Проект "Просветители родного края"
Оценка 5

Проект "Просветители родного края"

Оценка 5
Занимательные материалы
doc
воспитательная работа
11 кл
16.02.2018
Проект "Просветители родного края"
Безнең Әлшәй районы Башкортстанның көньяк – көнбатышында урнашкан. Мәйданы 2412 км2. Оешкан елы - 1935 нче ел.Районыбыз Миякә, Дәүләкән, Бәләбәй,Стәрлетамак, Бишбүләк районнары белән чиктәш. Бүгенге көндә районыбызда туып үскән язучыларыбызны барлап эш башкардык. Әдәбият дәреслекләрендә бер дә безнең якташ язучы булмавы күңелдә төер булып тора,башкалар кебек шагыйрьләр,язучылар белән масаясы,горурланып сөйлисе килә. Бәлки безнең укучылар да киләчәктә шагыйрь ,язучы булып китәрләр. Шуңа күрә без " Туган як әдипләре" дигән проет эше башкарырга булдык.это интересно
медали войны.doc
Сугыш елларындагы орденнар Бөек Ватан сугышында совет халкы гаҗәеп зур батырлыклар күрсәтте. Фашизмга каршы нәфрәт, партиябезгә, Туган илгә мәхәббәт билгесе иде ул. 11 меңнән артык кеше Советлар Союзы Герое дигән мактаулы исемгә лаек булды. 13 миллионлап кеше сугышчан орденнар һәм медальләр белән бүләкләнде. Сугышка кадәр үк бездә Ленин ордены, Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары; «Батырлык өчен», «Хәрби хезмәтләр өчен», «РККАның ХХ еллыгы» медальләре бар иде. Советлар Союзы Герое дигән исем – иң югары аерымлык билгесе. 1934 елның 20 апрелендә бу мактаулы исем иң беренче мәртәбә челюскинчыларны коткарган 7 очучыга бирелде. 1939 елның 1 августында «Алтын Йолдыз» медале булдыру турында СССР Верховный Советы Президиумы Указы чыкты, 1 нче номерлы «Алтын Йолдыз» медале шул очучылардан А.В. Ляпидевскийга тапшырылды. Бөек Ватан сугышы елларында күп кенә яңа орденнар һәм медальләр иҗат ителде. Бу эшне оештыру Кызыл Армиянең Баш Интендантлык Идарәсе Техник комитетына йөкләнгән иде. Бу комитетның җитәкчесе генерал – лейтенант С.В. Агинский сугыш елларында барлыкка килгән һәр орден һәм медальнең кыскача тасвирламасын, авторларын һәм тарихын язып барган. Ул язмалар хәзер СССР Кораллы Көчләре Үзәк музеенда һәм Тарих музеенда саклана. Алар сугыш елларындагы бүләкләү системасын күзалдына китерегә ярдәм итәләр. 1942 елның 20 маенда «I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы ордены булдыру турында» СССР Верховный Советы Указы игълан ителә, I дәрәҗә орденда йолдыз тирәсендә - алтын, II дәрәҗәсендә - көмеш нурлар балкый. Совет бүләкләү ситемасы тарихында беренче буларак, Указда әлеге орденнар белән бүләкләү өчен батырлыкның конкрет төрләре күрсәтелде. Бу орден белән сугышчан батырлык күрсәткән һәр кеше, шул исәптән тылдагы гражданнар да бүләкләнә ала. Аңа беренче булып артиллеристлар лаек булды. 1942 елның маенда капитан И.И. Криклий командалыгындагы дивизион ике көн туктаусыз дәвам иткән сугышларда Харьков тирәсендә дошманның – 32, ә капитан исә 5 танкны яндыра, ләкин үзе яралана һәм тиздән госпитальдә вафат була. 1942 елның 2 июнендә аңа I дәрәҗә Ватан сугышы ордены бирү турында Указ чыга. Әмма орденның икенче ягына «1 нче» дигән сан язылганы өлкән политрук Василий Павлович Конюховка (үзе үлгәннән соң), төгәлрәге аның семьясына бирелә. I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән – 350 меңләп, II дәрәҗәсе белән 1 миллион 28 меңнән артык кеше