Татар теле һәм әдәбиятын укытуда шәхескә юнәлтелгән технологияләр куллану
Оценка 4.9

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда шәхескә юнәлтелгән технологияләр куллану

Оценка 4.9
Педсоветы
docx
администрации +1
Взрослым
03.05.2018
Татар теле һәм әдәбиятын укытуда шәхескә юнәлтелгән технологияләр куллану
Татар телен ана теле буларак өйрәтүнең сыйфатын яхшыртуда шәхескә юнәлтелгән технологияләр зур әһәмияткә ия. Аларның асылы-укучы шәхесенә хөрмәт белән карау, аның иреген чикләмәү, укытуның җитәкче күрсәтмәләренә сукырларча буйсынуга нигезләнгән төреннән ераклашу. Аның урынына үзара аңлашу, ихтирамлык мөнәсәбәте, иҗади эш стилен булдыру; инде хәзер мәгълүматны аңлы рәвештә кабул итәргә әзер булган, табигый сәләтен уңышлы файдалана белгән, төрле тормыш шартларында кулланылырлык тәҗрибәгә ия яшь буын тәрбияләү кирәк.
ШМО ДОКЛАД.docx
Татар теле һәм әдәбиятын укытуда шәхескә юнәлтелгән технологияләр куллану Без яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, тормышта әледән­әле яңа ачышлар ясала торган   заманда   яшибез.   Үсеш­үзгәрешләр   уку­укыту,   тәрбия  процессына   да   кагыла. Укыту­тәрбия  өлкәсендә  моңа  кадәр  билгеле  булмаган  ысуллар,чаралар   гамәлгә   керә, таныш булган метод ­алымнар үзгәреш кичерә, камилләшә.       Хәзер  мәктәп, укыту  һәм тәрбия  системасы  бала  шәхесендәге  эшчәнлеккә кирәкле   сыйфатлар   булдыру   мәсьәләсе   белән   тирәнтен   шөгыльләнә.   Укытучының педагогик  осталыгының торган  саен  әһәмияте арта  баруы шуның белән аңлатыла  да инде. Моны хәл итү өчен, укытучыдан актив педагогик эзләнү, аның эш тәҗрибәсендә үстерелешле укыту технологиясе принцибына нигезләнгән билгеле бер методик система булдыру таләп ителә. Бу системаның төп максаты ­ шәхес тәрбияләү, бәләкәйдән үк баланы   шәхес   итеп   күрү,   аның   сәләтен   күрә   белү,   аны   үстерүгә   ярдәм   итү,   иҗади баскычка күтәрү.  Яңача эшләргә омтылу ­ һичшиксез уңай күренеш. Максатка ирешү өчен, иң элек теге яки бу "яңа" системаның концепциясен һәм теориясен өйрәнү таләп ителә. Укытучы әлеге   система   турында   махсус   мәкаләләр,   хезмәтләр   белән   танышырга,   шул   системада эшләүче укытучылар белән фикерләшергә, аларның эш тәҗрибәсен өйрәнергә тиеш. Заманча фикерләүгә омтылган укытучы гына укучысын үз фикере,бәясе, үзенә генә хас тормыш тәҗрибәсе булган, иҗади сәләткә ия шәхес итеп тәрбияли ала.  Шәхескә   юнәлтелгән   технология.  Татар   телен   ана   теле   буларак   өйрәтүнең сыйфатын   яхшыртуда   әлеге   технологияләр   зур   әһәмияткә   ия.   Аларның   асылы­укучы шәхесенә  хөрмәт белән карау, аның иреген чикләмәү, укытуның җитәкче күрсәтмәләренә сукырларча   буйсынуга   нигезләнгән   төреннән   ераклашу.   Аның   урынына   үзара   аңлашу, ихтирамлык мөнәсәбәте, иҗади эш стилен булдыру; инде хәзер мәгълүматны аңлы рәвештә кабул   итәргә   әзер   булган,   табигый   сәләтен   уңышлы   файдалана   белгән,   төрле   тормыш шартларында кулланылырлык тәҗрибәгә ия яшь буын тәрбияләү кирәк.      Күренекле педагаг Ш.А.Амонашвили  шәхескә хөрмәт белән карау технологиясендә телгә өйрәткәндә иң мөһим шарт итеп, укучыларның язма,  телдән сөйләм эшчәнлеге күнекмәләрен формалаштыруны , аңлап укуны һәм лингвистик мөмкинлекләрне камилләштерүне сорый. Шушы педагогик технология   буенча үткәрелгән дәресләр  уңай мотивация  тудыралар. Укучыларның   танып   ­   белү   эшчәнлеген   активлаштыру   өчен   һәм   укучыларда  уңай мотивация булдыру өчен төрле эш методлары һәм алымнары кулланып эшлим. 