Сценарии к праздникам.
Оценка 4.8

Сценарии к праздникам.

Оценка 4.8
Мероприятия
docx
классное руководство
1 кл—4 кл
19.03.2017
Сценарии к праздникам.
Сценарий новогоднего утренника.
Публикация является частью публикации:
Гаилә- бәхет ачкычы.docx
Гаилә – бәхет ачкычы. Зал бәйрәмчә бизәлгән.  Стенада гаилә газеталары, «Тату гаилә – ил терәге», «Гаилә ­ бәхет учагы», «Гаилә­ гомер бишеге»  плакатлары . Әти­ әниләрнең кул эшләре күргәзмәсе, гаилә буклетлары. «Бала – гаиләнең көзгесе: су  тамчыларында кояш чагылган кебек, балаларда да ана һәм атаның әхлакый чисталыгы чагыла»  (В.А.  Сухомлинский) Максат: Гаиләләр белән элемтәне ныгыту,балаларның логик фикерләүләрен, зирәклек, тапкырлык  кебек сыйфатлар үстерү, сөйләм телләрен формалаштыру, үз фикерләрен ныклы белдерү ,сәләтләрен,үз сүзендә торучанлыкларын,үзара аралашу культурасын үстерү,  гаиләдә дуслык, бердәмлек,үзара ярдәмләшү тәрбияләү,бер­берсенә таяныч, ярдәмче булуларын  аңлауларына ирешү,әти­әнигә, гаилә членнарына, туган илгә хөрмәт тәрбияләү, патриотизм хисләрен  үстерү. Укытучы:  Хәерле көн, кадерле кунаклар! Гаилә­ кешенең иң беренче һәм иң зур тәрбиячесе. Без иң башта  гаиләдә акны карадан, яхшыны яманнан  аерырга, игелекле, шәфкатьле булырга өйрәнәбез. Без бүген кичәбезне тормышыбыздагы иң кадерле хисләргә генә ия булган гаиләләребезгә  багышладык.        Минем укучыларым мәктәптәге тырышлыклары, намуслылыклары, ярдәмчел, яхшы күңелле  булулары белән аерылып торалар. Аларның яхшы сыйфатлары да, шуклыклары да үзләренчә ягымлы,  күңелгә якын. ( ике укучы әти белән әни ролендә өзекне сәхнәләштерәләр.) Сценка. Факиһә.(керә). Бу дөнья мәшәкатьләре тагын да ишәйде: хезмәт хакы түбән, утка­газга түләүләр  көннән­көн арта, ашау­эчү әйберләре дә кыйммәтләнә. Ярый әле балаларыбыз укый торган Каразирек  мәктәбе кебек күңелгә җылылык бирә торган урыннар бар. Төрле кичәләргә, җыелышларга,  дәресләргә барабыз. Менә бүген дә Гаилә бәйрәменә чакырдылар. Иремә әзерләнергә булышыйм әле.  Хәбибрахман дим, Хәбибрахман! Хәбибрахман (керә, газета тоткан, түбәтәй, күзлек кигән). Куркыттың бит! Нигә шулкадәр  кычкырасың? Телевизор ватылмагандыр бит? Факиһә. Юк ла инде, сиңа шул гел газета да телевизор булсын. Юньле әйбер күрсәтеп, яхшы хәбәрләр  язсалар бер хәл иде. Безне бүген мәктәпкә чакырдылар. Хәбибрахман. Теге малай тагын “2” ле алган мәллә? Факиһә. Юк ла.  Хәбибрахман. Иптәшләрен кыйнаганмыни? Факиһә. Юк ла инде! Хәбибрахман. Алайса үзен дөмбәсләгәннәрдер инде! Факиһә. Китче әле булмаганны! Хәбибрахман. Укытучыларына аны­моны әйтмәгәндер бит? Факиһә. Юк­барны юрама, әтисе! Безнең улыбыз һәр яктан үрнәк бит. Иптәшләре белән дә дус яши,  укытучылары да гел мактап тора үзен. Мәктәпкә аяк басканың булмагач, бернәрсә дә белмисең шул  син! Малаең турында матур сүзләр ишетәсең килсә, мәктәпкә баргаларга кирәк. Безне бүген Гаилә  бәйрәменә чакырдылар. Менә чакыру кәгазе. Әйдә, җыен! Хәбибрахман. Ничә ел берүзең йөрдең, бүген дә әллә нәрсә булмас. Үзең генә бар да кайт. Юк,  бармыйм, бүген телевизордан хоккей күрсәтәләр, укыйсы газеталар да бар. Факиһә. Гаилә бәйрәме әтиләрсез үтә димени инде? Өс­башыңны алыштыр. Мин хәзер чыгам.