"Әхлаклының теле саф..."
Оценка 5

"Әхлаклының теле саф..."

Оценка 5
Образовательные программы
docx
воспитание +2
9 кл—11 кл
13.10.2022
"Әхлаклының теле саф..."
Күренекле галим, тәрбияче Ризаэддин Фәхретдин: ”Әхлак берлә әдәбият бергә булыр. Әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр,” – дип яза. ”Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә - тәрбияле баладыр. Ата һәм ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык һәм ахирәттә йөзгә аклык китерер”, -ди ул.
Әхлаклының теле саф....docx

    Сираҗетдинова Зоя Петр кызы, Казан шәһәре Яңа Савин районы 49нчы номерлы гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты  укытучысы 

                                                 Әхлаклының теле саф...”

               Константин Паустовский: “Кешенең үз теленә булган мөнәсәбәтенә карап, аның мәдәни дәрәҗәсе турында гына түгел, ә бәлки, граҗданлык позициясе турында да төгәл фикер йөртергә мөмкин. Үз телеңә мәхәббәттән башка үз илеңне, үз милләтеңне ярату турында уйларга да ярамый”, - дигән сүзләрне әйтеп калдырган. Әхлаклының теле саф, диләр. Хак әйтелгән сүзләр! Безнең, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының, балаларда ана теленә мәхәббәт тәрбияләүчеләрнең, үз милләте белән горурлана алырлык әдәпле, әхлаклы  балалар үстерергә тырышучыларның бүгенге борчылулары буш урында тумагандыр.

                ХХI гасыр шәхесен үстерүдә мәктәп һәм, билгеле булганча, тәрбия зур әһәмияткә ия. Мәшһүр татар гуманисты, мәгърифәтче Каюм Насыйри үз вакытында: “Тәрбия һәр нәрсәнең ачкычы, аның белән һәр нәрсәне хәл итеп була, ул кешене кеше итүдә иң дөрес юл”, - дип, бик дөрес язган. Билгеле булганча, кешенең шәхес булып формалашуында әхлак тәрбиясе төп  һәм иң әһәмиятле урын алып тора. Тәрбиянең төп максаты – нәкъ менә һәрьяклап камил булган, гуманлы, әхлаклы  шәхес тәрбияләү. Гуманлылык – дөньяны, әйләнә - тирәне танып белүдә, кешеләр белән мөнәсәбәттә  үз янәшәңдәгеләргә тигез хокуклы, якын, тугандаш шәхес итеп карау, ярдәмгә һәрчак әзер булу, кеше хәленә керә белү дигән сүз ул.[1]

                 Борынгы грек фәлсәфәчесе Сенека: “Гыйлемлелектә алга китеп тә, әхлаклылыкта артта калган кеше алга китүдә иң артта калган кеше,”- дигән. Әхлак ул – кешенең эш - хәркәтләрендә, көндәлек тормышында билгеле бер калыпка салынган, билгеле кыйммәтләрдән торган сыйфат. Кешенең тәрбиялелеген һәм әхлагын аның тәртибенә карап бәялиләр. Ләкин ул киң төшенчә һәм билгеле бер шәхес тормышының барлык якларын үз эченә ала. Кешенең тәртибе аның кылган гамәлләреннән гыйбарәт. Мәктәптә әхлак тәрбиясенең төп бурычлары укучы балада әхлак тәҗрибәсе булдырудан тора. Яхшыны яманнан, яманны яхшыдан аера белү тәҗрибәсе кешедә яшьтән үк тәрбияләнә. Ул аны көндәлек тормышы, эше, эшчәнлеге, башкаларга мөнәсәбәте белән ныгыта гына бара.

          Татар халкының әхлакый тәрбия бирү тарихына мөрәҗәгать иткәндә, без борынгы бабаларыбызның инде күптәннән нәсыйхәт китаплары булуына инанабыз. Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф», Ризаэддин Фәхретдиннең «Насыйхәт», Каюм Насыйриның «Китаб-әт-тәрбия» әсәрләре әнә шундыйлардан. Без дәресләрдә, класс сәгатьләрендә, ата – аналар җыелышларында бу әсәрләрне бик рәхәтләнеп кулланабыз.

         Яшь буынны иманлы, инсафлы итеп тәрбияләүдә ислам диненең иҗтимагый әһәмияте зур. Ислам - әхлаклылык, ярдәмчеллек үрнәге. Намуслы, юмарт, ярдәмчел булу, дөреслекне яклау, эчкерсезлек, кунакчыллык - кешене куркәм итүче сыйфатлар. Ата - анага игелек кылу, сабырлык кебек сыйфатларны да безгә ислам дине кануннары өйрәтә. Ислам әхлагын саклаган һәр кеше дә сау-сәламәт һәм рухи яктан көчле була. Рухи - әхлакый тәрбия бирүдә халкыбызның күркәм гореф - гадәтләрен өйрәнү, гаилә бәйрәмнәре үткәрү, гаилә шәҗәрәләре төзү  отышлы дип саныйм.

             Халкыбызның акыл иясе Ризаэддин Фәхретдиннең зирәк сүзләрен дә яшь буынга тәрбия бирүдә девиз итеп алырга мөмкин:  "Бала чакта алган тәрбияне соңрак бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас", – дип кисәтә ул. Бу хакта Тукай да еш искәртә. Аның “Тырыш яшьләй, зурайгач, җайсыз ул. Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул!”- дигән шигырь юлларын гына да искә төшерү җитә. Ни өчен иртәрәк? Чөнки һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Бала мәктәпкә кадәр үз тирә - янындагы мохит тәэсирендә формалаша. Кеше аңының, әхлагының формалашуы да эзлекле рәвештә бер вакытка туры килә. Шул моментны үткәрдекме – соңга калуыбыз да бик мөмкин. Ә инде татар теле һәм әдәбияты укытучысының бурычы – милли рухтагы  әхлаклы  балалар  тәрбияләү  булырга  тиеш.

