РУС ТЕЛЕНДӘ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНДА «КӨНДӘЛЕК РЕЖИМ» ТЕМАСЫН АҢЛАТКАНДА, УЕН ТЕХНОЛОГИЯСЕН ФАЙДАЛАНУ
Оценка 4.8

РУС ТЕЛЕНДӘ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНДА «КӨНДӘЛЕК РЕЖИМ» ТЕМАСЫН АҢЛАТКАНДА, УЕН ТЕХНОЛОГИЯСЕН ФАЙДАЛАНУ

Оценка 4.8
doc
18.01.2024
РУС ТЕЛЕНДӘ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНДА «КӨНДӘЛЕК РЕЖИМ» ТЕМАСЫН АҢЛАТКАНДА, УЕН ТЕХНОЛОГИЯСЕН ФАЙДАЛАНУ
Проект Көндәлек режим темасын аңлатканда уен технологиясе -послед.doc

КАЗАН (ИДЕЛ БУЕ) ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТЫ

 

ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ МӘДӘНИЯТАРА БАГЛАНЫШЛАР ИНСТИТУТЫ

 

ПСИХОЛОГИЯ ҺӘМ МӘГАРИФ ИНСТИТУТЫ

 

 

 

 

 

 

ПРОЕКТ ЭШЕ

 

 

РУС ТЕЛЕНДӘ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНДА «КӨНДӘЛЕК РЕЖИМ» ТЕМАСЫН АҢЛАТКАНДА, УЕН ТЕХНОЛОГИЯСЕН ФАЙДАЛАНУ

 

 

                                                            Башкарды

                                                       

 

                                                          1.Якупов Артур Рахимулла  улы ,

Болгар шәһәре кадет-интернат мәктәбенең

 туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы

 

 

                                                             

Проект эше яклауга тәкъдим ителә :

Татар теле белеме кафедрасы доценты,

филология фәннәре кандидаты:

 

    ________________(Р.К.Сагдиева)

 

 

 

 

                                                    

                                               Казан   2020  

                                                  Эчтәлек

 

КЕРЕШ..................................................................................................................3

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК. Укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга юнәлтелгән уен технологиясе

1.1.          Татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә уен технологиясе элементлары............................................................................................................7

1.2. ФДББС таләпләренә туры килә торган уен технологиясе элементлары..........................................................................................................11

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК. Рус телле укучыларга татар телен өйрәтүдә кулланылган уеннар

2.1.   Рус телле укучыларга татар телен өйрәтүдә тел уеннары.......................13

2.2. “Көндәлек режим” темасын  аңлатканда кулланылган уеннар................24

ЙОМГАКЛАУ....................................................................................................28

ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ...................................................................................30

 

 

 

 

 

 

 

 

КЕРЕШ

Кеше тормышында уен хезмәт, эш кебек үк әһәмиятле урын тота. Шуңа күрә дә кешене балачактан тәрбияләү, аның киләчәктәге эшчәнлегенә юл салу уен процессында башлана. Бала уенда нинди булса, үскәч, эшендә дә шундый ук була. Аерым кешенең яшәү тарихын, ягъни аның эшчәнлеген һәм нинди шәхес булып җитүен балачактагы уенның алга таба үсеше, аның акрынлап эшчәнлеккә күчүе итеп карарга мөмкин. Элекке заманнардан ук кешеләр уенны өлкәннәрнең тәҗрибәсен буыннан-буынга тапшыруда нәтиҗәле чара буларак файдаланганнар. Уен – бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз бер өлеше. Тәрбия чарасы буларак, ул балаларның камилләшүенә, шәхес буларак формалашуына, үзгәрүенә этәргеч булып тора. Балага белем һәм тәрбия уен аркылы яхшырак бирелә. Ул уйнаган вакытта бик күп нәрсәләрне таный, үзенә күнекмәләр ала. Уен формасында оештырылган дәресләр фән белән кызыксынуны көчәйтә, баланың мөстәкыйльлеген үстерә.

Мәктәпләрдә башка милләт укучыларының татар телен өйрәнү сәләтен үстерү мәсьәләсе зур әһәмияткә ия. Рус балаларына татар теле укытуның төп максаты – аларны бу телдә сөйләшергә, тыңлап аңларга, укырга һәм язарга, сүзләрне дөрес әйтә белергә өйрәтү, сүз байлыгын арттыру. Моның өчен тиешле шартлар булдыру – укытучының мөһим бурычы. Укучыларның татар телен тирәнтен үзләштерүе өчен укытучыларга рус балаларында да телгә кызыксыну уятырга, сөйләм телен шомартыр өчен, дәресләрне кызыклы итеп үткәрергә, төрле алымнар кулланып эшләргә, укучыларны актив сөйләмгә тартырга кирәк. Рус телле балаларны татар теле белән кызыксындыру зур көч сорый. Аларның телне өйрәнүгә теләген сүндермәү, дәрескә кызыксыну һәм стимул булдыру өчен, дәрестә уеннар куллану нәтиҗәле. Уен вакытында укучының иҗат мөмкинлеләре ачыла, мөстәкыйльлеге арта, оештыру сәләте үсә. Уен кайбер балалар өчен хыяллану, кайберләренә күңелле ял итү чарасы да булып тора. Укытучы өчен уен – балаларны яхшырак аңлау, аларга тагын да ныграк якынаю чарасы да. Чөнки нәкъ менә уен вакытында укытучы һәр баланың нәрсәгә сәләтле булуын, аның оештыру мөмкинлекләрен яхшырак күрә ала, холкын, гадәтләрен яхшырак аңлый. Уен ярдәмендә оялчан, үз эченә бикләнгән балаларны да уятырга мөмкин. Уендагы текстка, җырга кушылып, аның кагыйдәләрен үтәп, я булмаса, ниндидер роль башкарып, бала үз көченә ышанырга, эшләгән эшенә бәя бирергә өйрәнә, анда ярдәмләшү, игътибарлылык кебек сыйфатлар тәрбияләнә. Югарыда күрсәтелгән проблемалардан чыгып, тикшеренү эшенең темасы билгеләнә: Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларында «Көндәлек режим» темасын аңлатканда, уен технологиясен файдалану”.

Укучыларның белем һәм күнекмәләрен арттыруда, аларның үз фикерләрен язмача яки сөйләмә рәвештә формалаштыра белергә өйрәтүдә, укыту һәм тәрбиянең бердәмлегенә ирешүдә, шулай ук балаларны тел фәне белән кызыксындыруда уеннарның әһәмияте зур. Дәресләрдә урынлы кулланылган уеннар укучыларны активлаштыра, аларның игътибарын дәрес материалына юнәлтә һәм иҗади халәт булдыра. Шулай итеп, уеннар бала тормышында әһәмиятле урын алып торалар, белем һәм тәрбия бирүдә мөһим чыганак булалар.

Проект эшенең актуальлеге:  Соңгы елларда мәктәпләргә “традицион укыту” белән янәшә яңа технологияләр, инновацион дәресләр күбрәк үтеп керә. Заманча укыту процессы уен технологиясен куллану белән дә бәйләп карала.

Проект эшебезнең максаты – татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә рус телендә сөйләшүче укучыларны татар телендә аралашырга  өйрәтүдә  конкрет бер тема аша уеннарның әһәмиятен күрсәтү.

Максатыбызга ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:

- уеннарның укыту процессында тоткан ролен ачыклау;

-укучыларның коммуникатив компетенциясен үстерү максатыннан кулланылган уеннарны ачыклау;

-“көндәлек режим” темасын аңлатканда кулланылган дидактик уеннарны ачыклау;

-төрле уен формаларын тәкъдим итү.

Тикшеренү  объекты –рус телендә сөйләшүче укучыларның коммуникатив компетенциясен үстерүдә “Көндәлек режим” темасын аңлатканда, уен технологиясенең кулланылышы.

Тикшеренү предметы – татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә  кулланылган уен технологиясе элементлары.

Метод һәм алымнар. Проект эшендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә рус телле укучыларның аралашу компетенциясен үстерү  методикасы, бу компететенцияне формалаштыру һәм үстерү өчен нинди уеннар кулланырга мөмкинлеге турында мәгълүмат тупланган, методик күрсәтмәләр китерелгән. Тикшеренү барышында җыелган кайбер материаллар укытучылар өчен методик кулланма язганда ярдәм итәргә мөмкин. Шулай ук хезмәтнең фәнни-гамәли әһәмияте китерелгән нәтиҗә һәм күзаллауларның татар телен һәм әдәбиятын укыту методикасы курслары буенча семинар дәресләргә әзерләнүче студентларга чыганак булып торуы белән аңлатыла.

Проектның фәнни-гамәли әһәмияте.

