Төбәк тарихын өйрәнү аша укучыларның иҗади сәләтен үстерү
Оценка 4.8

Төбәк тарихын өйрәнү аша укучыларның иҗади сәләтен үстерү

Оценка 4.8
Исследовательские работы
docx
русский язык
8 кл
30.05.2017
Төбәк тарихын өйрәнү аша укучыларның иҗади сәләтен үстерү
Галимнәр раслаганча, яшүсмерлек чорында иҗади фикерләү шактый зур үсеш ала. Укучыны мөстәкыйль уйлап эшләүне таләп иткән мәсьәләләр күбрәк кызыксындыра, аның күңеле иҗат итүне сорый башлый. Иң мөһиме шул: төрле иҗади эшләр белән шөгыльләнгән укучыларда дөньяга үз карашлары, оригиналь фикерләүләре формалаша. Эзләнү, логик фикер йөртә белү, нәни ачышлар ясарга омтылу – иҗади эшли белә торган шәхес әзерләүнең асыл ташлары булып тора. Шуларны исәпкә алып, мин укучыларны фәнни эзләнү-тикшеренүләр белән шөгыльләнергә өйрәтү, танып-белү сәләтләрен, активлыкларын, мөстәкыйльлекләрен үстерү юнәлешендә эш алып барам. Балаларның коммуникатив эшчәнлеген үстерү процессын интенсивлаштыру чараларына зур игътибар бирәм. Моның бер ысулы – төбәк тарихын өйрәнү.
Для Знанино.docx
Төбәк тарихын өйрәнү аша укучыларның иҗади сәләтен үстерү      Фәттахова Мәдинә Котдүс кызы,                                                             Бөгелмә муниципаль районы       Карабаш беренче төп мәктәбенең                                              татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Күп белүгә караганда да, аз белдереп,  эзләнү орлыгын салу һәм  эзләгәнен табарга  юллар күрсәтү­ мөгаллим бирә  ала торган  хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр.                                                                                                           Галимҗан Ибраһимов Укучыларны фән дөньясына алып керү, кызыксындыру, аларны тикшеренү эшләренә  җәлеп итү проблемасы һәр укытучыны уйландырадыр, чөнки бу алым бик зур  мөмкинлекләр ача: укучының сөйләм телен, иҗади сәләтен үстерүгә ярдәм итә.  Мондый  укучы китапларны күпләп укый башлый, төрле авторларның хезмәтләрен өйрәнеп  чагыштыра, эзләнә, мәгълүмат туплый. Фәнни­эзләнү эшчәнлеге барышында алынган  күнекмәләр укучыга башка фән нигезләрен үзләштергәндә, бердәм дәүләт имтиханнарына,  олимпиадаларга әзерләнгәндә зур ярдәм булачак. Кешелек үзенең күп гасырлык тарихында гаҗәеп зур тәҗрибә туплады. Җәмгыять,  яшь  буын үзләштерсен өчен, иң кыйммәтлесен аннан сайлап ала һәм массакүләм  информация аша аны яшьләрнең аңына күчерә. Без яшь буынга белемнәр генә биреп  калмыйбыз, ә хәзерге  дөньяга фәнни караш, гражданлык позициясе формалаштырабыз,  рухи­әхлакый башлангыч тәрбиялибез. Бәйләнешле сөйләм һәм аның мөһим күрсәткечләре: аралашу, коммуникатив  сәләтләре, коммуникатив культура, сөйләм эшчәнлеге  ­ бөтенесе бергә уңышлы  коммуникациянең төп бәяләү сыйфаты булып тора. Аралашу чарасы буларак телне яхшы  белү – бүгенге көн таләбе. Ул мәктәптә яхшы белем алу ихтыяҗын үтәү өчен генә түгел,  гасырның актив, иҗади, социаль яктан өлгергән тел шәхесен формалаштыру өчен дә кирәк. Бөек мәгърифәтче Каюм Насыйри болай ди: “Мәдәниятле һәрбер адәмнең ике төрле теле  булыр. Беренчесе – анасыннан сөт имгән мөддәттә (бәйләнеш, нигез) өйрәнгән теледер,  икенчесе – дәхи (янә) бер остазга тәгълимгә (белем алырга) бирелгәч, фән вә гыйлем  лөгатьләре (сүзләре) белән өйрәнгән теледер”. Галимнәр раслаганча, яшүсмерлек чорында иҗади фикерләү шактый зур үсеш ала.  