Проект « Татарстанның атказанган һәм халык җырчысы Илсур Сафинның (ИлСафның) иҗаты һәм нәсел шәҗәрәсе»
Оценка 4.9

Проект « Татарстанның атказанган һәм халык җырчысы Илсур Сафинның (ИлСафның) иҗаты һәм нәсел шәҗәрәсе»

Оценка 4.9
Исследовательские работы +1
docx
Междисциплинарный 4
Взрослым
14.12.2018
Проект « Татарстанның атказанган һәм халык җырчысы Илсур Сафинның (ИлСафның)  иҗаты һәм нәсел шәҗәрәсе»
Кто такой Илсаф, чем занимается, личная жизнь, фото? ИлСаф (настоящее имя Ильсур Сафин), родился 9 мая 1966 года, в Дрожжановском районе, Татарстан. Певец, поэт, композитор, заслуженный артист Республики Татарстан. Как все уже знают, певческие таланты Ильсура начали проявляться уже в дошкольном возрасте, но повзрослев он все же захотел стать инженером, и даже получил соответсвующее образование, однако тягу к сцене не задушишь, и вот уже более десятка лет ИлСаф выступает на эстраде, причем теперь никто не сомневается в том сделал ли он правильный выбор, когда решил круто изменить свою жизнь, решив петь.
Нәселемдә –бөек шәхес ИлСаф.docx
Чүпрәле муниципаль районының “Советлар Союзы Герое Алимов Зариф Закирович исемендәге Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе”муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе. Эш юнәлеше – “Нәселемдә –бөек шәхес” Проект « Татарстанның атказанган һәм  халык җырчысы Илсур Сафинның  (ИлСафның)  иҗаты һәм нәсел шәҗәрәсе»                                                                                    Әзерләде: Закирова Дилә ,                                                                        8  сыйныф укучысы                                                                         Проект  җитәкчесе :                                                          Тарих  һәм  җәмгыять белеме  укытучысы                                                                                     Закиров Илнур Заһир улы 2018  ел. 1 Эчтәлек.    Кереш..................................................................................................................3       Төп  өлеш     1. Илсур Сафинның  тормышы  һәм иҗаты   ......................................  5 2. Илсур Сафинның  нәсел  шәҗәрәсе....................................................6    Йомгак өлеше..................................................................................................10 Файдаланылган материаллар.......................................................................11 2 Кереш                        Халкыбызның мәшһүр җырчысы, Татарстанның атказанган һәм   халык артисты Илсур Җәмил улы Сафин (сәхнә исеме – ИлСаф) 1966 елның 9 маенда Татарстан АССРның Чүпрәле районы Яңа Кәкерле авылында колхозчы гаиләсендә туа. Яшьтән үк җыр, музыка белән мавыга. Шул ук вакытта инженер буласы да килә аның. 1983 елда Яңа Кәкерле урта мәктәбен тәмамлагач, Казан төзүчеләр институтында белем ала. Әмма барыбер аның күңеле җыр сәнгатенә тартыла.  “Татар   җыры   –   95”   република   җыр   конкурсында   лауреат   булган   егет,   Ходай биргән тавышын дөрес файдаланып, татар эстрадасының лаеклы йолдызы калкуга ишарә ясады. Бу йолдыз шул ук елда Уфада уздырылган Бөтенроссия башкорт­ татар җыры конкурсында тагын да яктыра төште. Шул еллардан җыр сәнгатендә үзенчәлекле башкару сәләтенә ия булган Илсур Сафин ИлСаф псевдонимы белән тамашачыларның яраткан җырчысына  әверелде. “Кешедә бар нәрсә дә гүзәл булырга тиеш: йөзе дә, киеме дә, уйлары һәм күңеле дә,”­ дип яза Антон Павлович Чехов. Кемгәдер дөрес бәя бирү өчен аның белән аралашу гына җитми, минемчә. Эш­гамәлләрен күзәтү, хезмәт нәтиҗәләрен өйрәнү кирәктер. Чөнки зәвык белән киенеп, матур сөйләшеп йөргән кеше үзе өчен генә яшәргә   мөмкин.   Юкка   гына   татар   халкы   “агач   ­яфрагы,   кеше   хезмәте   белән матур”, димәгән. Хезмәт кешене бизәп кенә калмый, ул­ шатлык чыганагы да. Эшеннән тәм, ләззәт тапкан кеше үзен бәхетле тоя.Ул һәр иртә сөенеп эшенә бара, күңелен биреп эшли. Хезмәте белән башкаларга, иленә файда китерүенә куана. Нинди генә авырлыклар булса   да,   куркып   калмый,   тырышлыгы   белән   куйган   максатларына,   зур дәрәҗәләргә ирешә, яңа үрләр яулый.  Моны дәлилләүче факт булып эстрада җырчысы Илсафның (Илсур Сафин) 2017 елда Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исемгә лаек булуы тора.  3 "ИлСаф" иҗат төркеме директоры   Казан Кремлендә республика һәм Россиянең дәүләт   бүләкләрен   тапшыру   тантанасында   катнашучылар   арасында   булды. Мактаулы исемнәрне һәм бүләкләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. "Хисләр   ташып   тора.   Зур   бүләк,   зур   бәйрәм   минем   өчен.   Республика җитәкчелегенә,   тамашачыларыма   мине   шулай   югары   бәяләгәннәре,   шундый   зур исем бирелүе өчен рәхмәт", ­ дип тәэсирләре белән уртаклашты Илсаф. "Илсаф   дигәч,   тамашачы   күңеленә   иң   беренче   булып   "Әбиләр   чуагы"   җыры киләдер дип уйлыйм", ­ диде ул "Татар­информ" агентлыгы хәбәрчесенә. Җырчы үзенең   "Тәрәзәләр   ­   әни   күзләре",   "Кайталар   кыр   казлары"   кебек   беренче җырларын   уңышлы   саный.   "Халык   барыбер   беренче   җыр   белән   истә   калдыра, калган яңаларын икенчерәк итеп кабул итә", ­ дигән фикердә ул. Татарда җырчылар аз түгел,талантлы, шәп тавышлы, мәһабәт артистлар да байтак. Әмма   ИлСаф  үзенең   алган  дәрәҗәсенә   ирешү  өчен   зур   тырышлык   куюы   белән аерылып тора.  Татар   халкы   элек–электән   хезмәт   сөючәнлеге   белән   дан   тоткан.   Балаларны   да кечкенәдән эшкә өйрәткәннәр, башкаларның хезмәтенә хөрмәт тәрбияләгәннәр. Әйләнә­тирәбезгә күз салсак, бөтен нәрсә хезмәт нәтиҗәсе: биек­биек йортлар, акыллы машиналар, табыннарыбызга ямь бирүче икмәк, өстебезгә кигән киемнәр... Болар   барысы   да   ­   кемнәрнеңдер   хезмәт   җимеше.   