ТАТАР ТЕЛЕ ЛЕКСИКАСЫНА ӨЙРӘТКӘНДӘ ТАБЫШМАКЛАР КУЛЛАНУ
Оценка 4.9

ТАТАР ТЕЛЕ ЛЕКСИКАСЫНА ӨЙРӘТКӘНДӘ ТАБЫШМАКЛАР КУЛЛАНУ

Оценка 4.9
doc
18.01.2024
ТАТАР ТЕЛЕ ЛЕКСИКАСЫНА ӨЙРӘТКӘНДӘ ТАБЫШМАКЛАР КУЛЛАНУ
ТАТАР ТЕЛЕ ЛЕКСИКАСЫНА ӨЙРӘТКӘНДӘ ТАБЫШМАКЛАР КУЛЛАНУ.doc

КАЗАН (ИДЕЛ БУЕ) ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТЫ

 

ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ МӘДӘНИЯТАРА БАГЛАНЫШЛАР ИНСТИТУТЫ

 

 

 

 

ПРОЕКТ ЭШЕ

 

 

ТАТАР ТЕЛЕ ЛЕКСИКАСЫНА ӨЙРӘТКӘНДӘ ТАБЫШМАКЛАР КУЛЛАНУ

 

                                                            Башкардылар:

                                                        Укытучылар  белемен камилләштерү      

                                                                      курсларында укучылар:

                                                               

1. Сөнгатуллина Ләйсән Рәфкать кызы,  Алексеевск районының  1 нче  гомуми белем муниципаль бюджет оешмасында эшләүче

I квалификацион категорияле

туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы

2.Захарова Альбина    Алексей кызы, Бертуган Максудилар исемендәге Биектау 5 нче номерлы гомуми урта мәктәбенең югары категорияле туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы

3. Гобәйдуллина Фидания Рифкать кызы, Казан шәһәре Вахитов районының 13 нче гомуми белем муниципаль бюджет оешмасында эшләүче югары квалификацион категорияле туган(татар) тел һәм әдәбияты укытучысы

4.  Якупов Артур Рахимулла  улы ,

Болгар шәһәре кадет-интернат мәктәбенең

 туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы

 

 

 

                                       Проект эше яклауга тәкъдим ителә:

 

   татар теле белеме кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор  Галиуллина Г.Р.

 

 

Казан   2023

 

Эчтәлек

 

КЕРЕШ.........................................................................................................3-4

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК. Татар халык авыз иҗатында табышмаклар

1.1. Татар халык табышмакларын өйрәнү............................................5-6

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК. Татар теле лексикасына  өйрәткәндә табышмаклар  куллану

2.1. Татар халык авыз иҗатында табышмакларның төрләре............7-11

2.2. Татар теле  дәресләрендә табышмакларны куллану (эш тәҗрибәсеннән) .............................................................................................11-18

ЙОМГАК..............................................................................................................19

ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ.............................................................................20-21

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                  КЕРЕШ

Табышмак – халык иҗатының бик борынгы һәм үзенчәлекле жанрларының берсе. Исеменнән үк аңлашылганча, ул тыңлаучылар алдына нинди дә булса билгесез бер әйберне яки күренешне эзләп табу бурычын куя. Жанрның тагын йомак (яки җомак) дигән атамасы да бар. Монысы нәрсәнедер яшерү мәгънәсендә кулланылган йому фигыленнән ясалган. Элеккерәк заманнарда табышмак әйтешүне «Dомак әйтәм – җөмен тап» дигән сүзләр белән башлап җибәрү гадәте булган. «Dөмен тап» дигән сүз «җавабын тап» дигәнгә туры килә. Төзелешләренә карап, табышмаклар берничә төргә бүленәләр. Аларның бер төре эзләп табылырга тиешле әйберне сурәтләп-тасвирлап бирә, сүзләр ярдәмендә аның рәсемен ясый. Шул рәсемдәге аерым билгеләр һәм сыйфатлар буенча без табышмакның җавабын эзләп табабыз. Мәсәлән: «Башы – тарак, койрыгы – урак». Башы һәм койрыгы булгач, димәк, сүз нинди дә булса хайван яки кош турында бара. Аның башы таракка, койрыгы уракка охшаган… Әлбәттә, күз алдыбызга әтәч килеп баса. Инде «Үзе шардай, эче кандай, тәме балдай» дигән табышмакны тикшереп карыйк. Иң элек беренче сыйфатка – билгесез әйбернең шар кебек йомры булуына игътибар итик. Андый әйберләр байтак: кабак, миләш, шал - кан һ. б. Ләкин «кабак» дигән җавап табышмакта күрсәтелгән икенче сыйфатка ук туры килми. Чөнки аның эче кызыл түгел, ә сары. Миләш йомры да, кызыл да, әмма ул өченче сыйфатка җавап бирми. Безгә әче түгел, бәлки татлы әйбер кирәк. Шушы рәвешчә фикер йөртеп, дөрес җавапның «карбыз» икәнлегенә төшенү кыен түгел.

