Классный час на тему Доброе слово равносильно доброму делу
Оценка 4.9

Классный час на тему Доброе слово равносильно доброму делу

Оценка 4.9
docx
11.12.2023
Классный час на тему Доброе слово равносильно доброму делу
Тәрбия (Автосохраненный).docx

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

«Яхшы сүз изге гамәлгә тиң»

(5 нчы сыйныф укучылары өчен  тәрбия сәгате)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Сыйныф җитәкчесе:

Батталова Чулпан Рафис кызы

 

 

 

 

 

 

 

  

 

Питрәч - 2019

 

Максат:1)Укучыларга яхшы сүзнең дә тәэсир итү көче зур икәнен, яхшы гамәлгә тиң булуын күрсәтү

2)Әти-әниләргә, тирә-юньдәге кешеләргә карата шәфкатьлелек хисе тәрбияләү;

3)Дусларыңа, сыйныфташларыңа игътибарлы,ярдәмчел булу теләген үстерү.

4) Укучыларда уңай характер сыйфатлары тәрбияләү.

 

Җиһазлау: шифалы сүзләр язылган йорт, күбәләкләр, компьютер, проектор, экран

 

Материал:В.Хәйруллинаның “Шигырьләр җыентыгы”, Валиуллин М. Ә. ”Балачак илендә”

 

 

1.Оештыру өлеше. Мотивлаштыру этабы.

(Аудиоязмада И. Шакиров башкаруында “Саумы,кояш!” җыры тыңлана.)

 

Хәерле көн, дуслар!

-Әйдәгез, барыбыз да матур итеп басып,кулга-кул тотышыйк, бер-беребезгә елмайыйк. Куллардан-кулларга җылылык,күңелдән-күңелгә рәхәтлек йөгерде,йөзләргә якты нур булып елмаю сирпелде. Менә шушы җылылык, рәхәтлек, елмаю безгә көн буена җитәрлек көч бирсен. (Барыбыз да урыннарга утырабыз)

-Бүгенге иртәдә сезнең кәефләрегез ничек икән,билгелик әле.Үзегезнең кәефегезгә туры килгән күбәләкне сайлап алыгыз.(Ачык һәм караңгы төстәге күбәләкләр тәкъдим ителә)Тәрбия сәгате ахырына сезнең кәефләрегез үзгәрерме,юкмы,монысын соңрак күрербез.

 

2.Хикәя тыңлау, фикер алышу.

Урман юлыннан ике кеше- бабай һәм малай бара.Көн эссе.Аларның бик тә су эчәсе килә.

Юлчылар кечкенә генә инеш буена килеп җитәләр.Тын гына челтерәп салкынча йөгерек су ага. Алар,сусауларын басар өчен,иелеп су эчәләр.

-Суың өчен рәхмәт сиңа, инешкәй,- ди бабай. Малай көлеп куя.

-Бабакай, ни өчен инешкә рәхмәт диеп әйттең?- дип сорый ул бабайдан,-инеш җанлы нәрсә түгел ләбаса, ул сезнең сүзләрегезне ишетми, сезнең яхшылыгыгызны аңламый.

-Анысы шулай. Әгәр суны бүре эчкән булса, ул рәхмәт әйтмәс иде. Без бүре түгел , кешеләр.

Кешенең ни өчен рәхмәт сүзе әйткәнен беләсеңме? Уйланып кара әле:бу сүз кемгә кирәк?

Малай җитдиләнеп, уйга калды. Аларның вакыты күп, барасы юл әле ерак иде…

 

-Әйтегез әле, ни өчен бабай инешкә рәхмәт әйткән соң?

-Кешеләрне шифалы суы белән сыйлаганы өчен.

-Инеш кешене аңлый аламы соң?

-Юк.

-Шулай булгач аңа рәхмәт әйтүнең нигә кирәге бар?

(Бабакай болай фикер йөртә:”Әгәр инеш суы аңа яхшылык эшләгән икән,сусавын баскан икән,димәк, аны аңлаган кебек тоелган.Бу сүзне әйтсәң , үзеңә рәхәт булып китә.)

-Ә бүре инеш суын эчәме? Алай булгач, нигә рәхмәт әйтми?

(Укучылар фикере.)

 

Әйтегез әле,ни өчен кеше рәхмәт сүзен әйтә?

-Бу сүз яхшы, изге эшләргә, гамәлләргә җавап йөзеннән әйтелә.

Аны ишетү һәркемгә рәхәт.

-Димәк, без бүген сезнең белән нәрсә турында сөйләшәбәз икән?

 

Яхшы сүз, изге гамәлләр -шәфкатьлелек турында.

 

3.Нәрсә ул шәфкатьлелек , рәхим-шәфкать, яхшылык?(акыл штурмы -уен)

Балалар фикере тыңлана.