Укучыны мөстәкыйль уйлап эшләүне таләп иткән мәсьәләләр  күбрәк кызыксындыра, аның  күңеле иҗат итүне сорый башлый. Иң мөһиме шул: төрле иҗади эшләр белән  шөгыльләнгән укучыларда дөньяга үз карашлары, оригиналь фикерләүләре формалаша.  Эзләнү, логик фикер йөртә белү, нәни ачышлар ясарга омтылу – иҗади  эшли белә торган  шәхес әзерләүнең асыл ташлары булып тора. Шуларны исәпкә алып, мин укучыларны  фәнни эзләнү­тикшеренүләр белән шөгыльләнергә өйрәтү, танып­белү сәләтләрен,  активлыкларын, мөстәкыйльлекләрен үстерү юнәлешендә эш алып барам. Балаларның  коммуникатив эшчәнлеген үстерү процессын интенсивлаштыру чараларына зур игътибар  бирәм. Моның бер ысулы – төбәк тарихын өйрәнү.  Безнең Карабаш төбәге – гасырларны эченә алган гаҗәеп бай тарихлы һәм  үзенчәлекле як ул. Биредә кешелек җәмгыятенең төрле үсеш, үзгәреш дәверләре борынгы  заманнардан башлап хәзерге көнгә кадәр чагылыш таба. Йөз яшькә җитеп вафат булган  Закир бабай Бадыйков сөйләвенә караганда, Карабашны “Карбыш” авылы дип йөрткәннәр.  Аның чын исеме Карбыш булуы бик мөмкин, чөнки элеккеге Болгар дәүләте  территориясендә урнашкан татар авылларында Карбыш, Кармыш, Курмыш нәселләренең  шәҗәрәләре еш очрый. Карабашның Якуп исемле туганы булуы турында да риваятьләрдә  әйтелә. Ләкин ул Җаек суы буена киткән һәм анда бер авылга нигез салган. Ул чорлардан  Карабаш  урман­кырларында “Якуп аланы” дигән алан исеме калган. Борынгы чорда  карабашлыларның төп кәсебе мал үрчетү була. Алар үзләренә җитәрлек күләмдә генә иген  иккәннәр. Урман­тауларда, кыр­яланнарда, елга­күлләрдә җәнлек­җанварлар, кош­кортлар күп булган. Соңга таба Казан ягыннан күчеп утыручылар исәбенә яхшы балта осталары,  тегүчеләр, мич чыгаручылар, бизәнү әйберләре ясаучылар  арта. ( Асылов С.Н., 1) Галим  Саттаров Г.Ф.  аңлатуынча, мәҗүсилек чорында борынгы төрки халыклар ак һәм кара  сүзләренең магик көче бар дип санаганнар. Ак ­ пакълек, кара төсне төн, туфрак, җир  символы итеп караганнар., җиргә багышлап кара төстәге кош­корт яки хайван корбан  ителгән. Кеше исемнәре составындагы кара сүзе кара төсне, муллык­байлык, көч­куәт  теләүне чагылдыра. (Саттаров Г.Ф., 4, 18­19) Барлык төр  ойконимнарның нинди сүзгә нигезләнеп ясалганын, нәрсәгә нисбәтле  булуын ачыклау һәм раслау өчен, тарихи­этимологик аспектта аларны махсус анализлау  таләп ителә. Профессор Г.Ф.Саттаровның “Мәктәптә туган як ономастикасы” (1984) һәм  Ф.С.