Гадәти   әйберләр   булса   да, һәрберсе кирәк. Чыннан да, үзенә бер шөгыль тапмаган, хезмәт куймаган, нинди дә булса һөнәр сайламаган кешегә яшәү кызык түгелдер ул. Хезмәт сөйгән кеше генә тормышта үз урынын таба ала .                                                         4 Төп өлеш.                  1. Илсур Сафинның   тормышы  һәм  иҗаты           Илсур Сафинның туган ягы Чүпрәле районы Яңа Кәкерле авылы. Беренче башкарган җыры “Бөркет турында баллада” була. Башлангыч сыйныфта укыганда җырлый   ул   аны.   Урта   мәктәпне   тәмамлагач   ИлСаф   Казан   авыл   хуҗалыгы институтына   белем   алырга   китә,   инженер­механик   һөнәрен   үзләштерә.   Укуны тәмамлап, өч ел туган авылында эшләп алгач, кире Казанга юл ала. Анда аны берәү дә көтеп тормый, гаиләсе белән тулай торакка урнаша һәм Зөһрә Шәрифуллина төркеме белән гастрольләргә чыгып китә. Ул аны остазы дип саный. ИлСаф   татар   эстрадасына   1995   елда   килеп   керә.   Кечкенәдән   үк   җырга­моңга тартылган   җырчы,   үземне   белгәннән   бирле   җырлыйм,   ди.   Тамашачылар   аны “Әбиләр чуагы”, “Кайталар кыр казлары”, “Тәрәзәләр – әни күзләре”, “Гомерләр бергә узсын” кебек популяр җырлары аша шундук танып ала. ИлСафның бу җырларны башкара башлаганда әле музыкаль белеме булмый. Ул студент чакларда да гел җырлап, конкурсларда катнашып, уңышларга ирешкәннән соң,   балачак   хыялын   тормышка   ашырырга   уйлый   һәм   музыка   уку   йортын тәмамлый. Авыл хуҗалыгында эшләп, соңрак булса да, иҗатка килеп, тормышын сәхнә белән бәйли.        5 2.  Илсур Сафинның  нәсел  шәҗәрәсе        ИлСаф дингә авырлык аша килә. Кызы авырып киткәч, намаз укый башлый. Соңрак   уразага   да   керешә.   "Башыңа   авырлык   килгәнче   тотынырга   кирәк   икән. Хәзерге акылым булса, яшь вакытта ук намазга басар идем", ­ ди җырчы. Кызы Айгөл , 8 яшендә яман шеш авыруыннан вафат була.    Журналист  Габдерәхим  ИлСаф белән әңгәмә кырганда : ­   ИлСаф,   әтиең   ягыннан   сез   мулла   нәселе.   Мулла   була   алыр   идеңме?­   дигән сорауга шундый җавап ала: ­ Бөтен нәрсәгә әзер булырга кирәк. Җиренә җиткереп эшли дә белергә кирәк бит әле. Җиңел эш дип әйтмәс идем мин аны. Ильяс хәзрәт: "Сез, җырчылар, моңа әзер булырга тиеш. Әле дә халык белән эшлисез", ­ ди. Чынлап та бит, танылган җырчы Илсур Сафинның нәсел шәҗәрәсен өйрәнгәндә, ул мулла нәселеннән булуы ачыклана. “ Борынгы Яңа Кәкерле” китабында урын алган Иршат абый язмасына күз салсак шуны аңларбыз: ... Моннан 170 еллар чамасы элек Яңа Кәкерле авылының үзәгенә урнашкан төп мәчеттә   Шаһиморад   Малик   улы   муллалык   иткән.   Аны,   үзебезчәрәк   итеп, Шихморат мулла дип йөрткәннәр. Шихморат хәзрәт белән Мәхбүбҗамал абыстай 1857 елның 22 ноябрендә туган бер балаларына Шиһабетдин дип исем кушканнар. Соңрак   тирә­як   авылларда   гына   түгел,   Буа   өязе,   хәтта   тулаем   Сембер губернасында да, дан тоткан Шиһап мулланың гомер юлы әнә шулай башлана. Сүз уңаеннан,   Мәхбүбҗамал   абыстайның   Чувашстандагы   Бикшик   авылында   яшәгән энесе Закир татар халкының мәшһүр язучысы Фәтхи Бурнашның әтисе була. Шиһабетдин хәзрәт тирән белемле дин әһеле генә түгел, тормышны якасыннан тартып алып бара торган гайрәтле ир дә булган. Әлеге шәхес хакында бүгенге көннәргә чаклы килеп җиткән легенда­хәтирәләр шактый.  