Әтнә районы Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме урта гомуми белем мәктәбе
Аналар көнендә үткәрелгән кичә
“ Мәрхәмәтле безнең
әниләр ”
Төзеде: Йосыпова Г. И.
1кв. категорияле башлан –
гыч сыйныф укытучысы
Максат. Кадерле әниләребезгә карата шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, ярдәмчеллек кебек сыйфатлар, ярату хисләре тәрбияләү. Әниләрне ихтирам итәргә , алар белән горурланырга өйрәтү. Мәктәп белән гаилә арасында тыгыз элемтә булдыру. Балаларның җыр - биюгә, шигырь сөйләүгә булган осталыкларын үстерү.
Җиһазлау. Стена газетасы “Мәрхәмәтле безнең әниләр”; “Иң тапкыр әни”, “Иң җитез әни”, “Иң булган әни”, “Сәнгать остасы” конкурслары өчен әзерләнгән материаллар; “Тәмле сүз әйтешү” уены өчен ромашка чәчәкләре һәм сүзләр язылган карточкалар ; әниләр өчен кулдан эшләнгән бүләкләр һәм конкурста җиңгән өчен бүләкләр.
Катнашты: барлык башлангыч сыйныф укучылары , укытучылары, әни – ләр.
Әкрен генә көй ишетелә. Шул көй уңаена укытучы Э. Шәрифуллинаның
“Бала тудырды ана” шигырен сөйли.
Галибанә яктырып ал таң аткан чагында,
Сандугачлар җиһанга моң тараткан чагында,
Зилзиләләр куптарып үзе яткан карында,
Җанлыдан җан яралды.
Чәчәкләр баш калкытып, нурга күмелгән мәлдә,
Бар табигать җанланып, җырга төренгән мәлдә,
Бәгырьне парә - парә җан ачысы телде дә,
Җанлыдан җан яралды.
Җиргә, күккә, тирә - юньгә яңа аваз таралды.
Шабыр тиргә төшкән ана бер рәхәт сулыш алды...
Бар матурдан матуррак, кыйммәтледән кыйммәтлерәк,
Үз җаныннан газизрәк бала тудырды Ана.
Бүген таңда дөньяга Кеше тудырды Ана.
( Магнитофон язмасында яшь бала авазы ишетелә).
Туфан Миңнуллинның “ Әниләр һәм бәбиләр” спектакленнән бишек тирбәтүче ике Ана бишек җырын җырлыйлар.( 6 нчы сыйныф укучылары Ана ролендә. Кулларында төрелгән курчак).
Куанычларым, шатлыгым булып,
Балам – багалмам, үсәрсеңме син?
Сагынып ңырлар ңырыма минем,
Күземнең нуры, күчәрсеңме син?
Бәхет гөлемнең чәчәге булып,
Былбыл кошкаем, яшәрсеңме син?
Әнием, диеп, кадерлем диеп,
Сандугачкаем, дәшәрсеңме син?
Гомрем сукмагын зур юллар буйлап,
Өмет йолдызым, үтәрсеңме син?
Илеңнең данын Намус, Вөҗданың,
Балам, әй, балам, итәрсеңме син?
Хәерле көн , безнең иң кадерлеләребез - әниләребез.
Әле генә сез тыңлап үткән шигырь һәм җыр аша сезнең һәркайсыгыз иң бәхетле мизгелләрегезне, иң бәхетле көннәрегезне күз алдына китереп утыргансыздыр. Әйе, бу сезнең йөзләрегездән күренеп тора, сез бик бәхетле. Гомер бит аккан судай тиз үтә. Менә бүген сезнең каршыгызда әле күптән түгел генә бишектә яткан нәни ул һәм кызларыгыз, бәгырь җимешләрегез, тормышыбызның чәчкәләре сезне бәйрәмегез белән котларга җыйналдылар. 8 Март халыкара – хатын кызлар көненнән аермалы буларак , бу көн бары тик Аналар бәйрәме итеп кенә бәйрәм ителә. Әни! Дөньядагы бердәнбер иң матур, иң кадерле, иң назлы сүз ул! Әни ! Әнием ! Әнкәй ! Бу сүзләрне әйткәндә дөньялар яктырып, җылынып китә, күңелләр шатлык белән тула. Әниләр тормышыбызга ямь бирүче иң шәфкатьле, мәрхәмәтле кешеләребез. Алар- безнең дустыбыз да, киңәшчебез дә, терәгебез дә. Кадерле әниләребез! Сезнең барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз .Һәрвакыт шат күңелле, сәламәт, бәхетле булыгыз. Бүгенге елмаю, бүгенге бәхетле мизгелләр гел дәвам итсен иде.
Җир шарын уртага алыйк та,
Җыр җырлыйк, шатланыйк, әйдәле!
