ПЕРСПЕКТИВНЫЙ ПЛАН ПО АППЛИКАЦИИ В СТАРШЕЙ ГРУППЕ
Оценка 4.6

ПЕРСПЕКТИВНЫЙ ПЛАН ПО АППЛИКАЦИИ В СТАРШЕЙ ГРУППЕ

Оценка 4.6
Документация +3
Междисциплинарный 3
Детсад
23.12.2018
ПЕРСПЕКТИВНЫЙ ПЛАН  ПО АППЛИКАЦИИ В СТАРШЕЙ ГРУППЕ
Балаларда мәктәп белән кызыксыну хисләре уяту, белем алырга омтылыш тәрбияләү,баларның сөйләм телен үстерү, мәктәп тормышы белән таныштыру. Россияне, Республикабыз Татарстанны яратырга чакыру, Татарстанның шәһәрләре турында белемнәрен киңәйтү, балаларда горурлык хисе тудыру. Туган җиргә, Ватанга мәхәббәт, туган тел, туган шәһәр, шул шәһәрдә яшәүче төрле милләт халыкларына ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү, өй һәм бал.бакчасы адресын кабатлау. Баларның сөйләм телен үстерү, бакча турында белемнәрен киңәйтү, бал.бакчасына сакчыл караш, анда эшләүчехезмәткәрләргә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү. Тирәлектә үсүче дару үләннәре, аларның кулланышы, тарихы белән таныштыру, туган җирне ярату, горурлык хисе уяту, хезмәт сөяргә өйрәтү. Табигатьтә көз фасылы һәм андагы үзгәрешләрне күзаллау, көзнең матурлыгын күрә һәм соклана белүләренә ирешү, күзәтүчәнлек, кызыксынучанлык тәрбияләү. Максат: Якын микрорайонда балаларны ориентлашырга өйрәтү, урам макетында уеннар оештыру Белем бирү бурычы: теге яки бу объектның үзеңә карата, башка объектларга карата торышын ачыккларга, маршрутларның иң гади планын мөстәкыйль рәвештә модельләштерергә өйрәтү( кибеткә, мәктәпкә бару). Балаларның ике яклы хәрәкәтле юлны аркылы чыгу турында белемнәрен киңәйтү. Үстерү бурычы:киңлектә динамик күзаллауны, күз үлчәмен шартлы билгеләр күргәндә, фикерләүнең символик функцияләрен үстерү. Тәрбияләү бурычы: шәхси һәм җәмәгать транспортларында балаларның үзләрен тоту культурасы күнекмәләрен формалаштыру.
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
23.12.2018