6 Шундый   легендаларның   берсендә   Шиһап   мулланың   патша   армиясендә хезмәттә   булуы,   беренче   Бөтендөнья   сугышында   катнашып,   аннан   полковник дәрәҗәсендә   авылга   әйләнеп   кайтуы   турында   сөйләнелгән.   Хәзрәтнең   кайбер чакларда   зиннәтле   тарантасларда   хәрби   киемнән   утырып   йөргәнлеге,   үзе   белән һәрвакыт наган йөрткәнлеге хакындагы сүзләр дә буыннан­буынга күчеп барды. Шиһап   мулла   үзенең   1916   елда   туган   Шәфика   исемле   кызын   шулай   ук авылның   күренекле   нәселеннән   чыккан   Сафа   улы   Рәшиткә   кияүгә   бирә.  Рәшит белән   Шәфиканың   беренче   балалары   Даниянең   1935   елда   туганлыгын   исәпкә алсак, бу никах 1933­1934 елларда укылган булырга тиеш.  Шунысын да әйтик, Шәфика апаның сеңелесе Рәхимә Шихморатова 1949 елда күрше   Иске   Кәкерле   мәктәбе   директоры   булып   эшләгән   Кыям   Ишуковка тормышка   чыга.   Аларның   1950   елда   туган   уллары   Альберт   –   хәзер республикабызның танылган архитекторы, Татарстанның атказанган төзүчесе. Яңа   Кәкерле   авыл   Советының   1946   елдагы   хуҗалык   кенәгәсендә   Бахитов (Сафин)   Рәшит   Сафа   улы   гаиләсе   20   нче   номер   белән   теркәлгән.   Бу   вакытка аларның, Даниядән башка, Җәмил исемле 10 яшьлек уллары һәм Шамилә исемле 4 яшьлек кызлары булганлыгы да язып куелган. Заманасына карата хуҗалык шактый нык була, кенәгәдә 1930 елда гына төзеп кергән яңа өй, абзарда сыер, сарыклар булуы исәпкә алынган. Рәшит абый белемле, оештыру сәләтенә ия кеше була. 1930 елда Чүпрәле районы оешкач, аны район Башкарма комитетының бүлек мөдире итеп билгелиләр. Соңрак   аңа   авылдагы   бик   тә   әһәмиятле   объектны   –   глубинка   дип   аталган, дәүләтнеке булып саналган иген амбарларын ышанып тапшыралар. Ә аннары Рәшит абый Кәкерле кирпеч заводына караган икмәк пекарнясында директор булып эшли. Рәшит Сафин уртача буйлы, төз гәүдәле, җыйнак, сүзен уйлап кына сөйли торган зыялы   кеше   иде.   Авыл   халкы   алдында   ул   мулла   кияве   буларак   түгел,   гадел, мәрхәмәтле шәхес булуы белән хөрмәт казанды. Шөһрәтле дин әһеле гаиләсеннән 7 чыккан   хатынының   гомер  буе  гади   колхозчы  булып  хезмәт   итүе   дә  бу   гаиләгә булган хөрмәтне арттырган гынадыр.  