ШУЛАЙ БУЛА АЛАМЫ?
Оценка 4.8

ШУЛАЙ БУЛА АЛАМЫ?

Оценка 4.8
Особые потребности
docx
ОБЗР
Детсад
23.12.2018
ШУЛАЙ БУЛА АЛАМЫ?
ӘЛЕГЕ ӘКИЯТ БАЛАЛАРНЫ ЮЛДА КУРКЫНЫЧСЫЗ ЙӨРҮ КАГЫЙДӘЛӘРЕНӘ ӨЙРӘТҮГӘ НИГЕЗЛӘНЕП ЯЗЫЛДЫ. ӘКИЯТ БАЛАЛАРГА ЯХШЫ УК ТАНЫШ БУЛГАН ЮЛНЫ АРКЫЛЫ ЧЫГУ ӨЧЕН ЯСАЛГАН "ЗЕБРА"НЫҢ НИЧЕК БАРЛЫККА КИЛҮЕ ТУРЫНДА. БАЛАЛАР ӘКИЯТНЕ ТЫҢЛАП, АХЫРЫН ҮЗЛӘРЕ ҮК ИКЕНЧЕ ТӨРЛЕ ИТЕП ҮЗГӘРТЕРГӘ МӨМКИННӘР. АЛАРГА ШУНДЫЙ МӨМКИНЛЕК БАРЫН ДА ӘЙТЕП УЗАРГА КИРӘК.
ЗЕБРА ВАКЫЙГАСЫ.docx
Зебра вакыйгасы Балаларга укыгыз!       Безнең заманнарда  түгел,  борын­ борын заманнарда  бер шәһәрдә  кыргый җәнлекләр яшәгән. Бик күркәм гомер кичергәннәр алар: балалар үстергәннәр, күңел ачканнар, кунакка йөрешкәннәр.      Чит бер шәһәргә барган Маймыл юл читендә туктап торган зур йөк машинасын күреп ала,   кызыксынуы   көчле   була   шул,   күз   ачып   йомганчы   машина   эчендә   була.     (Маймыл булсын да, тик торсынмыни!?!) Һәм, әлбәттә инде,   баскалый­ боргалый торгач, машина кабынып, йөреп китә.          Үз шәһәренә кайтып,  бик күп җәнлекләрне  шәһәр буйлап йөрткән ул.  Иртәдән кичкә кадәр, әлеге машинаның  бер алдына, бер артына  төшеп чапканнар җәнлекләр. Машинаны беренче күрүләре булган шул! Менә шушы ыгы­зыгыда матурлыгы,   акыллылыгы белән аерылып торган Зебра   машина астында калган. Юк, күрмәгәннәр аны, таптап, тигезләп үткәннәр.       Икенче яңа көн тугач, көн яктыргач кына җәнлекләр ни булуын  төшенгәннәр. Инде ул арада   машинасын   югалткан   кеше   дә     бу   шәһәрдәге   хәлләргә   юлыккан.   Үз   телендә   ул җәнлекләргә, машинага утырганчы, кагыйдәләрне яхшылап өйрәнергә һәм дөрес үтәргә, машина белән юлда бик сак булырга  кирәклеген  сөйләгән.      Ләкин җәнлекләр аны аңламаганнар, үзләрен ачулана дип  уйлап,  шәһәрне үк ташлап, ерак урманга таралышканнар. Зебраны югалтуны да бик авыр кичергәннәр. Шул көннән соң алар, кеше күрсәләр дә, маштна күрсәләр дә,  куркышып кача торган булганнар.       Ә шәһәргә килсәк,  анда инде чисталык һәм тәртип урнаштырып,  кешеләр кереп урнаша. Әлбәттә инде, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үзләштерәләр,  чөнки Зебра белән булган хәл аларны уйланырга  мәҗбүр итә.           Шул вакыйгадан соң,   машиналар Зебра тапталган  урында   тукталып китә торган булганнар. Мондый тукталып узуларның кирәклеген  төшенгән кешеләр  башка  урыннарга да  зебра­ сызыклар сызып чыгалар. Юлларда әнә шулай барлыкка килә  “зебра”. Кадрия Адгамова,  Актаныш,  7 санлы  “Алтынчәч” балалар бакчасы тәрбиячесе

ШУЛАЙ БУЛА АЛАМЫ?

ШУЛАЙ БУЛА АЛАМЫ?
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
23.12.2018