Презентация
Оценка 4.7

Презентация

Оценка 4.7
ppt
11.12.2023
Презентация
ачылу.ppt

Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде

Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде

2021 ел
Татарстанда
Туган телләр һәм
халыклар бердәмлеге
елы
дип игълан ителде

Презентация

Презентация

Шулардан иң күп санлы кешеләр тарафыннан кулланыла торганы — кытай теле, бу телдә 1,2 млрд

Шулардан иң күп санлы кешеләр тарафыннан кулланыла торганы — кытай теле, бу телдә 1,2 млрд

Җир йөзендә бүгенге көндә 6000 тел бар дип исәпләнә. Шулардан иң күп санлы кешеләр тарафыннан кулланыла торганы — кытай теле, бу телдә 1,2 млрд. кеше сөйләшә, инглиз телендә — 478 млн, хинди телендә — 437 млн, испанда — 392 млн, рус телендә — 284 млн, гарәптә — 225 млн, португалда — 184 млн, француз телендә 125 млн кеше сөйләшә.

Белгечләр якындагы йөзьеллыкта барлык телләрнең 95% ы яшәүдән туктар дип фараз итә

Белгечләр якындагы йөзьеллыкта барлык телләрнең 95% ы яшәүдән туктар дип фараз итә

Белгечләр якындагы йөзьеллыкта барлык телләрнең 95% ы яшәүдән туктар дип фараз итә. Мәсәлән, бер ел эчендә 10 тел юкка чыга дигән фикер бар. дөньяда бик күп телләргә бетү куркынычы яный. Тел юкка чыктымы, шул телдә сөйләшкән халык та юкка чыга дигән сүз, чөнки ул инде башка телдә сөйләшә башлый, шул телдәге мәгълүматны үзләштерә, ә аның үз бабаларының йөзләрчә ел үсеп-формалашып килгән мәдәнияты тел белән бергә юкка чыга.

Без- татарлар, туган телебез татар теле

Без- татарлар, туган телебез татар теле

Без- татарлар, туган телебез татар теле.
Татар теле... Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, бүгенге көндә камилләшкән, иң-иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган- сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле!

Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе:

Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе:

Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья
халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе:
ИНГЛИЗ, НЕМЕЦ, ФРАНЦУЗ, ИСПАН, ИТАЛЬЯН, ПОРТУГАЛ, ГАРӘП, ФАРСЫ, РУС, КЫТАЙ, ТӨРЕК, ЯПОН, ҺИНД, ТАТАР ТЕЛЛӘРЕ.

Татар телен белгән кеше 30 дан артык төрки халык белән җиңел аңлаша һәм аралаша ала.

Татар теле башка төрки телләрне белү өчен ачкыч булган

Татар теле башка төрки телләрне белү өчен ачкыч булган


             

Татар теле башка төрки телләрне белү өчен ачкыч булган. Һиндстан, Кытай, Иран һәм башка күп кенә илләр белән рәсми эш кәгазьләре татар телендә алып барылган. Шунлыктан Россиядәге башка төрки телләр арасында татар теленең дәрәҗәсе югарырак булган.

Екатерина II боерыгы буенча, гимназиянең беренче татар теле укытучысы итеп

Екатерина II боерыгы буенча, гимназиянең беренче татар теле укытучысы итеп







1764 нче елдан башлап Әстерхан мәктәпләрендә солдат балаларына татар теле укыталар. Екатерина II боерыгы буенча, гимназиянең беренче татар теле укытучысы итеп Сәгыйть Хәлфин билгеләнә. Гимназиядә татар телен укыту тәҗрибәсенә нигезләнеп, ул әлифба яза. 1778 нче елда бу хезмәт Мәскәүдә басылып чыга. Татар басма әлифбасының тарихы шушы китаптан башлана.

Презентация

Презентация

XVIII гасыр ахырыннан башлап татар теле дәресләре

XVIII гасыр ахырыннан башлап татар теле дәресләре

XVIII гасыр ахырыннан башлап татар теле дәресләре Мәскәү университеты каршындагы Академик гимназиядә, Тобольскида һәм башка берничә шәһәрдә дә алып барыла. Томск, Оренбург, Саратов, Әстерхан, Ставрополь гимназияләрендә татар теле мәҗбүри уку предметлары исемлегенә кертелә.

Казан университетында татар теле укытыла башлый

Казан университетында татар теле укытыла башлый

1812 нче елдан Казан университетында татар теле укытыла башлый.

И туган тел, и матур тел, Әткәм-әнкәмнең теле!

И туган тел, и матур тел, Әткәм-әнкәмнең теле!


"И туган тел, и матур тел, Әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем Син туган тел аркылы.«

Габдулла Тукай

Туган җирең – Идел буе, Һәр телнең бар туган иле,

Туган җирең – Идел буе, Һәр телнең бар туган иле,

Туган җирең – Идел буе,
Һәр телнең бар туган иле,
Туган илең кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле.