(Кереп  китә). Хәбибрахман. Белмим шул, ничек булыр икән? Минем үземнең дә бик барасым, бик күрәсем килә  килүен. Каразирек мәктәбен, директорын, укытучыларын бик мактыйлар. Малайга да бик ошый анда.  Мәктәп ишегенең кайсы якка ачылганын да белмим бит әле. Шундый матур, якты мәктәпне әллә  барып күрим микән соң? Малай да көтәдер, барыйк, булмаса! (Көзгедән карап, чәчләрен, мыегын  сыпыра, күзлеген сала, масаеп башын күтәрә. Авыз эченнән көйли, кычкырып җырлап җибәрә.)                             Траттатам, траттатам!                             Бүген мәктәпкә барам.                             Траттатам, траттатам!                             Директорларын күрәм.                             Укытучыларны күрәм.                             Траттатам, траттатам! Факиһә.(чыга). Чү­чү, җаным! Бу нишләвең? Хәбибрахман. (хатынын култыклый) Киттек, әнисе, мәктәпкә­ бәйрәмгә! (Залга төшеп утыралар).                                         Чыгып китәләр. Сәхнәгә укучылар тезелеп кереп басалар, кулларында әти­әниләргә дип эшләнгән бүләкләр. Укытучы . Исәнмесез диеп сүз башлыймын, Танышулар шулай башлана. Исәнмесез диеп сүз башласам, Бәхетем арта, куңел шатлана.                                                                            Балалар(бергә). Кайнар сәлам!   Хөрмәтле әти­әниләребез – бүгенге тантананың иң кадерле кунаклары. Әйдәгез, аларны гаилә  бәйрәмебез белән котлап, көчле алкышларга күмик.  (Алкышлар яңгырый). Яшәгез сез гел муллыкта. Гел тыныч булсын галәм. Сөекле кунакларыбызга Ялкынлы… Балалар­ сезнең гаиләләрегезнең көзгесе. Без беләбез, бала иң беренче күнекмәләрне гаиләдә ала.  Кечкенәдән ук нәрсәнең начар, нәрсәнең яхшы икәнен күргән, билгеле бер хезмәт күнекмәләрен  үзләштергән, кушканны үтәргә өйрәнгән бала тәртипсез булмый. Гадәттә, алар укучы булгач, намуслы, жаваплы булулары белән аерылып торалар. Хәзер безнең гаиләбезнең яме, шатлыгы булган балаларыбызга сүз бирэбез. Укучылар такмак жырлый:  «Эх, кара каш, кара күз» көенә. 1.Кара алтын беләзегем,  Күтәрәлмый беләгем, Бар туганнар кичәбездә­ Кабул булды теләгем. Кушымта: «эх, кара каш, кара күз, Замечательная:    АДЕЛИЯ.  Бу кичәбез үтсен әле Истә калып гомергә. Балачаксыз яшәп булмый Жирнең якты йөзендә. Балачакның узганын Сизмичә дә калабыз. Күңел тулган минутларда   «Гаилә бәйрәмендә Очраштык!»­дип масая. 2.Ничек килдегез безгә Батмаенча диңгезгә? Кадерле кунак сез безгә, Ни хөрмәт итик сезгә?  Сагынып искә алабыз. Жирдә күп ул кояшлар. Жирдә ин зур кояш бар­ Әти белэн әни бар, Әби белән бабай бар. Шул кояшларның дәвамы­ Кызлар белән малайлар. СЕВИНЧ.  Яшәсен әти­ әниләр Сәламәт һәм шат булып. Кызларының­ улларының Кадерлеләре булып.   УГЫЛЖАН . Бер ягымда­  әтием, Бер ягымда­  әнием. Уңымда да, сулымда да Таяначым бар минем. ИЛЗИРА. Сабый гына димәгез, Сүзләремнән көлмәгез. Күз яшенә, кайгыларга Берүк, мине бирмәгез. ИЛЬЯС.  