 

Яхшылык, шәфкатьлелек ул-

яхшы сүз,

матур теләк,

изге гамәл,

күркәм холык,

авыр чакта ярдәм кулы сузу,

кеше хәленә керә белү,

саваплы эш, һ.б.

 

·         Рәхмәт, балалар. Ә яхшылык кайда туа?Кайда яши? Аны күреп , тоеп буламы?

·         Ә хәзер,балалар,әйдәгез,бераз хыялланып,фантазияне эшкә җигеп,яхшылык турында сөйләшүебезне дәвам итик.

·         Әгәр без аны күрә алсак, ул нинди төстә булыр иде?

·         Яхшылыкны иснәп карап булса,исе нинди булыр иде икән?

·         Ашап карый алсак,тәме нинди булыр иде икән?

·         Әгәр тотып карый алсак,дуслык нинди булыр иде икән?

·         Әйе,балалар,мин дә шулай уйлыйм.Ул шундый йомшак булыр иде,аны гел шулай кысып,яратасы гына килеп торыр иде.

 

 

 

 

4. “ Гафу ит”Вәсимә Хәйруллина шигыре

Әбиемне үпкәләттем,

Эндәшми дә, көлми дә,

Кулларына асылынам,

Бар икәнне белми дә.

 

-Әбием ,зинһар,гафу ит.

Сөйләш инде ,чибәрем.

Телисеңме, син яраткан

Җырны җырлап җибәрәм.

 

Дуслашыйк инде, әбием,

Үскәч күлмәк тегәрмен,

Өстәлеңә би-ик күп итеп

Күчтәнәчләр тезәрмен.

 

Сагызга дигән акчамны

Бирәм сиңа- ал гына!

-Бәбкәем,акчага сатыла

Күлмәк кенә, бал гына.

 

Гафу итәм, тик кесәдә

Йөрми дуслык,татулык.

Алар яши шәфкатьле сүз,

Мәрхәмәтле эш булып.

 

 

-Ни өчен әби үпкәләгән? Олы кешеләрне үпкәләтергә ярыймы? Ни өчен ярамый?

 

·         Ә сез нинди яхшы сүзләр беләсез, балалар?(Битләргә язалар һәм тактага беркетәләр)

Нәтиҗә : Яхшы сүз дә шәфкатьле эш кебек икән. Ярамаган сүзләр әйтеп кеше күңелен яраларга ярамый икән. Дуслык, татулык нигезе булып та матур сүзләр санала.

Шифалы ,тылсымлы сүзләрне никадәр күбрәк куллансагыз, тормыш шулкадәр ямьлерәк булыр,теләкләрегез дә тизрәк үтәлер, кешеләр дә сезгә шәфкатьле , игътибарлы булырлар.

 

5.Шифалы сүзләрне дөрес итеп куллана да белергә кирәк, укучылар. Әйдәгез, тормышта була торган берничә очракны карап үтик әле.

1.     Мәктәп коридорында бер төркем укытучылар сөйләшеп тора. Малай үзенең класс җитәкчесен күреп алды да: «Исәнмесез, Галия апа», – дип узып китте. Малай дөрес эшләдеме?  (Юк. Бер төркем укытучы басып торган вакытта аерып исәнләшергә кирәк түгел.)

2.     Илдар дусты Рәмисне уйнарга чакырмакчы булып, аларның өйләренә бара. Ишекне әнисе ача. Шунда Илдар: «Рәмис өйдәме?» – дип сорый. Рәмиснең әнисе аптырап кала. Илдар нинди  ялгышлык эшләгән? Бу очракта Илдарга нинди сыйфатлар җитешми?  (Әдәплелек һәм игътибарлылык. Иң элек ишек ачучы Рәмиснең әнисе белән исәнләшергә кирәк иде.)

 

6.     – Укучылар, сезнең алда конвертлар ята. Һәр өстәл беренче номерлы конвертларны ача. Анда сүзләр бирелгән, шул сүзләрдән мәкаль төзергә кирәк.

– Ә хәзер эшләребезне тикшереп китик.

 

а) Телеңә килгәнне сөйләмә, кирәк булганны сөйлә.

б) Татлы сүз – җан азыгы, ачы сүз – баш казыгы.

в) Яхшыны ишетәсең килсә, яман сөйләмә.

 

”Төеннең башы миндә –

Ахыры синдә” уены.(МӘКАЛЬләр буенча.) Укытучы мәкальнең башын әйтә, балалар дәвам итә.

 

1.Яхшылык җирдә ятмый.

2.Җылы сүз- җан азыгы.

3.Изгелек итә алмасаң, яманлык кылма.

4.Олыны олы ит, кечене кече ит.

5.Яхшылык эшлә дә суга сал.

6.Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне.

7.     Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел.

8.Телең ни әйтсә ,колагың шуны ишетер.

9.Ашның мае бар, сүзнең җае бар.

 

-Бик яхшы, балалар, сез бик күп мәкальләр беләсез икән.Балалар, “Авыз күрке- тел, тел күрке- сүз” диелә татар халык мәкалендә. Һәрчак тәмле телле булыгыз.