Наҗар Нәҗми

Сөйләбездәге сүзләрне мәрҗән бөртекләренә тиңлим мин” – дигән

Сөйләбездәге сүзләрне мәрҗән бөртекләренә тиңлим мин” – дигән

“Сөйләбездәге сүзләрне мәрҗән бөртекләренә тиңлим мин” – дигән Гамил Афзал. Мәрҗәннең бер төймәсе генә урынында булмаса да, аның матурлыгы югала. Сүзләрнең берсен генә дөрес кулланмасак та ,сөйләмебезнең дә яңгырашы, эчтәлеге юкка чыга дип әйткән бөек шәхесебез.

Тел ул – буыннан-буынга ана сөте белән күчә килгән һәм күчәчәк мөкатдәс бер мирас

Тел ул – буыннан-буынга ана сөте белән күчә килгән һәм күчәчәк мөкатдәс бер мирас

Тел ул – буыннан-буынга ана сөте белән күчә килгән һәм күчәчәк мөкатдәс бер мирас.
Х. Сәрьян

Берәр кеше башка телне өйрәнмәкче булса, башта үз телен белсен”, -дигән тел белгече

Берәр кеше башка телне өйрәнмәкче булса, башта үз телен белсен”, -дигән тел белгече

.

“Берәр кеше башка телне өйрәнмәкче булса, башта үз телен белсен”, -дигән тел белгече Каюм Насыйри.

Туган оясыннан аерылган кош Канатына мәңге ял тапмый

Туган оясыннан аерылган кош Канатына мәңге ял тапмый


“Туган оясыннан аерылган кош
Канатына мәңге ял тапмый.
Туган телен яратмаган кеше
Башкаларның телен яратмый”,
- дип язды Әхмәт Ерикәй.
 

Телебезне өйрәнми башлаган көннән башлап без бетә башлаячакбыз

Телебезне өйрәнми башлаган көннән башлап без бетә башлаячакбыз


“Телебезне өйрәнми башлаган көннән башлап без бетә башлаячакбыз. Безнең бер милләт булып тора алуыбыз телебезне саклый алуыбызга бәйледер. Телебезне саклый алсак, бер милләт булып тора алырбыз, әгәр телебезне саклый алмасак, милләтебездән мәхрүм булырбыз”- Садри Максуди

Яндың да син, туңдың да син,

Яндың да син, туңдың да син,

Яндың да син, туңдың да син,
Нишләтмәде язмыш сине. Дөньяда күп нәрсә күрдең,
Әй мөкатдәс татар теле,
Әй син батыр татар теле!
Наҗар Нәҗми

Татарча да яхшы бел, Русча да яхшы бел,

Татарча да яхшы бел, Русча да яхшы бел,

Татарча да яхшы бел, Русча да яхшы бел, Икесе дә безнең өчен Бик кирәкле, затлы тел.
Шәйхи Маннур

Туган тел ул – Бездән соң да Яшәр өчен туган тел

Туган тел ул – Бездән соң да Яшәр өчен туган тел

Туган тел ул –
Бездән соң да
Яшәр өчен туган тел.
Бүгенгедән киләчәккә
Дәшәр өчен туган тел. Дәрдмәнд

И минем җандай кадерлем, И җылы, тере телем

И минем җандай кадерлем, И җылы, тере телем

И минем җандай кадерлем,
И җылы, тере телем.
Кайгылар теле түгел син,
Шатлыгым теле бүген.
Тик синең ярдәм белән мин,
Тик синең сүзләр белән
Уйларын йөрәккәемнең
Дөньяга әйтә беләм.
Х. Туфан

Кил, өйрән, и туган, бер башка телне,

Кил, өйрән, и туган, бер башка телне,



Кил, өйрән, и туган, бер башка телне,
Бүтән телләр белү – яхшы һөнәрдер.
Катыштырма вә ләкин телгә телне,
Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер.
Дәрдемәнд

Тел дигән дәрья бар, Дәрья төбендә мәрҗән бар

Тел дигән дәрья бар, Дәрья төбендә мәрҗән бар

Тел дигән дәрья бар, Дәрья төбендә мәрҗән бар. Белгәннәр чумып алыр, Белмәгән карап калыр.
Нәкый Исәнбәт

Туган телләр була бер генә –

Туган телләр була бер генә –

Туган телләр була бер генә –
Туган телнең кадрен бел генә.

Татар теле – туган тел, Безнең газиз булган тел.
Әти-әни, әби-бабай Безне сөя торган тел. Шәйхи Маннур

Туган тел И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Туган тел И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Туган тел

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең, Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам: Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам!

Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
11.12.2023