Музыкальное мероприятие - сценарий "Эш беткәч, уйнарга ярый"
Оценка 4.7

Музыкальное мероприятие - сценарий "Эш беткәч, уйнарга ярый"

Оценка 4.7
Культурные мероприятия
docx
библиотека +1
Взрослым
05.03.2018
Музыкальное мероприятие - сценарий  "Эш беткәч, уйнарга ярый"
В музыкальном мероприятии - сценарии использованы поэмы, стихи и песни великого татарского писателя, поэта Габдуллы Тукая. Цель мероприятия - донести до учащихся красоту стихов и исполнение песен на стихи поэта, краткое знакомство с самим поэтом,его биография. Учащиеся одеты в одежды персонажей.Музыкальном мероприятие - сценарий для учащихся младшего и среднего звена.
Г.Тукай.docx

Казан шәһәре

Авиатөзелеш районы 14 нче гимназия

 

 

 

 

 

 

 

Эш  беткәч, 
уйнарга ярый!

 

Г.Тукай әсәрләре буенча

 

 

 

 

 

 

Авиатөзелеш районы

14 нче гимназиянең

Сыйныф җитәкчесе

Замалтдинова Н.Р.,

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

---2009 нчы ел---

 

 

 

 

 

                     БӘЙРӘМ БҮГЕН       (Г.Тукай сүзләре, Җ.Фәйзи көе)

 

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген,

Нәрсәдән бу? — Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм

бүген!

        Арттыра, күрдем, кояш гадәттәгедән балкуын;

       Ул киенгәндер, дидем: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

 

Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен;

Ансы да сөйли тагын: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

 

Г.Тукай сүзләре “Тәфтиләү” көе ишетелә

1 А.Б.Тукай исән, җыры күңелләрдә,

Яшәсәк дә үзен күрмичә.

Тукай килә моңлы сазын уйнап,

Шагыйрьләргә тыңгы бирмичә.

2 А.Б.   Газраилләр юкка сөенгәннәр

             Карап шагыйрь яткан табутка.

             Аерылгысыз тоташ бер көч булып

            Җаны яши аның халыкта.

1 А.Б. Киләчәкне күреп бара шагыйрь,

           Пар атлары күптән җигелгән.

            Күчә Тукай яңа мәйданнарга

            Халык йөрәгенең түреннән.

2 А.Б.   Кадерле дуслар! Без бүген татар халкының йөзек кашы булган сөекле шагыйребез Г.Тукайның  туган көнен билгеләп үтү кичәсенә җыелдык.

1 А.Б. Рус халкының Пушкины вә Лермонтовы кебек ук безнең Тукаебыз да үзенең кабатланмас иҗаты белән Бөек һәм Даһи.

2 А.Б. Кечкенәдән ул моңлы булып, шигырьләр, әкиятләр,  халкыбызның җырларын тыңлап үсә. Без Г.Тукайның күп кенә шигырьләрен, җырларын, әкиятләрен беләбез.

1 А.Б. Г.Тукайның шигырьләре, әкиятләре кечкенәдән белем алырга, эш сөяргә, табигатьне сакларга өнди.

2 А.Б. Ә хәзер Г.Тукай әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән  “Эш беткәч, уйнарга ярый” дип аталган сәхнә күренешен карап  үтегез.

 

Бу күренешне сезгә 7 Б сыйныф укучылары күрсәтер.

 

2 А.Б.   Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер сабый

Ян тәрәзә каршында иртәнге дәресен карый.

Чын күңел белән укый ул, кат-кат әйтеп һәр сүзен,

Бик озак шунда утырды, бер дә алмастан күзен.

 

“Бала белән Күбәләк “ җыры (Г.Тукай сүзләре, З.Хабибуллин көе)

 

1 бала:    Әйт әле, Күбәләк, сөйләшик бергәләп:

Бу кадәр күп очып, армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың, ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп, табаламсың ризык?