Вәлиев белән бергә чыгарган “Урта  мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы”  (2000) хезмәтләренә нигезләнеп, укучыларга әзер үрнәк бирәм. Бөгелмә районы  ойконимнарын түбәндәге лексик­семантик төркемнәргә аерабыз: 1. Антропонимнарга нигезләнеп барлыкка килгән атамалар. 2. Гидронимнарга нигезләнеп ясалган атамалар. 3. Оронимик географик номенклатура терминнарыннан ясалган атамалар; чишмә  сүзенә нисбәтле ясалган атамалар. 4. Урнашу урынына, теге яки бу физик­географик объектның кайсы урында  урнашуына карап аталган исемнәр. 5. Туганлык терминына нигезләнгән атамалар. Башка төрки телләрдәге кебек үк, татар телендә ойконимнарның төп төзелеш­ясалыш ысулын сүзтезмә яки кушма сүз тәшкил итә. Безнең төбәктә  иң таралган ясалыш­төзелеш  моделен “аергыч+исем” төзелмәсе тәшкил итүе ачыкланды. “Аергыч функциясендә күбрәк  төс, билге белдерүче сыйфатлы яки антоним парлы сыйфатлар килә: Карабаш, Акбаш,  Кызыл Чишмә, Суык Чишмә, Таллы Бүләк. Тамырдан гына ясалган ойконимнар: Кодаш,  Иркен, Батыр “ (10 нчы сыйныф укучысы Әдилә Мөбарәкшина эшеннән) Еш кына безнең әти­әниләребез көнкүрештә, үзара аралашканда, кеше исемнәре белән географик урыннарны да, нәселләрне дә үзләренчә атыйлар. Күпчелеге колакка ят тоела.  Чыннан да, кайдан, ни өчен шулай аталганын белү теләге уяна. Ономастика өлкәсендә зур  хезмәтләр язган  Г.Ф.Саттаров, Ф.Г.Гарипова китапларына күз салабыз. Укучыларыма  тагын бер сораулык бирәм: 1.Мин яшәгән авыл исеменең килеп чыгышы турында өлкәннәр ни сөйли. 2. Авылның кыскача тарихы (өлкәннәр авызыннан) 3. Нәсел кушаматлары һәм аларның килеп чыгышы. 4. Шәхси кушаматлар, аларның ни сәбәпле тагылуы. 5.Тышкы кыяфәт, йөз­гәүдә төзелешенә нисбәтле кушаматлар. 6.Исем­фамилияләрне кыскарту юлы белән ясалган кушаматлар. 7.Яшәгән урыннарына карап бирелгән атамалар. 8.Нәсел шәҗәрәләре ни турыда сөйли. 9.Кеше исемнәре, кушаматларга нисбәтле географик атамалар (антропотопонимнар) Укучыларым  берсеннән­берсе  матур эчтәлекле эшләр яза. “Мәтәрәй   (Мөхәммәтгәрәй Таһиров) – бабалары бик усал, ләкин  эшчән, тырыш кеше булган. Аның  исемен кыскартып, Мәтәрәй дип йөртә башлаганнар. Оныкларының берсе хәзер Себердә  яши. Мегион шәһәрендә үз эшен ачып җибәргән һәм  фирмасын  “Мәтәрәй”  дип атаган.” (8 нчы сыйныф укучысы Гүзәл Шәйдуллина эшеннән)  “Авыр тормыш булуга карамастан,  араларында бик шаяннар да очрый. Кара бәрәннәр нәселеннән Нурлыгәрәй карт басудан   авыл советына мондый эчтәлекле язу җибәргән:  Лаптын кыйсучыларга, дүртсен кыйсарга: Таптын хуҗын, Исемен, Мәтен, Вәли Орык  Пируктырын җибырын, ягъни Лапас ясаучыларга, дүрт кешегә:  Таптиев Хаҗи, Исмәгыйль,  Миннәхмәт, Вәлиуллина Оркыяга продукт җибәр.” (9 нчы сыйныф укучысы Гүзәл Тәхауова  эшеннән) Эзләнү­тикшеренү эшен  түбән сыйныфлардан ук башласаң отышлырак, минемчә.  Балаларга  әти­әниләре дә , күрше­күлән дә бик теләп ярдәм итә. Алар өчен аерым  сораулык: 1.Үзең яшәгән урам атамасы (элек һәм хәзер) 2.Колхоз,  совхоз  исемнәре. 3.Чокыр, ерганак исемнәре. 4.Кыр, басу исемнәре. 5.Көтүлекләр, болыннар. 