Технологическая карта урока по географии Тема: Тын океан. Океан табигатенең характерлы билгеләре һәм аерымлык үзенчәлекләре. Атлантик океан. Океан табигатенең характерлы билгеләре һәм аерымлык үзенчәлекләре. Практик эш №1 “Төрле информацион чыганаклар нигезендә океаннар турында презентация әзерләү”. (өйрәтү максатында)
Оценка 4.7

Технологическая карта урока по географии Тема: Тын океан. Океан табигатенең характерлы билгеләре һәм аерымлык үзенчәлекләре. Атлантик океан. Океан табигатенең характерлы билгеләре һәм аерымлык үзенчәлекләре. Практик эш №1 “Төрле информацион чыганаклар нигезендә океаннар турында презентация әзерләү”. (өйрәтү максатында)

Оценка 4.7
docx
15.11.2021
Технологическая карта урока по географии Тема: Тын океан. Океан табигатенең характерлы билгеләре һәм аерымлык үзенчәлекләре. Атлантик океан. Океан табигатенең характерлы билгеләре һәм аерымлык үзенчәлекләре. Практик эш №1 “Төрле информацион чыганаклар нигезендә океаннар турында презентация әзерләү”.  (өйрәтү максатында)
география 7 кл тын атлантик.docx

Укытучы: Григорьева Лена Ильясовна

 Класс     7              Фән:      география                                             

ТЕМА:   Тын океан. Океан табигатенең характерлы билгеләре һәм аерымлык үзенчәлекләре.

Атлантик океан. Океан табигатенең характерлы билгеләре һәм аерымлык үзенчәлекләре. Практик эш №1 “Төрле информацион чыганаклар нигезендә океаннар турында презентация әзерләү”.  (өйрәтү максатында)

Тема максаты: 1 Укучыларны  Тын океанның географик  урыны , океан    табигатенең  үзенчәлекләре белән таныштыру;

 

2.Алган белемнәр нигезендә логик фикер йөртүләрен , карталар белән эшләү күнекмәләрен үстерү;

 

3.Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

 

 

Планлаштырылган нәтиҗә

Танып-белү

Регулятив

Коммуникатив

Алган белемнәрне практикада куллана белергә тиеш.

  Тын океан, Атлантик океанны картадан таба белергә тиеш

Кирәкле мәгълүматны дәреслектән таба белергә тиеш.

Уку мәсьәләсен кабул итү

Үз фикереңне төгәл, аңлаешлы итеп өйтеп бирү.

Төп төшенчәләр:  

Пространство оештыру

Предметара:

Тарих  

Эш формасы:

катнаш

Ресурслар: дәреслек, ноутбук, экран, презентация, проектор

 

 

 

 

 

 

Дәрес барышы

I Эшкә кызыксыну тудыру

1. Дәрескә әзерлекне тикшерү.

2. Уңай психологик халәт булдыру.   Дәреснең темасын максатларын өйтеп бирү.

 

II Белем һәм күнекмәләр булдыру

Тын океан – мәйданы ягыннан дөньяда иң зуры , мәйданы - 179,7 млн. км2. Планета өслегенең 1/3 ен, Бөтендөнья океаны мәйданының ½ ен алып тора.

 Ул  Т.Америка һәм К.Американың көнбатыш ярларыннан Азия һәм Австралиянең көнчыгыш яр буйларына кадәр сузылган.

 Төньяктан аны Төньяк Боз океаныннан  тар  Беринг бугазы аерып тора. Көньякта ул Антарктида яр буена кадәр, ә көнчыгышта Атлантик океан белән чиге  кб.оз ның 67  градусы  Горн борыны аша үтә; ә көнбатышта Һинд океаны белән чиге  кч.оз ның 147  градусы  Тасманиянең  Көньяк-Көнчыгыш  борыны аша үтә .

 ын океанны  европалылардан беренче булып күргән кеше,  XVI гасырда Яңа Дөнья кисәгендә басып алучыларның берсе -Васко Нуньес де Бальбоа  була. (1513 ел).