Күбәләк:   Мин торам кырларда, болында ,урманда;

Уйныймын, очамын якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя кояшның яктысы

Аш буладыр миңа  чәчәкләр хуш исе.

Кояш:  Сабый Әй, сабый, әйдә тышка, ташла дәресең, күңелең ач!

Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман!

Чыкчы тышка, нинди якты, нинди шәп, уйнар заман!

Укучы малай.  Тукта, сабыр ит, уйнамыйм, уйнасам дәресем кала

Көн озын ич, ул уенның мин һаман вакытын табам,

Чыкмамын тышка, уенга, булмыйча дәресем тәмам.

 

“Шүрәле” көе

 

1 А.Б.  Һич сине куркытмасыннар Шүрәле, Җен һәм Убыр

Барчасы юк сүз, аларның булганы юктыр гомер.

Малай: (укый)  Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – Кырлай диләр,

Җырлаганда көй өчен, “тавыклары җырлый”, диләр.

 

(Көй алышына. Шүрәле чыга)

- Шүрәле ! Синнән миңа ни кирәк?

Шүрәле:   Бер дә шикләнмә, Егет, син, мин карак – угъры түгел;

Шулай да бигүк тугъры түгел...

Яшь егет! Килче уйныйк бераз кети-кети.

Малай:  Яхшы, яхшы, сүз дә юктыр, мин карышмыйм, уйныймын.

Тик сине шартыма күнмәссең дип уйлыймын.

Шүрәле:  Тиз уйныйкчы, зинһар, нәрсә кушсаң да күнәм.

Малай: Күрәсеңме, әнә анда бар бик юан бер бүрәнә

Бүрәнәнең бер очында бар әрчелгән бер ярыгы,

Шул җиреннән нык кына син тот, и урман сарыгы!

Шүрәле: (кычкыра)  Ай! Бик авырта кулларым, дустым, җибәр, зинһар!

Әйтче, зинһар, мәрхәмәтсез, кем син, исемең кем синең?

Малай:  Әйтсәм әйтим, син белеп кал: чын атым “Былтыр” минем

Шүрәле:  Кысты, харап итте явыз “Былтыр” мине.

(эчтән) Былтыр кысканга, кычкыралармы быел?

 

(Малай китапның битен ача, көй үзгәрә)

Сандугач тавышы

Сандугач:  Әйдә тышка, күңелең ач!

Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман;

Чыкчы тышка, нинди һәйбәт, нинди шәп, уйнар заман!

Малай:   Юк, сөекле сандугачым, уйнасам дәресем кала.

Туктале, бетсен дәрес, әйтмәсәң дә уйнармын.

Син дә сайрарсың матурлап, мин дә авазың тыңлармын!

2 А.Б.:   Ул шулай дип, һич зарар бирми укырга дәртенә

Бик каты ихлас белән чынлап кереште дәресенә.

(Су анасы)

Малай:   Җәй көне. Эссе һавада мин суда коенам, йөзәм,

Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм.

( Су анасы чыга, алтын тарак белән чәчен тарый, тарагын онытып киткәч, малай аны урлап йөгерә)

 

Су анасы:  Качма, качма! Тукта, тукта и карак!

Ник аласың син аны? Ул бит минем алтын тарак.

 

(Эт тавышы. Су анасы кире йөгерә)

 

Малай:  И, явыз карчык! Тарагыңнан коры калдың...

- Әни, мин алтын тарак таптым,

Сусадым, ардым, әни, мин бик озак чаптым.

(Шакыйлар)

 

   Ана:  - Ни кирәк? Кем бу? Кара төндә вакытсыз кем йөри?

Су анасы: Су анасы мин, китер, кайда минем алтын тарак?

Бир, бая көндез алып качты синең угълың карак!

Малай:  Су анасыннан котылгачтын, тынычлангач, әни

И орышты, и орышты,  и орышты соң мине.

