Иярчен җөмләләрнең мәгънәләре буенча нинди төрләре бар?
(иярчен ия, иярчен хәбәр, иярчен тәмамлык, иярчен аергыч, иярчен хәл (аның 8 төре бар), иярчен аныклагыч)
2. Алар нинди җөмлә кисәкләре белән тәңгәл килә?
иярчен кисәкләр белән: ия, хәбәр, тәмамлык, аергыч, хәл, аныклагыч
3. Шулардан искә төшереп китик әле, аергыч нинди сорауларга җавап бирә?
Аергыч нинди? кайсы? кемнең? сорауларына җавап бирә
Кем тырышып укый, аның билгеләре һәрчак яхшы була.
Җөмләнең хәбәрлек үзәген табып, чикләрен билгелибез.
Бәйләүче чараларны табып күрсәтәбез.
Баш җөмләне табып, иярчен җөмләгә сорау куябыз.
Схеманы төзибез, иярчен җөмләнең төрен билгелибез.
(кем), [аның]. И.җ. – аналитик аергыч җөмлә.
Баш җөмләгә мөнәсәбәтен билгелибез.
Баш җөмләдәге мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән тәмамлыкны ачыклый.
Күкрәгендә ирек хисе булган һичбер кеше моңа баш имәс.(Һ.Т.)
Җөмләнең хәбәрлек үзәген табып, чикләрен билгелибез.
Бәйләүче чараларны табып күрсәтәбез.
Баш җөмләне табып, иярчен җөмләгә сорау куябыз.
Схеманы төзибез, иярчен җөмләнең төрен билгелибез.
(ган) [ ]. И.җ. – синтетик аергыч җөмлә.
Баш җөмләгә мөнәсәбәтен билгелибез.
Баш җөмләнең аергычын ачыклый.
Ни өчен тыныш билгесе куелмаган?
Баш җөмләдәге үзе ияргән сүз белән янәшә килгән.
Иярчен аергыч җөмлә
сораулары: кемнең? кайсы?
төзелеше буенча төре: аналитик һәм синтетик
бәйләүче чаралар: парлы мөнәсәбәтле сүзләр, сыйфат фигыль кушымчасы
баш җөмләдәге үзе ияргән сүз белән янәшә килсә, тыныш билгесе куелмый.
Нәтиҗә: Иярчен аергыч җөмлә кемнең? кайсы? сорауларына җавап бирә, төзелеше буенча төре аналитик һәм синтетик була , бәйләүче чара булып парлы мөнәсәбәтле сүзләр, сыйфат фигыль кушымчасы килә, баш җөмләдәге үзе ияргән сүз белән янәшә килсә, тыныш билгесе куелмый.
Төркемнәрдә эшләү.
I төркем: Җире аз кешеләр батраклыкка яллана иделәр. (Г.Б.)
II төркем: Әмма бер кеше бар: үзе...чалгы да күтәрә алмый, ләкин итекне бик матур тегә.
Сораулары
Бәйләүче чаралары
Төзелеше буенча
Баш җөмләгә мөнәсәбәте
Тыныш билгеләре
Сораулары: нинди? кайсы?;
Бәйләүче чаралары : янәшә тору, көттерү паузасы;
Төзелеше буенча: аналитик һәм синтетик;
Баш җөмләгә мөнәсәбәте: я б.җөмләнең аергычы урынында килә, я мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән аергычны ачыклый;
Тыныш билгеләре: ике нокта.
Иярчен аергыч җөмлә
Сораулары: Төзелеше Бәйләүче Тыныш
буенча: чаралар: билгеләре
нинди? аналитик мөнәсәбәтле сүзләр, өтер,
кайсы? көттерү интонациясе, ике нокта
кемнең?
синтетик сыйфат фигыль кушымчасы,
янәшә тору юлы
Баш җөмләгә мөнәсәбәте:
я баш җөмләнең аергычы урынында килә, я баш җөмләдәге мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән аергычны ачыклый
ДӘРЕСКӘ ҮЗБӘЯ
ӨЙ ЭШЕ. (Вариантлап, сайлап алу мөмкинлеге белән бирелә)
1) программа буенча эш: кагыйдәне кабатларга;
2) программа материалын иҗади куллануга эш (ярымиҗади эш): 99 нчы күнегү
3) Иҗади эш: Күкрәгендә ирек хисе булган һичбер кеше моңа баш имәс.
Килүегезнең нәтиҗәсе шундый: яңадан килеп йөрмәсәгез дә була.
Бирелгән җөмләләрне анализлап, аермалары нәрсәдә икәнен күрсәтергә
© ООО «Знанио»
С вами с 2009 года.