Технологическая карта урока Тема: Җирнең кеше тарафыннан үзләштерелүе.

  • docx
  • 15.11.2021
Публикация на сайте для учителей

Публикация педагогических разработок

Бесплатное участие. Свидетельство автора сразу.
Мгновенные 10 документов в портфолио.

Иконка файла материала география 7 кл җирне үзләштерү.docx

 

 

Укытучы:

 Класс     7              Фән:      география                                             

ТЕМА:   Җирнең кеше тарафыннан үзләштерелүе.

Тема максаты: 1 Җирнең кеше тарафыннан үзләштерелүе буенча елем һәм  күнекмәләр бирү. Укучылырның атлас карталары, таблица, схемалар белән эшләү күнекмәсен үстерү.

Туган якның табигатенә горурлык хисе тәрбияләү.

 

Планлаштырылган нәтиҗә

Танып-белү

Регулятив

Коммуникатив

Алган белемнәрне практикада куллана белергә тиеш.

Кирәкле мәгълүматны дәреслектән таба белергә тиеш.

Уку мәсьәләсен кабул итү

Үз фикереңне төгәл, аңлаешлы итеп өйтеп бирү.

Төп төшенчәләр:  

Пространство оештыру

Предметара:

Тарих  

Эш формасы:

катнаш

Ресурслар: дәреслек, ноутбук, экран, презентация, проектор

Дәрес барышы

I Эшкә кызыксыну тудыру

1. Дәрескә әзерлекне тикшерү.

2. Уңай психологик халәт булдыру.   Дәреснең темасын максатларын өйтеп бирү.

1. Җирдә күпме халык яши? 2. Үзегез яши торган төбәктәге халыкның төп хуҗалык эшчәнлеге төрләрен атагыз.

II Белем һәм күнекмәләр булдыру

Кешенең материкларга таралып урнашуы. Галимнәрнең күпчелеге кешенең борынгы ватаны Африка һәм Көньяк-Көнбатыш Евразия дип исәпли. Әкренләп кешеләр Җир шарының, Антарктидадан кала, барлык материкларына да таралып утырганнар (38 нче р ә аннан соң башка материкларны үзләштергәннәр дип исәплиләр. Беринг бугазы урынында элек коры җир булган, ул моннан 30 мең еллар элек Евразиянең төньяк-көнчыгыш өлешен Төньяк Америка белән тоташтырган. Бу коры җир «күпере» аша борынгы аучылар Төньяк Америкага, ә аннан Көньяк Америкага, Утлы Җир утрауларына кадәр килеп җиткәннәр. Австралиягә кеше Көньяк-Көнчы-гыш Азиядән үтеп кергән.

Казып табылган кеше сөякләре аларның таралып урнашу юллары турында нәтиҗәләр ясарга ярдәм итте.

Кешеләр таралып утырган төп өлкәләр. Борынгы кабиләләр бер урыннан икенче урынга яшәү өчен уңайлырак шартлар эзләп күчеп йөргәннәр. Яңа җирләр үзләштерү терлекчелек һәм игенчелекнең үсешен тизләткән. Әкренләп халык саны да арткан. Әгәр 15 мең еллар элек Җирдә 3 миллионга якын кеше яшәгән дип исәпләнсә, хәзерге вакытта халык саны 6 млрд кешегә җитеп килә. Кешеләрнең күпчелеге басуларны эшкәртү, завод-фабрикалар төзү, торак пунктлар урнаштыру өчен җайлы тигезлекләрдә яши.

Җир шарында халык иң тыгыз урнашкан дүрт өлкәне аерып йөртәләр: Көньяк һәм Көнчыгыш Азия, Көнбатыш Европа һәм Төньяк Американың көнчыгыш өлеше. Моны берничә сәбәп белән аңлатырга мөмкин: уңайлы табигый шартлар, алга киткән хуҗалык, халыкның бик күптәннән шунда урнашкан булуы. Көньяк һәм Көнчыгыш Азиядә уңайлы климат шартларында халык элек-электән сугарулы җирләрдә игенчелек белән шөгыльләнә, бу елына берничә уңыш җыеп алырга, бик күп халыкны туендырырга мөмкинлек бирә.

Көнбатыш Европада һәм Төньяк Американың көнчыгышында промышленность яхшы үскән, фабрикалар һәм заводлар күп, шәһәр халкы өстенлек итә. Төньяк Американың Атлантик океан яр буйларында Европа илләреннән күчеп килгән кешеләр утырып калган.