Проект эшендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә рус телле укучыларның аралашу компетенциясен үстерү методикасы, бу компететенцияне формалаштыру һәм үстерү өчен нинди уеннар кулланырга мөмкинлеге турында мәгълүмат тупланган, методик күрсәтмәләр китерелгән. Тикшеренү барышында җыелган кайбер материаллар укытучылар өчен методик кулланма язганда ярдәм итәргә мөмкин. Шулай ук хезмәтнең фәнни-гамәли әһәмияте китерелгән нәтиҗә һәм күзаллауларның татар телен һәм әдәбиятын укыту методикасы курслары буенча семинар дәресләргә әзерләнүче студентларга чыганак булып торуы белән аңлатыла.

Теманың өйрәнелү дәрәҗәсе. Әлеге тема күп кенә авторлар тарафыннан тикшерелгән. Проект эшебезнең методологик нигезен Ф.Ф.Харисовның «Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре», А.Ш.Әсәдуллин, Р.А.Юсуповларның «Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту методикасы нигезләре», И.Л.Литвиновның «Татарский язык в русской школе: Методические разработки уроков для 1 класса (русскоязычные группы)», Ч.М.Харисованың «Обучение татарскому произношению в русской школе», Ф.М.Хисамова, Р.А.Борһановаларның «Татар теле өйрәнә нәниләр», С.Х.Айдарованың «К знаниям через игру», «Дидактические условия дифференциации упражнений в процессе обучения русскоязычных учащихся татарскому языку» диссертациясе, «Игры на уроках татарского языка» хезмәтләре тәшкил итә. Әлеге хезмәтләрдә дәресләрдә уеннар куллану һәм аларның баланың телне өйрәнү процессында нинди роль уйнаулары урын алган. Авторлар рус телле укучыларга чит тел буларак татар телен өйрәтү процессын уңайлаштыру һәм җиңеләйтүгә үзләреннән күп көч куйганнар.

Проектта катнашучылар: татар теле һәм әдәбияты укытучылары.

Көтелгән нәтиҗәләр. Без тәкъдим иткән уеннар татар теле дәресләрен нәтиҗәле һәм мавыктыргыч итәчәк. Алар ярдәмендә рус телле укучылар тел материалын тизрәк һәм яхшырак үзләштерәчәк. Кайбер уеннар хәтта балаларны ритм, рифманы аңларга гадәтләндерәчәк һәм алардагы сөйләү кимчелекләрен бетерергә ярдәм итәчәк.

Проект эшенең структурасы. Безнең проект эшебез кереш, 2 бүлекне үз эченә алган төп өлеш, йомгак һәм файдаланылган әдәбият исемлегеннән тора.

 

 

 

 

 

     Iбүлек. Укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга юнәлтелгән уен технологиясе

 

1.1   . Татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә уен технологиясе элементлары

Укыту-тәрбиянең бүгенге көндәге уңышы укытучының бу процессны сыйфатлы башкаруында, укучыларны танып-белү процессы белән кызыксындыра алуында; иҗади уйларга, мөстәкыйль белем алырга өйрәнүенә, рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләвенә бәйле. Әйләнә-тирәне, кешелек дөньясын өйрәнү һәм аны укучыга дөрес аңлату, укучыны тормышка яраклаштыру – укытучылар алдына куелган мөһим бурыч.

Бүгенге көндә белем-тәрбия бирү процессын тормыш белән бәйләп алып бару зарурилыгы да артты. Дәресләрдә әле моңа кадәр билгеле булмаган чаралар кулланыла, элеккеге метод-алымнар яңара, камилләшә. Шулай да педагогикага яңалык башка фәннәргә һәм тармакларга караганда авыррак керә. Бу хәлнең сәбәбе, бәлки, кешене укыту-тәрбияләүнең гаять дәрәҗәдә авыр булуыннан киләдер. Кайбер яңалыклар киң күләмдә кулланылмау нәтиҗәсендә кире кагыла һәм бик тиз онытыла. Хәзерге чорда укытучы күптөрле мәгълүматлар чолганышы эчендә калды. Алар алдында яңа педагогик технологияләрнең иң нәтиҗәлеләрен сайлап алып аны үзләштерү зарурлыгы туды.

Соңгы елларда күп кенә яңа технологияләр тәкъдим ителде һәм гамәлгә кертелде. Аларның күбесе дәресләрдә уңышлы кулланыла. Укытучы һәм укучылар эшчәнлеген оештыру мәсьәләләрен алдан уйлап, башкарырга тиешле эшләрне системага салып кую укыту-тәрбия процессында уңышка ирешергә ярдәм итә.

Татар теле һәм әдәбиятын яңа технологияләр аша өйрәтү – ул уку процессын яңача оештыру, ахыргы нәтиҗәләрне күзалларга омтылу, укучыларның актив эшчәнлегенә этәргеч бирү. Бүгенге көндә халык мәгарифе икътисадын, укыту техникасын һәм технологиясен, укытуны компьютерлаштыру мәсьәләләрен өйрәнү-тикшеренү эше киң җәелде. Шуңа бәйле рәвештә педагогик технология, педагогик техника төшенчәләре дә актив кулланылышка керде.

Технология – (грек теленнән алынган сүз; сәнгать, осталык дигән мәгънәне белдерә) фәннең яисә җитештерү өлкәсенең билгеле бер тармагында кулланылучы методлар, алымнар, ысуллар җыелмасы ул. Нәрсә соң ул педагогик технология? АКШтагы Педагогик ассоциация һәм технологияләр берләшмәсе аңлатканча, педагогик технология укытуны, белемнәрне үзләштерүне, идея-фикерләрне, төрле чараларны, ысулларны планлаштыруны һәм гамәлгә ашыруны үз эченә ала. Аларның бурычы – укыту процессын, яңалыклар кертеп, даими камилләштереп тору, яңа дәреслекләр, укыту өчен кинофильмнар, компьютерларга программалар һ.б. ярдәмлекләр төзү [8, 7-10].

Педагогогик технология төшенчәсенә күренекле педагог-галимнәрнең аңлатмалары төрлечә. Б.Г. Лихачев фикеренчә, педагогогик технология – укыту процессындагы махсус ысуллар, алымнар, психологик-педагогик юнәлешләр җыелмасы; ул – педагогик процессны оештыруның төп коралы. В.П. Беспалько педагогик технологияне “укыту процессын тормышка ашыруда эчтәлекле техника” дип саный. И.П. Волков бу терминны укытуның көтелгән нәтиҗәләрен тасвирлау процессы буларак карый.

Шулай итеп, педагогик технология белем бирүнең иң уңышлы юлларын өйрәнүче фән буларак та, педагогик процесста кулланыла торган ысуллар, чаралар системасы буларак та, белем бирү процессы буларак та билгеләнә. Хәзерге заман таләпләренә туры килә торган белем бирү шәхесне җәмгыятьтәге төрле үзгәрешләргә, тормыш сынауларына, фән нигезләрен ныклы үзләштерүгә әзерләүне күздә тота. Заманча технологияләр кулланып татар телен өйрәтү – уку-укыту процессын яңача оештыру ул. Ул түбәндәге максатларны күздә тотып башкарыла:

1) татар телен өйрәнүгә кызыксындыру, теләк уяту;

2) укучыларның танып белү активлыгын арттыру;

3) телне өйрәнү өчен уңай шартлар булдыру;

4) укучыларның иҗади мөмкинлекләрен тулырак ачу.

Белем бирү технологияләре күп төрле. Шулай да алар арасында охшашлыклар күзәтелә. Максаты, эчтәлеге, кулланылган ысуллары, алымнары һәм чараларының охшашлыгы буенча технологияләрне берничә зур төркемгә берләштерергә мөмкин. Мәсәлән: укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга юнәлтелгән педагогик технологияләр; уку процессын оештыру һәм идарә итүнең нәтиҗәлелегенә нигезләнгән педагогик технологияләр; уку материалын методик яктан камилләштерүгә, дидактик яктан үзгәртүгә нигезләнгән педагогик технологияләр; халык педагогикасына нигезләнгән педагогик технологияләр һ.б.

Соңгы елларда белем бирү системасында заманча технологияләрдән уку процессын оештыру һәм идарә итүнең нәтиҗәлелегенә нигезләнгән педагогик технологияләр (терәк схемалар кулланып, алга китеп укыту технологиясе, белем бирүнең компьютер технологияләре, үстерелешле укыту технологиясе, проектлар методы, концентрик белем бирү технологиясе) һәм укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга юнәлтелгән педагогик технологияләр (уен технологиясе, проблемалы укыту технологиясе, аралашуга өйрәтү технологиясе) уңышлы кулланыла.

Бу эшебездә уен технологиясенә тирәнрәк тукталырбыз, чөнки, безнең уйлавыбызча, чит телне өйрәнгән вакытта, уен кызыксыну уятучы, дәртләндерүче фактор булып тора.