Гаилә бәхете язгы ташу түгел, Үзе килми,    юллар ярмыйча. Аның өчен бергә жиң сызганып Көрәшергә кирәк армыйча. АМЕЛИЯ . Ата­ана күңеле кебек жылы, нурлы Күк йөзендә кояш, йолдыз юк. Ата­ана   сөюе кебек чиксез тирән Жир йөзендә һичбер диңгез юк. ВАДИМ. Аналарның күңеле­ балаларда, Бала күңеле диләр, далада. Тик онытмыйк шуны: ике килми Бурыч түләү ата­ анага. РАДМИР.  ­ Җирдә сиңа ни кирәк? ­ Әти дә әни кирәк! ­ Җирдә сиңа ни кирәк? ­ Без яшәгән өй кирәк!  ­ Җирдә сиңа ни кирәк?   АДЕЛИЯ.  Мин бәхетле гаиләм белән, Яшимен әти­әнием белән! Татулык – гаиләбез нигезе! Әби­бабам – иң кадерле кеше!   ИЛЗИРА.  Дөньяларда яшәү рәхәт, Туганнар бергә булса; Иң кадерле кешебез сез Әтием һәм әнием. Сез булганга без бәхетле,  тыныч , рәхәт яшибез. Пар атлар кирәк түгел, Канатлар кирәк түгел, Аякларым жиргә тими Очар кош минем күңел Бер ягымда әтием,  Бер ягымда – әнием. Уңымда да, сулымда да Яклар кешем бар минем. Ата­ана – бөек көч ул! Бирә безгә барысын­ барысын да. Без һәрвакыт шушы барысы өчен,  бурычлыбыз алар каршында. Ата­ ана күңеле мэңге күләгәсез,  ата­ ана күңеле мәңге бозланмый. Кирәк икән, ул баласы өчен Яшьлеген дә, саулыгын да,  Гомерен дә хәтта кызганмый. ­ Безгә туган тел кирәк! ­ Җирдә сиңа ни кирәк? ­ Туган­үскән ил кирәк! ­ Җирдә сиңа ни кирәк? ­ Мәңге имин ил кирәк! Мин бәхетле гаиләм белән, Яшимен туганнарым белән! Нәселебез дәвамчысы – мин, беләм, Горурланам гаиләм белән! Гаилә учагы hәрвакыт Безне җылытып торса. Тормыш җиңел бергәләшеп, Тату торганда.   ЖЫР:  Гаилә  Әтием һәм әнием, дип, Торам көн дә шатланып, Аларның эштән кайтканын Каршылыйм канатланып. Сүзләрнең иң матуры Әти­ әни турында. Без бит тату гаилә, дип, Жырлыйм шушы жырымда. Әнием белән пешереп, Әтине без сыйлыйбыз. Нинди тәм­томнар  пешерик, диеп, бергә уйлыйбыз. Табигатьтә ял иткәндә Без бит һәрвакыт бергә. Көне­ төне бәйрәм итеп, Яшәрбез без гел бергә. УГЫЛЖАН.  Әни, син минем җирдәге Иң якын кешем! Әни, син минем күктәге Якты кояшым! Таң йолдызын хәтерләтә Синең күзләрең.   СЕВИНЧ. Әти кайтып керсә, Өйләр китә яктырып. Көне буе сагынгандыр, Ул да кайта атлыгып. Хәлне сорый баштан сыйпап, Миңа чаңгы көйләшә. АДЕЛИЯ.  Әти, әни, апам hәм  мин – Безнең тату гаилә. Ямьле дөнья, рәхәт яшәү Дуслыкта бөтен хәйлә. ДАНИЛ. Озын­озын, нәрсә озын?­ Озын­озын бәхет юлы. Үз бәхетенә бара кеше Кайвакытта гомер буе. Олы­олы, нәрсә олы? Янәшәдә әти белән Әни булганда! Балдан да татлы тоела Синең сүзләрең. Үләннәрдән дә йомшактыр Синең чәчләрең. Сиңа булсын бакчадагы Гүзәл чәчәгем! Әнием белән дә әти Гел елмаеп сөйләшә. Барыбызга да булыша Үзенең дә күп эше. Әнигә, миңа, апайга Әти – иң кирәк кеше Олы бәхет – рәхәтләнеп Яшәүләре гел бергә. Аллаһ насыйп итсен безгә Шатланышып яшәргә!  Ата­ана хакы олы. Онытмасын иде кеше Үлгәнчегә кадәр шуны. Авыр, авыр, нәрсә авыр? Авыр аналар каргышы. Үткәннәргә юллар ерак. Ата­ана фатихасын Калыйк вакытында сорап. Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә, Көнегезне шатлык бизәсен. Сәламәтлек­ ярты бәхет диләр, Шушы бәхет читләп үтмәсен. Бу каргышны алганнарны  Көтә Сак­Соклар язмышы. Ерак­ерак, нәрсә ерак?­ АМЕЛИЯ.    Җир йөзенең бөтен матурлыгын Килә сезгә бүләк итәсе. Дөньядагы матур сүзләрнең дә Иң җылысын сезгә әйтәсе.   