Гөр килсен, сөенсен бар дөнья,
Бүген бит Әниләр бәйрәме.
“Әниләр турында җыр” җырлау.
Хәзер иң кадерлеләребез - әниләребез турында шигырьләр тыңлыйк.
Әни җирдә иң кирәкле кеше,
Әниләрнең белик кадерен.
Җил – давылдан саклап үстергән ул,
Кызганмыйча бөтен гомерен.
Кая барма шунда әнкәй йөзе,
Кая барма - әнкәй күңелдә.
Әни генә шулай синең өчен
Җанын биреп яши гомергә.
Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә:
Аларгадыр бөтен авырлык.
Әнкәйләргә якты йолдызлардан,
Я кояштан һәйкәл салырлык.
Авырсаң янда тора ул,
Төн буе керфек какмый.
Үз саулыгын да кызганмый
Ул безне саклый – саклый.
Синнән башка таң да атмый
Мин шуны беләм , әни.
Бу дөньяда син булмасаң,
Нишләр идем мин , әни.
Кадерлебез гел булырсың
Мәңге, мәңге, мәңгегә.
Ак чәчәк булып балкырсың
Китсәм әгәр чит җиргә.
Әни, әнкәй, син бит минем берәү
Йөрәгемнең иң – иң түрендә.
Күңел җылың, якты йөзең белән
Маягым бул гомер – гомергә.
Әни киңәшләре көч –дәрт өсти,
Илһам бирә миңа яшәргә.
Бәхет – шатлык белән һәрчак язсын
“Әни” диеп аңа дәшәргә.
“Әни” дип ачыла безнең тел,
Әнкәйне хөрмәт ит, шуны бел.
Әни өйдә булса бик рәхәт,
Әйтәбез без сиңа:
“Мең рәхмәт”.
Йөрәгем тибешен тәүге кат тоючы,
Җаныма, күңелемә канатлар куючы...
Күземнең төсләрен тәүге кат күрүче,
Өзелеп яратып, тәүге кат үбүче...
Тәүге кат сүземне ул гына ишеткән,
Рухыма, хисемә җылылык, нур сипкән.
Гомерем буена бурычлы мин аңа
Көчле син, изге син, бөек син , әй , Ана!
Син барында , әнкәй дөнья тыныч
Кояш сибә изге нурларын.
Әти белән иңне иңгә куеп
Үтегез сез гомер юлларын.
(“Пар канатым” җырын җырлау.)
Бүген сөенә - сөенә
Матур җырлар җырлыйбыз.
Сезне кадерле әниләр
Бәйрәм белән котлыйбыз.
( Әниләргә кулдан эшләнгән бүләк тапшыру )
Җыр . “ Минем әни турында”
Көннең яктылыгы - кояшта, күкнең матурлыгы - йолдызларда, җирнең гүзәллеге - хатын – кызларда, диләр. Әйдәгез әле, әниләрнең матурлыгы турында балаларның шигырьләрен тыңлап үтик.
Иң матур әни. (Алсу сөйли)
Минем әни бу дөньяның
Иң чибәре, сылуы.
Нинди бәхет һәр баланың
Үз баласы булуы.
Минем әни һич бәхәссез
Иң сөйкемле әни ул!
Әйткән сүзе ,кылган эше –
Һәммәбезгә туры юл.
Борчыйсым килми әнине.
Елмаеп – көлеп йөрсен!
Иң матур әни икәнен
Бөтен дусларым күрсен.
ӘНИЕМ (Илфинә сөйли)
Минем алда әниемнең
Иреннәре елмая.
Әниемнең күзләрендә
Бәхет очкыны яна.
Без, өч бала, бертавыштан
Рәхмәт әйтәбез аңа.
Кайвакытта , ачуланып,
Ул шелтәләп алса да.
--Әй, әнием, озак яшә,
Йөзләрең көләч булсын.
Һәрвакытта күзләреңә
Бәхет нурлары кунсын.
Әйе, шулай.. Әниләребез гел шат булсыннар. Чөнки һәр ана үз баласын җаныннан да артык күрә. Әниләрегез сезнең өчен утка – суга керергә дә әзер.. Алар сезгә якты өметләр баглыйлар, хыялларында сезне иң акыллы, иң матур, бәхетле итеп күрәләр. Борчымыйк аларны, кайгы – хәсрәтләргә салмыйк, хөрмәт итик, яратыйк. Әниләребез ничек бар, без аларны шулай кабул итәргә тиешбез, чөнки әниләр безнең барлык ялгыш – хаталарны кичерәләр.
Ә хәзер, әйдәгез , матур сүзләр әйтик әле әниләребезгә. Нинди икән алар безнең кадерле әниләребез? .“Тәмле”, “матур” сүзләр белән ромашка чәчәген бизик әле.
