шәхес - җәмгыятебезнең җимеше. Җимешне өлгертер өчен күпме вакыт һәм көч кирәк: җирен йомшартып орлык чәчәргә, кибәргә бирмичә суын сибеп торырга. Заманча технологияләр никадәр генә алга китмәсен, күпме генә аларны мактамасыннар, барыбер укучыга рухи тәрбияне укытучы бирә.
Укучыларда гражданлык һәм патриотик
хисләр тәрбияләү юнәлешләре:
а) республикабыз, туган ягыбыз тарихы, мәдәнияте
турында мәгълумат бирү; б) төбәктә
яшәүче язучылар, сәнгать кешеләре белән очрашулар
үткәрү;
в) халкыбызның гореф - гадәтләре,
традицияләре белән тулырак таныштыру;
г) хезмәт һәм сугыш ветераннары белән
очрашулар үткәрү.
Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр. Безнең бай тарихыбыз, мәдәниятебез, мәгарифебез, батыр, эшчән халкыбыз бар. Аларны өйрәнү, үзең яшәгән төбәк белән горурлану хисләре тәрбияләү – һәрберебезнең бурычы.
Ватан тарихы белән кызыксындыру, аңа карата мәхәббәт хисе тәрбияләү, Дәүләт символларына, изге урыннарга хөрмәт белән карау, җәмгыятькә һәм халкыңа хезмәт итәргә әзер булырга өйрәтү зур урын алып тора. Яшь буын чын патриот, илебезнең чын гражданы булып үссен өчен, шулай ук туган авылына, туган мәктәбенә, халкының милли гореф - гадәтләренә ихтирам хисе тәрбияләү кирәк.
Патриотик тәрбия эшен алып баруда укытучылар мөһим роль уйный. Укытучы – ул буынны тоташтыручы, белем биреп кенә калмыйча өлкән буыннарның рухи байлыгын җиткерүче дә. Арча районы укытучылары үзләренең август киңәшмәләрендә патриотик тәрбия эшен ничек алып барулары турында фикер алыштылар, көн тәртибендә бу мәсьәлә төп урынны алып торды.
Мәктәбебездә музей эшләре оештырылды, коридорларда якташларыбыз - Бөек Ватан сугышында, Әфган, Чечня сугышларында катнашучылар турында сөйләүче стендлар һәм күргәзмәләр булдырылды.
Хәрби – патриотик тәрбия эше күпкырлы һәм мавыктыргыч: батырлык айлары, батырлык дәресләре, олимпиадалар, конкурслар, «Аҗаган» уеннары, хәтер вахталары һ.б.
Һәр дәрес, бигрәк тә тарих, география л дәресләре – патриотик тәрбия бирү мәктәбе.
География дәресе, милли - төбәк үзенчәлекләреннән чыгып, укучыларның туган җире, авылы, тормыш - көнкүреше белән тыгыз бәйләнештә оештырыла. ... Бу дәреснең һәр этабы теманы ачарга булышты: якташ шагыйрьләребезнең тел турындагы шигырьләрендә укучылар кушма җөмләнең аналитик һәм синтетик төрләрен эзләделәр, кагыйдәләрне ныгытып җөмләләр төзеделәр, сүзлек диктантлар яздылар, халкыбызның күңел бизәкләре – милли киемнәр белән таныштылар, балалар уеннарын уйнадылар, бишек җырларын җырладылар, авыллары турында язган иншаларын укыдылар.
Патриотлык ул, минемчә, - халкыңа тугры хезмәт итү, туган телеңне ярату, хөрмәт итү дә. Кирәк икән, аның киләчәге өчен гомереңне бирү.
Геогрфия атналыгында үткәрелгән әдәби – музыкаль композициянең эпиграфы итеп « "Шушы яктан, шушы туфрактан без"» дигән сүзләр алынган икән. Бу сүзләр бик урынлы һәм кирәкле. Алар безне уйландыра.
Носы мәктәбе яхшы традицияләргә бай мәктәп. Монда күп еллар буе балаларга төпле белем, тәрбия биреп, халык арасында агарту эшләре алып барып, милли бәйрәмнәр үткәреп, гореф - гадәтләребез белән таныштырып, эшлибез.
Без кайбер класстан тыш чараларны, тәрбия сәгатьләрен музейда үткәрү гадәтен алдык. Биредәге татар халкының көнкүреш җиһазлары, милли киемнәре укучыларда халкыбыз тарихына кызыксыну уята, милли тәрбия бирүдә зур роль уйный. Ветераннар белән очрашу чараларын шулай ук музейда үткәрергә тырышабыз. Балалар ветераннардан сугыш турында күп мәгълүмат алалар, алар белән әңгәмә коралар. Ил өчен барган аяусыз көрәш барганда да, Ватаныбызга булган чын ярату, Ватан өчен көрәшнең изге, хак булуына ышанудан көч алып җиңүгә ирешкән ветераннар яшь буында патриотизм, гражданлык хисләре уяталар.
Шулай итеп, бүгенге авыр, катлаулы чорда әдәпле һәм итагатьле патриот шәхес тәрбиялим дисәң, эшне, балага кечкенәдән үк туган ягы, халкы тарихын өйрәтүдән башларга кирәктер.
Материалы на данной страницы взяты из открытых источников либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.