Авылдагы   күмәк   хуҗалыкта   кырчылык   бригадиры   булып   эшләүче   Җәмил абыйны белмәгән бала авылда булдымы икән? Бердән, бригадир буларак ул авыл өйләрендә еш була, колхозчыларга алдагы эш планнарын, нарядларны җиткерә. Икенчедән, Җәмил  абый бик тә  балалар  ярата  торган, аларның  күңелен  аңлый белә, алар белән бик тиз уртак тел таба ала торган кеше иде. Кызганыч, гомере бик кыска   булды   бу   яхшы   абый   –   алтмышка   да   җитә   алмый,   якты   дөнья   белән саубуллашты. Һәрвакытта да көр күңелле, җор телле, сөйләшкәндә көлеп кенә торган,   саулыгы­тазалыгы   ташып   тора   күк   тоелган   Җәмил   абыйны   шундый мәкерле авыру сагалап йөрер дип кем уйлаган ул чакта? Йорт   тулы   әле   үсеп   кенә   барган   балалары   белән   берүзе   утырып   калган Рушания апаның хәсрәте чиксез иде ул чакта. Бәхеткә каршы, ул кайгы кочаклап, елап­шыңшып утыра торган кеше булмады. Болай булуы мөмкин дә түгел, чөнки авылдагы бик зур һәм хөрмәтле, эшчән һәм булдыклы, утка да, суга да кыю керә белүче нәсел дәвамчысы ул Рушания апа.  Унтугызынчы гасырда ук яшәгән Айзәтулла бабайдан тармакланган бу нәсел. Бу бабайның Айнулла исемле улы – матур ак сакаллы, үтә дә җитез, хәрәкәтчән авыл карты 1887 елда туган көрәк куллы, нык бәдәнле бу кеше сугыштан соң авылдагы “Комбайн”   колхозында   тимерче   булып   та   эшләгән.   Ә   тимерчеләр   –   авылның кадерле затлары, аларны күтәреп кенә йөртмәгәннәр. Яше дә олыгаеп барган Айнулла бабай карчыгы Мәсерул абыстай белән озак вакыт олы   уллары,   1910   елда   туган   Хасият   һәм   аның   гаиләсе   карамагында   гомер кичергәннәр. Сугыштан соң Хасият абзый колхозда бригадир булып эшли. Чорына карата шактый җитешле яшәгәннәр алар – абзары, сарае, мунчасы булган 1920 елда төзелгән йорт, абзарда бер сыер, ике тана, сарыклар... Бу хакта мәгълүмат шулай ук алдарак әйтелгән 1946 елгы Хуҗалык кенәгәсендә табылды.  8 Хасият абзый һәм Вәгыйбә апа гаиләсендә өченче бала булып кызлары Рушания туа.   Сугыш   чоры   балалары   тормышына   хас   булган   барлык   авырлыкларны кичерергә туры килгән аңа, әмма сынатмаган үткен Рушания – әйбәт кенә мәктәптә укыган, туган колхозында эшкә калган. Үсеп буй җиткәч, уңган­сылу кыз булып җитешкәч, авылның чибәр егетләреннән берсе Җәмилнең мәхәббәтен кабул иткән – шулай итеп, тату Сафиннар гаиләсенә нигез салынган. Бу   гаилә   чыннан   да   татулыгы,   бердәмлеге,   өлгер­уңган   булуы   белән   һәрчак аерылып   торды.   Балалар   үсеп,   тиешле   белем   алдылар,   һәркайсы   тормышта   үз юлларын   тапты.   Гөлнар,   Илһам,   Азат,   Илнур   ­     бүген   үзләре   гаилә   төзегән, тормышларында шактый уңышларга ирешкән кешеләр. Ә инде Илсур,   Сафиннар арасында җыр сәнгатенә кереп киткән, аны үзенең төп һөнәре иткән бердәнбер егет. Ата­бабадан килгән  музыкаль сәләт  башкаларга  да бирелми калмагандыр, әмма татар халкының яраткан җырчысы булып нәкъ менә Илсур җитлекте. Ни кызганыч, әнисе, апасы, абый­энеләре янында Сафиннарның тагын бер уллары Ринат юк бүген. Мәрхәмәтсез юл фаҗигасы көче­дәрте ташып торган, булганлыгы йөзенә чыккан сөлектәй бу ир­егетнең чәчәктәй гомерен көтмәгәндә өзде, гаиләсен, якыннарын кара кайгыга салды. Ни әйтсәң дә, тормыш тормыш шул инде. Ул гел яхшылыктан гына торса иде дә, гел уңайлы­җайлы гына булса иде! Юк шул, тормыш сыный да, сыга да, бәреп тә ега, күтәреп тә торгыза. Кешегә язмышына буйсынып, шул ук вакытта үз алдына матур максат куеп һәм аңа ирешергә омтылып яшисе генә кала. Бүгенге   көндә   Яңа   Кәкерледәге   күренекле   нәселләрнең   бер   буыны   булган Сафиннар   гаиләсе   нәкъ   менә   шулай   яшәп   ята   да   инде.   