бүләкләнде. Новороссийск, Туапсе, Феодосия, Таллин, Смоленск, Наро– Фоминск кебек шәһәрләр дә орденга лаек булды. Шушы елның мартында СССР Верховный Советы Президиумы «1941 – 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында актив катнашучыларны Ватан сугышы ордены белән бүләкләү турында» Указ чыгарды. Әлеге Указ белән «Социалистик Татарстан» газетасының 17 март саныннан танышырга була. 1943 елның 8 ноябренда СССР Верховный Советы Президиумы Дан ордены турында Указ игълан итте. Аның дәрәҗәсе бар. Бу орден рядовойлар һәм сержантларга, ә авиациядә кече лейтенантларга да зур шәхси батырлыклар өчен бирелә. Әмма бүләкләү III дәрәҗәдәгедән башлана. III дәрәҗә Дан орденының беренчесе сапер Г. Исраелянга эләгә. Өч дәрәҗә Дан орденының иң беренче кавалерлары - өлкән сержант К.К. Шевченко һәм ефрейтор М.Т. Питенин. Ике мең ярымнан артык сугышчы Дан орденының тулы кавалеры булды. Шулар арсында Советлар Союзы Геройларыннан да дүрт кеше бар. Менә алар: гвардия өлкән сержанты А.В. Алешин, авиация кече лейтенанты И.Г. Драченко, гвардия старшинасы П.Х. Дубинда һәм өлкән сержант Н.И. Кузнецов. Дан орденнарының тулы кавалерлары арасында дүрт хатын–кыз: снайпер старшина Н.П. Петрова, пулеметчы сержант Д.Ю. Станилиене, медсестра старшина М.С. Ноздрачева һәм укчы–радист гвардия старшинасы Н.А. Журкина бар. Дан орденының тулы кавалерларыннан 8 кеше сугыштан соң Социалистик Хезмәт Герое дигән мактаулы исемгә лаек булды. Бөек Ватан сугышы чорында бер миллионга якын кеше III дәрәҗә Дан ордены алды. 1943 елның җәендә иң югары командование составын бүләкләү өчен орден чыгару турында фикер туа. Башта бу орденны «Туган илгә тугрылык өчен» дип исемләргә уйлыйлар. Әмма орден эскизын эшләү дәверендә иң югары хәрби орден «Җиңү» дигән исемне ала. Асылташларның гомуми авырлыгы 16 карат. Бу орден турында Указ 1943 елның 8 ноябренда игълан ителә. 1944 елның 10 апрелендә совет полководецлары – Советлар Союзы маршаллары Г.К. Жуков һәм А.М. Василевский, беренчеләрдән булып, «Җиңү» ордены белән бүләкләнә. Орденның 1 нче номерлысы Г.К. Жуковка тапшырыла. Бөек Ватан сугышы елларында бу орден белән барлыгы – 17, сугыштан соң – 1 кеше бүләкләнә. И.В. Сталин, Г.К. Жуков һәм А.М. Василевскийга “Җиңү” ордены ике тапкыр бирелә. Маршаллардан И.С. Конев, Ф.И. Толбухин, Л.А. Говоров, С.К. Тимошенко, К.А. Мерецков һәм армия генералы А.И. Антонов та шушы бүләккә лаек булды. 1942 елның июнь башында бөек рус полководецлары – Суворов, Кутузов һәм Александр Невский исемнәрендәге орденнар булдыру карар кабул ителә. Ә Указ 1942 елның 29 июлендә чыга. Бу орденнар белән Кызыл Армия генераллары һәм офицерлары бүләкләнгән. Суворов орденының өч дәрәҗәсе бар, беренче дәрәҗәсе – платинадан, икенче һәм өченче дәрәҗәдәгеләре тиңдәшле ревештә алтын һәм көмештән эшләнергә тиеш була. Соңыннан бу ике соңгысына бераз үзгәрешләр кертелә. I дәрәҗә Суворов орденының беренчесе атаклы совет полководецы Г.К. Жуковка бирелә. Ул моңа Сталинград тирәсендә фашист гаскәрләрен тар-мар китерүгә оста җитәкчелек иткән өчен лаек була. ...1942 елның 17–24 декабрендә 24 нче танк корпусы генерал– майор В.М. Баданов җитәкчелегендә 300 километрга дошман тылына К.К. Рокоссовский, Р.