6.Урман, агачлык, куаклыклар. 7.Юл исемнәре. 8.Елга, чишмә,күл, сазлыклар исеме. “Асаба Хабулласы – кушамат,  бу исем белән күл дә атала: Асаба күле. 1907 нче елда  ике төрәнле сабан белән җир эшкәрткәннәр. Тимер сабанны, беренчеләрдән булып, Бай  Сөләйманнар ала, икенче булып, урта хәлле Хәмидулла карт алган. Улы Хабулланы карт  Аргы җирлекләрнең түгәрәк күл буйларын эшкәртергә җибәргән, тик ул  сабанны  һич тә  көйли алмаган һәм күлгә ыргытырга уйлаган. Шул вакытта Печмән (Лениногорск) ягыннан  бер рус кешесе килеп чыккан. Эшнең нидә икәнлеген төшенеп алган Сергей сабанны көйләп биреп: “С новым сабаном (плугом) особо надо хорошо пахать”, ­ дигән. Хабулланың  күңелендә “особо” сүзе сакланып  кала  һәм ул бу сүзне дустына да өйрәтә. Шул көннән  башлап, ул  ­ Асаба Хабулласы, ә күл – Асаба күле.” (7 нче сыйныф укучысы Алинә  Фәттахова эшеннән)  Эзләнү эше барышында укучы алдында  түбәндәге бурычлар туа: ­ ­  эзләнү объекты турында  белешмә туплау,  язып кую;     мәгълүмат   чыганаклары   белән   эшләү:   энциклопедия,       сүзлекләр,     интернет­ ресурслар;  яңалык эзләү; эзләнү нәтиҗәләрен  язу;    эзләнү нәтиҗәләрен   яклау;  мәктәп  күләмендә  үткәрелә  торган    конференциядә чыгыш ясау. ­ ­ ­  Фәнни­эзләнү эшен оештыру нәтиҗәсендә укучы   иҗади  халәткә күчә бара. Ул  эзләнә,    материал  туплый , гомумиләштерә.    Шулай итеп, укытучы бала күңеленә эзләнү орлыгын  сала.  Укучыларымның  мавыгып эшләүләре мине дә иҗади эшкә дәртләндерде. Һәм мин,  Бөгелмә төбәге, Карабаш авылы тарихы мисалында исемнәр аша төбәк, авыл тарихын һәм андагы бәйләнешләрне ачыклау максатын күздә тотып, “Исемнәрдә – ил тарихы” исемле  иҗади проект төзедем. Проектның эчтәлеге балаларның кызыксынуларын һәм иҗади  фикерләү сәләтләрен арттыруга, фәнни гомумиләштерүләр аша нәтиҗәләр ясарга өйрәтүгә юнәлтелгән, анда предметара бәйләнешләргә дә (тарих, география, геология, биология)  урын бирелгән. Проектның  максаты: 1 Укучыларны фәнни эзләнү­тикшеренүләр белән шөгыльләнергә өйрәтү, танып­белү  сәләтләрен, активлыкларын, мөстәкыйльлекләрен үстерү. Проектның структурасы Проект укучы балаларның эзләнүләренә нигезләнгән.     Проектның дәрәҗәсе Ул мәктәп һәм авыл күләмендәге әһәмияткә ия.              Проектта катнашучылар    Укучылар, авылыбызның һәвәскәр тарихчылары, хөрмәтле кешеләре, туган якны өйрәнү  музее советы.      Проектның актуальлеге:    Бүген, тел өйрәнүгә карата ихтыяҗ  һәм   омтылыш төшә барган вакытта, татар теле  укытучысының эшендә балаларның  тел өйрәнүгә карата кызыксынучанлыкларын арттыру  бурычы тора. Укучыларны эзләнү – тикшеренү эшенә тарту  ­  шул юнәлештә нәтиҗәле  алымнарның берсе. Мондый эш укытучыга зур таләпләр куя. Мәктәптә шундый эшләрне  оештыру   укучыларның, бигрәк тә сәләтле балаларның,   интеллектуаль һәм   иҗади   сәләтләрен  үстерү өчен зур мөмкинлекләр ача.  