          Дәресләрдә уен технологиясе уенга корылган төрле ситуацияләр аша тормышка ашырыла һәм уку эшчәнлегендә кызыксындыру, эшкә дәртләндерү чарасы буларак файдаланыла. Уен технологиясе укучыларның танып белү активлыгын үстерә, акыл үсешен активлаштыра, аларда яңа сыйфатлар булдыруга ярдәм итә. Уен вакытында фән белән кызыксыну көчәя, мөстәкыйльлек, ихтыяр көче, игътибарлылык арта, хәтер яхшыра, уйлау күнекмәләре камилләшә. Укытучы педагогик уенның төп асылын аңлаганда гына уку белән уенны аралаштыру процессы уку-укыту эшчәнлегендә уңай нәтиҗәләргә китерә. Уен аша укытучы укыту һәм тәрбия бурычларын уңайлы хәл итеп кенә калмый, ә укучы белән аралашуны да җайга сала. Балалар коллективын берләштерүдә, туплауда, дусларча мөгамәлә урнаштыруда да уенның әһәмияте зур. Беренче чиратта уеннарны эшчәнлек төре буенча берничә зур төркемгә бүлеп карарга кирәк: хәрәкәтле уеннар, интеллектуаль уеннар, психологик уеннар, иҗтимагый уеннар. Педагогик эшчәнлеккә бәйле рәвештә түбәндәге уен төрләрен аерып күрсәтергә мөмкин: дидактик уеннар (бу төр уеннар укучыларда белем-күнекмәләр формалаштыруга һәм камилләштерүгә, танып-белү эшчәнлеген киңәйтүгә юнәлтелгән), тәрбияви уеннар, иҗади уеннар, коммуникатив уеннар. Үткәрү методикасы буенча уеннар бик күп төрләргә бүленә: предметлы уеннар, сюжетлы уеннар, рольле уеннар, эшлекле уеннар һ.б. Төрле фәннәргә бәйле рәвештә уеннар берничә төргә бүленә: математик уеннар, химик уеннар, физик уеннар, экологик уеннар, музыкаль уеннар, әдәби уеннар, спорт уеннары һ.б. Уеннар яңа теманы үзләштерү, белемнәрне ныгыту, гомумуку күнекмәләрен формалаштыру, иҗади сәләтләрен үстерүдә куелган бурычларны уңай хәл итүдә зур мөмкинлекләргә ия. Башлангыч сыйныфларда уен – татар теле дәресләрендә уку эшчәнлеген оештыруның югары нәтиҗәле чарасы. Аны белем бирүнең барлык этапларында да кулланып була. Ул әзерләнгән һәм әзерләнмәгән сөйләмне формалаштыру һәм үстерү өчен уңай шартлар тудыра, кыенлыкларны җиңү шатлыгын тоярга булыша, коллекивизм рухы тәрбияли. Уен балаларның фикерләвен, сөйләмен һәм хәтерен үстерә. Башлангыч сыйныфларда укучылар предметлы уеннарны, әкият геройларына бәйле булган рольле уеннарны теләп башкаралар. Ә урта һәм югары мәктәп укучылары тарафыннан тормыш-көнкүреш темаларына аралашуга багышланган рольле уеннар, хезмәт эшчәнлеген чагылдыра торган һөнәри (эшлекле) рольле уеннар уңышлы башкарыла. Уеннарны һәм аларның куллану закончалыкларын тикшереп, анализлап, без рус телле укучыларга чит тел буларак татар телен өйрәтү процессында аларның алыштыргысыз роль уйнауларына инандык.

 

1.2. ФДББС таләпләренә туры килә торган уен технологиясе элементлары

 

Кечкенә яшьтәге укучы балалар белән эшләү безне психофизиологик үзенчәлекләрне тирәнрәк өйрәнүгә этәрде. Яңа гына балалар бакчасыннан килгән сабыйларның игътибарлары да, истә калдыру сәләте дә бик йомшак, бигрәк тә уку кызыклы булмаса. Баланың мәктәпкә кергәндә барлыкка килгән психологик киртәләрне тиз арада җиңү юлы итеп укыту-тәрбия процессында уеннар, аның элементларын куллану бик отышлы. Димәк, дәрескә уен, уен ситуцияләрен кертергә кирәк.Уен ситуацияләре укучыларга материалны яхшырак үзләштерергә ярдәм итә. Уеннар балаларда җитезлек, зирәклек сыйфатлары тәрбияли,хәрәкәт,көй аша бала күңелендә иҗат хисе кабына.
      “Уен – әйләнә-тирә мохит төшенчәләрен баланың рухи дөньясына алып керүче зур якты тәрәзә ул. Уен-кызыксыну һәм белемгә омтылу утын кабыза торган учак ул”,-ди В.А. Сухомлинский.

Уен технологиясенең роле һәм әһәмияте рус мәктәпләрендә татар теленә өйрәтүнең төрле этапларында дә бәхәссез. Татар теле дәресләрендә уен ситуацияләре яңа тел материалын презентацияләүдә, үтелгән лексик һәм материалны ныгыту һәм активлаштыруда аерым урын тота. Алар шулай ук укучыларның татар телендә сөйләмэшчәнлеген оештыру функциясен үтиләр.

Методик яктан дөрес уйланылган уен, бер яктан караганда, укучыда өйрәнелә торган телгә карата мәхәббәт тәрбияли, сөйләм күнекмәләрен үстерергә булыша, сөйләм эшчәнлеген табигый нормаларга якынайта, икенче яктан – тел материалы өстендә нәтиҗәле эшләргә ярдәм итә. Белем бирүнең коммуникатив юнәлеше таләпләренә җавап бирә.

Безнең өлкәгә килгәндә, ягъни рус балаларында татар теленә карата кызыксыну уятуда да уенның роле гаять зур. Чит телне өйрәнгән вакытта, уен кызыксындыра, дәртләндерә. Г.К.Селевко уеннарны дүрт юнәлешкә аера: дидактик, тәрбияви, иҗади һәм коммуникатив уеннар. Болар барысы да Федераль дәүләт стандартлары таләпләренә туры килә. Үткәрү методикасы буенча да алар бик күп төргә бүленә: предметлы, сюжетлы, рольле, эшлекле уеннар. Төрләре  ягыннан уеннар тел, өстәл, язма һәм хәрәкәтле була. Уен элементлары яңа материалны аңлатуда да, белемнәрне ныгытканда да, телдән сөйләм эшчәнлегенең өйрәтү вакытында да технология буларак файдаланыла.

Рус балаларын татар теленә өйрәтүдә рольле уеннар актив кулланыла торган ысул булып торалар. Аларның өйрәтү мөмкинлекләре зур һәм тәкъдим ителгән ситуацияләрдә укучылар аның белән иркен һәм актив эш итәләр. Шуның белән беррәттән, укучыларның дәрес белән кызыксынуы арта, тел һәм сөйләм материалын өйрәнү дә файдалырак була.

 

 

 

 

 

 

 

 

II бүлек. Рус телле укучыларга татар телен өйрәтүдә кулланылган уеннарның роле

 

  2.1. Рус телле укучыларга татар телен өйрәтүдә тел уеннары

Рус телле укучыларның коммуникатив компетенциясен үстерү максатыннан нинди уеннарны кулланып була соң? Белгәнебезчә, коммуникатив компетенция үз эченә укучыны ана телендә иркен аралашырга, сөйләшергә өйрәтүне ала. Сөйләм эшчәнлеге төрләренә исә тыңлап аңлау (аудирование), сөйләү, уку, язу һәм язма сөйләм керә.

Дәресләрдә төрле уеннар куллану, хәрәкәтләр күрсәтү нәтиҗәсендә дә сүзнең мәгънәсен аңлауга ирешеп була.

Г.К. Селевко, уеннарны максатчан юнәлеш буенча бүлә:

  • дидактик уеннар (бу төр уеннар укучыларда белем-күнекмәләр формалаштыруга һәм камилләштерүгә, танып-белү эшчәнлеген киңәйтүгә юнәлтелгән),
  • тәрбияви уеннар (мөстәкыйльлек, дөньяга караш тәрбияләү һ.б.),
  • үстерелешле (игътибарны, хәтерне, сөйләмне, фикерләүне, уку эшчәнлеген үстерү һ.б),
  • социальләштерә торган (аралашуга өйрәтү һ.б.) уеннар.

Бала тормышында уен берничә вазифаны башкара:

  • аралашу,
  • күңелне күтәрү,
  • үзеңнең мөмкинлекләреңне гамәлгә ашыру һ.б.

Хәзерге көндә мәктәпләрдә уку-укыту процессын активлаштыру һәм интенсивлаштыру максатыннан уен эшчәнлеге түбәндәге очракларда файдаланыла:

1) фәнне өйрәнүдә мөстәкыйль технология;

2) нинди дә булса технологиянең бер состав өлеше;

3) дәрес яки аның бер этабы (төшенчәләрне үзләштерү, яңа теманы аңлату яки ныгыту, сөйләм эшчәнлегенең телдән төрләренә өйрәтү, яки контроль эш һ.б.);

4) дәрестән тыш эшләр технологиясе.

Чит телләр методикасында уеннарны түбәндәгечә классификациялиләр:

1.     дидактик уеннар.

2.     Хәрәктле уеннар (сәламәтлек саклау технологиясе белән тыгыз бәйләнгән).

3.     Сюжетлы-рольле уеннар (аралашу компетенциясен формалаштыруга зур йогынты ясый).

4.     Компьютер уеннары.