1.Уку материалын аңлатканда:  сүз белән эшләү методлары: (сөйләү, сүзлек эше, әңгәмә, һ.б.);  практик методлар: (күнегүләр, буклетлар , презентацияләр эшләү, электрон дәреслекләр чыгару кебек методлар) кулланам.  2.Фикерләү,   уку   эшчәнлеге   белән   идарә   иткәндә:  проблемалы   эзләнү  методы (проблемалы сорау кую, проблемалы ситуация тудыру, үзаллы, парлы, группаларда эшләү, фәнни­тикшеренү эшләре) кулланам.  Дәрестә дә, өй эше итеп тә эзләнү, тикшеренү, уйлану таләп иткән эшләр бирергә тырышам. 3.Уку эшчәнлеген активлаштыру өчен дәресләрдә эмоциональлеккә ирешү, танып­белү уеннары, уңыш ситуациясе булдыру, үзара ярдәм оештыру отышлы алым дип саныйм.  Эш ике юнәлештә алып барыла: дәрес вакытында халкыбызның телен, мәдәниятен, гореф­ гадәтләрен,   күркәм   йолаларын,   тарихи   үткән   юлын   теоретик   яктан   тирәнтен   өйрәнсәк, класстан   тыш   эшләрдә   иҗади   эзләнү   эшенә   күбрәк   игътибар   бирәбез.   Шул   рәвешле, балалар иркен, мөстәкыйль фикер йөртү дәрәҗәсенә ирешәләр.  Белем һәм күнекмәләрне ныгыту күнегүләрен күпләп эшләргә була. Төрле дәресләрнең үзара бәйләнешен булдыру, дәрес укыту формаларын һәм ысулларын төрләндерү, дәрес эчтәлеген   баерак   һәм   кызыграк   итә.   Төрле   типтагы   күнегүләр   эшләү,   иншалар, рефератларны компьютерда язу татар теле дәресләрен балаларны кызыксындырырлык итеп үткәрергә мөмкинлек бирә.  Дәрестә куелган бурычлар башка чараларга этәргеч булып торалар: укучылар эзләнүләр алып   баралар,   аларга   ярдәм   йөзеннән   экскурсияләр   оештырам,   укучылар   үзләренең эзләнүләреннән   чыгып   иҗади   эшләр   башкаралар.   Шушы   эшләргә   йомгак   ясау   өчен сыйныфтан   тыш   чаралар   үткәрәм.   Дәреснең   төрле   этапларында   һәм   төрле   типтагы дәресләрдә халык педагогикасына мөрәҗәгать итүем бу бөтенлекне сакларга, үстерергә ярдәм итә.  «Шәкертләрне   гыйлем   белән   тәрбияләү,   изге   шәригатьтә   аңлатылган   күркәм холыклар белән таныштыру һәм гадәтләндерү – укытучының беренче эше булыр,» – дигән   Р.   Фәхреддин.   Бүгенге   укучыларның   гыйлем,   яхшы   тәрбия   алырга   тулы мөмкинлекләре   бар.   Безгә   бары   тик   гыйлем   алуга   тырышлык,   теләк   һәм   омтылыш тәрбияләргә кирәк. Безнең кулларда балалар язмышы. Безнең укучыларыбыз, Р. Фәхреддин теләгәнчә, бөтен яктан да үрнәк балалар булып үссеннәр һәм милләтебез горурланырлык шәхесләр булсыннар иде. Әдәбият:  1.Асадуллин А.Ш. Дидактический материал для русскоязычных учащихся. Казан«Гомуми белем   бирү   федераль   дәүләт   стандартлары   концепциясе»  ­  «Концепция   федеральных государственных образовательных стандартов общего образования»; 2.Ә.Н.Хуҗиәхмәтов. Педагогик технологияләр: уку ярдәмлеге.­ Казан: Мәгариф, 2008 ел, 2 китапта 3.Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы: метод. кулланма.­ Казан: Мәгариф, 2000.

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда шәхескә юнәлтелгән технологияләр куллану

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда шәхескә юнәлтелгән технологияләр куллану

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда шәхескә юнәлтелгән технологияләр куллану

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда шәхескә юнәлтелгән технологияләр куллану

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда шәхескә юнәлтелгән технологияләр куллану

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда шәхескә юнәлтелгән технологияләр куллану
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
03.05.2018