Укучыларны фән дөнясына  ничек алып  керергә, аларны тикшеренү эшләренә ничек җәлеп итәргә? Эзләнү эшен оештыру  фән  өйрәнүгә мотивацияне арттыра,  шул юнәлештә тирәнтен белем алуга ихтыяҗ тудыра. Татар  теле һәм әдәбиятын укытуда укучыларны шундый эшләргә тарту   аларның эшчәнлеген дөрес һәм максатчан алып барырга  мөмкинлек бирә.     Проектның бурычлары: ­сәләтле укучыларны ачыклау, аларны иҗади эшкә җәлеп итү; ­ укучыда  өйрәнә торган фәнгә кызыксыну уяту;  ­укучыларның интеллектуаль­иҗади эшчәнлеген популярлаштыру; ­ танып белү активлыгын үстерү, иҗади мөмкинлекләрен камилләштерү;  ­төркемдә эшләү күнекмәләре булдыру;  ­ укучыларда милли үзаң  формалаштыру. Эзләнү ысуллары: 1 Укучыларның иҗади­эзләнү  эшчәнлеге буенча методик әдәбиятны өйрәнү. 2 Бөгелмә шәһәре, Карабаш бистәсе туган якны өйрәнү музееның материаллары белән  танышу. 3 Һәвәскәр тарихчылардан Асылов Солтан, Бикмурзина Энҗе , Сәйфиев Ильяс,  Сәйфиев Гомәрләрнең истәлек дәфтәрләрен уку. Тыл һәм сугыш ветераннары, аларның балалары белән очрашып, солдат хатларын  4 5 барлау, гаилә архивларыннан җәлилче­карабашлылар турында мәгълүмат туплау. Төбәк ономастикасын өйрәнүгә караган әдәбият белән танышу (топонимика,  антропотопонимика, антропонимика) 6 Җирле халыктан сорашып тупланган материалларны чагыштыру, гомумиләштерү,  системалаштыру, анализлау. Эзләнү урыны һәм вакыт аралыгы: Татарстан Республикасы, Бөгелмә районы, Карабаш авылы, сентябрь 2013 – май 2014  ел)       Проектны тормышка ашыру этаплары I этап – әзерлек эшләре (01.09.2013 – 20.02.2014)  Проектны әзерләү процессында 3әр укучыдан торган 5 төркем  билгеләнә. Аларга түбәндәге  эшләр йөкләнә. 1 Тарихчылар төркеме. “Еллар, язмышлар” китабы буенча Карабаш авылының тарихын,  йолаларын, халык авыз иҗатын өйрәнү. Хөкүмәт бүләкләренә, мактаулы исемнәргә лаек  булган авылдашларның биографияләре белән танышу. 2 Социаль өйрәнү төркеме. Авыл кешеләре белән әңгәмәләр үткәрү, һәвәскәр  тарихчыларның кулъязма­көндәлекләрен өйрәнү. Тупланган материалны гомумиләштерү,  видеоматериаллар,  фотосурәтләр булдыру. 3 Экологик төркем. Карабаш  авылы елгасы, сулыклар, чишмәләрнең экологик хәлен,  авылның табигать дөньясын тирәнтен өйрәнү. 4 Компьютер графикасы төркеме. Авылның күренекле шәхесләренә багышланган  белешмәләр базасын булдыру, “Сәйлән” газетасында мәкаләләр бастыру. 5 Экскурсия үткәрүчеләр төркеме. Карабаш авылының туган якны өйрәнү музеена, Һади  Атласи исемендәге  китапханә­музейга экскурсияләр оештыру. II этап – гамәли эшләр этабы ( 15.09.2013 – 20.04.2014) № Эш төрләре Көтелгән нәтиҗә Кем җаваплы Теоретик мәгълүматлы булу Проект җитәкчесе                     Төбәк ойконимиясен өйрәнү, системалаштыру            1 нче төркем Тарихи чыганаклардан мәгълүмат җыю нче   2­3 төркемнәр Карабаш   картасын төзү авылы нче   1 төркем Фото, видеоматериаллар туплау нче   4 төркем Авыл “экспедиция”   буенча нче   2 төркем 1 2 3 4 5 Ономастика фәне. Әдәбият өйрәнү. Бөгелмә төбәге ойконимиясе. Ойонимнарның лексик­семантик   классифкациясе  (Карабаш, Акбаш, Бәкер – антропонимнарга нигезләнеп ясалган   атамалар;   Аксай,   Сугышлы,   Татар Димскәе, – гидронимнарга   нигезләнеп   барлыкка   килгән атамалар;   Таллы Бүләк, Наратлы – урнашу урынына карап аталган исемнәр)   Писмәнкәсе   Солдат   Топонимика.   