    Укучыларга табышмакларны өйрәтү - ул игътибарны көчәйтү, хәтер һәм интеллектны үстерүдә югары күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек бирә; образлы кабул итү аша кешенең ми эшчәнлеген, уйлау сәләтен активлаштыра. Алда әйтелгәннәр теманың актуальлеген билгели.

    Проект эшебезнең төп максаты булып рус мәктәбендә укучы татар балаларына табышмакларны өйрәтү.

Сөйләмдә актив кулланырга, бәйләнешле сөйләм төзергә өйрәтү.

Татар халык табышмакларына  кызыксыну уяту.

    Әлеге фәнни хезмәт мәктәптә балаларга белем бирүдә табышмакларны өйрәнгәндә  өч аспектны  бурыч итеп куя:

          1. Татар халык  табышмаклары белән танышу;

          2.  Табышмакларны рус теле белән чагыштырып өйрәнү;

          3.  Яңа сүзләрне лексикага кертү;

4.  Анализлау.

          Тикшеренү объектыТатар халык табышмакларының  бирелеше.

Тикшеренү предметы – Татар һәм рус телендә табышмаклар.

Метод һәм алымнар. Өйрәнелә торган материалның характерына карап, тикшеренүнең төп методы булып өйрәнү, чагыштыру методы сайланды. Әлеге метод үз эченә табышмаклар белән танышып, татар һәм рус табышмакларын чагыштырып эшләүдән гыйбарәт.

Проектның фәнни-гамәли әһәмияте

Проект эшендә мәктәптә бу эшләрне оештыруда информацион коммуникатив чараларны куллану турында теоретик мәгълүмат тупланган, методик күрсәтмәләр китерелгән. Тикшеренү барышында җыелган кайбер материаллар укытучылар өчен методик кулланма язганда ярдәм итәргә мөмкин. Хезмәттә тупланган материалларны мәктәп укытучыларына укучыларның фәнни-тикшеренү эшләрен оештыру буенча методик ярдәмлек буларак тәкъдим итеп була.  

Проектта катнашучылар: татар теле һәм әдәбияты укытучылары.

Проект эшеннән көтелгән нәтиҗә: укучыларда татар халык иҗатының бер кисәге булган табышмакларга карата кызыксыну уяну.Табышмакларның килеп чыгышы, кайсы очракларда куллануы турында мәгълүмат туплау, аларның төрләрен өйрәнеп белү. Дәресләрдә оештырылган уен, бәйгеләрдә актив катнашу.

 

 БЕРЕНЧЕ  БҮЛЕК. ТАТАР ХАЛЫК АВЫЗ ИҖАТЫНДА ТАБЫШМАКЛАР

 

        1.1. Татар халык табышмакларын өйрәнү

      Халык авыз иҗаты - халыкның күңел көзгесе. Ул көзгедә тарих чагылышы. Халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнү бик әһәмиятле. Ул яшь буынның зиһенен баета, дөньяга карашын киңәйтә, тел байлыгын һәм белемен үстерә.

       Телебез, мәдәниятебез гореф-гадәтләребез саклансын өчен, безгә туган ягыбызның тарихи үткәнен, бүгенгесен белү кирәк.  Тарих, фәлсәфә, филология, археология, нумизматика, этнография, география, халык иҗаты –болар барысыда Шиһабетдин Мәрҗанинен гыйльми эшчәнлеге күптармаклы булуы турында сөйли. Анын утыздан артык хезмәт язуы мәгълүм.Халык иҗаты да анын эшчәнлегендә арым  урын алып тора.

       Зиһенем үссен дисәң, сиңа табышмак ярдәм итәр. Кем генә табышмаклар яратмый икән? Ә нәрсә соң ул табышмак? Гадәттә берничә кеше арасында зиһен-хыял үткенлеген сынашып күңел ачулар була. Табышмак әйтешәләр. Табышмаклар бик күп төрле булалар. Алар табигать күренешләренә, аерым әйберләргә карата чыгарылалар.

      Табышмак — күмәк эчендә берең әйткәннең мәгънәсен икенче кешедән чишелешен таптыру өчен генә башкарыла торган фольклор.

    Табышмак ул - предмет яки күренешне читләтеп, сүрәтләүгә корылган һәм тыңлаучылардан шуның нәрсә булуын эзләргә исәп тоткан башваткыч.”Табышмак” сүзе әлбәттә,”тап” табу тамырыннан ясалган. Әлеге җанрның янә ”йом”-йому (әйбернең исемен-яшерү) сүзенә бәйләнешле ”йомак” дигән атамасы да бар. Табышмак – табигать дөньясындагы, халыкның тормыш-көнкүрешендәге барлык җанлы-җансыз әйберләрне һәм күренешләрне, исемен атамыйча, читләтеп сурәтләүгә корылган, я булмаса шаян сорау, хәйләкәр мәсьәлә рәвешендә төзелгән, күп вакытта шигъри формага салынган предметны эзләп табарга тиешләр. 

