Технологическая карта урока по географии Тема Лесной комплекс. Состав комплекса. Основные места лесозаготовок. Целлюлозно-бумажная промышленность.
Оценка 4.7

Технологическая карта урока по географии Тема Лесной комплекс. Состав комплекса. Основные места лесозаготовок. Целлюлозно-бумажная промышленность.

Оценка 4.7
Разработки уроков
docx
география
9 кл
07.11.2021
Технологическая карта урока по географии Тема Лесной комплекс. Состав комплекса. Основные места лесозаготовок. Целлюлозно-бумажная промышленность.
Тема максаты: Укучыларның табигый зоналар турында белемнәрен ныгыту, табигый компонентларның үзара бәйләнешләрен ачыклауны дәвам итү. 2. Сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен ачыклый белү, чагыштыру, системалаштыру, гомумиләштерү күнекмәләрен формалаштыру. 3. Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү һәм экологик культура күнекмәләрен үстерү, тәрбияләү.
география 9 кл лесной комплекс.docx

Число:

Укытучы: Л.И. Григорьева

 Класс   9    Предмет география      

 

Тема Лесной комплекс. Состав комплекса. Основные места лесозаготовок. Целлюлозно-бумажная промышленность.

Тема максаты: Укучыларның табигый зоналар турында белемнәрен ныгыту, табигый компонентларның үзара бәйләнешләрен ачыклауны дәвам итү.
2. Сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен ачыклый белү, чагыштыру, системалаштыру, гомумиләштерү күнекмәләрен формалаштыру.
3. Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү һәм экологик культура күнекмәләрен үстерү, тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Танып-белү

Регулятив

Коммуникатив

Алган белемнәрне практикада куллана белергә тиеш.

 

Кирәкле мәгълүматны дәреслектән таба белергә тиеш.

Уку мәсьәләсен кабул итү

Үз фикереңне төгәл, аңлаешлы итеп өйтеп бирү.

Пространство оештыру

Предметара:

Рус теле

тарих

Эш формасы:

Катнаш

Ресурслар:

Дәреслек

ноотбук

Дәрес барышы

I этап Эшкә кызыксыну тудыру

1. Исәнләшү

2. Укучыларны барлау

3. Дәрескә әзерлекләрен тикшерү

Дәреснең темасын һәм максатларын ачыклаү.

Колач җәеп каршы ала,

Сулышларны киңәйтә.

Кайчак ул караңгы, шомлы,

Исемен аның кем әйтә.

- Шигырь нәрсә турында ?(Урман турында.)

II этап Белем һәм күнекмәләр булдыру

Урман — агаччыл үсемлекләр белән капланган Җир йөзенең бер өлеше. Урманнар моннан 380 млн ел элек девон чорында барлыкка килгәннәр. Урманнар коры җирнең 27 %, 3,4 млрд. га мәйданын биләп тора, 30 проценты — ылыслы, 70 проценты яфраклы агачлардан тора.

Әлегә урманнар коры җирнең якынча өчтән бер өлешен тәшкил итә һәм Җир йөзендә һава сулаучы тормышның бар булуы өчен бик әһәмиятле роль уйныйлар.

Урманнарда, агач һәм үсемлекләрдән тыш, үзенә төрле микроорганизмнарбөҗәкләр һәм хайваннарны алган үзенчәлекле катлаулы экосистема барлыкка килә.

 Урман байлыгы

Русия урманнарында 160 тан артык төрле җиләк-җимеш агачы һәм куагы үсә. Урман җиләкләренең уңышы елына 11 миллион тонна, чикләвек — 5 миллион, гөмбәнеке 330 мең тәшкил итә. Хәтта уңыш аз булган елларда да 1 гектар җирдән 50 килограмм эрбет чикләвеге, 10 килограмм гөмбә, 60 килограмм карлыган, 100 килограмм мүк җиләге җыярга була.

Урман – һавада газлар алмашу кебек мөһим процесста актив катнашучы гигант фильтр ул. Урман үсемлекләре һавадан кеше һәм хайваннар бүлеп чыгарган углекислый газны йотып бара һәм аны әче тудыргыч белән баета. Исәпләүләр күрсәткәнчә, мәсәлән, дүрт зур агач бер кешене тәүлек буена җитәрлек әче тудыргыч белән тәэмин итә.