УГЫЛЖАН. Сезгә булган безнең хөрмәтебез Урын алсын йөрәк түрендә. Зур бәхетләр, шатлык­куанычлар Юлдаш булсын сезгә гомергә. СЕВИНЧ. Имин булып атсын таң кояшы, Йөзегезгә нурлар сибелсен. Һәр яңа таң сезгә бетмәс шатлык Һәм гомерлек бәхет китерсен.           ЖЫР:  Бәхет   өчен. 1.Ил эчендә гел тынычлык  булса, Кояш жәйсә  нурлы  кочагын, Туганнарың  исэн – имин  булса, Жылы  булса  гаилә  учагы.                               Ожмах  кебек  туган  жиребездә Бәхет  өчен  тагын  ни  кирәк. Төгәл  булсын  өчен  бу  дөньялар, Булсын  өчен  дөнья  тугәрәк. 2.Татлы  йокылардан  яңа  пешкән Тәмле  ипи  исе  уятса, Кичен  әниеңнең  йомшак  теле Әкиятләр  сөйләп  йоклатса.    3.Әти  сөеп  куйса  аркалардан,    Әнкәй  назлап  чәчтән  сыйпаса,     Безне  үстерүче  куанычлар    Йорт  эченә  генә  сыймаса. Балалар әти­ әниләргә бүләкләрен тапшыралар. УКЫТУЧЫ. Хөрмәтле әти­ниләр! Балалар! Сезгә булган безнең хөрмәтебез Урын алсын йөрәк түрендә! Шатлык­куаныч һәм зур бәхетләр  Юлдаш булсын сезгә гомергә! Гомер юлларыгыз озын булсын, Тигез тормыш аны бизәсен, Яшәү дәвере якты көннәр бирсен, Авырлыклар мәңге килмәсен! Ата­ана хакы дигән Кануннар яшәп калсын. Гаиләләр һичкайчан да Кыйбласын югалтмасын.   Ата­анадан башка Бар нәрсә дә табыла. Һәр бала ата­анага Изге итеп табына.   Гаиләләргә татулык, ил­көннәребезгә  тынычлык телибез һәм ….                        кичәбезнең икенче өлешенә күчәбез. ИЛЬЯС. Мәктәп бүген гөрләп тора, Шаулап тора, күрегез! Гаиләләр катнашында Ярыш була, белегез! Әти­әни ярышканда Без ничек түзеп торыйк!? Үзебез кечкенә булсак та, Иң житезе без булыйк! Укытучы: ­­­Менә безнең каршыбызда бүген – 4 гаилә. Ул гаиләләрдә берсеннән­ берсе матур,  игелекле,шәфкатьле, терекөмеш бөртегедәй хәрәкәтчән, гаиләләрен чын куңелдән яратучы егетләр­  кызлар үсеп килә. Гаилә­кечкенә бер дәүләт. Аның үз кагыйдәләре, законнары бар. Үзегезнең гаиләләрегез белән  таныштырып китсәгез иде.                                   Гаилә белән таныштыру. ­­­  Әни! Һэркем өчен иң кадерле, якын исем бу. Телебез «Әни» дигән сүз белэн ачыла. Хәзер балаларыбызның әниләренә багышланган ижат жимешләре белән танышып китәбез.                           Укучылар үзлэре ижат иткэн иншаларын укыйлар. ­­­ Әтиләребез безнең өчен жир йөзендәге иң­иң көчле, иң­иң батыр, барысын да булдыра торган илаһи затлар. Безнең балалар әтиләре турында ниләр яздылар икән ?  Тыңлап үтик әле.                                                       Әтиләргә багышлап язылган ижади эшләрне тыңлау. ­­­ Һәр гаиләнең үз бәйрәмнәре, йолалары бар. Өйләнешү тантанасы белән башланып киткән тормыш  бәби туйлары, аның тәпи басуы, әттә, әннә диюе, мәктәпкә китүе, аны тәмамлап үз юлын табу  шатлыклары белән дәвам итә. Хәзер һәр гаилә балалар тормышында булган кызыклы вакыйганы сөйләп яки уйнап күрсәтер.                                   