   Табышмаклар - фольклор әсәрләренең вак төрләреннән берсе. Табышмакның әкият төсен алып киткән һәм берничә биткә сузылган озыннары да була. Алары бик сирәк очрый. Мәзәк төсендә әйтелгәннәре дә булгалый. Бигрәк тә аның асылын, чын табигатен яхшырак аңлау яки ул хакта аз булса да бер фикер йөртү өчен, аның ерак үткән заманнарына әйләнеп кайтып карамыйча булмый. Ул башта ни өчен һәм ничек килеп чыккан соң? Табышмак исеменнән күренгәнчә, табу, ягъни ул бүленеп табыла торган әйбер. Ул татар халкында бик нык таралган.

    Табышмак ике кисәктән тора: берсе-табышмагы әйтелү, икенчесе-чишелеше, җавабы. Табышмагын берәү әйтсә, җавабын икенче берәү табып бирә. Һәр табышмак шулай табыла. Берсеннән башка икенчесе булмый. Чиләгенә күрә капкачы, яки алар ачкыч белән йозак шикелле. Табышмак аның йозагы, эченә мәгънә бикләнгән. Табучы аңа үз акылы, үз зирәклеге белән ачкыч табып ачып керергә тиеш. Табышмак чишелгәннән соң, кызыксыз, гади, җиңел әйбер кебек кенә булып калачак. Күрәсең, аның кызыгы шушы мәгънәсен ачу процессының үзендә. Күп кенә табышмаклар телдән төшә баралар. Яңалары туа тора. Табышмакларны хәзер иң яратып әйтүчеләр кемнәр дисәгез, әлбәттә, балалар дияргә туры килә. Бигрәк тә яшүсмерләр арасында.Табышмак кыска һәм тирән мәгънәле булганга, аны халык хикмәте дип атау барлык халык фольклорында бик киң таралган.

          

 

 

 

 

 

 

 

 

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК. ТАТАР ТЕЛЕ ЛЕКСИКАСЫНА ӨЙРӘТКӘНДӘ ТАБЫШМАКЛАР КУЛЛАНУ

 

Җыйнап кына әйткәндә, сөйләшкәндә сүзгә ямь һәм куәт бирү өчен, көнкүрештә күп сыналган дәлил яки шигъри бер мисал урынына әйтеп йөртелә торган, кыска, ләкин гомуми бер тирән мәгънәне эченә алган төгәл җөмләле халык хикмәте табышмак дип әйтелә.Табышмаклар хәзер дә актуал. Шуңа күрә дә халкыбыз Нәүрүз һәм Нардуган бәйрәмнәрендә, викторина, КВН уеннарында актив куллана.

 Табышмакларның эчтәлекләре ягыннан, нинди темаларны яктырта?

-Аң- белем,тел , әдәбият, уку, хат – хәбәрләшү.

- Табигать күренешләре, ел фасыллары.

- Үсемлекләр, куаклар, агачлар.

- Бөҗәкләр, кошлар, җәнлекләр, йорт хайваннары.

- Яшелчә, җиләк –җимеш.

- Кыргый хайваннар, җәнлекләр, киек –кош.

-   Йорт, каралты – кура, өй җиһазлары,  эш  кораллары, савыт – саба, ашау- эчү ризыклар, кием – салым, транспорт  чаралары.

- Кеше, аның әгъзалары.

- Тапкырлар, зирәкләр өчен табышмаклар.

- Арифметик табышмаклар.