 Тын океанны Фернан  Магелланның   дөнья тирәли беренче сәяхәте вакытында 1 ай эчендә көнчыгыштан  көнбатышка үтәләр (1519—1522 гг.)

 Бөтен сәяхәт буена океан гаҗәеп тыныч була. Бу хәл Магелланга  аны Тын океан дип атарга нигез бирә.

 Европалыларның Тын океанга   үтеп керүе Бөек географик ачышлар чорына туры килә. Дж. Кук сәяхәте вакытында  табигате турында бик күп мәгълүмат алына.

 Океанны өйрәнүгә  И. Ф. Крузенштерн,М. П. Лазарева, В.М. Г о л о в н и н ,

 

Ю. .Лисянский           җитәкчелегендәге Россия экспедицияләре зур өлеш кертә.  XIX г. да   С. О. М а к а р о в  җитәкчелегендә   «Витязь» судносында комплекслы тикшерүләр үткәрелә.

 

 Тын океанны өйрәнү  белән махсус халыкара  оешма  шөгыльләнә.

Кеше Атлантик океанны борынгы заманнарда ук үзләштерә башлаган. Аның ярларында төрле чорларда Борынгы ГрециядәКарфагендаСкандинавиядә диңгездә йөзү үзәкләре барлыкка килгән. Аның сулары легендар Атлантида ярларын юган, әмма Атлантиданың океандагы географик урыны турында галимнәр хәзергә кадәр әле бәхәсләшәләр.

Бөек географик ачышлар чорыннан башлап Атлантик океан Җир шарында төп су юлына әверелә.

Атлантика табигатен комплекслы өйрәнү бары тик XIX гасыр ахырында гына башлана. «Челленджер» судносында инглиз экспедициясе тирәнлекләрне үлчи, океанның су массасы үзлекләре, органик дөньясы турында мәгълүмат туплый. Халыкара геофизика елы (19571958) үткәрелгән чорда океанның табигате турында бигрәк тә күп мәгълүмат алына. Хәзерге вакытта күп кенә илләр катнашында 40 корабтан торган фәнни экспедиция эскадрасы су массаларын, океан төбе рельефын тикшеренүне дәвам иттерә. Океанологлар океанның атмосфера белән үзара тәэсирен өйрәнәләр, гольфстрим һәм башка агымнарның табигатен тикшерәләр.

 

 «Титаника», произошедшая в ночь с 14 на 15 апреля 1912 года. Он затонул через 2 часа 40 минут после столкновения с айсбергом в северных водах Атлантического океана (41° 43′ 55″ с. ш., 49° 56′ 45″ в. д.). Результатом этого стала гибель 1496 пассажиров и членов экипажа.

 

Белемнәрне ныгыту.

Атлас картасы белән.

Тын һәм Атлантик океанның географик урынын тасвирлау.

IV Физкультминутка. Белемнәрне тикшерү

Әйдәгез ял итеп алабыз, баш миләренә берникадәр кислород өстик.Моның өчен без ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР структурасын кулланырбыз. Һәрберегез басасыз, №1 лидер музыкага төрле хәрәкәтләр ясый ә сез аны кабатлыйсыз..

  А4 форматындагы кәгазьне ал һәм икегә бүлеп яртысын каршы як партнерыңа бир. Шул кәгазьне тагын икегә бүлегез, җилкәдәш партнерыгызга бирегез. Рәхмәт.   Океаннар турында мәгълүмат язарга.

 

V Йомгаклау

 

1. Дәрескә анализ.

-Бүгенге дәрестә нинди яңа төшенчәләр белән таныштык? Сезгә нәрсәләрне эшләү җиңел булды? Ә кайсылары авыр тоелды? Авырлыкларны җиңү өчен нәрсә эшләргә кирәк?

2. Өй эше:  

 

 

 

 

 

 


 

Скачано с www.znanio.ru

Укытучы : Григор ьева Лена Ильясовна

Укытучы : Григор ьева Лена Ильясовна

Витязь» судносында комплекслы тикшерүләр үткәрелә

Витязь» судносында комплекслы тикшерүләр үткәрелә
Скачать файл