Ромашка чәчәгенә сүзләр беркетү. (Кадерлем, матурым, бәгырем, бердәнберем, кояшым һ. б.)
Әниләрнең бәйрәме ул
Безнең дә көткән бәйрәм.
Җырлап - биеп күңел ачыйк
Бүген әниләр белән.
(“Җырлыйм әнием турында “ җыры башкарыла).
Тавык һәм чебиләр чыга.(Гүзәл тавык ролендә, 3 кыз чеби ролендә).
Минем сары томшыкларым
Иң яраткан кызчыкларым һәм улларым.
Әниләре артыннан
Бер генә дә калмыйлар,
Чип – чип – чип - чип киләләр
Җырлап һич тә туймыйлар.
Чебиләр:
Дөньяда иң акыллы
Иң уңган безнең әни.
Менә шуңа синең яннан
Һич тә китәсе килми.
Без сине бик яратабыз.
Бәйрәм белән котлыйбыз.
Бүләк итеп үзеңә
Бер матур җыр җырлыйбыз.
(“Чебиләр” җыры башкарыла.).
Тавык:
Ардыгызмы, томшыкларым,
Әйдә, өйгә кайтабыз.
Җитешегез ,чебиләрем.
Миннән артка калмагыз
Матур гына утырдык,
Менә тып – тыныч булдык.
Бик уңган, булган балалар без! Әниләребезгә гел булышырга яратабыз.
Әйдәгез , белик әле, кем ничек булыша икән?
4 нче сыйныф укучылары әниләргә булышу турында шигырьләр сөйлиләр.
Иртән иртүк тордым мин
Идәнне тиз юдым мин.
Ә мин тизрәк гөлләргә
Тотындым су сибәргә.
Бәрәңге әрчеп табага
Куйдым өстәл өстенә.
Әтием бит ашыга
Иртүк китә эшенә.
Мин менә әти белән
Ясадым матур кашык.
Тәмле булсын ашаганда
Өстәлдә һәрбер ризык.
Үземнең урын җирне
Җыештырдым матурлап.
Әнием кергәч бүлмәгә
Менә тора аптырап.
Күлмәгемне, чалбарымны
Үтүкләдем әле үзем.
Мин дә ялкау түгел әле
Чистарттым таба йөзен.
Апама күлмәк тектем
Итәкләрен чигүләп.
Абый белән өстәл сөрттек
Ялтыратып икәүләп.
Ә без менә җыр өйрәндек
Белсәгез , кушылыгыз.
Һәр әнигә бәхет телик
Уң булсын һәр юлыгыз.
Җыр Минем әнием..
Җырла дисәләр җырлыйбыз
Бер дә каршы килмибез.
Карап торыгыз әниләр
Җырлый –җырлый биибез.
Җырлы - биюле уен “ Челтәр элдем читәнгә”. Барлык укучылар катнаша.
Ә хәзер әниләр турында язылган сочинениеләрне карап китик. (“Мәрхәмәтле безнең әниләр” газетасында урнаштырылган сочинениеләр-не уку).
Сочинениеләрдән күренгәнчә, безнең һәркайсыбызның әнисе иң әйбәте, иң матуры.
Әни ул чит – ят булалмый,-
Газиз генә булала!
Безнең өчен ул илахи,
Безнең өчен ул – Алла!
Әни ул ямьсез булалмый,
Гүзәл генә булала!
Әниеңә мәхәббәтле,
Мәрхәмәтле бул, бала!
Һава безгә ничек кирәк булса, әниләребез д шулай кирәк. Кадерлик, саклыйк аларны. Әниләрнең хәер - фатихаларын алып яшәргә тыры-шыйк.
“Иң тапкыр әни”, “Иң җитез әни”, “Иң булган әни”, “Сәнгать ос-тасы” конкурсын үткәрү. Һәр конкурста җиңгән әни хөрмәтенә берәр концерт номеры башкару.
“Әнкәмнең догалары “җыры башкарыла “Оекбаш” җыры
“Әниемә” җыры
Конкурста җиңгән әниләрне бүләкләү.
Ә хәзер без сезне “ Чәй йорты”на чакырабыз.
Чәй эчү - ул аралашуның иң әйбәт, иң кадерле минутлары. Ул кешеләрне берләштерә, аларның эмоциональ сәламәтлекләрен арттыра торган минутлар. Сөекле Тукаебыз да «Тәүлек “ шигырендә болай яза:
... Ч әе исләргә төшеп,
Халык эшне ташлыйдыр.
Тәмле – тәмле сөйләшеп
Чәй эчәргә башлыйдыр...
Хөрмәтле әниләребез, бәйрәм табынына рәхим итегез!
Бәйрәм кичәсе чәй өстәле янында төгәлләнә.
© ООО «Знанио»
С вами с 2009 года.