      Табышмакларда әйберне тасвирлап күрсәтү өчен күп кенә сурәтләү чаралары файдаланыла. Алар арасында аеруча еш кулланылганы – метафора. Бу – грекча сүз, «күчерү» дигән мәгънәне белдерә. Метафора булып килгән сүзне һәрвакыт күчерелмә мәгънәдә аңларга кирәк. Әтәч турында «койрыгы урак» дибез икән, бу кемдер аның койрыгын кисеп алган да шуның урынына урак бәйләп куйган дигән сүз түгел. Инде сорау туа: сүзне болай күчерелмә мәгънәдә куллану, ягъни аннан метафора ясау өчен нинди шарт кирәк? Төп шарт – ике әйбер арасында охшашлык булырга тиеш. Әтәч койрыгы һәм урак, кикрик һәм тарак тышкы формалары белән бер-берләренә нык охшыйлар. «Ак сыер торып китәр, кара сыер ятып калыр» табышмагында төс охшашлыгы алынган: ак сыер – ак кар, кара сыер – кара җир. Йозак белән эт арасындагы охшашлык: алар икесе дә өй саклыйлар. Шуңа таянып, табышмак «эт» сүзен «йозак» дигән күчерелмә мәгънәдә куллана: «Кечкенә генә эт, өрми дә, җибәрми дә». (Йозак.) Метафоралардан тыш, табышмакларда чагыштырулар да еш очрый. Алдарак тикшерелгән мисалда без карбызның формасы белән шарга, төсе белән канга, тәме белән балга чагыштырылуын күреп узган идек. Кайчакта табышмакта эзләнелә торган әйбернең материалы, ягъни аның нәрсәдән ясалган булуы телгә алына. «Юкәгә утырдым, өрәңгегә карадым». Бу – каба. Аны юкә һәм өрәңге агачларыннан ясаганнар. «Ары лап-лап, бире лап-лап, сөңге саплап, киез каплап» дигән табышмакны бик күпләр белә. Ул элекке заманда чабагач белән ашлык сугу процессын сурәтли. Картинаны күз алдына ачыграк китерү өчен, аваз ияртемнәре файдаланылган. Лап-лап – чабагач белән сукканда чыга торган аваз. Алдарак әйткәнебезчә, хәзер карап узган мисалларның барысы да безнең күз алдына әйбернең сурәтен, рәсемен китереп бастыралар. Шуңа күрә мондый табышмакларны сурәтле табышмаклар дип атап булыр иде. Болардан тыш, әле тагын сорау-табышмаклар һәм арифметик табышмаклар да була. Сорау-табышмакка дөрес җавап табу өчен анда куелган сорауның хәйләсен, четерекле ягын сизеп алырга кирәк. «Шалканны кайчан  чәчәләр?» дигән табышмакка, гадәттә, «яз көне», «көз көне», «җир кипкәч» кебек җаваплар бирәләр. Бервакыт хәтта «черки беткәч» дигән җавапны да ишетергә туры килде. Шулай итмәсәң, янәсе, аның яфракларын черки ашап бетерәчәк икән! Күбегезгә мәгълүм булганча, бу табышмакка дөрес җавап мондый: «Шалканны беркайчан да чәчмиләр, аның орлыгы гына чәчелә». Димәк, биредә «шалкан» сүзе икенчел («орлык» дигән) мәгънәдә кулланыла. Ә менә табышмак әйтүче кеше үзенең соравында «шалкан»ның беренче, төп мәгънәсен күздә тоткан икән. Әгәр ул: «Шалканны чәчәләрме?» дип сораса, без әле аның тел төбенә җиңелрәк төшенер идек. Ләкин сорау «кайчан чәчәләр?» дип куела. Безнең бөтен игътибарыбыз шушы «кайчан»га юнәлә. Мондый сорау алмашлыклары җавап эзләүчене саташтыру, «эздән яздыру» өчен кертелә. Сорау-табышмаклар кебек үк, арифметик табышмаклар да еш кына хәйләгә, алдауга корылган булалар. Мәсәлән, мондый табышмакны алыйк: «Бер ботакта 12 карга утыра иде. Аучы шуларның икесен мылтыктан атып төшерде. Ботакта ничә карга калды?» Әлбәттә, кайберләребез, озак уйлап тормыйча, «ун» дип җавап бирәчәк. Һәм бу, билгеле, дөрес түгел. Ботакта бер карга да калмый. Икесе җиргә егылып төшә, калганнары куркып очып китәләр. Мондый чакта коры арифметик гамәлләр белән мавыкмаска, ә табышмакның шартын күз алдына китереп, бераз зиһенне эшләтергә кирәк. Эпиграммалар, шарадалар да табышмакларның бер төре итеп карала. Шулай ук тагын мәзәк-табышмаклар, хикәят-табыш маклар һәм әкият-табышмаклар да бар. Борынгы патшалар, ыру башлыклары башка халыкларда да дини идарәне дә, хөкем эшләрен дә үз кулларында тотканнар. Татар табышмак-әкиятләрендә, төгәлрәге аларга нигезләнеп язылган хикәятләрдә («Мәликә китабы», «Шаһзадә Хәләф һәм Кытай патшасы кызы» һ. б.) патша 7 кияве булырга теләүчеләргә нигездә дини эчтәлекле табышмаклар, турыдан-туры Коръән аятьләре, хәдисләргә бәйле сораулар бирелә. Бу аңлашыла, чөнки әлеге әсәрләрнең тамырлары Ислам әдәбиятына барып тоташа. Ә мөселман дәүләтләренең хакимнәре, хәлифәләр шулай ук сәяси властьта да, рухи властьта да чикләнмәгән хокукларга ия булганнар. Инде җиңелүчеләрнең җәзалануына килсәк, бу хакта фәнни әдәбиятта да кайбер мәгълүматлар очрый. Мәсәлән, гавай утрауларында яшәүче кабиләләр табышмак чишә алмаучыны утта яндырганнар. Һиндстанда исә мондый ярышларда җиңелгән кешеләрне суга батыру гадәте булган. Табышмакны халык иҗатының бик борынгы жанры дигән идек. Аның килеп чыгуын фольклорчы галимнәр элекке замандагы яшерен тел күренеше белән бәйләп аңлаталар. Аң-белем дәрәҗәләре бик түбән булу сәбәпле, борынгы кешеләр табигать дөньясын җанлы итеп күз алдына китергәннәр. Аларның ышануынча, урман-кырларда, елга-күлләрдә ниндидер акыллы затлар яшәгән. Болар, янәсе, кешеләргә төрлечә зыян кылып торганнар. Менә шул «дошман көчләрне» алдау, өчен кешеләр «үзләре генә белә торган» яшерен телдән файдаланганнар. Борынгы аучы хайваннарны да кеше сөйләмен аңлый дип уйлаган. Шуңа күрә ауга чыгар алдыннан хайваннарны һәм коралларны үз исемнәре белән атау тыелган. Имештер, хайваннар ишетәләр дә, куркыныч килгәнне сизеп, качып китәләр икән. Ә инде аларны башка төрле алмаш исемнәр белән атасаң, мондый хәл булмый һәм ау уңышлы чыга икән. Мәсәлән, куянның «озын колак», «кыр тәкәсе», «чал тәкә», аюның «көрән», «бабай», еланның «майлы каеш», «җиз камчы» кебек алмаш исемнәре халык телендә бүгенгәчә сакланып калган. Еланның алмаш исемнәре икенче бер ышану белән дә бәйләнгән. Борынгы кешеләр үзләре өчен хәвефле, куркынычлы затларны сүз ярдәмендә юашландырып, буйсындырып була дип уйлаганнар. Әйтик, еланга  «камчы, камчы!» дип эндәшсәң, имеш, ул камчы кебек тыныч һәм хәрәкәтсез ятарга тиеш икән. Яшерен тел һәм табышмак өчен уртак нәрсә шул: алар икесе дә әйберне үз исеме белән атамыйча, аны башка исем белән алмаштыралар. Кайчакта бу алмаш исемнәр аларның һәр икесе өчен дә бер үк булып чыга. Мисал өчен, куян турындагы «Чал тәкәдә мөгез юк», елан турындагы «Юл өстендә майлы каеш» дигән табышмакларны күрсәтеп үтәргә мөмкин. Борынгы заманнарда табышмак үзе дә, яшерен тел кебек үк, сихер-тылсым чарасы, табигатьтәге «ияләрне» буйсындыру, юашландыру чарасы булып хезмәт иткәндер дип уйлыйлар. Билгеле, ул бик борынгы табышмаклар бүгенге көндә дә әйтелеп йөрүче табышмаклардан нык кына аерылып торганнардыр. Кызганычка каршы, аларның үрнәкләре безнең көннәргәчә сакланып калмаган. Әлбәттә, яшерен тел белән табышмак арасында тигезлек билгесе куеп булмый. Яшерен тел фольклор жанры түгел, бәлки сөйләм, тел күренеше, читләтеп әйтү алымы гына. Ләкин барыбер табышмак яшерен телдән орлык алган, жанр булып формалашу процессында шул орлыкны үстергән һәм яңа сыйфатлар белән баеткан булырга охшый. Хезмәт процессында кешенең серләренә торган саен тирәнрәк төшенүе, табигать көчләрен инде хыялда түгел, ә чын-чынлап буйсындырырга өйрәнүе нәтиҗәсендә, борынгы ышануларның җирлеге югала. Яшерен тел һәм аның белән бәйләнгән табышмакның баштагы тылсымчылык роле акрынлап юкка чыга. Табышмак сүз сәнгатенең үзенчәлекле бер төре буларак үсеп китә. Халык аңа күңел ачу, юаныч чарасы итеп карый башлый. Табышмакларның күңел ачу чарасына әверелүе аларның күбрәк яшьләр һәм балалар арасында әйтелә башлавына китерә. Элекке татар авылларында табышмак әйтешү аулак өйләрнең «репертуарында» зур урын алып торган.

   2.2. Татар теле  дәресләрендә табышмакларны куллану (эш тәҗрибәсеннән)

   Татар теле дәресләрендә табышмаклар өйрәнү бик кызыклы. Укучылар логик фикерли, уйлау сәләтен эшкә җигеп табышмакларга җаваплар эзли. Без, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, дәресләребездә түбәндәге эш күнекмәләрен кулланабыз.

    Укытучы табышмаклар әйтә, балалар аның кайсы темага каравын әйтәләр һәм җавапларын табалар. (Дөрес җавапларга тәңкәләр бирелә).

 Агач түгел − яфраклы,
Тун түгел − тегелгән.
(Китап)

 Иртән чыга, Кичен югала,
 Аның урынына
  Энесе кала.
 (Кояш, ай)

Яз килсә − киенә,
Көз килсә − чишенә.
(Агач)

 Җәй такылдый бу чүкеч,
Кыш такылдый бу чүкеч.
Ничек чыдый бу чүкеч?
(Тукран)

Үзе шардай, эче кандай, тәме балдай.
(Карбыз)

Җәен соры, кышын ак,
Аңа шулай яхшырак.
(Куян)

Кечкенә генә эт,
Өрми дә, җибәрми дә.
(Йозак)

 "Ач!" − дисәң, ачыла,
"Яп!" − дисәң, ябыла.
(Авыз, иреннәр)

Һәркемдә бар. Ул нәрсә?
(Исем)

Ике сигез − уналты,
Тагы сигез, тагы алты.
(Утыз)

Дәрес барышында, табышмакларны өйрәнгәндә, төрле уеннар уйнатырга була. Мәсәлән: «Әйтеп бетер» уены. (Укучылар түгәрәкләнеп басалар, бер укучы уртада, кулында туп. Ул бер табышмак әйтә һәм тупны бер балага ыргыта, ә тупны алган бала табышмакның җавабын әйтеп бирергә тиеш. Дөрес әйтсә, тәңкә ала, аннары үзе, бүтән табышмак әйтеп, тупны икенче укучыга ыргыта).