 

8.     “Үз йортыңны төзе” уены.

Икенче номерлы конвертларыгызны аласыз. Анда йорт төзү өчен материаллар бирелгән. Сез йортыгызны шундагы материалларның барысын да кулланып төзерсезме? Эшне башладык.

Усал, саран, тупас, явыз, комсыз, юмарт, дуслык, игелекле, матур, ярдәмчел, татулык, шәфкатьле.

 

9.Сөйләшүебезне Ф.Яруллинның “Сорау һәм җавап” шигыреннән өзек белән дәвам итәсе килә.

 

Кабатлыйм  мин  бер  сорауны

Өнемдә  һәм  төшемдә

“Кеше  булып  яшәргә

 Нәрсә  кирәк  кешегә? “

Диңгез  әйтә:-Тирәнлек.

Урман  әйтә:-Бердәмлек.

Таулар  әйтә:-Горурлык.

Юллар  әйтә:-Турылык.

Җир  эндәшә:-Юмартлык.

Чык  суы  әйтә:-Сафлык.

Яшен  әйтә:-Кыюлык.

Ипи  әйтә:-Олылык.

-Гүзәллек,-диләр  Гөлләр.

-Иреклек,-диләр  Җилләр

-Нык  канат, -ди    бөркетләр

-Биеклек,-  диләр  Күкләр.

Һәм  шушылар  өстенә

Кирәк  тагын  иң  элек,

Кешене кеше  иткән

Бер  нәрсә -кеше-лек-ле-лек!

Һич  яхшылык  эшли  алмасаң  син

Кешеләргә  бик-бик  теләп  тә,-

Яхшы  теләк  телә,

Ул  да  кайчак

Зур  көч  өстәп  куя  йөрәккә.

 

4. Яхшылык нәрсә ул?

 

 

-Балалар,тәрбия сәгатебез ахырына кәефләрергез ничек?Начар якка үзгәрмәдеме? Ничек инде, яхшы сүзләр турында сөйләшик тә,кәефләребез дә начарайсын, ди.

·         Ягез әле,үзегезнең кәефләрне белдергән күбәләкләрне кулларыбызга алыйк. Могҗиза барлыкка килүенә ышанырбыз.Дустыгызга әйтәсе килгән иң матур теләкләрне эчтән генә уйлый торыгыз.Уйладыгызмы?Ә хәзер барыбыз бергә күбәләкләргә таба өреп,теләкләрне җибәрәбез.

 

Менә балалар,чын күңелдән әйтелгән теләкләрдән, хәтта,күбәләкләрдә терелде.Бүгенге сөйләшүгә йомгак ясап,шуны әйтәсем килә:

 

Таза булыйк, матур булыйк, күркәм булыйк.

Сөйләшкәндә матур сүзләр генә сөйлик.

Рәнҗемәсен, боекмасын дисәң йөрәк,

Изге сүзләр, җылы куллар – шатлык кирәк!

Матур сүзләр белән беррәттән, матур гадәтләр дә яшәсен!


 

Яхшы сүз изге гамәлгә тиң» (5 нчы сыйныф укучылары өчен тәрбия сәгате)

Яхшы сүз изге гамәлгә тиң» (5 нчы сыйныф укучылары өчен тәрбия сәгате)

Максат: 1)Укучыларга яхшы сүзнең дә тәэсир итү көче зур икәнен, яхшы гамәлгә тиң булуын күрсәтү 2)Әти-әниләргә, тирә-юньдәге кешеләргә карата шәфкатьлелек хисе тәрбияләү; 3)Дусларыңа, сыйныфташларыңа игътибарлы,ярдәмчел…

Максат: 1)Укучыларга яхшы сүзнең дә тәэсир итү көче зур икәнен, яхшы гамәлгә тиң булуын күрсәтү 2)Әти-әниләргә, тирә-юньдәге кешеләргә карата шәфкатьлелек хисе тәрбияләү; 3)Дусларыңа, сыйныфташларыңа игътибарлы,ярдәмчел…

Кешеләрне шифалы суы белән сыйлаганы өчен

Кешеләрне шифалы суы белән сыйлаганы өчен

Гафу ит”Вәсимә Хәйруллина шигыре Әбиемне үпкәләттем,

Гафу ит”Вәсимә Хәйруллина шигыре Әбиемне үпкәләттем,

Илдар дусты Рәмисне уйнарга чакырмакчы булып, аларның өйләренә бара

Илдар дусты Рәмисне уйнарга чакырмакчы булып, аларның өйләренә бара

Кеше булып яшәргә Нәрсә кирәк кешегә? “

Кеше булып яшәргә Нәрсә кирәк кешегә? “

Изге сүзләр, җылы куллар – шатлык кирәк!

Изге сүзләр, җылы куллар – шатлык кирәк!
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
11.12.2023