ӨСТӘМӘ ПРОФЕССИОНАЛЬ БЕЛЕМ БИРҮ
ДӘҮЛӘТ АВТОНОМ МӘГАРИФ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ
«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты»
Проект эше
Тема: «Иярчен аергыч җөмлә»
Курс темасы: “Татар теле һәм әдәбияты укытучысының
предмет һәм методик компетентлылыгын камилләштерү”
Башкарды: Батталова Чулпан Рафис кызы
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Эш урыны: Питрәч районы,
МБГББУ “Чыты төп белем бирү мәктәбе”
Проект эшенең җитәкчесе:
МҮИ институтыГыйләҗева Л.Г.
Казан – 2019
Максатлар:
1. Дидактик:
Укыту-өйрәтү максатлары:
- иярчен аергыч җөмлә төшенчәсе өстендә эш.
- иярчен аергыч җөмләләрне таба белү;
Белем-күнекмәләрне үстерү-камилләштерү (актуальләштерү) максатлары:
- “Җөмлә кисәкләре”,
- “Иярченле кушма җөмлә”,
- “Иярчен җөмләләрнең төрләре” темалары буенча белемнәрне камилләштерү;
Психологик:
- мөстәкыйль һәм төркемнәрдә эшли белүләрен,
- үз-үзләренә бәя куя белү күнекмәләрен,
- ярдәмлекләр белән эшли белүләрен үстерү.
3. Тәрбияви:
- татар теленә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.
Җиһазлау: М.З. Зәкиев авторлыгындагы дәреслек, мультимедиа системасы, үзбәя өчен махсус кәгазь битләр.
Дәрес тибы: уку мәсьәләсен кую һәм чишү.
Дәрес барышы:
I. Ориентлашу - мотивлаштыру этабы.
Җилкәнеңне җилләр екса, йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешәләр. (Ф. Яруллин)
- Укучылар, сез бу сүзләрнең авторын, һичшиксез беләсез. Ничек аңлыйсыз сез аларны?
Көтелгән җавап: Ничек кенә авыр булса да, без куйган максатыбызга ирешергә тиеш. Бүгенге тормышта бу бик кирәкле сыйфат. Без моңа кечкенә вакыттан ук, мәктәп елларыннан өйрәнәбез. Авыр темалар өйрәнгәндә дә, начар билгеләр алганда да, без төшенкелеккә бирелергә тиеш түгел, ә киресенчә, тагын да тырышыбрак өйрәнергә тиеш.
2. Зиһен сандыгында ниләр бар?
Сорауларга җавап.
- Иярчен җөмләләрнең мәгънәләре буенча тагын нинди төрләре бар?
(иярчен ия, иярчен хәбәр, иярчен тәмамлык, иярчен аергыч, иярчен хәл (аның 8 төре бар), иярчен аныклагыч)
- Алар нинди җөмлә кисәкләре белән тәңгәл килә?
( иярчен кисәкләр белән: тәмамлык, аергыч, хәл, аныклагыч)
- Шулардан искә төшереп китик әле, аергыч нинди сорауларга җавап бирә?
( Аергыч нинди? кайсы? кемнең? сорауларына җавап бирә )
ҮЗБӘЯ
3. Укучылар белән берлектә уку максатын кую.
- Без аергыч турында беләбез, ә иярчен аергыч җөмлә турында нәрсә беләбез соң? (Сорауларын әйтергә мөмкиннәр)
- Димәк, без бүген иярчен аергыч җөмләләр турында өйрәнәчәкбез.
- Иярчен җөмләләрнең төрен билгеләү өчен, без нишлибез?
(Сорау куябыз, бәйләүче чараларын табабыз, баш җөмләгә мөнәсәбәтен билгелибез).
- Хәзер мисаллар өстендә эшләп карыйк инде.
II. Белемнәрне адымлап үзләштерү этабы.
- Уку максатына ирешү өчен яңа теманы өйрәнү алгоритмын төзү.