Тун түгел,...

- Кат-кат тунлы,...

“Алма!”-дисәң дә алалар.....

      ”Кем күбрәк?” бәйгесе. Һәр укучыга да табышмаклар әйтелә. Укучы үзенә бирелгән табышмакның җавабын табалмаса, башка бала җавап бирә.

                                          1) Кечкенә генә йорт,

                                              Эче тулы корт. (кыяр)

 

                                          2) Үскәндә яфрагын ашыйлар,

                                              Үсеп җиткәч, үзен ашыйлар. (суган)

 

                                          3) Җир астында алтын казык,

                                              Бик тәмле тамыразык. (кишер)

 

                                          4) Утыра бер ак чүлмәк

                                              Өстенә кигән йөз күлмәк. (кәбестә)

 

                                          5) Түгәрәк - ай түгел,

                                              Сары- кояш түгел,

                                              Тәмле- шикәр түгел,

                                              Койрыклы- тычкан түгел. (шалкан)

 

                                          6) Тышы яшел, эче кызыл,

                                              Җылы якларда үсә.

                                              Бигрәк баллы,бигрәк сусыл!-

                                              Исемен әйт әле белсәң! (карбыз)

 

                                          7) Җиргә күмәләр язын,

                                              Көзен алалар казып.

                                              Күмгәндә берәү була,

                                              Алганда чиләк тула. (бәрәңге)

 

                                          8) Келәте бар-малы юк,

                                              Баласының саны юк. (кабак)

Бер сорауга да җавап бирә алмаган укучы уеннан чыга.

 

  ”Уйлап тап!” уены. Балалар табышмакларның җавапларын язып баралар. Ахырдан җаваплар тактага куела,укучылар бер-берсенең эшләрен тикшерәләр.Иң аз дөрес җавап биргән бала уеннан чыга.

1)   Җәен соры ,кышын ак,                           6) Кош түгел-оча,

      Кылый күз, озын колак                              Ябалактан курка                            

 2) Бернәрсә тегә белми,                     

     Энәләр тагып йөри                                    Чикләвек ярата,

                                                                            Сызгырса, урманны яңгыр

3) Үзе ул бал ярата,

    Кыш буе йоклап ята..                             7) Башында үсә куак-

                                                                             Шуны табып куандык.

4) Урманнан чыгар,                                        Бу җәнлек безгә ошый:

    Корсак асты чуар.                                       Исеме аның-(поши) .

    Койрыгы сырлы,

    Хәйләсе күп төрле.                                  8) Үлән ашый-май ташый.(сыер)

                    

5 ) Сорыдыр төсе.

     Үткендер теше ,

     Урманда йөри.

     Бозаулар эзли.

 

 “Тапкыр рәссам” уены. Һәр укучы табышмак язылган карточка ала һәм җавапның рәсемен ясый. Җавапны белмәгән укучы төшеп кала.

 

   Уеннар гына түгел, ә тәрҗемә итү дә бик кулай, дип уйлыйбыз. Беренчедән, укучылар тәрҗемә итү күнекмәләрен искә төшерә, икенчедән, уйлау - хәтерләрен яхшырта. Табышмакларны тәрҗемә ит. (Тактага табышмаклар язылган карточкалар беркетелгән. Кем беренче булып табышмакны тәрҗемә итә  тәңкә ала).

- Зимой и летом одним цветом.

- Не лает, не кусает, а в дом не пускает.

-Зимой белый, летом серый.

-Без окон, без дверей –полна горница людей.

- Сто одежек, все без застежек.

-Кто его раздевает, тот слез не проливает.

-Сидит девица в темной  темнице, а коса на улице.

 

  Тагын бер бирем итеп табышмакларны карточкаларда язып биреп була. Бу очракта укучылар табышмакларны укып, аларга җавап кына эзләп калмый, ә сүзләрнең язылышын да истә калдыру өчен яхшы булышлык итә :

                                               1.  “Алма!” дисәң дә алалар,

Нәрсә соң ул балалар? (алма)

 

                                               2.   Берсе көнне ярата,

                                                     Берсе төнне ярата.

                                                     Икесе дә дөньяга

         Якты нурлар тарата.(Ай һәм Кояш)

 

                                               3.   Алмаш-тилмәш өч күз яна:

                                                     Яшел,сары һәм кызыл.

                                                     Урамда исән йөрергә

      Булыша ул көнозын. (Светофор)

 

                                               4.   Агач түгел-яфраклы,

                                                     Тун түгел-тегелгән.(Китап)

 

                                               5.   Утырабыз урманда

                                                     Ап-ак эшләпә киеп.

                                                     Киптерә дә ,кыздыра да

Кешеләр безне җыеп.(Гөмбә)

                                               

                                               6.   Ярты телем ипи 
                                                    Бөтен дөньяга җиткән. (Ай)
                                                                       

                                                7.  Күктән килде, җиргә китте (Яңгыр)

                                                8. Мич эчендә кара мәче (Төтен)

       Табигать күренешләре, ел фасыллары турындагы табышмакларны чишү. Бу очракта рус телендәге эквивалентларын да бирергә мөмкин. Табышмакларның җавапларын табып кына калмыйча, укучыларга русча ел фасылларын , табигать күренешләрен сурәтләргә кирәк була. Бу исә сүзлек составын арттыру өчен бик кулай юл.

