Технология "Йомры икмэк"экиятенэ композиция (аппликация).
Оценка 4.8

Технология "Йомры икмэк"экиятенэ композиция (аппликация).

Оценка 4.8
Разработки уроков
docx
технология
3 кл
09.04.2018
Технология "Йомры икмэк"экиятенэ композиция (аппликация).
Тема: “Йомры икмәк” әкиятенә композиция (аппликация). Максатлар: Өйрәтү: укучыларны икмәкнең кадерен белергә, әкиятне образлы күзаллау булдырырга, төсле кәгазь белән рациональ эшләргә өйрәтү; Үстерү:эшләгәндә төсләрне дөрес сайлый белү, эшләү күнекмәләрен үстерү; Тәрбияви:икмәккә,табигатькә,хайваннарга ,мәктәп җиһазларына хуҗа- ларча топле караш, пөхтәлек, түземлелек,төгәллек, кеше хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү.
Йомры икмэк экиятенэ композиция.docx
Сафин Ф.Ә исемендәге Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбе ТЕХНОЛОГИЯ ТЕМА: “Йомры икмәк”әкиятенә композиция (республика семинары)                                                                                Укытучы:Галиуллина В.Р.                             17 октябрь 2014 ел. Технологиядән ачык дәрес Тема: “Йомры икмәк” әкиятенә композиция (аппликация). Максатлар:  Өйрәтү: укучыларны икмәкнең кадерен белергә, әкиятне образлы                    күзаллау булдырырга, төсле кәгазь белән рациональ эшләргә                  өйрәтү; Үстерү:эшләгәндә төсләрне дөрес сайлый белү, эшләү күнекмәләрен                үстерү; Тәрбияви:икмәккә,табигатькә,хайваннарга ,мәктәп җиһазларына хуҗа­                  ларча караш, пөхтәлек, түземлелек,төгәллек, кеше хезмәтенә                  хөрмәт тәрбияләү. Җиһазлау:компьютер, мультимедиа, үрнәк композиция, төсле кәгазь,                  кайчы,карандаш, клей,газета. Дәрес барышы. 1. Оештыру өлеше. 1) Исәнләшү.Бүген бездә кунаклар.Бер­беребезгә ягымлы  елмайдык һәм урыннарыбызга утырдык. 2. Белемнәрне актуальләштерү. Әңгәмә.        Укытучы эшчәнлеге 1)Безгә бүген кунакка “Буратино” килгән.Ул Безнең белемнәребезне тикшерү өчен үзе белән  табышмак алып килгән.(Слайд1)      Үзе түгәрәк,     Урыны түрдәрәк,     Эче тулы күзәнәк    Әчкелтем дә төчкелтем,    Бар нәрсәдән дә кадерлерәк. ­ Әйе,укучылар, ипи. Кадерләп аны ипи, икмәк, ипекәй дип  әйтәләр.       2)Менә игътибар итегез әле, минем кулымда яңа күпереп пешкән түгәрәк икмәк.Никадәр  кадерле ул, олы ул.Әллә нинди ризыклар тор­ са да, аннан башка табында ямь юк. Проблема кую.   3)Ә беләсезме икән укучылар, икмәк табынга  килгәнче никадәр юл үтә? (Слайд  2)  ­Иң беренче орлыкларны эшкәртелгән җиргә  чәчәләр.Ул үсә ,өлгерә, саргая.Башаклар саргая. (Слайд  3) Уңыш җыяр вакыт җиткәч, комбайннар эшкә  чыга.Бөртекләрне әрәм­шәрәм итмичә,югалт­ мыйча җыеп алалар һәм машиналарга төяп  амбарларга җибәрәләр.(Слайд 4, 5) Анда киптереп, он итеп тарталар.Шул оннан  ипи,икмәк, башка ризыклар пешерәләр.(Сл.6,7 Укучылыр эшчәнлеге           Ипи, икмәк. Укучыларның фикерләре,сөйләве. 4)Укучылар җәй көне кемнәрнең әтиләре  комбайнда эшлиләр? 5)Икмәкнең өстәлгә ничек килеп җитүе турында  Илсөяр бик матур шигырь өйрәнгән иде.Сөйләп  күрсәтсен әле. Укучылар кул  күтәрәләр. 1 укучы шигырь сөйли. Ипи булса. Ипи басуда үсә, Аннан амбарга күчә. Аннары мичтә пешә, Кызарып мичтән төшә. Шуннан килә өстәлгә­ Безгә куәт өстәргә! Ипи булса табында, Булдырам мин барында. 