5.     Диалог-уеннар (аралашу күнекмәләрен үстерә).

Дәреснең максатына бәйле рәвештә тел материалын өйрәнгәндә, укучыларга түбәндәге уеннарны тәкъдим итәргә мөмкин:

  • фонетик уеннар,
  • лексик уеннар,
  • грамматик уеннар.

Үткәрү методикасы буенча уеннар бик күп төрләргә бүленә: 

предметлы уеннар, сюжетлы уеннар, рольле уеннар, эшлекле уеннар һ.б.

Төрле фәннәргә бәйле рәвештә уеннар берничә төргә бүленә: математик уеннар, химик уеннар, физик уеннар, экологик уеннар, музыкаль уеннар, әдәби уеннар, спорт уеннары һ.б.

  Башлангыч сыйныфларда уен – татар теле дәресләрендә уку эшчәнлеген оештыруның югары нәтиҗәле чарасы. Аны белем бирүнең барлык этапларында да кулланып була. Ул әзерләнгән һәм әзерләнмәгән сөйләмне формалаштыру һәм үстерү өчен уңай шартлар тудыра, кыенлыкларны җиңү шатлыгын тоярга булыша, коллекивизм рухы тәрбияли. Уен балаларның фикерләвен, сөйләмен һәм хәтерен үстерә.

Башлангыч сыйныфларда укучылар предметлы уеннарны, әкият геройларына бәйле булган рольле уеннарны теләп башкаралар. Дәресләрдә уен технологиясе уенга корылган төрле ситуацияләр аша тормышка ашырыла һәм уку эшчәнлегендә кызыксындыру, эшкә дәртләндерү чарасы буларак файдаланыла. Уен технологиясе укучыларның танып белү активлыгын үстерә, акыл үсешен активлаштыра, аларда яңа сыйфатлар булдыруга ярдәм итә. Уен вакытында фән белән кызыксыну көчәя, мөстәкыйльлек, ихтыяр көче, игътибарлылык арта, хәтер яхшыра, уйлау күнекмәләре камилләшә.

Уен технологиясен уку-укыту процессында куллана башлаганчы, иң башта кайсы темаларны уен аша өйрәнү максатчан булуын ачыкларга кирәк. Уенны оештырганда, вакыт бүленешен төгәл билгеләргә кирәк, чөнки ял вакытларында уен кагыйдәләре бозылырга һәм уенның нәтиҗәлелеге түбән булырга мөмкин. Уеннар куллану балаларга тел материалын гамәли эшчәнлектә үзләштерергә булыша.

Дәресләрдә без уеннарның аерым төре – дидактик уеннар белән эшлибез. Алар башка уеннардан икенче план, ягъни, икенче төрле әйткәндә, методик максатлары булу белән аерылалар. Укучылар өчен уен күңел ачу чарасы гына булып кала, әзерләнү икенче планга күчерелә, хәтта укытучы һәм укучы өчен укыту уены беренче чиратта күнегү булса да. Укытучы һәрвакыт кайсы уенның нинди укыту максатын күз алдында тотуын яхшы белә, ләкин аңа беркайчан да укучыларга аны икенче план кызыксындырганын  күрсәтергә ярамый, ул укучылар белән бергә көләргә һәм шатланырга, шуның белән аны күнегүнең укыту түгел, ә уен мәгънәсе кызыксындыруын күрсәтергә тиеш.

Тел уеннарын түбәндәгеләргә бүләргә мөмкин:

1) фонетик; 2) лексик; 3) фразалы уеннар; 4) грамматик; 5) укырга өйрәтү уеннары; 6) аудированиега өйрәтү уеннары; 7) сөйләмгә өйрәтү уеннары;

8) катнаш уеннар

Тел уеннары сөйләмне яхшыртуга гына юнәлдерелмәгән. Алар зуррак мәгънәгә дә ия. Нәкъ менә уенда баланың иҗади мөмкинлекләре ачыла һәм яхшыртыла. Уен әйләнә-тирә дөньяны танып белергә өйрәтә һәм аңа үзенең мөнәсәбәтен күрсәтә. Уен – балаларның алар яши торган һәм үзгәртергә тиеш булган дөньяны танып-белү юлы. Укыту уенында, укучыларның әзерлекләрен һәм мөмкинлекләрен исәпкә алып, дифференциаль якын килүне дә кулланырга була. Шуңа күрә тел уеннары рус мәктәбендә татар теле дәресләрендә мәҗбүри компонент булырга тиеш.

Уен технологиясенең роле һәм әһәмияте рус мәктәпләрендә татар теленә өйрәтүнең төрле этапларында да бәхәссез.

Рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүдә рольле уеннар актив кулланыла торган ысул булып торалар. Аларның өйрәтү мөмкинлекләре зур һәм тәкъдим ителгән ситуацияләрдә укучылар аның белән иркен эш итәләр. Шуның белән беррәттән, укучыларның дәрес белән кызыксынуы арта, тел һәм сөйләм материалын өйрәнү дә файдалырак була. Рольле уенда парлап һәм төркем составында да катнашырга мөмкин. Бу вакытта сөйләмгә бәйле һәм аңа бәйле булмаган хәлдә дә катнашучылар бер-берсенә йогынты ясыйлар. Балаларда, табигый рәвештә, нәрсәдер әйтү, нәрсә турында да булса сорау ихтыяҗы яки әңгәмәдәшенә җавап бирү теләге туа.

Рольле уеннар берничә этаптан тора: өйдә яки сыйныфта әзерләнү; сыйныфта уенны оештыру; йомгаклау этаплары.

Уенны оештырганда, укытучы берничә факторны истә тотарга тиеш:

– укучыларның коммуникатив эшчәнлеген активлаштыру;

– сөйләм дәрәҗәсенең төрле булуын истә тотып, балаларга рольләрне дөрес итеп бүлеп бирү;

– уенның нәтиҗәсе укучыларның хисси халәтенә бәйле булу;

– укучыларга яхшы таныш булган ситуацияләрне файдалану;

– үзара ярдәмләшү, телдән актив аралашу мохите булдыру.

   

    Аерым сөйләм эшчәнлеге төрләренә кергән тыңлап аңлауга (аудирование) тукталып китик.  Аудирование – мәгълүматны ишетү каналы аша кабул итү. Чит телдә яңгыраган сѳйләмне аңларга ѳйрәтү турында сүз барганда, тыңлап аңлау һәм ишетеп аңлау төшенчәләренә тукталып китәргә кирәк. Тыңлап аңлау ул – махсус, ягъни барлык игътибарны юнәлтеп тыңлау. Ишетеп аңлау – катлаулырак процесс, ул – сѳйләүчене махсус тыңламасаң да аңлауны күзаллый. Әйтик, транспортта барганда, як-ягыңдагы башка пассажирларның сѳйләшүен һ.б. Сѳйләүчене тыңларга, әмма аңламаска мѳмкин. Бу – сөйләшүнең аралашучылар барысы да белгән телдә бармаганда яки бу телне белү дәрәҗәсе җитәрлек булмаганда шулай була. Шуңа күрә аудирование, сѳйләм белән беррәттән, икенче телдә аралашуны тәэмин итә торган тѳп эшчәнлек тѳре булып санала. Укучыларны татар сөйләменә өйрәтүнең коммуникатив юнәлеше, сөйләшеп аралашу формасына өйрәтү буларак, аудированиега – яңгыраучы сөйләмне тыңлый һәм аңлый белергә өйрәтүне күз алдында тотарга тиеш. Әмма, кагыйдә буларак, гамәлдә сөйләм эшчәнлегенең әлеге төренең мөмкинлекләре бәяләнеп бетелмәгән.

      Без, практик укытучылар буларак, төрле УМКлар белән эшлибез. Шуларның берсенә тукталып китик әле, чөнки бу УМКда аудированиега зур урын бирелгән.  «Сәлам» УМКсы  –  рустелле укучыларга татар телен өйрәнүне кызыклырак итү теләге белән язылган укыту әсбабы. Балалар мавыктыргыч уеннар, кызыклы җырлар, аудиоматериал, тормышчан диалоглар аша татарча сөйләшергә өйрәнәләр. Иң беренче чиратта, техник яктан уңайлы булуыдыр. Башка УМКлардан аермалы буларак сайтның булуыдыр. Сайтка компьютер, iPad, телефон аша да кереп була
һәм кирәк вакытта дәреслекне, эш дәфтәрен,
укытучы китабын карарга мөмкин. Моннан тыш уен уйнап,
җыр өйрәнеп яки караокега җырлап,
яисә карточкалар аша сүзләр өйрәнеп тә була. Иң беренче эш итеп сыйныфлар, андагы укучылар саны билгеле булгач, һәрбер укучыга пароль, логин булдырыла.
 Аудиоматериаллар эшчәнлектә өйрәнелгән материалны ныгытуны күздә тотып төзелгән. Һәрбер дәрес өчен бирелгән аудиоматериалны укучы үзлегенннән дә тыңлый ала. Менә бу сылтама аша сайтка керергә мөмкин: http://selam.tatar.