Балалар тормышында булган кызыклы вакыйга. Балалар   “ Чунга­ Чанга”  биюен башкаралар. ­­­ Гаилә мөнәсәбәтләренең төбендә мамык кебек йомшак та, корыч кебек каты, балдай татлы,  әремдәй ачы, елан кебек чага торган тел ята. Хатын­кыз матур сүзләр тыңларга ярата. Әтиләр, тормышыгызның кояшы булган хәләл жефетегез  нинди матур сүз ярата?                                                                               «Матур сүзләр әйтү» ярышы. ­­­ Бик матур сүзләр генә әйтешеп яшисез икән. Хөрмәтле әниләр! Ирләр аш казаны аша ярата, диләр.  Ирегезнең яраткан ашы нинди? Сез сөеклегезгә  аны ничек әзерлисез?                                       Рецепт рекламалау.                  Ахметова Амелия башкаруында “ Әткәй шикәр, әнкәй бал”  жыры. ­­­ Һәр гаилә  ­ зур һәм катлаулы дөнья ул.    Аның үз гореф­ гадәтләре, балалар тәрбияләү  мәсьәләсенә үзенчәлекле карашы бар.    Хәзер гаиләләргә тормыш ­ көнкүреш  турында сораулар биреләчәк. Ромашка таҗыннан үзегезгә  тиешлеләрен сайлап алыгыз.                                     «Ромашка» уены. 1.Балачакта яратып уйнаган уеныгызны балаларыгызга өйрәтегез. 2.Иң шатлыклы көнегез. 3.Савыт­саба ватса ,  балагызга нинди чара күрәсез? 4.Балагыз дәрестә тик утыра алмый. Бөтерчек шикелле , дәресне аңламый кала. Ни эшлисез? 5.Гаиләгез тормышыннан  бер көнне сәхнәләштереп күрсәтергә. 6. Сезгә бүген 3 яшь тулды. Әти­әниегез котлап, яңа уенчык машина бүләк итте. Әй, уйнадыгыз да соң  инде! Безгә дә уйнап күрсәтегез әле (әтиләргә).                                                                               Балаларга биремнәр.  1. Әти­әниегезнең туган көнен, елын беләсезме? Кайчан?  2. Әти ­ әниегезнең яраткан ризыгы нәрсә?  3. Әти­әниегезнең яраткан төсләре?  4. Әти­әниегезнең өйләнешкән көннәрен, елын әйтегез.  5. Әти­ әниегезнең яраткан җыры нинди? Әгәр мөмкин булса, 1 куплетын җырлап күрсәтегез.  6. Тиздән 8 март – халыкара хатын­кызлар көне. Әниегезне шушы бәйрәм белән котлагыз.                                          Пантомимо. ­­­ Алдагы уен пантомимо дип атала, яки эндәшми хәрәкәтләр ярдәмендә генә күрсәтү. Һәр гаилә  аерым карточкалар белән биремне сайлап ала . Биремнәр: 1. 2. 3. 4. 5. 6. 7. 8. 9. 10. Төн. Барыгыз да йокыда. Нәни бала уянды. Балагызга математикадан дәрес әзерләтәсез. Елга. Балыкка килдегез. Табадагы бәлеш көйгән. Иртән эшкә ашыгасыз. Бүген телевизорда бер үк вакытта хоккей да, мультик та, сериал да. Балагыз базарда сез сайлаган киемне алдырмыйча, кыйммәтлесен сорый. Балагыз өегезгә урамда адашкан эт алып кайта. Балагыз урамнан елап керде .Аны иптәшләре кыерсыткан икән. Балагызга вәгъдә иткән әйберне вакытында алып бирә алмадыгыз. Балалар “Гномиклар” биюен башкара.                               « Бер­берсен тыңлаучы гаилә». ­­Һәр гаилә членына бертөрле тестлар бирелә. Жавапларын һәрберсе аерым яза. Әтиләр бер жирдә,  әниләр икенче жирдә, балалар өченче жирдә. Әгәр жаваплар өчесенеке дә бертөрле була икән, шул  чакта гына бал куела. Тест. 1.  Әниегезнең иң яраткан ризыгы.(аш, өчпочмак, тәм­том белән чәй эчү) 2.  Әтиегез өстенә нәрсә кияргә ярата.( футболка, күлмәк, джемпер) 3.   Балагызның яраткан фәне(математика, рәсем, технология) 4.  Әтиегез эштән кайткач нишли (әнигә булыша, телевизор карарга ашыга, маллар карый) 5.  