6)Ә бит укучылар икмәкнең валчыгын дә әрәм итеп кадерсезләргә ярамый.Ул бик гөнаһы була.Элек  безнең әби­бабаларыбыз җиргә төшкән ипи  валчыгын таба алмасалар, башкалар килеп  таптамасыннар өчен шул урынны түгәрәкләп койма белән әйләндереп алганнар. ­Ә сез укучылар, икмәк кадерен беләсезме соң? Өйдә, ашханәдә ашаган вакытта идәнгә төшерми­ сезме, кадерсезләмисезме? ­Аны бер генә кеше үстерәме инде? Ә сезнең әни­әбиләрегез икмәк пешергәннәре  бармы соң? 3.Яңа тема өстендә эш. Юк. Күп кеше хезмәте керә. Әйе. 1)Ә сез укучылар икмәк турында нинди әкиятләр беләсез?(Слайд 8) ­Әйдәгез әле бу әкиятне искә төшереп китик әле. Йомры икмәк. 1)Икмәкне пешерү 2)Икмәк өйдән кача 3)Куян белән очрашу 4)Бүре белән очрашу Укучылар өзекләргә бүлеп сөйлиләр. 5)Аю белән очрашу 6)Төлке белән очрашу 4.Физминутка. Проблемалы эзләнү.Без бүген нәрсә  эшләрбез икән? 2)Без бүген сезнең белән шушы әкияттән бер өзек Икмәкнең куян белән очрашуын төсле кәгазь белән ябыштырып эшләрбез.(Үрнәкне күрсәтү) 3)Эш алымнарын аңлату. ­Җәй нинди төсләргә бай? Ни өчен шулай  уйлыйсыз? ­Әйе, бик дөрес, бөтен җир яшеллеккә күмелгән. Шулай булгач без аның җирлегенә яшел төсне сайларбыз. ­Ә куян белән йомры икмәкне ясау өчен нинди төс  сайларбыз?Агачлар,чәчәкләр өчен нинди төс? 4)Нинди өлешләрдән тора? 5)Нинди эш кораллары кирәк? 6)Куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү. Уку. 7)Шулай ук кәгазьне дә әрәм­шәрәм итмәскә,дөрес  файдаланырга кирәк. Кәгазь кайдан алына? 6.Иҗади эш.Парларда эшләү. 1)Башта өстәлгә гәҗитләрне җәябез.Безгә бу ни  өчен кирәк? 2)Иң беренче без җирлегебезне әзерләп куябыз. Күкне ясар өчен зәңгәр төсне алабыз. 3)Сезнең алдыгызда шаблоннар ята.Башта йомры  икмәкне ясар өчен тугәрәкне,икенчебез куянны  ясар өчен баш өлешен,гәүдә өлешен,колакларын  сызабыз.Кисәбез.Агачларны,чәчәкләрне кисәбез. 7.Физминутка.  Кисеп эшне бетергәч килеп чыккан композицияне ябыштырабыз.Күзләрне,борын,авызларны ясыйбыз. Яшел төсләргә. Агачлар яшел яфраклы. Сары төсне. Гәүдә,баш,колак. Кайчы,клей,карандаш, Укучылар сөйли. Өстәлне буямас өчен. 3­4 укучы шигырь 4)Икмәк турында тагын нинди шигырьләр беләсез 8.Йомгаклау. ­1)Укучылар фикер йөртеп карыйк әле, ни өчен  төлке йомры икмәкне кабып йоткан соң? сөйли. Икмәк тәмле булган. Кадерләргә,әрәм­шәрәм итмәскә. ­2)Димәк икмәкне нишләргә кирәк инде? 3)Хәзер эшләгән эшләрне карыйбыз.Кайсы пар  ничек эшләде икән? 4)Бүгенге дәрестә “Буратино” безнең  унганлыгыбызны күрде.Сез бик тырышып  эшләдегез.Молодцы! Булдырдыгыз! 9.Үзбәя кую. Бездә сезнең белән ипинең тәмен татып  карарбыз. Шигырьләр. 1.Алдыбызда ята кара икмәк, Телем­телем итеп киселгән. Өй эчләре шундый аңкып тора Яңа пешкән икмәк исеннән. 2.Игенчеләр күпме тир түккән, Һәр бөртеге өчен аларның? Ашауларын онытып, буразнада, Үткәргәннәр күпме таңнарын! 3.Яшәү чыганагы – кояш нурын, Җир җылысын саклап үзендә. Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк Һәр табынның тора түрендә. 4.Әти­әни, Ватан һәм дә икмәк! Бу сүзләрдә яшәү мәгънәсе. Бәхет, хезмәт, ирек, тормыш яме­ Шул сүзләргә бәйле һәммәсе. Дәрескә үзанализ. Укытучы: Галиуллина Венера Рафаиловна.          Технология:    3 нчеА сыйныфы.         Дәреснең темасы: “Йомры икмәк” әкиятенә композиция.         Дәреснең тибы: Яңа материалны өйрәнү.        Дәреснең төзелеше:          1.