            Балаларда гуманлылык тәрбияләү эшендә аеруча мөһим рольне укытучы үзе башкара. Укучылар арасында дөрес, гадел мөнәсәбәтләр булдыру да монда зур әһәмияткә ия. Шулай ук укытучы белән укучы арасындагы гуманлы мөнәсәбәт тә бу эштә үрнәк булып торачак.    “Кеше – кеше өчен кыйммәтле дару ул”-дигән борынгылар. Педагогларга карата кулланганда, бу гыйбарә аеруча мәгънәле  яңгырый. Укытучының шәхси үрнәге, сүзе, киңәше – укучылар өчен алыштыргысыз дару.[2]    

       Күренекле галим, тәрбияче Ризаэддин Фәхретдин: ”Әхлак берлә әдәбият бергә булыр. Әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр,” – дип яза. ”Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә - тәрбияле баладыр. Ата һәм ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык һәм ахирәттә йөзгә аклык китерер”, -ди ул.    Татар әдәбияты программаларына кертелгән әсәрләрнең күбесе нәкъ менә укучыларда Ватанга мәхәббәт, илгә хезмәт итү, намуслылык, гаделлек кебек сыйфатларны тәрбияли. Нинди генә әдәби әсәр өстендә эшләсәк тә, халык авыз иҗатымы ул, шигырь яки проза әсәреме, укучыларны яхшыны яманнан аерырга, кешелеклелек сыйфатларын табып, аларны үзеңдә булдыру өстендә эшләргә өйрәтә белергә кирәк. Мәсәлән, Абдулла Алишның ”Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык” әкияте балаларда хезмәт сөючәнлек, игелеклелек сыйфатлары тәрбияли.

               Җәмгыятебезнең киләчәге өчен мөстәкыйль уйларга сәләтле шәхесләр кирәк. Аларның юлында акны – карадан, чынны – ялганнан, вөҗданны – намуссызлыктан аерып бирергә өйрәтүче маяк булып – әхлак тәрбиясе тора. Халыкта Ватан төшенчәсе Ана белән тиңләнә. Ананың тиңсез җылылыгын, табигатьнең чиксез  матурлыгын тою – баланы тышкы дөнья белән бәйләүче беренче карлыгачлар. Аналарга, олыларга шәфкатьлелек тәрбияләү – укытучының бурычы. Бүген татарны милләт буларак саклап калуның бердәнбер юлы – телне саклап калу. Тел сакланса – милләт саклана. Тел югалса, милләт башка милләт тарафыннан йотыла.

               Җирдә тереклек дәвам итә... Изге куаткә ия булган әхлак орлыклары мәктәптә шытым биреп, алар һаман да үсеп җимешләрен бирсен иде. Бала чакта барлыкка килгән әхлак нормалары кешенең җитлеккән, олыгайган чорына кадәр озата бара. Без, әдәбият укытучылары, балаларны маңгай күзе белән генә түгел – күңел күзе белән дә "укырга" өйрәтергә тиешбез. Укучы әйләнә - тирәдәгеләрнең шатлыкларына һәм хәсрәтләренә игътибарлы булырга, ямьсезлектән йөз чөерергә өйрәнергә тиеш. Кешелек җәмгыятен һәрвакыт борчып килгән әхлак мәсьәләләре  – намус, гаделлек, җирдә дөрес итеп яшәү, әти-әни һәм Ватан алдындагы изге бурычны үтәү кебек төшенчәләр мәңгелек, һәркем өчен уртак. Аларны үзеңдә булдыру өчен Кеше булу кирәк. Ә укучыларны Кеше итеп тәрбияләү – безнең һәрберебезнең уртак бурычы.

 Кулланылган әдәбият:

 

1.     Татар милли педагогикасы. Казан, 2010ел

        2.  Ә. Н. Хуҗиәхмәтов. Тәрбия дәресләре. Казан. ”Матбугат йорты”нәшрияты, 1998ел

        3.  Ш. Ш. Җәләлиев. Милли тәрбия нигезләре. Казан. ”Мәгариф” нәшрияты, 2003 ел.

        4. Р. Фәхретдин хезмәтләре.


 

Скачано с www.znanio.ru



[1] .  Ә. Н. Хуҗиәхмәтов. Тәрбия дәресләре. Казан. ”Матбугат йорты”нәшрияты, 1998ел-211б.

[2] .  Ә. Н. Хуҗиәхмәтов. Тәрбия дәресләре. Казан. ”Матбугат йорты”нәшрияты, 1998ел-212б.

Сираҗетдинова Зоя Петр кызы, Казан шәһәре

Сираҗетдинова Зоя Петр кызы, Казан шәһәре

Кешенең тәртибе аның кылган гамәлләреннән гыйбарәт

Кешенең тәртибе аның кылган гамәлләреннән гыйбарәт

Балаларда гуманлылык тәрбияләү эшендә аеруча мөһим рольне укытучы үзе башкара

Балаларда гуманлылык тәрбияләү эшендә аеруча мөһим рольне укытучы үзе башкара

Бүген татарны милләт буларак саклап калуның бердәнбер юлы – телне саклап калу

Бүген татарны милләт буларак саклап калуның бердәнбер юлы – телне саклап калу
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
13.10.2022