Карабаш   авылы   тарихы/җирле халык   телендә   һәм   рәсми   документларда Карабаш   этимологиясе/.   Һәвәскәр   тарихчы Г.Сәйфиев,   Солтан   Асылов   ,   Э.Бикмурзина язмалары. Тарихи чыганаклар. Карабаш авылы юллары, урамнары (элеккеге һәм хәзерге атамалары), тыкрыклары. Төрле елларда   оештырылган   колхоз,   совхоз исемнәре. Чокыр,   ерганак,   көтүлек,   печәнлек   һәм болыннар.   Чишмә­күлләре, елгалары.   сазлыклары. Кичүләр.   Таулары.   Урман,   болын, 6 Татар теленең антропонимик системасы.   кушаматлары   Нәсел этимологиясе. Кушаматларны барлау аша авыл кешеләренең холкын, тарихи урынын, нәрсәгә һәвәслеген һәм көнкүреш үзенчәлекләрен билгеләү. 7 Шәхси   кушаматлар   этимологиясе.   Тышкы кыяфәт,   йөз   –   гәүдә   төзелешенә   нисбәтле кушаматлар. Исем – фамилияләрне кыскарту юлы   белән   ясалган   кушаматлар.   Яшәгән урыннарына карап бирелгән кушаматлар. Сораулыклардан файдаланып тупланган материалларны эшкәртү, системалаштыру 8 Антропотопонимнар   (   кеше   исемнәре, кушаматларга нисбәтле географик атамалар) Шәҗәрәләрне   барлау, фотога төшерү.   нче   2 төркем нче   3,4 төркемнәр бәйле   исемнәренә Кеше   риваять, такмакларда   халыкның   гыйлемлеге,   җор теллелеге   чагылышы.   Шәҗәрәләр   аша   ата­ бабаларыбызның   тарихи   үткәне   белән танышу. 9 Авылыбызның күренекле кешеләре. 10 Авылыбызның   күренекле   шәхесләре (Асылгәрәев   Шәрифҗан,   Гәрәев   Сәгадәт, Биккколов Гамир, Насыйров Шакир,  Газизов Җәдит) 11 Авылымның   батыр   уллары.   Бөек   Ватан сугышында   һәлак   булган,   исән­сау   әйләнеп кайткан ветераннарны барлау. 12 Фәнни   эшкә   куела   торган   төп   таләпләр. Картотекалар белән эшләү методикасы. Халык   авыз   иҗатын теркәү. “Мин   кем   булырга телим” темасына кичә уздыру “Төпле егетләре” шәҗәрә оештыру       урам исемле бәйрәме Җәлилче­ карабашлылар истәлегенә торгызылган мемориал   хәтер кичәсе янында “Сәйлән”   газетасы битләрендә   тематик мәкаләләр   бастыру. Картотекалар булдыру. нче   5 төркем нче   4,5 төркемнәр нче   1 төркем нче   4 төркем III. Контроль­бәяләү этабы ( май, 2014) Проектның нәтиҗәлелеген билгеләү, иҗади­эзләнү эшчәнлеген җәелдерү буенча  методик тәкъдимнәр эшләү. Укучыларның эзләнү эшләре җыентыгы бастыру.  Проекттан көтелгән нәтиҗәләр. 1 Укучыларның иҗади­эзләнү эшләр язуы. 2 “Карабашым – данлы як” дип аталган фәнни­гамәли конференция кысасында укучыларның  чыгышларын тыңлау, бәяләү. 3 Карабашның туган якны өйрәнү музее архивына фото һәм видеоматериаллар тапшыру. 4 “Бөгелмә авазы”, “Сабантуй”, “Көмеш кыңгырау” газеталарына балаларның мәкаләләрен  җибәрү. Өйрәнелгән чыганаклар:  “Еллар, язмышлар” китабы  Һәвәскәр тарихчыларның кулъязма истәлекләре.  