Математика "Кушу һәм алу алымнарын язма һәм телдән исәпләүдә ныгыту" 2 класс
Оценка 4.7

Математика "Кушу һәм алу алымнарын язма һәм телдән исәпләүдә ныгыту" 2 класс

Оценка 4.7
Разработки уроков
docx
математика
2 кл
06.06.2017
Математика "Кушу һәм алу алымнарын язма һәм телдән исәпләүдә ныгыту" 2 класс
Дәрес УМК "Перспектива" буенча төзелде. Тема: Кушу һәм алу алымнарын язма һәм телдән исәпләүдә ныгыту. Максат: Кушу һәм алу алымнарын кулланып язма һәм телдән исәпләү буенча белемнәрен ныгыту. Өйрәнгән типтагы мәсьәлә чишү,исәпләү күнекмәләрен камилләштерү. Математика фәне буенча кызыксынучанлыкларын арттыру,фикерләү сәләтләрен, зирәклекне үстерү. Укучыларда мөстәкыйльлек тәрбияләү.
Математика 2класс.docx
Тема:       Кушу һәм  алу   алымнарын  язма  һәм телдән исәпләүдә ныгыту. Максат:     Кушу һәм алу алымнарын кулланып язма һәм телдән исәпләү буенча белемнәрен ныгыту. Өйрәнгән  типтагы мәсьәлә чишү,исәпләү күнекмәләрен камилләштерү. Математика фәне буенча кызыксынучанлыкларын арттыру,фикерләү сәләтләрен,  зирәклекне үстерү. Җиһазлау:компьютер, биремнәр,мультимедиа,экран. Дәрес планы. 1.Оештыру өлеше. Уңай психологик халәт тудыру. Исәнмесез,укучылар! Бүген бездә кунаклар бар.Бүгенге математика дәресе гадәттәгечә  булмый.Без бүген дәрестә кушу,алу алымнары буенча алган белемнәрне ныгытырбыз.Чөнки без бүген галәмгә очу өчен беренче адымны ясарбыз.Галәмгә очу очен безгә космик корабль кирәк булачак.Әйдәгез бергәләп шул космик корабльне сайлыйк.Шушы мисалларны дөрес  чишсәгез без утырып барасы космик корабль  барлыкка килер. Слайд1.    Телдән исәпләү. 6+6=12 9+8=17 9+2=11 13­7=6 14­5=9 11­3=8 8+7=15                            12­8=4                                                                                                                          Слайд2. “Восток”космик  кораблье барлыкка килде.                                  ­Без нинди планетада яшибез? ­Җир планетасында. Слайд3.  +,­  тамгаларын куй һәм мисалларны чиш. 70­20+5=55 90­60+8=38 20+30­5=45 50+40+8=98 18­8+5=15 40+20+15=75 Галимнәр башка планеталарда тереклек бармы­юкмы икәнен тикшерәләр.Сез  үскәч галим  буларсыз һәм планеталарны өйрәнерсез. Без яшәгән планета бик матур.Ә безнең планетабызның  иярчене ай бар.Без хәзер  йолдызларга сәяхәт итәрбез.Йолдызлар да бик күп.Безгә иң якын йолдыз кояш. 4слайд.  1йолдыз.  Мәсәләләр йолдызы. Космонавтлар музеена укучылар  экскурсиягә килделәр.Беренче көнне 35 укучы,икенче  көнне15 укучыга артыграк.Барлыгы ничә укучы? Слайд5( кояш системасы күрсәтелә)  Слайд6.2йолдыз.Тест. Әйдәгез  күзәтүләребезне туктатып ял итик. Слайд7.3йолдыз. ял итү. Слайд8   .йолдыз4.     Математик диктант.   Беренче космонавтның исеме кем,ул ничәнче елда оча?(Галәм турында слайдлар  күрсәтелә.)(Слайд9,10,11,12,13 ) Уен.”Кем җитез”(Слайт14.) Слайд15.      Математик ребус Балалар,   җиребезгә әйләнеп кайтыйк.(Музыка) 2011ел космонавтика елы.Космик эра башлануга 50 ел тулды.Менә без үзебездә  космонавтика елына карата бик күп рәсемнәр ясадык. Йомгаклау. Билгеләр кую. Өй эше.№6.

Математика "Кушу һәм алу алымнарын язма һәм телдән исәпләүдә ныгыту" 2 класс

Математика "Кушу һәм алу алымнарын язма һәм телдән исәпләүдә ныгыту" 2 класс

Математика "Кушу һәм алу алымнарын язма һәм телдән исәпләүдә ныгыту" 2 класс

Математика "Кушу һәм алу алымнарын язма һәм телдән исәпләүдә ныгыту" 2 класс
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
06.06.2017