Конспект урока Уроки жизни (Тормыш дәресләре)
Оценка 4.6

Конспект урока Уроки жизни (Тормыш дәресләре)

Оценка 4.6
Разработки уроков
docx
воспитательная работа +1
Взрослым
31.03.2017
Конспект урока Уроки жизни (Тормыш дәресләре)
Әлеге тормыш дәресләре конспектында саф татар кешесе булуына да карамастан , ерак Һиндстан якларында гомер итеп, кире туган якларына әйләнеп кайткан шәхес - авылыбыз имамы Сәхипҗан абый турында сүз бара. Ул эш визиты белән Һиндстан иленә командировкага җибәрелә һәм шунда гаиләсе белән 3 ел яшәп кайта. Анда күргәннәре, андагы тормыш шартлары турында безгә дә сөйләдеВидеоролик урока
тормыш дэресе.docx
МБГББУ «Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе” Башлангыч сыйныфлар укытучысы, “Туган як” музее җитәкчесе Хәсәнова Миләүшә Кәшбетдин кызы Тема: «Минем гаиләм тарихы» Максат: авылыбызда яшәүче кызыклы язмышлы кешеләр белән таныштыруны дәвам итү.  Бурычлар:  Авыл тарихын өйрәнү, авылыбызның имамы Сәхибҗан абыйның гаилә   тарихы   белән   таныштыру,   аларга   карата   ихтирам   тәрбияләү.   Яхшы кешеләр   үрнәгендә   балаларда   мәрхәмәтлек   хисләре,   бер­береңә   хөрмәт булдыру. Катнашучылар:  укытучылар. Җиһазлау:  Сәхибҗан   абыйның   өй   архивыннан   алынган   фотолар   белән ясалган   презентация,   Һиндстан   илен   тасвирлаган   видеоролик.   Тормыш дәресеннән видеофрагмент. авылыбызның   имамы   Сәхибҗан   абый,   укучылар, 1. Кереш өлеш Дәрес барышы Һинд көе яңгырый. Экранда Һиндстан турында видеоролик ( 1 минут) Укытучы.  Хәерле   көн   укучылар,   укытучылар,   килгән   кунаклар.   Безнең дәресебез   үзенчәлекле   булырга   охшап   тора.   Бүген   бездә   кунакта, авылыбызның мөхтәрәм кешесе, авылыбыз мулласы – Сәхипҗан абый. Ләкин дәресебез   башында   яңгыраган   һинд   көе   һәм   сез   караган   Һиндстан   иле турындагы видеоролик бүгенге кунагыбыз белән ничек бәйле икән соң? Менә шуңа   ачыклыйк   кертик   әле.   Бу   һәрберегездә   дә   кызыксыну   уяткандыр... Сәхипҗан абый саф татар кешесе булса да, Һиндстанда яшәп, туган якларына кире кайткан кеше. 2. Төп өлеш Укытучы.  Сәхипҗан   абый   күрше   Минзәлә   районы   Имәнле   авылында   туып үскән.   Аның   турында   Тәзкирә   апа   Низамиева   “Сугыш   чоры   балалары” китабында  менә нәрсә яза: (бу Сәхипҗан абыйдан сөйләтелгән бер истәлек) “4 нче классны бетергәч, мин дә Казан шәһәренә гурт, ягъни сугымга куылучы көтү куарга бардым. Александровка авылы  янында төрле җирләрдән 7­8 йөз сарык җыелгач, Казанга куып алып китәсең. Безнең бригада 4 кешедән минем кебек 10­11 яшьлек 2 малай, бер җитәкче, бер аш пешерүчедән тора. Кирәк әйберләрне салып бару өчен бер ат. Без көнгә 20 шәр км юл үтәргә тиеш. Беренче   тукталышны   Минзәлә   шәһәрендә,   икенче   тукталышны     Орловкада ясаганыбыз хәтердә. Төнгелеккә сарыкларны берәр  кешенең  бакчасына яба алсак, бик шатлана идек, чөнки төне буе сарык саклап чыгу бик авырга туры килә иде. 10­15 көндә Казанга барып җиткәндербез дип уйлыйм”.  ­  Ә хәзер сүзне Сәхипҗан абый сезнең үзегезгә бирик. Үзегез турында балаларга нәрсәләр сөйләр идегез. Сәхипҗан абый.  7 класс тәмамлагач, авылда тракторист булып эшли башладым. Аннан йөк   машинасына   утырттылар.   