Укытуның башлангыч этабында кулланылучы фонетик уеннар арасыннан уен-табышмак, уен-имитация, уен-ярыш, предметлар белән уеннар, игътибарлыкка уеннарны аерырга мөмкин. Дөрес әйтүгә өйрәткәндә чираттагы уеннар файдалы.

«Нинди аваз әйтелә?» (уен-табышмак)

Укытучы бер үк төрле аваз ишетелә торган сүзләр чылбыры әйтә (әни, әти, бәби, тәлинкә, күркә, чәйнек), беренче булып ([ә] авазын) җавап тапкан бала үзенең табышмагын әйтү хокукын ала.

Әлеге уенда дифференциаль якын килүне кулланганда яхшы өлгерүче (1 нче вариант), уртача өлгерүче (2 нче вариант) һәм авырдан өлгерүчеләрне (3 нче вариант) вариантлап утырту сакланырга тиеш. Башта чагыштырмача авыррак сүзләр чылбыры 1 нче вариантка тәкъдим ителә (чылбырга укучыларга таныш лексика гына түгел, ә таныш булмаганы да кертелә). Шуннан соң 2 нче вариантка бик үк авыр булмаган чылбыр тәкъдим ителә (сүзләр чылбырына берничә таныш булмаган сүз кертелә). 3 нче вариантка темалар буенча үтелгән яхшы белгән сүзләр тәкъдим ителә.

 «Сүзне дөрес әйт»

Укытучы (яхшы өлгерүче укучы) уенда катнашучыларга чираттан аваз әйтеп туп ыргыта (мәсәлән, [к]), катнашучылар әлеге аваз булган сүзне әйтеп ( [акча]),[ө]-([бассейнда йөзә, өй төзи]) тупны кире кайтаралар.

«Сүз уйлау»

Бу уен татар теленә генә авазларны өйрәнгәндә уйнала. Мәсәлән, [ә] авазына башланган яки шушы аваз булган сүзләрне кем күбрәк әйтер? 

 

 

Лексик уеннар

Лексикага өйрәткәндә карточкадагы уеннар, табышмаклар, кроссвордлар, чайвордлар, «Сүзне тап», «Мәкальне тап» кебегрәк уеннар куллану кулайрак була.

Лексик материалны кертү этабында укытучы әкренләп, мәгънәләре контексттан аңлашылган, яңа сүзләр кулланылган хикәя сөйли. Укучылар яңа сүзне кагыйдә чыгарып, синоним яки антоним табып аңлатырга тырышалар. Бу сәламәт япыш һәм хезмәттәшлек тудыра. Икенче дәрестә укытучы яки укучы предметны атамыйча гына аның турында сөйләгәндә, лексик искә төшерүләргә мөрәҗәгать итәргә була, ә калганнар, ул кулланган әйтемне искә төшереп, җавабын табарга тырышалар, аны җөмләдә яки ситуациядә кулланалар.

Мондый биремнәр тәрҗемәгә мөрәҗәгать итмичә генә лексиканы өйрәнүгә ярдәм итәләр. Өстәвенә, мондый күнегүләр уйлап табуга һәм конструктрлауга корылган кроссвордлар, чайнвордлар, уен тестлары белән эшләүгә әзерлиләр. Шулай итеп, билгеле бер тема буенча актив сүзлек запасын кабатлауны оештыру карточкалар белән уеннарга күчәргә ярдәм итә. Аларның нигезе классның бөтен укучылары тарафыннан төзелгән хикәя булырга мөмкин. Лексика белән эшләгәндә әлеге типка туры килүче икенче уен да файдалы була. Бөтен группа фотосурәт, рәсем, күренешне тасвирлауда яки хикәя төзүдә катнаша. Актив сүзлекне куллану уенның иң кирәкле кагыйдәсе булып санала [5, 5].

«Тәртипкә сал»

Укытучы рәсемдәге уенчыкларны тартмаларга тутырырга, тәртип ясарга кирәклеген әйтә. Укучылар уенчыкны атарга һәм аның кайда булырга тиешлеген әйтергә тиешләр. Укытучы  «Кызыл тартмада» һәм «Зәңгәр тартмада» гыйбәрәләрен аңлата, кабатлата. Уенчыкларны кызлар уйный торган уенчыклар һәм малайларныкы принцибы буенча яки төсләре буенча берләштерергә мөмкин. Мәсәслән:

Бу нәрсә?

–Бу курчак.

–Курчак кайда?

–Курчак кызыл тартмада. Һ.б.

Тизлеккә булган лексик уеннар да әһәмиятле (укучылар бирелгән сүзләргә тиңдәш яки капма-каршы мәгънәле сүзләрне; әлеге сүзтезмәләрдә кулланырга мөмкин булган сүзләрне мөмкин кадәр тизрәк әйтергә тиеш булганда).

«Киресен әйт»

Балалар түгәрәккә басалар, уртада – алып баручы (яхшы өлгерешле бала). Ул уенны башлый: балаларга таныш булган бер сүз әйтә һәм тупны берәр уенчыга ыргыта. Уйнаучы сүзнең капма-каршы мәгънәсен әйтә һәм тупны кире кайтара. Уенда түбәндәге сүзләрне кулланырга була: әни – әти, апа – абый, эне – сеңел, ак – кара, җәй – кыш, яз – көз.

«Йөгер!»

Хәрәкәтчән уен, сыйныфта йөгерү өчен урын булганда гына уйнала ала.Укытучы һәрбер укучыга төрле уенчыклар ясалган рәсемнәр тарата, шуннан сыйныфның берәр почмагына күрсәтеп, «Кемдә поез (туп, курчак, шакмак, ....) бар?» дип сорый. Ул укучылар тиз генщ укытучы кърсщткщн почмакка йөгерергә тиеш. (Берничә укучыга бертөрле рәсем бирү отышлырак, күңеллерәк була).

Диалогик сөйләмгә өйрәтү һәрбер дәрестә дә булырга тиеш. Укучыларның әлеге сөйләм төренең көндәлек тормышта кирәклеген тоюы мөһим. Барлык лексик-грамматик материал диалоглар һәм аралашу ситуацияләре аша үзләштерелә. Беренче дәресләрдән үк укучылар татар теленә генә хас булган диалогик сөйләм үрнәкләре, аларда кулланылган этикет формулалары белән танышалар. Диалоглар белән эшләү коммуникатив юнәлештә алып барылырга тиеш.

Һәр дәрестән соң аларның бу төр күнекмәләре арта бара, чөнки үрнәк диалог, аралашу ситуацияләре аша бу эш нәтиҗәле оештырыла. Диалогик сөйләмне үстерү максатыннан түбәндәге уеннарны кулланырга мөмкин:

«Нәрсә? Кайда? Кайчан?». 

Һәрбер укучы (уртача өлгерүчеләр группасыннан) берәр төрле хәлгә туры килүче фактны атый. Бирем: бу хәлне, чараны белергә (авырдан өлгерүчеләргә), һәм аның белән бәйле булган башка фактларны атарга (яхшы өлгерүчеләргә).

«Әйдәгез танышыйк».

 Укучылар дәрескә төрле хайван, кош битлекләре алып киләләр һәм үзара түбәндәгечә сөйләшәләр.

1 нче вариант: – Исәнме! Син кем?

                         – Исәнме! Мин Куян. Ә син кем?

                         – Мин сыер.

2 нче вариант: – Исәнме! Синең исемең ничек?

                         – Исәнме! Минем исемем Тавык. Ә синең исемең ничек?

                         – Минем исемем Әтәч.

Дәрестә диалогик сөйләмгә өйрәтү белән беррәттән укучыларның монологик сөйләм күнекмәләрен үстерүгә дә игътибар итәргә кирәк. Диалог белән чагыштырганда, монологик сөйләм - катлаулырак һәм озынрак сөйләм формасы булып тора. “Рәсем буенча сөйлә”, “Кем дәвам итә?”, “Урман җыелышы” кебек уеннарны сөйләмнең әлеге формасын өйрәткәндә кулланып була.

 «Кем дәвам итә?»

 Бер кешедән кала, уенның бөтен катнашучысы, алдан тыңланылган текст ярдәмендә, алдан укылган тексттан алынган сүзләр, фразалар белән карточкалар алалар. Уенда катнашучыларның барысы да сөйләм логикасын тыңлыйлар, чөнки аларның һәрберсе сөйләмдә үзенең урынын билгеләргә тиеш. Контролер (яхшы өлгерүче укучы) сөйләмнең барышы һәм логикасы артыннан тикшерә һәм уен ахырында нәтиҗә чыгара.

Сөйләшергә өйрәтүдә фразалы уеннар зур мәгънәгә ия, чөнки аларның җавабы гади генә булмый, ә элек өйрәнелгән лексик берәмлекләрне дөрес куллануны, татарча җөмләләрнең төзелешен белүне (хикәя, сорау, инкарь) сорый.