Кем теш табибыннан күберәк курка (әти,әни, бала) 6.  Мәктәптән кайткач, балагыз сумкасын кая куя (карават астына, ишек төбендә кала, кая туры килә,  шунда ыргыта) 7.  Яңа елдан соң чыршыны кем жыя ( әти,әни,бала) 8.  Сездә кем саран ( әти,әни,бала) 9.  Кич житкәч, кем күберәк суыткыч янына йөри (әти,әни,бала) 10. Кем фотога күберәк төшәргә ярата (әти,әни,бала)                            Тэжрибэ уртаклашу. ­­­ Безнең монда шактый гына тәжрибә туплаган, бар яктан да үрнәкле гаиләләребез, мәсәлән,  Әхмәтовлар (Илнур),Әхмәтовлар(Руслан), Дәүләтшиннар гаиләләре. Безнең белән үзегезнең  тәжрибәгез белән дә уртаклашуыгызны үтенәм һәм сезгә менә шундыйрак сораулар бирәсем килә. 1. Сезнеңчә, бала тәрбияләүне кайчан башларга кирәк? 2. Телевизордан нинди тапшыруларны яратып карыйсыз? 3. Нинди газета –журналлар алдырасыз? 4. Сезнең гаиләдә кем фикере өстенрәк? 5. Гаиләгез белән нинди уеннар уйныйсыз? 6. Ял вакытыгызны ничек үткәрәсез? 7. Сезнеңчә “бәхет” нәрсә ул? 8. Бала эшкә кайчан өйрәнергә тиеш? 9.Савыт­саба ватса ,  балагызга нинди чара күрәсез? Укытучы: ­­ Гаилә ­ ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән  җылылык шулкадәр көчле була. Гаилә­ тормыш нигезе. Ул нык, тату икән, димәк дәүләт тә, җәмгыять тә нык дигән сүз. Әти­әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге  ватылмасын дисәң, бер­береңне санлап, рәнҗетмичә, хөрмәтләп яшәргә кирәк.      Тормыш дигән нәрсә тын күл түгел, Давылы да була,жиле дә. Ни булса да йөкнең авырлыгын Күтәрегез бергә иңнәрдә. Тормышыгыз матур, ямьле узсын Килмәсеннәр кайгы, хәсрәтләр. Гаиләгезгә юлдаш булсын бары Шатлык хисе тулы күңелләр. Бердәмлек, дуслык, татулык­ Безнең өчен кирәк һәммәсе. Күкләр аяз булсын, Сезнең бәхет капкасын, Кайгы­хәсрәт какмасын. Бәла­каза дигән нәрсә, Сезнең өйне тапмасын. Кулыгыз­кулга нык торсын, Бәхетегез мул булсын. Ахыр сулуларга кадәр  Нигезегез бер булсын. Илләр тыныч булсын. Әнә шулар тормыш мәгънәсе. Тигезлектә­тиңлектә, Гомер итеп иректә, Аерылмыйча­каерылмыйча, Картаегыз берлектә. Хәзер сүзне жюрига бирәбез. Жюрига сүз. Гаиләләргә исемнәр бирелә: «Иң тапкыр гаилә», «Иң акыллы гаилә», «Иң булдыклы гаилә», «Иң  бердәм гаилә», «Иң үрнәкле гаилә». Укытучы:  Хөрмәтле әти ­ әниләр! Бу кичтәге якты теләкләребез тормышка ашсын! Балаларыгыз сезгә карата  рәхим­шәфкатьле булсыннар иде. Әгәр бүген сезнең йөзләрегез балкый һәм кәефегез яхшыра икән,  иртәгә эшегездә җиңелрәк булыр. Бу залда кабынган елмаю йортларыгызда дәвам итсен. Хәзер чәй   табынына рәхим итегез.

Сценарии к праздникам.

Сценарии к праздникам.

Сценарии к праздникам.

Сценарии к праздникам.

Сценарии к праздникам.

Сценарии к праздникам.

Сценарии к праздникам.

Сценарии к праздникам.

Сценарии к праздникам.

Сценарии к праздникам.

Сценарии к праздникам.

Сценарии к праздникам.

Сценарии к праздникам.

Сценарии к праздникам.

Сценарии к праздникам.

Сценарии к праздникам.

Сценарии к праздникам.

Сценарии к праздникам.

Сценарии к праздникам.

Сценарии к праздникам.
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
19.03.2017