Анда   икмәк   ташу   кебек,   төрле   хезмәтләр куйдым. 18 яшемдә армиягә алынып, 3 ел Польшада тиешле армия хезмәтен куйдым.     2   елга   контракт   белән   калып,   өлкән   сержант   булып   йөрдем. Фотосүрәттә сез Польшадагы концлагерьны күрәсез. Мин анда солдатларны экскурсиягә алып  барган идем. Укытучы.  Сугыш   чоры   баласы   буларак,   язмыш   сезне   ярыйсы   гана камчылагандыр. Ә шулай да сез сынмагансыз, сыгылмагансыз. Ә туган ягыгыздан аерылып Һиндстан якларына ничек килеп эләктегез? Шул турыда да сөйләгез әле.  Сәхипҗан абый.    Нефтянник   булып   эшли   башладым. Армиядән кайткач, Әлмәттәге “Буровой кадрлар әзерләү” училищесын тәмамладым.   Эш   урыныннан командировкага   кандидатура   итеп,   Кубага   мине   курсәткәннәр.   Миннән: “Барасыңмы?” – диделәр. Мин исә, балалар дөнья курер, белем алырлар дип, риза   булдым.   Ләкин   чакыру   Кубага   килмәде,   ә   Һиндстанга   булып   чыкты. Шулай итеп, 1985 нче елда без гаиләбез белән Һиндстанга киттек. (слайд 3) Мин   анда   32   т   лы   КРАЗ­257   дигән   машинада   машинист   булып   эшләдем. (слайд 4) Җир астындагы трубаларны сүрәтеп чыгарып, төзәтеп, кире төшерү белән   шөгыльләндек.   Бу   “Сважиналарга   капиталь   ремонт”   дип   атала   иде. Шулай ук, нефть өлкәсендә эшчәнлек буенча, андагы индусларга дәресләр уздыра идем.  Укытучы.  Анда   яшәү   шартлары   ничек?     Андагы   шартларга   ярашу   авыр булдымы?   Сез   кайда   яшәдегез,   кайда   тордыгыз?   Киноларда күренгәнчә,   табигате   матурмы,   әллә   анда   да   шапшаклык,     ягъни табигатьне пычрату   бармы? Гади халык ничек көн күрә? Йортлар нинди? Сәхипҗан абый.  Анда бае бик бай яши, йортлары ике­өч катлы. Беренче этажында шәхси хастаханәсе   бар,   шунда   ук   авыруларны   дәвалый.   Ятып   дәвалана   торган урыннары да бар. Ә калган катларында үзләре гаиләләре белән яшиләр.  Самолет белән килеп төштек, безне Башкортстаннан килгән геологлар белән   бер   кунакханәгә   урнаштырдылар.   Алар   белән   экскурсиягә   чыгып киттек. Анда Индира Гандиның әтисе соңгы тапкыр йөргән юлларны карап кайттык. Ашарга кирәк, су кирәк, аралашу өчен тел белү кирәк, шунда ук инглизчә сүзләр өйрәнеп, әкренләп сөйләшә башладык. Шуңа да кечкенәдән үк инглиз телен яхшылап өйрәнегез, бик тә кирәкле тел. 3   көннән   эшли   торган   шәһәргә   килдек.   Беренче   карашка   андагы мәшхәрне күреп шаккаткан идем, хәтта: “Мин монда яши алырмын микән?” – дип   шикләнә   үк   башладым.   Чөнки   умарта   корты   оясында   ничек   гөжләсә, монда   халык   та   шулай   иде.   Җирдә   сыер   ята,   аны   куып   җибәрүче   юк, маймыллар утыра, аларны хәтта урап узалар. Урам тулы бала­чага, өсләрендә җүнле­рәтле   кием   дә   юк,   җитмәсә   кулларын   сузып,   ашарга   ипи,   акча сорыйлар. Берәр әйбер бирсәң, бик шатланалар инде.   Хатын­кызлар бар нәрсәне башларына куеп ташыйлар, ул сумы, измәме, балчыкмы, коммы – бөтенесе башта. (слайд 5) Югыйсә, урамда кран да бар, халыкка эш булсын дип, шулай кыланалар. Җирләрен зур­зур үгезләр җигеп эшкәртәләр, анда дөге чәчеп үстерәләр, гомумән алганда халык эшсез тормый. (слайд 6, 7) Укытучы.  Сәхипҗан абый   гореф­гадәтләргә дә бераз тукталып китсәгез яхшы   булыр   иде.     Анда   дин   ничегрәк?   