Мисалга «Сорау-җавап» тибындагы уены китерегә була. Мәсәлән. Бер укучы соравын яза, икенчесе – җавабын (сорауны күрмичә). Ә менә «Юк-бар сүз» тибындагы уенда укучылар фраза төзи. Мәсәлән, берәү ияне яза, язганны каплый һәм битне икенче кешегә бирә, ул хәбәрне яза һ.б. Җөмләнең структурасы бирелә. Соңыннан алар бөтен класс белән укыла һәм хаталары төзәтелә.

“Ел фасыллары” уены. Укытучы укучыларга ел фасыллары һәм бердән алып уникегә кадәр саннар язылган карточкалар тарата. Укучылар бу карточкаларны бер-берсенә күрсәтмәскә тиеш. Укучылар басалар. Һәр ел фасылы үзеңә туры килгән айларны табып, команда булдырырга тиеш. Кайсы команда тизрәк җыела, шул җиңүче. Моның өчен алар кулларын күтәреп парлашалар, сораулар бирәләр: “Син нинди ай?” “Син кышмы?”.Барлыкка килгән командалар үзләре белән таныштыралар.

Бу уенны 1 сыйныфлар белән икенче төрле уйнарга мөмкин. Укытучы укучыларга бердән алып уникегә кадәр саннар язылган карточкалар тарата. Укучылар гыйнвар-декабрь, яисә 1-12 айлар буенча рәттән тезелеп басарга тиеш. («Саннар» һәм «Вакыт» темасын үткәндә отышлы).

 «Ватык телефон». Балалар түгәрәккә басалар. Укытучы бер укучыга пышылдап кына сүз әйтә. Мәсәлән, күлмәк. Бу сүзне укучы күршесенә әйтергә тиеш. Сүз, шулай итеп, ахыргы укучыга кадәр барып җитә. Һәр укучы сүзне кычкырып әйтә.сүз үзгәргән булса, ялгыш әйткән кеше ачыклана һәм аңа «җәза» бирелә. Мәсәлән, шигырь сөйләү, җырлау һ.б. [5, 11].

Лексика белән эшләгәндә әлеге типка туры килүче икенче уен да файдалы була. Бөтен группа фотосурәт, рәсем, күренешне тасвирлауда яки хикәя төзүдә катнаша. Актив сүзлекне куллану уенның иң кирәкле кагыйдәсе булып санала [5, 5].

 «Эстафета»

Укучылар ике рәткә басалар. Укытучы «башладык» диюгә, беренче укучы, тәкъдим ителгән темага караган сүз әйтеп, таякны иптәшенә тапшыра, анысы – икечесенә. Эстафета таягы финишка алданрак барып җиткән төркем җиңүче була. Бу уенны санарга өйрәткәндә дә уйнарга мөмкин. Бердән унга һәм киресенчә – уннан бергә кадәр саный-саный, балалар таякны бер-берсенә тапшыралар [15, 151].

"Син 30 га кадәр саный аласыңмы?". Укытучы балалардан ничәгә кадәр саный алуларын сорый. Укучылар төрле саннар әйтәләр. Укытучы алардан 30 га кадәр генә санарга сорый. Укытучы бер укучыга санарга тәкъдим итә, ләкин, утызга кадәр санаганда, өчле саны, өчле кергән саннар, өчкә бүленә торган саннар әйтелми, алар урынына "исемдә" дип әйтергә кирәк. Шул рәвешле, бу уен саннарны кабатларга гына түгел, ә укучыларның игътибарлыгын үстерергә ярдәм итә.

Төрле грамматик күренешләрне кабатлатучы, камилләштерүче уеннар алда әйтелгән уеннар белән тыгыз бәйләнештә, чөнки алар сөйләм ситуацияләрен алмаштырмыйлар, ә өстәмәлелек бирәләр. Грамматик уеннар дәресләрдә дә, дәрестән тыш эшләргә бәйләп тә үткәрелә.

«Нәрсә кайда?»

 Укытучы сыйныф бүлмәсендәге, өстәлдәге, сумкадагы әйберләр турында сорый. Укучылар аларның урыны турында, өйрәнелгән җөмлә үрнәкләреннән файдаланып хәбәр итә. Мәсәлән, Бу нәрсә? – Бу карандаш. Карандаш кайда? – Карандаш өстәлдә.

 

 

2.2. «Көндәлек режим» темасын аңлатканда кулланылган уеннар

 

Укучыларны, көндәлек режимны үтәү сәламәт тормыш рәвешенең төп шарты икәненә төшендерү, аларда милли үзаң булдыру, мәктәптә, өйдә һәм башка урыннарда буш вакытны ничек файдалы итеп үткәрергә өйрәтү, чисталыкка, пөхтәлеккә омтылыш тәрбияләү максатыннан чыгып дәресләрдә төрле уеннар кулланырга мөмкин. Шуларның берничәсен сезгә дә тәкъдим итәбез.

 «Сүзне бел» уены.

Укытучы карточкага язылган һәм яңа лексикага караган берәр сүзне яшерә. Мәсәслән: «Иртә», «Сәгать җиде», укучылар ул сүзне белергә тиеш булалар.  Укучылар: «Бу кич». Укытучы: «Юк». Уен шулай дәвам итә. Сүзне белгән укучы укытучы урынына баса.

       «Лексиканы активлаштыру» уены.

      Укытучы сүз карточкалары ярдәмендә узган дәрестәге лексиканы кабатлый: Иртә. Көндез. Кич. Сәгать сигездә һ.б. Алга таба укытучы узган лексика белән (дөрес һәм ялгыш мәгънәле җөмләләр) әйтә. Укучылардан әйткән җөимләләргә “әйе” яки “юк” дип җавап бирүләре сорала. Җөмләләр: Кич сәгать унда мин йокыдан торам. Иртән  сәгать алтыда мин мәктәптән кайтам. Көндез мин песигә сөт бирәм.

У. Минем иртәм: (Алдагы фразаларны ишарәләр белән күрсәтергә кирәк). Иртән  сәгать алтыда мин йокыдан торам. Мин йокыдан беренче торам. Көн саен мин битемне юам. Мин тешне чистартам. Көн саен мин чәчемне тарыйм.

Көн саен мин иртәнге аш ашыйм һәм мәктәпкә барам. Һәр көн саен шулай.

         «Дөресен әйтсәң сиңа бирәм»

   Балалар ярым түгәрәк ясап басалар. Аларга көндәлек режим темасына караган рәсем күрсәтелә, рәсемдә баланың нишләвен әйтергә  һәм тасвирларга кушыла. Дөрес әйткән һәм тасвирлаган балага рәсем бирелә. Соңыннан барлык рәсемнәр “ көндәлек режим ” дигән уртак төшенчә белән билгеләнә.

«Хәрәкәт ит»уены (укытучы хәрәкәтләр әйтә, укучылар үти)

-Басыгыз

-Бассейнда йөз

-Битне ю

-Тешеңне чистарт

-Китап укы

-Йокыдан тор

-Чәчеңне тара

-Мәктәпкә бар

Аннары 1 укучы хәрәкәтләр күрсәтә, калганнар сүне әйтә).

        «Кар төере» уены.

        Укучылар урыннарыннан тора һәм укытучы әйткән фразаны үти.

У: Иртән мин йокыдан беренче торам. (Ишарә белән күрсәтелә. Укучылар фразаны һәм хәрәкәтне кабатлый). Укытучы берәр укучыдан сорый: Ә син иртә белән нәрсә эшлисең? Укучы әйткән барлык җаваплар да кабул ителә. Аннары төп фразаны һәм укучы әйткән фразаны өстәп әйтәсе һәм ишарә белән күрсәтәсе (Иртән мин йокыдан беренче торам. Мин ашыйм). Аннары берәр укучыдан тагын бер фикерне сорыйсы. Чылбырга яңа фразаны өстисе, һәрбер фразаны ишарә белән күрсәтәсе. Барлык җөмләләрне әйткәндә «аннары»,  «көн саен»,   «һәр иртә»,  «гадәттә» сүзләрен кертергә кирәк: Һәр иртә мин йокыдан беренче торам. Аннары гадәттә мин битне юам һ.б.

«Һәр иртәдә син нишлисең?». Уен ярдәмендә укучыларны төрле модель кулланырга өйрәтергә була: сорау – җавап.

Укытучы (аннан соң яхшы өлгерүче укучы) берәр укучыга туп ыргыта һәм сорау бирә: «Һәр иртәдә син нишлисең?». Иптәше әйткән җөмләне кабатлаган яки сорауга бөтенләй җавап бирмәгән кеше уеннан төшеп кала.

 

         «Кайнар бәрәңге»  уены.

      Укытучы кечкенә тупны (яки кәгазьне йомарлап ясалган тупны) укучыларга аерым-аерым ташлый һәм көн тәртибенә, ашауга бәйле сораулар бирә. Мәсәлән: У: Син кайчан мәктәпкә барасың? Ук: Иртән/көндез/кич.

У: Син кичке ашта нәрсә ашыйсың? Ук: Бәрәңге, ит ашыйм, сок эчәм.

      «Сәгать ничә? Син нишлисең?» уены.