Агачларның сәламәтләндерү әһәмияте тагын шунда, алар һаваны тузаннан һәм завод-фабрикалар бүлеп чыгарган зарарлы газлардан чистарталар. Урманда тузан булмый. Карамаюкә, сирень агачлары тузанны башкаларга караганда күбрәк йоталар — 1 елга 35 килограмм тирәсе. Урманнар һаваны төрле зарарлы катнашмалардан чистарталар, аны әче тудыргыч белән туендыралар, хуш ис тараталар. Галимнәр бер кешегә 100–150 квадрат метр яшел зона туры килергә тиешлеген исәпләп чыгарганнар.[3]

Фитонцидлар — күзгә күренми торган урман “санитарлары”. Бу матдәләр авыру тудыручы микробларның, бактерияләрнең, гөмбәләрнең үсеш процессларын бертуктаусыз киметеп торалар һәм аларны аяусыз рәвештә юк итәләр.

Мәсәлән, корсак тифытуберкулездизентериядифтерит кебек куркыныч авырулар тудыручы микроблар каеншомыртартыш агачы бүлеп чыгарган фитонцидлар тәэсирендә бик тиз һәлак булалар. Имән, очлы яфраклы өрәңге, каен, усак, шомырт, наратчыршы һәм башкалар шундый агачлар микробларны 1,5–3 минут эчендә юк итәләр.

Наратлыкларда һәм кедр агачлыкларындагы фитонцидлар аеруча көчле була. Алар көндез дә, төнлә дә һава катлавының һәр почмагын гаҗәеп зур төгәллек белән айкап чыгалар, нәтиҗәдә һава стерильгә әйләнә.

Фитонцидлар авыру тудыручы микробларга гына һәлак иткеч тәэсир ясап калмыйлар. Шомырт фитонциды, мәсәлән, инфекция таратучы талпаннарны һәм кимерүчеләрне дә агулый. Фитонцидларның бу үзлекләреннән медицинада, азык сәнәгатендә һәм авыл хуҗалыгында файдаланалар. Медицинада фитонцидлы препаратлар киң кулланылыш тапты.

 Урманнар һәм кешелек активлыгы

Тарихка күз салсак, соңгы 10 мең елда ул чордагы урманнарның өчтән ике өлеше генә калган, 500 миллион гектар җир вак-төяк куаклардан башка бернәрсә дә үсми торган кысыр чүлгә әверелгән. Англиядә урман җирләренең 95 проценты кырылса, ИталияФранцияИспания кебек илләрдә бу табигать байлыгының 10–15 проценты кына калган.[2] Кешелек яшәеше өчен мөһим булган тропик урманнар минутына 26 гектар тизлек белән юкка чыга бара. 25 елдан соң аларның бөтенләй юкка чыгу куркынычы бар, диләр белгечләр. Димәк, урманнар азайган саен, һава гына сафлыгын югалтып калмый, елгалар саега, күлләр кибә, җир асты сулары төпкә китә бара һәм җир йөзенә корылык яный. Җир шарындагы урман запасларының 22 проценты Русиядә. Аның 722 миллион гектар урман, аларда 75 миллиард кубометр үзагач запасы бар. Русия урманнарының 42,7 проценты техник яктан җитлеккән урманга керә. Ләкин соңгы еллардагы зур янгыннар нәтиҗәсендә миллион гектар урман юкка чыкты.[4]

Урманның иң явыз дошманнарыннан берсе – янгыннар. Корылыклы елларда безнең көннәрдә дә илнең теге яки бу районында урман янгыннары кабына. Үткән елда янгыннар яздан ук башланды, бу мәгълүматны кешеләргә таратмаска тырыштылар. Көз көне дә, җәйге янгыннар беткәч тә, алар туктамады. Урман янгыннары чыгуга еш кына кеше сәбәпче була, чөнки урман янгыннарының 95% ы торак пунктларыннан 20 километрга кадәр булган арада кабына. Урман янгыннары, нигездә, урманда булган кешеләрнең саксызлыгы аркасында килеп чыгу.

                                                           III  этап Физкультминутка

IV этап  Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Дәреслек белән эшләү

Целлюлоза –кәгазь промышленносте үсеш алган районнарны билгеләү

Урман промышленносте узара бәйләнгән тармакларны ачыклау.

 

Атлас карталары белән эшләү

·          

V этап Физкультминутка

VI этап Белем һәм күнекмәләрне тикшерү

 

Сез яши торган төбәктә химия һәм урман промышленносте бармы? Аларның булуы нинди экологик проблемалар тудыра?

VII этап Йомгаклау

Нәтиҗә ясау.

Билгеләр кую

Өй эше:  

 


 

Скачано с www.znanio.ru

Число: Укытучы: Л.И. Григорьева

Число: Укытучы: Л.И. Григорьева

Урман – һавада газлар алмашу кебек мөһим процесста актив катнашучы гигант фильтр ул

Урман – һавада газлар алмашу кебек мөһим процесста актив катнашучы гигант фильтр ул

Атлас карталары белән эшләү ·

Атлас карталары белән эшләү ·
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
07.11.2021