Көндәлек дәфтәрләре  Шәхси архивта сакланган хатлар  Фотоальбомнар  Рафаэль Мостафинның “ Җәлил эзләре буйлап”, “ Җәлилчеләр” китаплары  Гарәф Фәхретдиновның  “ Кайда минем Илем?!” истәлек язмасы Хәзерге көнгә кадәр башкарылган эшләр.      Әзерлек эшләре дәвамында укучылар архив материаллары, китапханәләрдә эзләнү  эшләре алып бардылар, авылдашлар белән кызыклы очрашуларда катнаштылар. Эш  барышында аңлату, лекция, әңгәмә, төрле чыганаклар белән эшләү методларыннан уңышлы  файдаланылды. Укучыларның һәркайсына индивидуаль ярдәм күрсәтелде. Гамәли  дәресләрдә нәсел шәҗәрәләре төзеделәр, тупланган җирле ономастик материалларны  билгеле бер системага салдылар, анализладылар. Туган як тарихын өйрәнүгә багышланган  рефератларын укучыларның фәнни­гамәли конференцясендә яклап чыгыш ясадылар. ( “Карабаш авылы антропонимнары”, “Бөек Ватан сугышында Карабаш авылы халкы һәм  җәлилче­карабашлылар”, “Авылымның батыр уллары”, “Бәширә шәҗәрәсе”) Әлеге  юнәлештә тупланган тәҗрибә белән уртаклашу, уңышлы эш алымнары турында фикер  алышу бистәбездә урнашкан ике мәктәп укучылары катнашында узган авылыбызның 285  еллык бәйрәм кичәсендә дәвам итте. Карабашның бай тарихлы төбәк булуын дәлилли  торган, бүгенге көнгә кадәр беркайда да басылмаган, Санкт­Петербург архивыннан үзе  эзләп тапкан язмалар турында сөйләгән филология фәннәре кандидаты Мәрдәнов Рәүф  Фәтхулла улының чыгышы бу чараны тагын да нәтиҗәлерәк итте. Шиһабетдин Мәрҗани  исемендәге тарих институты галимнәре катнашында узган региональ  фәнни­гамәли  конференциядә исә Карабаш һәм Бөгелмә районының тарихы һәм мәдәнияте мәсьәләләре  турында укучыларыбыз да үз фикерләрен җиткерде. Җәлилче­карабашлылар истәлегенә  бистәбездә һәйкәл торгызылган икән, димәк, укучыларымның монда да өлеше бар, дип әйтә алам. Мондый чаралар һәркемне уйланырга мәҗбүр итә: ни өчен яшибез, ничек яшибез,  ничек яшәргә тиешбез. Иҗади хезмәттәшлекнең нәтиҗәсе – фикер йөртүгә сәләтле укучыларым. Әйе, зур аудитория алдында чыгыш ясарга җөрьәт иткән, үзләренең фикерләрен фәнни нигезли  алган, җирле материаллар белән җөпли белгән, кешеләр белән аралашу осталыгын  үзләштергән укучыларым – чын иҗатчылар. Файдаланган әдәбият 1 Асылов Солтан . Һәвәскәр тарихчы язмалары. 2 Асылов Солтан. Исем­атамаларда ни хикмәт бар. “Бөгелмә авазы”  газетасы, 1994  (3­4 нче саннар) 3 Әһлиуллин  Зәки. Шәхси архив. 4 Бикмурзина Энҗе. Истәлек­хатирәләр. 5 6 Гарипова Ф. Г. Исемнәрдә ­ ил тарихы. Казан, 1994 Гәрәева Әкрәмә . Көндәлек дәфтәре. 7 Карабаш. “Еллар,язмышлар”, 1997.   8 Садыйков Ә. Ил батыры. “Бөгелмә авазы”, 1 нче февраль, 2006 9 Саттарова Г.Ф. Мәктәптә туган як ономастикасы. Казан, 1984 10 Сәйфиев Гомәр. Шәхси архив. 11 Сәйфиев Ильяс. Һәвәскәр тарихчының  хәтер дәфтәре. 12 Фәхретдинов Гарәф. “Кайда минем Илем?!”, “Казан утлары” журналы, 1994, №8,  №9. 13 Хәтер. Казан, 1995.