Оештыру өлеше.          2.Белемнәрне актуальләштерү.           3.Яңа теманы аңлату.           4.Иҗади эшләү.           5.Йомгаклау.    Дәреснең темасы программада “Кәгазь белән эшләү  технологияләр”бүлегенә кертелгән.Бу теманы өйрәнү өчен 6 сәг.вакыт  бирелгән.    Дәреснең тибы аның эчтәлегнә туры килә:укучыларны кызыксындыру, актульләштерү,яңа теманы өйрәтү, алган белемнәрне ныгыту,камилләш­ терү,дәреснең дидактик максатыннан караганда бик отышлы.    Әлеге дәрестә укытуның традицион метод һәм алымнары белән  беррәттән яңа педагогик технологияләр дә кулландым.    Дәресне балаларның яшь үзенчәлекләрен, яңа дәреснең заманчалыгын,  тормыш белән бәйләнешен исәпкә алып төзедем.    Белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, дәресемдә  балаларның тәрбиялелеген күтәрү өстендә дә эшләргә тырыштым.     Дәресемә түбәндәге максатларны куйдым: Өйрәтү: укучыларны икмәкнең кадерен белергә, әкиятне образлы күзаллау булдырырга, төсле кәгазь белән рациональ эшләргә                  өйрәтү; Үстерү:эшләгәндә төсләрне дөрес сайлый белү, эшләү күнекмәләрен                үстерү; Тәрбияви:икмәккә,табигатькә,хайваннарга ,мәктәп җиһазларына хуҗа­                  ларча караш, пөхтәлек, түземлелек,төгәллек, кеше хезмәтенә                  хөрмәт тәрбияләү. Минем фикеремчә, дәрескә куелган барлык максатларга ирешелде.  Укучыларны дәрестә пассив тыңлаучы итеп түгел, ә танып белү  процессында актив катнашучы итеп күрә белү, дәрестә минем төп  бурычым иде.  Укучыларны дәрескә кызыксындыру максатыннан, актуализация  этабында тормыш белән бәйләдем. Яңа теманы бирүдә проблемалы  эзләнү методы элементларын кулландым.  Дәрестә һәр баланың фикерен сорап бетерү мөмкин түгел, шулай да,  дәрестә һәрбер укучыга үзенең фикерен әйтү мөһим. Бу исә укучыларны  үзләрен шәхес итеп тоярга мөмкинчелек бирә.  Дәрес барышында  укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен, осталыкларын мөстәкыйль  рәвештә куллана белү эзлеклелеге тәэмин ителде. Яңа идеялар булган  белемнәргә нигезләнеп  бирелде, тормыш белән бәйләнеш күздә  тотылды.Укучыларның белемнәрен бәяләү объектив булды,чөнки алар үзләренең эшләреннән канәгатькалдылар.Гомумән алганда дәреснең  тәрбияви, белем һәм үсешле укыту ягыннан әһәмияте зур булды, дип уйлыйм.

Технология "Йомры икмэк"экиятенэ композиция (аппликация).

Технология "Йомры икмэк"экиятенэ композиция (аппликация).

Технология "Йомры икмэк"экиятенэ композиция (аппликация).

Технология "Йомры икмэк"экиятенэ композиция (аппликация).

Технология "Йомры икмэк"экиятенэ композиция (аппликация).

Технология "Йомры икмэк"экиятенэ композиция (аппликация).

Технология "Йомры икмэк"экиятенэ композиция (аппликация).

Технология "Йомры икмэк"экиятенэ композиция (аппликация).

Технология "Йомры икмэк"экиятенэ композиция (аппликация).

Технология "Йомры икмэк"экиятенэ композиция (аппликация).

Технология "Йомры икмэк"экиятенэ композиция (аппликация).

Технология "Йомры икмэк"экиятенэ композиция (аппликация).

Технология "Йомры икмэк"экиятенэ композиция (аппликация).

Технология "Йомры икмэк"экиятенэ композиция (аппликация).

Технология "Йомры икмэк"экиятенэ композиция (аппликация).

Технология "Йомры икмэк"экиятенэ композиция (аппликация).
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
09.04.2018