Я. Малиновский, Кутузов орденының да өч дәрәҗәдәгесе бар. үтеп керә. Шушы рейд вакытында дошманның 11 меңнән артык солдаты һәм офицерын, 431 самолетын, 84 танкын, 106 орудиесен юк итә, 5 меңләп дошманны әсирлеккә ала. Шушы батырлыгы өчен командир В.М. Бадановка генерал–лейтенант исеме һәм II дәрәҗә Суворов ордены бирелә. 1943 елның 8 февралендә майор З.Н. Гаранин III дәрәҗә Суворов орденының беренче кавалеры була. I дәрәҗә Суворов ордены белән барлыгы 400 ләп, II дәрәҗәдәгесе белән – 2900 чамасы, III дәрәҗәдәгесе белән 4000 нән артык кеше бүләкләнгән. 1500 дән артык часть һәм берләшмәнең байрагында шушы орден балкый. Бу орден М.И. Кутузовка хас сугышчан батырлыкка – оборонаны оста оештыру, дошманны көчсезләндерү һәм аннары кискен контрһөҗүмгә күчә белү кебек сыйфатларга ия булган командирларны бүләкләү өчен чыгарылган. 1943 елның 28 январенда унҗиде хәрби начальник – фронт командующийлары I дәрәҗә Кутузов орденының тәүге кавалерлары була. Аның 1 нче номерлысы генерал И.В. Галанинга бирелә. Сугыш елларында 669 кеше – I дәрәҗә, 3325 кеше – II дәрәҗә, 3328 кеше III дәрәҗә Кутузов орденына лаек була. Моннан тыш, мең ярымнан артык хәрби часть һәм берләшмә шушы орден белән бүләкләнә. Александр Невский орденында “Александр Невский” фильмыннан Николай Черкасов сурәтләнгән. Чөнки бөек полководецның бер рәсеме дә безнең көннәргәчә сакланмаган. Бу орден белән Кызыл Армия офицерлары (дивизия командирыннан рота командирына кадәр) бүләкләнә алган. Өлкән лейтенант Иван Рубан Александр Невский орденының беренче кавалеры була. Бу орден белән барлыгы 42 меңнән артык кеше, 1470 часть һәм берләшмә бүләкләнә. 1943 елда Курск дугасында фашистлар тар–мар китерелгәч, Украинаны азат итүгә әзерлек бара. Күренекле кинорежиссеры А.П. Довженко Б. Хмельницкий исемендәге бүләк булдыру турында тәкъдим итә. Аның фикерен хуплыйлар. Беренче дәрәҗәдәгесе, нигездә, алтыннан, икенче һәм өченче дәрәҗәләре көмештән коелган. Бу орден белән сугышчылар, командирлар, шулай ук партизаннар бүләкләнгән. I дәрәҗәдәге тәүге орден генерал–майор А.И. Даниловка бирелә. Партизан берләшмәләренең 15 командиры, шул исәптән С.А. Ковпак, И.Ф. Федоров, А.Н. Сабуров – I дәрәҗә Богдан Хмельницкий ордены кавалерлары. Сугыш елларында 323 командир – I дәрәҗә, 2400 ләп кеше - II дәрәҗә, 5700 дән артык сугышчы һәм офицер III дәрәҗә Богдан Хмельницкий орденына лаек була. Хәрби–Диңгез Флоты офицерларын бүләкләү өчен, 1944 елның 3 мартында СССР Верховный Советы Президиумы Указа нигезендә - Ушаков һәм Нахимов орденнары, ә рядовойларны, старшина һәм сержантларны бүләкләү өчен Ушаков һәм Нахимов медальләре булдырылды. I дәрәҗә Ушаков орденының 1 нче номерлысы адмирал В.Ф. Тирибуцка, I дәрәҗә Нахимов орденының иң тәүгесе яр буе службасы генерал–лейтенанты П.А. Моргуновка тапшырылды. Багдан Хмельницкий ордены өч дәрәҗәдә. Бөек Ватан сугышы елларында һәм аннан соң күп кенә башка медальләр дә чыгарылды.

Проект "Просветители родного края"

Проект "Просветители родного края"

Проект "Просветители родного края"

Проект "Просветители родного края"

Проект "Просветители родного края"

Проект "Просветители родного края"

Проект "Просветители родного края"

Проект "Просветители родного края"
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
16.02.2018