Киләчәктә   дә   аларга уңышлар гына юлдаш булсын иде!                                           9 Йомгак өлеше Нәтиҗә   ясап   шуны   әйтәсе   килә,   танылган   җырчы   ИлСафның   нәсел   шәҗәрәсен өйрәнгәндә миңа бик кызыклы булган вакыйгага тап булдым. Баксаң, алда әйтелгән нәсел   минем нәсел җебем белән дә чорналган булуын ачыкладым. Рәшит абыйның (ИлСафның бабасы) Нурда исемле апасы минем нәсел агачының бер тармагы булган Исхаков Ибрай абзыйның тормыш иптәше булган. Илсафның бу якты дөньяда яшәп киткән үз буыннарын санларга­данларга аерата зур нигезе бар дип уйлыйм мин. Чөнки авылыбызның   затлы   нәселләре   бакчаларында   үскән   җимеш   ул.   Шәҗәрә   агачының мәрхүм   әтисе   Җәмил   абый   ягына   караган   ботак­сабакларын   барласаң   да,   әнисе Рушания апа ягындагы тамырларны искә төшерсәң дә, ­ зыялы, булдыклы шәхесләргә килеп   чыгасың.   Танылган   җырчы,   Татарстанның   атказанган   һәм   халык   артисты, “Алтын Барс” һәм башка дәрәҗәле премиялар лауреаты ИЛСАФ­шушы нәсел,шушы гаилә кешесе. Артист кеше гел күз алдында, гел игътибар үзәгендә инде ул. Аның белән   газетеларда,башка   матбуган   чыганакларында,  радио­телевидениедә   эшләнгән әңгәмәләр   бик   күп.   Илсафның   популярлашкан   җырлары   шактый.   Ләкин,   Илфак Шиһапов   язуынча,ул   бер   “Әбиләр   чуагы”н   җырлаган   булса   да   татар   дөньясында билгеле бер җырчы булыр иде. Монда эш җырчыда гына түгел, Илсафның аны, хәер, башка җырларын да чын мәгьнәсендә бәгыре аша уткәреп, үзенә генә хас олы бер моңсулык белән җиткерә белүендә. Бу­бик сирәк җырчыда була торган аерым бер сыйфат.   Икенчесе­аның   үз   авылын,   үз   ягын   яратуы.   Без   моны   мәктәптә   үткән 10 чараларда   ИлСафның   укучылар   белән   очрашып   торуында   күрәбез.   Мәсәлән,   Без, Алимов Зариф Закирович исемендәге Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы,   укучылар,   табигатьнең   шушы   матурлыгы   белән   хозурланып   кына калмыйча, аны саклау буенча һәм төрле яклау эшләре башкарабыз. Хыялыбыз безнең мәктәптә   “Җиңүчеләр   аллеясы”   булдыру   иде.   Үткән   язда   утыртылган   75   нарат үсентесе безне дә сөендереп, яшелләнеп үсеп китте. Быел исә Бөек Ватан сугышында катнашкан бабалары, әтиләре, туганнары хөрмәтенә, яшь утыртуда шушы үсентеләрне авыл   халкы,   кайткан   кунаклар   бик   теләп,   катнашырга   булдылар.   Изге   эштә авылдашыбыз Татарстанның халык артисты ИлСафта теләп катнашты. Татарстанның халык артисты ИлСаф 11 12 Изге эштә авылдашыбыз Татарстанның халык артисты ИлСафта теләп катнашты. 13 14 15 16

Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
14.12.2018