1) Кем тырышып укый, 2)аның билгеләре һәрчак яхшы була. (Г.И.) җөмләсе ярдәмендә
· Җөмләнең хәбәрлек үзәген табып, чикләрен билгелибез.
· Бәйләүче чараларны табып күрсәтәбез.
· Баш җөмләне табып, иярчен җөмләгә сорау куябыз.
· Схеманы төзибез, иярчен җөмләнең төрен билгелибез.
(кем), [аның]. И.җ. – аналитик аергыч җөмлә.
· Баш җөмләгә мөнәсәбәтен билгелибез. Баш җөмләдәге мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән тәмамлыкны ачыклый.
1)Күкрәгендә ирек хисе булган 2)һичбер кеше моңа баш имәс.(Һ.Т.)
· Җөмләнең хәбәрлек үзәген табып, чикләрен билгелибез.
· Бәйләүче чараларны табып күрсәтәбез.
· Баш җөмләне табып, иярчен җөмләгә сорау куябыз.
· Схеманы төзибез, иярчен җөмләнең төрен билгелибез.
(ган) [ ]. И.җ. – синтетик аергыч җөмлә.
· Баш җөмләгә мөнәсәбәтен билгелибез. Баш җөмләнең аергычын ачыклый.
Нәтиҗә: Иярчен аергыч. җөмлә кемнең? кайсы? сорауларына җавап бирә, төзелеше буенча төре аналитик һәм синтетик була , бәйләүче чара булып парлы мөнәсәбәтле сүзләр, сыйфат фигыль кушымчасы килә, баш җөмләдәге үзе ияргән сүз белән янәшә килсә, тыныш билгесе куелмый.
.
- Уку максатына ирешү өчен күнегүләр системасы.
БИРЕМ 1. Төркемнәрдә эшләү.
I төркем: 1)Җире аз 2)кешеләр батраклыкка яллана иделәр. (Г.Б.)
II төркем: 1)Әмма бер кеше бар:2)үзе...чалгы да күтәрә алмый, ләкин итекне бик матур тегә.
НӘТИҖӘ: Сораулары: нинди? кайсы?;
Бәйләүче чаралары : янәшә тору, көттерү паузасы;
Төзелеше буенча: аналитик һәм синтетик;
Баш җөмләгә мөнәсәбәте: я б.җөмләнең аергычы урынында килә,
я мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән аергычны ачыклый;
Тыныш билгеләре: өтер, ике нокта. Кагыйдәләре әйтелә.
БИРЕМ 2. Шушы нәтиҗәгә таянып, теманың моделен төзибез. Төркемнәрдә эш.
- Модельне төркемнәрдә төзиләр,
- бер-берсенә сөйлиләр (парларда эш)
Модель
Иярчен аергыч җөмлә
Сораулары: Төзелеше Бәйләүче Тыныш
буенча: чаралар: билгеләре
нинди? аналитик мөнәсәбәтле сүзләр, өтер,
кайсы? көттерү интонациясе, ике нокта
кемнең?
синтетик сыйфат фигыль кушымчасы,
янәшә тору юлы
Баш җөмләгә мөнәсәбәте:
я баш җөмләнең аергычы урынында килә,
я баш җөмләдәге мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән аергычны ачыклый
III. Рефлексия.
1. Бирелгән схема буенча төркемнәрдә сөйләшү:
· Иярчен аергыч җөмлә турында
-
-
-
- белдем.
2. ДӘРЕСКӘ ҮЗБӘЯ
3. ӨЙ ЭШЕ. (Вариантлап, сайлап алу мөмкинлеге белән бирелә)
1) программа буенча эш: кагыйдәне кабатларга;
2) программа материалын иҗади куллануга эш (ярымиҗади эш): 99 нчы күнегү
3) Иҗади эш: Күкрәгендә ирек хисе булган һичбер кеше моңа баш имәс.
Килүегезнең нәтиҗәсе шундый: яңадан килеп йөрмәсәгез дә була.
Бирелгән җөмләләрне анализлап, аермалары нәрсәдә икәнен күрсәтергә
© ООО «Знанио»
С вами с 2009 года.