Малай: (укый)  Шуннан бирле малай андый эшкә кыймый башлады

“Йә, иясе юк!” – дип, әйберләргә тими башлады

(Көй алышына)

 

  Алмагач:  Әйдә тышка, күңел ач;

Бик күңелсездер сиңа эштә утырмак һәрвакыт,

Әйдә, чык син бакчага, җитте хәзер уйнар вакыт!

Малай:  Юк, сөекле алмагачым, уйнасам, дәресем кала

Тукта сабыр ит аз гына, әй кадерле алмагач,

Һич уенда юк кызык, дәрсем хәзерләп куймагач.

 

( “Туган авыл” Г.Тукай сүзләре, А.Монасыйпов көе)

 

Малай:  Борын заман бер ир белән хатын торган,

Тормышлары шактый гына факырь булган;

Асраганнар бер кәҗә белән сарык, -

Болар булган берсеннән дә берсе арык.

Әйтә бер көн ире:

Бабай:  - Кара әле, хатын! Үзең яхшы беләсең бит печән хакын, -

Китсен бездән чыгып кәҗә белән сарык,

Ашап ята бушка гына алар азык.

Әби: - Ирем, ярар, ярар, китсен бездән чыгып кәҗә белән сарык.

Кәҗә белән сарык – җырлыйлар:

- Тау башында салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул

Авылыбызның ямен, суын, тәмен беләм

Шуңа күрә сөям җаным, тәнем белән.

                                Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем

Билгесездер: кая ташлар бу такъдирем;

Кая барсак, кайда торсак, нишләсәк тә

Хәтерләрдә мәңге калыр туган җирем

А.Б.  Күп тә үтми, бу бала куйды тәмамлап дәресен

Куйды бер читкә җыеп дәфтәр, китапны – барысын

Һәм дәртләнеп җыр сузды:

 

(“Пар ат” җыры, Г.Тукай сүзләре, халык көе)

 

Малай 1. Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап

                Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап

2. Кич иде, шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый

Искән әкрен җил белән яфрак агачлар калтырый.

3. Сау бул инде, хуш, бәхил бул, и минем торган җирем

Мин болай, шулай итәм, дип, төрле уй корган җирем.

4. Бер тавыш килде колакка, яңгырады бер заман:

“Тор шәкерт! Җиттек Казанга, алдыбызда бит Казан!”

 

Малай йөгереп чыкты бакчага:

 

 Малай:  - Я, кем чакырды мине. Әйдә, кем уйный?

Тәмам иттем хәзер мин дәресемне.

  2 А.Б.  Шунда аңар бик матурлап, елмаеп килде кояш,

Шунда аңар кып-кызыл, зур алма бирде алмагач;

Шунда аңар шатланып сайрап җибәрде сандугач;

Шунда аңар баш иделәр укылган һәр персонаж.

 

Балалар, безнең чыгышыбыз ахырына якынлашты. Ә хәзер әйдәгез бергәләп боек Тукаебызның һәм халкыбызның Гимнына әйләнгән “Туган тел” җырын бергәләп җырлыйк.

 

Бергә “Туган тел” җыры (Г.Тукай сүзләре, халык көе)


 

Казан шәһәре Авиатөзелеш районы 14 нче гимназия

Казан шәһәре Авиатөзелеш районы 14 нче гимназия

БӘЙРӘМ БҮГЕН (Г.Тукай сүзләре, Җ

БӘЙРӘМ БҮГЕН (Г.Тукай сүзләре, Җ

Чын күңел белән укый ул, кат-кат әйтеп һәр сүзен,

Чын күңел белән укый ул, кат-кат әйтеп һәр сүзен,

Сандугач тавышы Сандугач: Әйдә тышка, күңелең ач! Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман;

Сандугач тавышы Сандугач: Әйдә тышка, күңелең ач! Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман;

Асраганнар бер кәҗә белән сарык, -

Асраганнар бер кәҗә белән сарык, -
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
05.03.2018