 

* Өй башына утырган,
Җир йөзен нуры белән тутырган.
(Кояш)

* Өй өстеңдә ярты күмәч.
(Ай)

* Кич булганда күренер,
 Таң булдымы − күмелер.
(Йолдыз)

* Ишектән керер, түргә менеп утырыр.
(Суык)

Ипи түгел, су түгел,
Авыр түгел, аз түгел,
Ансыз яшәү мөмкин түгел.
(Һава)

* Сыр-сыр сыры бар,
Алты төрле нуры бар,
Җиде кат күккә юлы бар.
(Салават күпере)

* Котыра да үкерә,
Бөтен җирне тутыра.
(Буран)

* Көзен туа, язын үлә.
(Боз)

 Ак ашъяулык таптык,
Җир өстенә яптык.
(Кар)

Сорыйлар, көтәләр, килсәм бар да качалар.
(Яңгыр)

* Тәнсез тора, телсез сөйләшә,
Һичкем аны күрми, һәркем аны ишетә.
(Кайтаваз)

* Ала-сыер ятып кала,
Ак сыер торып китә.
(Яз)

* Кигән киеменең бизәге
Бөтен дөньяны ямьгә бизәде.
(Җәй)

* Тау куенында анасы,
Чыгып кача баласы.
(Чишмә)

 “Нинди хайван яки кош?” бәйгесе. Һәр катнашучы икешәр хайван яки кошны хәрәкәтләр белән күрсәтә, калганнар исемен әйтә.

 

    

 

                                               

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                               ЙОМГАК

 

Телне өйрәнү татар халык авыз иҗатыннан башка  мөмкин түгел. Ә табышмаклар татар халык иҗатының бер өлеше булып тора. Аларда күпчелек очракта табигать күренешләре, хайваннар, үсемлекләр, тормыш-көнкүреш әйберләре турында сүз алып барыла. Уйлану, чагыштырулар аркылы без  табышмакның җавабын табарга омтылабыз. Бу бик кызыклы, шул ук вакытта уйланырга мәҗбүр итә торган эш төре. Шуңа күрә дә фәнни-тикшеренү эшенең объекты итеп табышмакларны алдык.

Татар халык табышмакларын укып өйрәнгәннән соң, шундый нәтиҗәгә килдек:

-дөрестән дә, халык табышмакларны бик яратып кулланган;

-тормыш-көнкүреш, хайваннар, кеше төзелешенә караган табышмаклар бигрәк тә  еш очрый.

Гомумән алганда, табышмаклар балалар өчен кызыклы, алар  зиһенне үстерергә, хәтерне ныгытырга ярдәм итәләр.

Димәк, табышмакларны өйрәнү, аларны сөйләмебездә актив куллану бик урынлы булыр. Алар телебезне баетырга, тагын да камилләштерергә ярдәм итәчәк.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                 ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ

 

Норматив документлар

 

1.     Хәйдәрова Р.З. “Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында татар теле һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту”. Яр Чаллы, 2018.

Методик хезмәтләр

1.     Волкова Р., Гарәфетдинова Р. Башлангыч мәктәптә татар телен чит тел буларак өйрәтүдә уен алымнарын һәм методларын куллану. – Казан: Мәгариф, 2014. – 128 б. (мөрәҗәгать итү вакыты: 18.04.2023).

2.     Нигъмәтуллиина Р.Р. Татар телендәге сөйләмне тыңлап аңлауга өйрәтү юллары// Мәгариф, 2016- №9. – 34 б. (мөрәҗәгать итү вакыты: 16.04.2023).

3.     Фәтхуллова К.С., Денмөхәммәтова Э.Н. Телдән сөйләмгә өйрәтү. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2016. – 87 б. (мөрәҗәгать итү вакыты: 17.04.2023).

4.     Әсәдуллин А.Ш., Юсупов Р.А. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту методикасы нигезләре/ А.Ш.Әсәдуллин, Р.А.Юсупов. – Казан: Мәгариф, 1998. – 151б. (мөрәҗәгать итү вакыты: 18.04.2023).

Фәнни хезмәтләр

1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар”, 1 – 11 сыйныфлар, Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2011ел. (мөрәҗәгать итү вакыты: 19.04.2023).

2. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы “Дәрес эшкәртмәсе үрнәкләре” (татар теле һәм әдәбият, 1 кисәк), “Школа” нәшрияты, Казан, 2005ел. (мөрәҗәгать итү вакыты: 19.04.2023)

3. Н. Исәнбәт «Балалар фольклоры» Тат. кит. нәшр. Казан – 1984ел; (мөрәҗәгать итү вакыты: 16.04.2023)

4. Н. Исәнбәт «Татар халык табышмаклары», «Идел –йорт нәшр., Яр Чаллы – 2003ел. (мөрәҗәгать итү вакыты: 16-19.04.2023)

5.Татар халык иҗаты: Табышмаклар :- Казан. Татарстан китап нәшр., 1977 (мөрәҗәгать итү вакыты: 16- 18.04.2023).