Төбәк тарихын өйрәнү аша укучыларның иҗади сәләтен үстерү

Төбәк тарихын өйрәнү аша укучыларның иҗади сәләтен үстерү

Төбәк тарихын өйрәнү аша укучыларның иҗади сәләтен үстерү

Төбәк тарихын өйрәнү аша укучыларның иҗади сәләтен үстерү

Төбәк тарихын өйрәнү аша укучыларның иҗади сәләтен үстерү

Төбәк тарихын өйрәнү аша укучыларның иҗади сәләтен үстерү

Төбәк тарихын өйрәнү аша укучыларның иҗади сәләтен үстерү

Төбәк тарихын өйрәнү аша укучыларның иҗади сәләтен үстерү

Төбәк тарихын өйрәнү аша укучыларның иҗади сәләтен үстерү

Төбәк тарихын өйрәнү аша укучыларның иҗади сәләтен үстерү

Төбәк тарихын өйрәнү аша укучыларның иҗади сәләтен үстерү

Төбәк тарихын өйрәнү аша укучыларның иҗади сәләтен үстерү

Төбәк тарихын өйрәнү аша укучыларның иҗади сәләтен үстерү

Төбәк тарихын өйрәнү аша укучыларның иҗади сәләтен үстерү

Төбәк тарихын өйрәнү аша укучыларның иҗади сәләтен үстерү

Төбәк тарихын өйрәнү аша укучыларның иҗади сәләтен үстерү

Төбәк тарихын өйрәнү аша укучыларның иҗади сәләтен үстерү

Төбәк тарихын өйрәнү аша укучыларның иҗади сәләтен үстерү

Төбәк тарихын өйрәнү аша укучыларның иҗади сәләтен үстерү

Төбәк тарихын өйрәнү аша укучыларның иҗади сәләтен үстерү
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
30.05.2017