Сездән   кала,   анда   тагын татарлар бар идеме? Ул халык белән аралашып яшәдегезме? Сәхипҗан абый.  Анда   күпдинлелек.   Бер   өлеше   буддизм   белән   шөгыльләнә,   ягъни сыерларга,   маймылларга,   сыннарга   табына. (слайд  8).  Мәсәлән,  алда   әйтеп киткән   басуда   җир   сөрүче   үгезләр,   басуда   авырып   егылалар   икән,   аларга тиюче юк. Икешәр көн үлә алмыйча интегеп ятсалар яталар, ләкин аларны чалмыйлар. Соңыннан гриф дигән кошлар килеп, ашап бетерәләр инде.  Мөселман дине тотучылар да бар. Динне бик хөрмәт итәләр, биш вакыт намазны эштә дә калдырмыйлар. Телевизор карамыйлар, Гает вакытында гына ачып,   азан   тыңлыйлар   да,   кире   кара   чүпрәк   ябып   куя   иделәр.   Ел   буена телевизор шул килеш тора.   Изге Рамазан айларында ураза тоталар. Ураза бәйрәмнәрен, Корбан чалу бәйрәмнәрен зурлап билгеләр узалар.  Гореф­гадәтләргә килгәндә, үз бәйрәмнәре бар инде, бик биек итеп ясалган карачкыларны яндырып, шуның тирәли җырлап­биеп йөриләр. (слайд 9) Анда урманнар юк, утын юк, шуңа күрә дә кеше үлгәч, аны күмү бик зур проблема булып торган. Байлар гына мәетләрен яндырып, көлен җиргә күмә алалар иде. Ә хәерче халык нишләткәндер, әйтә алмыйм.  Укытучы.  Туган якларыгызга кайткач, мондагы шартларга кире яраклашу авыр булдымы? Дин юлына ничегрәк кердегез? Сәхипҗан абый.  Үз туган җирең бик кадерле инде ул. Монда синең гаиләң, әтиең­әниең, кендек   каның   тамган   туфрак.   Шуңа   күрә   дә   туган   якка   кайткач,   бер   дә авырлык кичермәдек. Безнең гаиләдә элек­электән үк бик дини кешеләр иде. Мин яшьтән үк намаз укыдым, дини китаплар белән танышып бардым. Дини йолаларны үтәдем. Вәрәшбашка кайтып төпләнгәч тә, авыл халкы бик җылы кабул   итте,   авылның   имамы   итеп   билгеләде.   Аллага   шөкер,   авылыбызда мәдрәсә, мәчет эшли. (слайд 10) Халык теләп йөри, бабайлар җомга намазын калдырмыйлар,   мәдрәсәләрдә   укулар   атна   буена   дәвам   итә.   Сезнең   анда дәресләргә, бәйрәмәргә йөрүегез дә бик шатландара. Иманлы һәм тәүфикълы булып үсегез. 3. Йомгаклау өлеше ­ Дәресебезнең темасы  «Минем гаиләм тарихы» инде. Без бүген бер  гаиләнең тарихы белән таныштык. Гаиләңнең тарихын белү, ул авылыңның, туган төбәгеңнең тарихын өйрәнү дигән сүз.  Без   дәрестә   һинд   халыкларының   яшәү   шартлары   турында   ишетеп, андагы   гореф­гадәтләрне   белдек.   Халыклар   арасындагы   дуслык,   ярдәм турында ишеттек. Нинди генә телдә сөйләшмә, нинди генә диндә булма, без барыбызда дус­тату яшәргә тиешбез.  Ислам диненең төп максаты – дуслык. Ислам дине барлык халыкларны дус­тату яшәргә өнди. Дәресебез ахырына якынлаша, безгә бирелгән вакыт чамалы гына.  Бүгенге дәрестә катнашкан өчен сезгә зур рәхмәтемне белдерәм. Әзерләгән сәхифәбез барлык катнашучыларга да ошагандыр дип уйлыйм.

Конспект урока Уроки жизни (Тормыш дәресләре)

Конспект урока Уроки жизни (Тормыш дәресләре)

Конспект урока Уроки жизни (Тормыш дәресләре)

Конспект урока Уроки жизни (Тормыш дәресләре)

Конспект урока Уроки жизни (Тормыш дәресләре)

Конспект урока Уроки жизни (Тормыш дәресләре)

Конспект урока Уроки жизни (Тормыш дәресләре)

Конспект урока Уроки жизни (Тормыш дәресләре)
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
31.03.2017