Кешеләрнең төп хуҗалык эшчәнлеге төрләре. Табигый комплексларга аның йогынтысы. Җир шарының табигате — халыкның яшәү һәм эшчәнлек мохите ул. Хуҗалык белән шөгыльләнгәндә кеше табигатькә йогынты ясый, аны үзгәртә. Шуның белән бергә табигый комплексларга хуҗалык эшчәнлегенең төрлесе төрлечә тәэсир итә.

әсем). Башта алар тормыш өчен уңайлы Евразия һәм Африка җирләрен, Табигый комплексларны авыл хуҗалыгы бигрәк тә нык үзгәртә. Иген игү һәм терлекчелек өчен зур мәйданнар таләп ителә. Җирләрне сөрү нәтиҗәсендә, кыр үсемлекләре-нең мәйданнары кимеде. Туфрак уңдырышлылыгын өлешчә югалтты. Ясалма сугару югары уңыш алырга ярдәм итә, әмма корылыклы өлкәләрдә артык күп сибү туфракның тозлануына һәм уңышның кимүенә китерә. Терлекләр дә үсемлек капламын һәм туфракны үзгәртә: алар үсемлекләрне таптыйлар, туфракны тыгызлыйлар. Коры климат шартларында көтүлекләр буш чүлләргә әверелергә мөмкин.

Кешенең хуҗалык эшчәнлеге йогынтысында урман комплекслары зур үзгәрешләр кичерә. Чамасыз кисү нәтиҗәсендә Җир шарындагы урман мәйданнары кыскара. Тропик һәм экваториаль поясларда, басулар һәм көтүлекләргә урын бушату өчен, әлегә кадәр урманнарны яндыралар.

Промышленностьның бик тиз үсүе, һаваны, суны һәм туфракны пычратып, табигатькә җимергеч йогынты ясый. Газ хәлендәге матдәләр — атмосферага, ә катылары һәм сыеклары туфракка һәм суга эләгә. Файдалы казылмалар чыгарганда, бигрәк тә ачык ысул белән эшләгәндә, җир өстендә бик күп калдык һәм тузан җыела, зур тирән карьерлар барлыкка килә. Аларның мәйданы бертуктаусыз арта, шуның белән бергә туфрак һәм табигый үсемлекләр юкка чыга бара.

Шәһәрләрнең үсүе йортлар, предприятиеләр, юллар төзү өчен яңа җир мәйданнарына ихтыяҗны арттыра. Эре шәһәрләр тирәсендә, кешеләр күпләп ял итә торган урыннарда да табигать үзгәрә. Әйләнә-тирәдәге табигатьнең пычрануы кешеләрнең сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый.

Шул рәвешчә, Җир шарының шактый зур өлешендә кешеләрнең хуҗалык эшчәнлеге теге яки бу дәрәҗәдә табигый комплексларны үзгәртте.

 

III Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Ни өчен Җир шарының төрле урыннарында халык тыгызлыгы бертөрле түгел? 2. Кешеләрнең хуҗалык эшчәнлегенең нинди төрләре табигый комплексларны бигрәк тә нык үзгәртә?.

IV Физкультминутка. Белемнәрне тикшерү

Әйдәгез ял итеп алабыз, баш миләренә берникадәр кислород өстик.Моның өчен без ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР структурасын кулланырбыз. Һәрберегез басасыз, №1 лидер музыкага төрле хәрәкәтләр ясый ә сез аны кабатлыйсыз..

  А4 форматындагы кәгазьне ал һәм икегә бүлеп яртысын каршы як партнерыңа бир. Шул кәгазьне тагын икегә бүлегез, җилкәдәш партнерыгызга бирегез. Рәхмәт.   Хәзерге вакытта үзенчәлекле табигать күренешләре (вулкан атылулар, җир тетрәү, көчле давыллар, су басулар һ. б.), шулай ук халык тормышында мөһим вакыйгалар була торган илләрне атагыз.

V Йомгаклау

 

1. Дәрескә анализ.

-Бүгенге дәрестә нинди яңа төшенчәләр белән таныштык? Сезгә нәрсәләрне эшләү җиңел булды? Ә кайсылары авыр тоелды? Авырлыкларны җиңү өчен нәрсә эшләргә кирәк?

2. Өй эше: