Литературный вечер Туган телем - татар теле
Оценка 4.9

Литературный вечер Туган телем - татар теле

Оценка 4.9
doc
11.12.2023
Литературный вечер Туган телем - татар теле
мероприятие.doc

Туган телем – татар теле.

(Әдәби музыкаль кичә)

Исәнмесез, кадерле кунаклар! Исәнмесез, укучылар!

Бүгенге чарабызны туган телгә багышларбыз. Без бүген татар һәм рус телләрендә шигырьләр, мәкальләр  тыңларбыз, табышмаклар чишәрбез, уеннар уйнарбыз һәм татар һәм рус телләре буенча белемнәрегезне тикшерербез.

 

Здравствуйте, дорогие гости! Здравствуйте, ребята!

Сегодняшнее мероприятие посвятим родному языку. Сегодня мы послушаем стихи, пословицы на татарском и русском языках, разгадаем загадки, поиграем в игры и проверим ваши знания татарского и русского языков.

 

Туган тел!

Барыбыз өчен дә газиз, кадерле бу сүз.

Күбегез өчен туган тел – рус теле. Без сезнең белән татар телен өйрәнәбез, чөнки Татарстанда яшибез. Татарстанда ике дәүләт теле бар: татар теле һәм рус теле.

 

Родной язык!

Для всех нас родной язык дорог.

Для многих из вас родной язык – русский. Мы с вами изучаем татарский язык, потому что живём в республике Татарстан. Татарский язык наравне с русским языком является государственным языком нашей республики.

 

Слова, слова…

Слова, слова, слова.

Как много их на свете.

Но лучше всех звучат они

В родном краю. При этом

Словами можно выражать

Все мысли наши с вами.

Мы можем даже возражать

Красивыми словами,

Словами – любим и поем,

Словами – жизнь решаем.

Словами можем убивать,

Словами воскрешаем.

Богатство слов у нас такое,

Что можно быть богатым.

Богатым в деле и в письме,

В кино, в науке и в театре.

Родной язык, он так красив.

Журчит он, словно речка.

Красивых очень много слов.

Плохим словам – нет места.

Әткәм-әнкәм туып үскән,

Әби-бабам гомер кичкән.

Туган илем – татар җире,

Синнән матур ил бар микән?

 

Үз телемдә шигырь укыйм,

Үз телемдә сөйли алам.

Туган җирем – Татарстан,

Мин дә синең газиз балаң.

 

Бала, тугач та, анасының телен өйрәнә. Ана теле аша үзләштерелгән белем һәм күнекмәләр хәтергә көчлерәк сеңә, ныграк истә кала. Ана сүзе моңлы, шигъри була.

Ребенок начинает разговаривать на языке матери. Знания и навыки, усвоенные через родной язык, сильнее усваиваются в памяти, сильнее запоминаются. Речь мамы мелодична, поэтична.

Райлә Гомәрова “Туган телем” (Полина)

 

Туган телем йөрәгемә

Бигрәк якын.

Үз теленең бөеклеген

Тоя халкым.

     Нинди тәмле “икмәк” сүзе

     Туган телдә.

     Горурланам яшәвемә

     Мин бу җирдә.

Татар иленең даны да

Еракта китәр.

Туган телем генә мине

Бәхетле итәр.

 

 Шәукәт Галиев. Туган тел.

Туган тел – иң татлы тел,

Туган тел – иң тәмле тел.

Тәмле дип, телең йотма –

Туган телне онытма.

 

Укучы. Шәйхи Маннур. Яхшы бел.

Татарча да яхшы бел,

Урысча да яхшы бел.

Икесе дә – безнең өчен

Иң кирәкле затлы тел.

 

Татарчасы – туган тел,

Безгә газиз булган тел.

Атаң-анаң, әби-бабаң

Сине сөя торган тел.

 

 

Халык иҗаты аша телебезнең байлыгын, матурлыгын күрәбез,туган телебезне яратабыз, зурлыйбыз, аңа сокланып карыйбыз.

Через народное творчество  мы видим богатство, красоту языка, любим родной язык,смотрим на него с восхищением.

 

Татар һәм рус телләре мәкальләргә дә бик бай.

Татарский и русский языки также очень богаты пословицами.

 

“Иң татлы тел – туган тел.

Әни сөйләп торган тел.”

Самый сладкий язык-родной.

Язык, на котором говорит мама

                                                 

  “Теле татлының дусты күп була.”

У кого язык сладок, у того много друзей

 

Тел – белемнең ачкычы, акылның баскычы.

Язык ко всем знаниям ключ

 

Пословицы – крылатая мудрость народа. Они учат, каким должен быть человек в труде, в любви и дружбе, в отношениях с другими людьми.

Закончи пословицу:

1)Не спеши языком, торопись делом.

2)Сделай дело гуляй смело.

3)Ученье – свет, неученье- тьма

4)Куй железо, пока горячо

5)С кем поведёшьсяот того и наберёшься.

6)Делу время, потехе – час.

7)Труд человека кормит, а лень портит.

8)Кто много говорит, тот мало делает.

9)Повторенье мать ученья.

10)Тот никогда не ошибается, кто ничего не делает.

 

Татар  халкы элек-электән уеннар, ярышларда катнашырга яратканнар.

Татарский народ издавна любил участвовать в играх и в различных соревнованиях.

 

Игра Гөлбану или Габдулла

Играющие, взявшись за руки, делают круг. Выбирают водящего. Он становится в центре круга. Водящий говорит:

 

Син уртада, без кырыйда

Әйләнәбез Гөлбану.

Син ни әйтсәң, син ни кушсаң,

Шуны эшләргә могу

 

С последними словами вот так водящий делает какое-нибудь движение. Все должны повторить его. Затем водящий выбирает кого-нибудь вместо себя.

 

Правила игры. Движения, которые уже показывали, повторять нельзя. Показанные движения надо выполнять точно. Можно использовать в игре различные предметы (мячи, косички, ленточки и т. д.).

 

 “Туган тел” җыры башкарыла. Мультфильм Туган тел. Г.Тукай

Алып баручы.

Кадерле балалар! Шуның белән чарабыз тәмам.

Сезнең һәммәгезгә дә   актив катнашканыгыз өчен рәхмәт. Исән булыгыз, туган телегезне, туган җирегезне хөрмәт итегез, онытмагыз, Татарстаныбызның лаеклы уллары һәм кызлары булып үсегез.

Дорогие, ребята! На этом наше мероприятие заканчивается. Будьте здоровы, не забывайте свой родной язык, любите Родину.


Туган телем – татар теле. (Әдәби музыкал ь кичә)

Туган телем – татар теле. (Әдәби музыкал ь кичә)

Журчит он, словно речка. Красивых очень много слов

Журчит он, словно речка. Красивых очень много слов

Татарчасы – туган тел, Безгә газиз булган тел

Татарчасы – туган тел, Безгә газиз булган тел

Татар халкы элек-электән уеннар, ярышларда катнашырга яратканнар

Татар халкы элек-электән уеннар, ярышларда катнашырга яратканнар
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
11.12.2023