      (Сәгать макеты белән уйнасаң отышлырак була.) Музыка астында укучылар хәрәкәтләнәләр, музыка туктагач, пар табып, парларыннан сорыйлар:

-         Сәлам!

-         Сәлам, хәлләрең ничек?

-         Сәгать ничә?

-         Син нишлисең?

-         Мәктәпкә барам. Ә син нишлисең?

    «Чылбыр»  уены.

    Укучы урыныннан тора һәм укытучы әйткән фразаны үти. У: Иртән мин йокыдан торам. (Ишарә белән күрсәтә. Укучылар фразаны һәм хәрәкәтне кабатлыйлар). Укытучы берәр укучыдан сорый: Ә син нишлисең? Укучы: Иртән мин йокыдан торам, аннары бит юам. Алдагы укучы чылбырга яңа фразаны өсти, һәр фразаны ишарә белән күрсәтәләр. Җөмләләрне әйткәндә «аннары»,  «көн саен», сүзләрен кертергә кирәк: Көн саен мин йокыдан торам. Аннары мин битне юам. Аннары мин мәктәпкә барам. Чылбырны өзмичә «йокларга ятам» җөмләсенә кадәр кабатлый алган укучы җиңүче була.

     «Капчыкта нәрсә бар» уены.

     Укытучы дәрескә көн тәртибе белән бәйле предметлар алып килә (теш щёткасы, теш пастасы, тарак, сабын, будильник). Аннары укытучы бер укучыны такта янына чыгарып, капчыкка кулын тыгарга куша. Укучы кулы тигән предметны танырга, көн саен аны ничек кулланырга икәнен искә төшерергә тиеш була (мәсәлән, «теш щёткасы»). Шуннан бу укучы шул предмет белән бәйле җөмлә төзи, мәсәлән: Мин иртән теш чистартам.

    «Түгәрәктә кал уены! » уены.

   Укучылар түгәрәккә басалар һәм, укытучы сайлаган укучыдан башлап, атна көннәрен атыйлар. Кем дөрес әйтми яки уйланып тора, озак искә төшерә – түгәрәктән чыга. Бу күнегүгә билгеле бер вакыт бирелә. Шул вакыт эчендә түгәрәктә калган укучылар җиңүчеләр була. Укытучы темп бирә.

    «Атна көннәре» уены.

    Укучылар ике командага бүленә. Һәр командада җиде кеше. Укытучы командалардагы  һәр укучыга атна көннәре белән карточкалар бирә. Сигнал яңгырауга, балалар атна көннәре тәртибе буенча тиз генә тезелешегә тиеш булалар. Иң тиз һәм дөрес тезелгән командага балл бирелә. Тезелгәч, командаларның  һәр әгъзасы аңа эләккән атна көне турында 1 җөмлә әйтергә тиеш була. Һәр дөрес әйтелгән җөмлә өчен командага балл бирелә. Баллары күбрәк булган команда җиңүче була. Җиңгән команданы алкышлыйлар.

Шулай итеп, без татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кулланылучы кайбер уеннарны карадык. Алар барысы да рус балаларын аралашырга өйрәнү юлында актив кулланылырга тиешле уеннар. Бу уеннар сөйләмне яхшыртуга гына юнәлдерелмәгән. Алар зуррак мәгънәгә дә ия. Нәкъ менә уенда баланың иҗади мөмкинлекләре ачыла һәм яхшыртыла. Уен әйләнә-тирә дөньяны танып белергә өйрәтә һәм аңа үзенең мөнәсәбәтен күрсәтә. Уен – балаларның алар яши торган һәм үзгәртергә тиеш булган дөньяны танып-белү юлы. Укыту уенында, укучыларның әзерлекләрен һәм мөмкинлекләрен исәпкә алып, дифференциаль якын килүне дә кулланырга була. Шуңа күрә бу уеннар рус мәктәбендә татар теле дәресләрендә мәҗбүри компонент булырга тиеш. Һәрбер уен темадан чыгып сайланырга тиеш. Шул очракта гына ул телне өйрәнү процессында уңай нәтиҗәләр бирер дип ышанып әйтергә мөмкин.

 

                                           ЙОМГАКЛАУ

 

Бала тормышында төрле характердагы уеннар аеруча әһәмиятле урын алып торалар. Уен, акыл эшчәнлеген камилләштерү белән бергә, белем, тәрбия бирү кебек максатларны да үз эченә ала. Бигрәк тә башлангыч сыйныф укучылары өчен уеннарның әһәмияте зур. Укытучы уеннарны балалар эшчәнлегенә яраклы итеп оештырырга тиеш.

Дәрестә уен элементларын куллану укытучыдан зур методик әзерлек һәм тәҗрибә сорый. Уенның кызыксындырырлык, мавыктыргыч итеп оештырылуы да мөһим.  Шуның белән беррәттән, уенның белем һәм тәрбия чарасы икәнлеге дә игътибар үзәгендә торырга тиеш. Өйрәнелгән темадан соң үткәрелгән уеннар аеручы нәтиҗәле була. Рус мәктәпләрендә укучы балаларны татарча сөйләшергә өйрәткәндә укытучы файдаланган уен укучыларның сүз байлыгын арттыра, «дөрес әйттемме» дигән табигый курку- тартынуны да җиңәргә ярдәм итә.

Проект эшендә рус балаларына татар телендә аралушуга өйрәтү юлында тел уеннарын куллану мәсьәләсе күтәрелде. Әлеге мәсьәләне чишү, куелган сорауларга җаваплар табу барышында түбәндәге нәтиҗәләргә килдек:

– рус балаларына татар телен өйрәтүдә уеннар куллануның әһәмияте бик зур, алар үзләштерелүче материалны җиңеләйтә һәм чит телне өйрәнү процессын күңелле итә;

– уеннарын һәм аларның куллану закончалыкларын тикшереп, анализлап без рус телле укучыларга чит тел буларак татар телен өйрәтү процессында аларның алыштыргысыз роль уйнауларына инандык. Нәкъ менә уенда баланың иҗади мөмкинлекләре ачыла һәм яхшыртыла. Уен әйләнә-тирә дөньяны танып белергә өйрәтә;

– тел уеннарының 8 төре бар. Алар: фонетик, лексик, фразалы, грамматик, укырга өйрәтү, тыңлап аңлауга өйрәтү, сөйләмгә өйрәтү, катнаш уеннар. Ә без исә аларны тагын тыңлап аңлауга, диалогик һәм монологик сөйләмгә, укуга өйрәтү уеннарына бүлеп тикшердек. Бирелгән уеннар чит телне үзләштерүне җиңеләйтәләр, аларны бары тик тиешенчә белеп, кирәкле урында гына кулланырга кирәк. Һәрбер уен темадан чыгып сайланырга тиеш, шул очракта гына ул телне өйрәнү процессында уңай нәтиҗәләр бирер дип ышанып әйтергә мөмкин.

Шулай итеп, татар милләтеннән булмаган балаларга татар телен өйрәтүнең һәрбер чорында уеннарны дәрестә һәм дәрестән тыш куллану уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Бары тик оста оештырылган уен гына балаларга чит телгә карата кызыксыну уята.

Дәрестә уеннарны куллану өчен укытучы зур методик әзерлекле булырга, уенны кызыксындырырлык, мавыктыргыч итеп оештырырга тиеш. Татар һәм рус телләренә үзара бәйләнешле өйрәтү бербөтен белем бирүне, әлеге телләрне укытуга максималь мөмкинлекләрнең методик якын булган берлеген тәэмин итә. Бу – укучыларның сөйләм эшчәнлегендәге ныклы белем һәм күнекмәләрен формалаштырырга, шулай ук уку процессын оптимальләштерергә мөмкинлек бирә.

                                             

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ

 

Норматив документлар

 

1.     Хәйдәрова Р.З. “Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында татар теле һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту”. Яр Чаллы, 2015.

2.     2014/2015 нче уку елында татар телен укыту үзенчәлекләре: методик тәкъдимнәр/ төз. Д.Ш.Гыйльманов. – Казан: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, 2014. – 52 б.

Методик хезмәтләр

1.     Волкова Р., Гарәфетдинова Р. Башлангыч мәктәптә татар телен чит тел буларак өйрәтүдә уен алымнарын һәм методларын куллану. – Казан: Мәгариф, 2014. – 128 б.

2.     Гайфуллин В. Педагогик технологияләр // Мәгариф, 2000. – №4. – 7-10б.

3.     Нигъмәтуллиина Р.Р. Татар телендәге сөйләмне тыңлап аңлауга өйрәтү юллары// Мәгариф, 2016.- №9. – 34 б.

4.     Фәтхуллова К.С., Денмөхәммәтова Э.Н. Телдән сөйләмгә өйрәтү. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2016. – 87 б.

5.     Әсәдуллин А.Ш., Юсупов Р.А. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту методикасы нигезләре/ А.Ш.Әсәдуллин, Р.А.Юсупов. – Казан: Мәгариф, 1998. – 151б.

