"И туган тел, и матур тел, Әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем Син туган тел аркылы."
Габдулла Тукай
Арттырмый да, киметми дә шуны бел-
Татар теле – энҗе, мәрҗән тулы тел.
Моңлы тел ул, нурлы тел ул – Туган тел-
Баш очында кояш булып тора гел.
Тел – кешеләрнең аралашуы өчен бик әһәмиятле чара. Ул кеше тормышында бик мөһим урын тота. Ул – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Тел кешеләргә бер-берсе белән аралашырга, бер-берсен аңларга, бер-берсенең теләк-максатларын, уй-фикерләрен белергә ярдәм итә.
Яндың да син, туңдың да син,
Нишләтмәде язмыш сине. Дөньяда күп нәрсә күрдең,
Әй мөкатдәс татар теле,
Әй син батыр татар теле!
Кил, өйрән, и туган, бер башка телне,
Бүтән телләр белү – яхшы һөнәрдер.
Катыштырма вә ләкин телгә телне,
Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер.
Дәрдемәнд
Материалы на данной страницы взяты из открытых источников либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.