 

Электрон ресурслар

1.     Балаларга ана телен өйрәтүдә уеннар куллану - консультация для педагогов: http://www.pedagog.kamardin.com/index.php/2011-01-06-20-26-22/22-6/257-2013-09-20-17-27-54 (мөрәҗәгать итү вакыты: 18.04.2023)

2.     Татар теле дәресләрендә грамматик уеннар: https://kopilkaurokov.ru/prochee/prochee/tatar-tielie-d-riesl-riend-ghrammatik-uiennar (мөрәҗәгать итү вакыты: 19.04.2023)

3.     Татар теленә өйрәтүдә – сүз уеннары: http://magarif-uku.ru/teachers-room/tatar-telene-ojjretude-suz-uennary/ (мөрәҗәгать итү вакыты: 17.04.2023)

4.     «Сәлам» сайты: http://selam.tatar (мөрәҗәгать итү вакыты: 16-19.04.2023)

 

 

 

 

 

 

 


Скачано с www.znanio.ru

КАЗАН ( ИДЕЛ БУЕ ) ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТ

КАЗАН ( ИДЕЛ БУЕ ) ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТ

Эчтәлек КЕРЕШ ......

Эчтәлек КЕРЕШ ......

КЕРЕШ Табышмак – халык иҗатының бик борынгы һәм үзенчәлекле жанрларының берсе

КЕРЕШ Табышмак – халык иҗатының бик борынгы һәм үзенчәлекле жанрларының берсе

Сөйләмдә актив кулланырга, бәйләнешле сөйләм төзергә өйрәтү

Сөйләмдә актив кулланырга, бәйләнешле сөйләм төзергә өйрәтү

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК. ТАТАР ХАЛЫК АВЫЗ

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК. ТАТАР ХАЛЫК АВЫЗ

Табышмаклар - фольклор әсәрләренең вак төрләреннән берсе

Табышмаклар - фольклор әсәрләренең вак төрләреннән берсе

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК. ТАТАР ТЕЛЕ ЛЕКСИКАСЫНА ӨЙРӘТКӘНДӘ

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК. ТАТАР ТЕЛЕ ЛЕКСИКАСЫНА ӨЙРӘТКӘНДӘ

Ак сыер торып китәр, кара сыер ятып калыр» табышмагында төс охшашлыгы алынган: ак сыер – ак кар, кара сыер – кара җир

Ак сыер торып китәр, кара сыер ятып калыр» табышмагында төс охшашлыгы алынган: ак сыер – ак кар, кара сыер – кара җир

Безнең бөтен игътибарыбыз шушы «кайчан»га юнәлә

Безнең бөтен игътибарыбыз шушы «кайчан»га юнәлә

Аларның ышануынча, урман-кырларда, елга-күлләрдә ниндидер акыллы затлар яшәгән

Аларның ышануынча, урман-кырларда, елга-күлләрдә ниндидер акыллы затлар яшәгән

Хезмәт процессында кешенең серләренә торган саен тирәнрәк төшенүе, табигать көчләрен инде хыялда түгел, ә чын-чынлап буйсындырырга өйрәнүе нәтиҗәсендә, борынгы ышануларның җирлеге югала

Хезмәт процессында кешенең серләренә торган саен тирәнрәк төшенүе, табигать көчләрен инде хыялда түгел, ә чын-чынлап буйсындырырга өйрәнүе нәтиҗәсендә, борынгы ышануларның җирлеге югала

Кыш такылдый бу чүкеч. Ничек чыдый бу чүкеч? (Тукран) Үзе шардай, эче кандай, тәме балдай

Кыш такылдый бу чүкеч. Ничек чыдый бу чүкеч? (Тукран) Үзе шардай, эче кандай, тәме балдай

Кем күбрәк?” бәйгесе. Һәр укучыга да табышмаклар әйтелә

Кем күбрәк?” бәйгесе. Һәр укучыга да табышмаклар әйтелә

Келәте бар-малы юк,

Келәте бар-малы юк,

Уеннар гына түгел, ә тәрҗемә итү дә бик кулай, дип уйлыйбыз

Уеннар гына түгел, ә тәрҗемә итү дә бик кулай, дип уйлыйбыз

Агач түгел-яфраклы,

Агач түгел-яфраклы,

Ипи түгел, су түгел, Авыр түгел, аз түгел,

Ипи түгел, су түгел, Авыр түгел, аз түгел,

Тау куенында анасы, Чыгып кача баласы

Тау куенында анасы, Чыгып кача баласы

ЙОМГАК Телне өйрәнү татар халык авыз иҗатыннан башка мөмкин түгел

ЙОМГАК Телне өйрәнү татар халык авыз иҗатыннан башка мөмкин түгел

ДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ Норматив документлар 1

ДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ Норматив документлар 1

Н. Исәнбәт «Татар халык табышмаклары», «Идел –йорт нәшр

Н. Исәнбәт «Татар халык табышмаклары», «Идел –йорт нәшр
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
18.01.2024