Фәнни хезмәтләр

1.     Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыруда татар теле һәм әдәбияты укытучысына фәнни-методик ярдәм /төз. Р.Б.Камаева, А.Х.Мөхәммәтҗанова – Казан: ТРМҮИ, 2015 – 110б.

2.     Харисов Ф.Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре/Русчадан Н.К.Нотфуллина тәрҗ. – Казан: Мәгариф, 2002. – 367б.

3.     Харисов Ф.Ф. Научные основы начального обучения татарскому языку как неродному/ Под ред. проф. Л.З.Шакировой. – Спб.: филиал изд-ва «Просвещение», 2001. – 431с.

 

Электрон ресурслар

1.     Балаларга ана телен өйрәтүдә уеннар куллану - консультация для педагогов: http://www.pedagog.kamardin.com/index.php/2011-01-06-20-26-22/22-6/257-2013-09-20-17-27-54

2.     Татар теле дәресләрендә грамматик уеннар: https://kopilkaurokov.ru/prochee/prochee/tatar-tielie-d-riesl-riend-ghrammatik-uiennar

3.     Татар теленә өйрәтүдә – сүз уеннары: http://magarif-uku.ru/teachers-room/tatar-telene-ojjretude-suz-uennary/

4.     «Сәлам» сайты: http://selam.tatar

 

 


Скачано с www.znanio.ru

КАЗАН ( ИДЕЛ БУЕ ) ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТ

КАЗАН ( ИДЕЛ БУЕ ) ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТ

КЕРЕШ ........................

КЕРЕШ ........................

Кеше тормышында уен хезмәт, эш кебек үк әһәмиятле урын тота

Кеше тормышында уен хезмәт, эш кебек үк әһәмиятле урын тота

Уен ярдәмендә оялчан, үз эченә бикләнгән балаларны да уятырга мөмкин

Уен ярдәмендә оялчан, үз эченә бикләнгән балаларны да уятырга мөмкин

Тикшеренү объекты –рус телендә сөйләшүче укучыларның коммуникатив компетенциясен үстерүдә “Көндәлек режим” темасын аңлатканда, уен технологиясенең кулланылышы

Тикшеренү объекты –рус телендә сөйләшүче укучыларның коммуникатив компетенциясен үстерүдә “Көндәлек режим” темасын аңлатканда, уен технологиясенең кулланылышы

Теманың өйрәнелү дәрәҗәсе . Әлеге тема күп кенә авторлар тарафыннан тикшерелгән

Теманың өйрәнелү дәрәҗәсе . Әлеге тема күп кенә авторлар тарафыннан тикшерелгән

Iбүлек. Укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга юнәлтелгән уен технологиясе 1

Iбүлек. Укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга юнәлтелгән уен технологиясе 1

Бүгенге көндә халык мәгарифе икътисадын, укыту техникасын һәм технологиясен, укытуны компьютерлаштыру мәсьәләләрен өйрәнү-тикшеренү эше киң җәелде

Бүгенге көндә халык мәгарифе икътисадын, укыту техникасын һәм технологиясен, укытуны компьютерлаштыру мәсьәләләрен өйрәнү-тикшеренү эше киң җәелде

Ул түбәндәге максатларны күздә тотып башкарыла: 1) татар телен өйрәнүгә кызыксындыру, теләк уяту; 2) укучыларның танып белү активлыгын арттыру; 3) телне өйрәнү өчен уңай шартлар…

Ул түбәндәге максатларны күздә тотып башкарыла: 1) татар телен өйрәнүгә кызыксындыру, теләк уяту; 2) укучыларның танып белү активлыгын арттыру; 3) телне өйрәнү өчен уңай шартлар…

Уен технологиясе укучыларның танып белү активлыгын үстерә, акыл үсешен активлаштыра, аларда яңа сыйфатлар булдыруга ярдәм итә

Уен технологиясе укучыларның танып белү активлыгын үстерә, акыл үсешен активлаштыра, аларда яңа сыйфатлар булдыруга ярдәм итә

Уеннарны һәм аларның куллану закончалыкларын тикшереп, анализлап, без рус телле укучыларга чит тел буларак татар телен өйрәтү процессында аларның алыштыргысыз роль уйнауларына инандык

Уеннарны һәм аларның куллану закончалыкларын тикшереп, анализлап, без рус телле укучыларга чит тел буларак татар телен өйрәтү процессында аларның алыштыргысыз роль уйнауларына инандык

Методик яктан дөрес уйланылган уен, бер яктан караганда, укучыда өйрәнелә торган телгә карата мәхәббәт тәрбияли, сөйләм күнекмәләрен үстерергә булыша, сөйләм эшчәнлеген табигый нормаларга якынайта, икенче…

Методик яктан дөрес уйланылган уен, бер яктан караганда, укучыда өйрәнелә торган телгә карата мәхәббәт тәрбияли, сөйләм күнекмәләрен үстерергә булыша, сөйләм эшчәнлеген табигый нормаларга якынайта, икенче…

II бүлек. Рус телле укучыларга татар телен өйрәтүдә кулланылган уеннарның роле 2

II бүлек. Рус телле укучыларга татар телен өйрәтүдә кулланылган уеннарның роле 2

Чит телләр методикасында уеннарны түбәндәгечә классификациялиләр: 1

Чит телләр методикасында уеннарны түбәндәгечә классификациялиләр: 1

Башлангыч сыйныфларда укучылар предметлы уеннарны, әкият геройларына бәйле булган рольле уеннарны теләп башкаралар

Башлангыч сыйныфларда укучылар предметлы уеннарны, әкият геройларына бәйле булган рольле уеннарны теләп башкаралар

Тел уеннары сөйләмне яхшыртуга гына юнәлдерелмәгән

Тел уеннары сөйләмне яхшыртуга гына юнәлдерелмәгән

Аерым сөйләм эшчәнлеге төрләренә кергән тыңлап аңлауга (аудирование) тукталып китик

Аерым сөйләм эшчәнлеге төрләренә кергән тыңлап аңлауга (аудирование) тукталып китик

Аудиоматериаллар эшчәнлектә өйрәнелгән материалны ныгытуны күздә тотып төзелгән

Аудиоматериаллар эшчәнлектә өйрәнелгән материалны ныгытуны күздә тотып төзелгән

Лексик уеннар Лексикага өйрәткәндә карточкадагы уеннар, табышмаклар, кроссвордлар, чайвордлар, «Сүзне тап», «Мәкальне тап» кебегрәк уеннар куллану кулайрак була

Лексик уеннар Лексикага өйрәткәндә карточкадагы уеннар, табышмаклар, кроссвордлар, чайвордлар, «Сүзне тап», «Мәкальне тап» кебегрәк уеннар куллану кулайрак була

Бу нәрсә? –Бу курчак. –Курчак кайда? –Курчак кызыл тартмада

Бу нәрсә? –Бу курчак. –Курчак кайда? –Курчак кызыл тартмада

Диалогик сөйләмне үстерү максатыннан түбәндәге уеннарны кулланырга мөмкин: «Нәрсә?

Диалогик сөйләмне үстерү максатыннан түбәндәге уеннарны кулланырга мөмкин: «Нәрсә?

Контролер (яхшы өлгерүче укучы) сөйләмнең барышы һәм логикасы артыннан тикшерә һәм уен ахырында нәтиҗә чыгара

Контролер (яхшы өлгерүче укучы) сөйләмнең барышы һәм логикасы артыннан тикшерә һәм уен ахырында нәтиҗә чыгара

Лексика белән эшләгәндә әлеге типка туры килүче икенче уен да файдалы була

Лексика белән эшләгәндә әлеге типка туры килүче икенче уен да файдалы була

Көндәлек ре жим» темасын аңлатканда кулланылган уеннар

Көндәлек ре жим» темасын аңлатканда кулланылган уеннар

Соңыннан барлык рәсемнәр “ көндәлек режим ” дигән уртак төшенчә белән билгеләнә

Соңыннан барлык рәсемнәр “ көндәлек режим ” дигән уртак төшенчә белән билгеләнә

Кайнар бәрәңге» уены.

Кайнар бәрәңге» уены.

Шуннан бу укучы шул предмет белән бәйле җөмлә төзи, мәсәлән:

Шуннан бу укучы шул предмет белән бәйле җөмлә төзи, мәсәлән:

ЙОМГАК ЛАУ Бала тормышында төрле характердагы уеннар аеруча әһәмиятле урын алып торалар

ЙОМГАК ЛАУ Бала тормышында төрле характердагы уеннар аеруча әһәмиятле урын алып торалар

Бирелгән уеннар чит телне үзләштерүне җиңеләйтәләр, аларны бары тик тиешенчә белеп, кирәкле урында гына кулланырга кирәк

Бирелгән уеннар чит телне үзләштерүне җиңеләйтәләр, аларны бары тик тиешенчә белеп, кирәкле урында гына кулланырга кирәк

ДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ Норматив документлар 1

ДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ Норматив документлар 1

Харисов Ф.Ф. Научные основы начального обучения татарскому языку как неродному/

Харисов Ф.Ф. Научные основы начального обучения татарскому языку как неродному/
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
18.01.2024