Эшнең исеме : “Түбән Кама районы керәшеннәренең тел үзенчәлекләре”
Үтәде: Ахмитова Айзилә,
Татарстан Республикасы
Түбән Кама шәһәре
МББУ “2 нче гомуми урта
бирү мәктәбе” нең
6 нчы сыйныф укучысы
Фәнни җитәкче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Афанасьева Людмила Степан кызы
2017 нче ел
I Кереш өлеш
1.1“Түбән Кама районы керәшеннәренең тел үзенчәлекләре” темасының актуальлеге, максат һәм бурычлары......................................................... ......3
1.2Тикшерү эшенең объекты, предметы, методлары...............................3-4
II . Төп өлеш
2.1 Сөйләшнең фонетик үзенчәлекләре: ассимиляция-диссимиляция күренешләре.......................................................................................................4 - 5
2.2. Сөйләшнең грамматик үзенчәлекләре................................................5-6
2.3. Сөйләшнең лексик үзенчәлекләре.................................................... 7
2.4. Түбән Кама районы керәшеннәрендә кулланыла торган
жаргоннар........................................................................................................... 8-9
III Йомгаклау
3.1Фәнни-тикшеренү эшенең нәтиҗәләре..............................................10
IV Кулланылган әдәбият исемлеге..............................................................11
V. Кушымта......................................................................................................12
Кереш
“Түбән Кама районы керәшеннәренең тел үзенчәлекләре” темасына эзләнү эше барышында үз алдыбызга түбәндәге максат һәм бурычларны куябыз:
Максат:
1. Түбән Кама районы керәшеннәренә хас булган җирле сөйләм үзенчәлекләрен җыю һәм анализлау;
2.Диалекталь үзенчәлекләрне барлап, үзебезне дөрес итеп сөйләшергә һәм язарга өйрәтү.
Бурычлар
- татар диалектологиясе фәне турында мәгълүматлы булу;
- диалектология өлкәсендә хезмәт куючы галимнәр һәм аларның хезмәтләре белән танышу;
- диалекталь һәм жаргон сүзләрнең татар әдәби теленә йогынтысын билгеләү.
Тикшерү эшенең объекты, предметы, методлары
Керәшеннәр Татарстанның төрле төбәкләрендә: Каманың уң ягында, Мишә буйларында, Казан арты районнарында, Тау ягында, Каманың аръягында ягъни Әлмәт-Зәй-Чаллы — Түбән Кама тирәләрендә күмәк тупланып яшиләр. Болардан тыш Башкортстанның Бакалы, Удмуртиянең Грахов районнары — керәшеннәр бергәләп җыелып яши торган җирләр. Чиләбе өлкәсендә яшәүче ногайбәкләр дә — үзләрен керәшеннәр исәбенә кертәләр.
Белгәнебезчә бер генә халык та үзе аерым гына яшәми. Алар илебезнең төрле урыннарында үзара аралашып көн күрәләр. Һәм һәрбер җирлектә үзе өчен генә булган сөйләм формалаша. Әлеге сөйләшнең составына башка халыкларның сөйләм үзенчәлекләре дә йогынты ясый. Шулай итеп, сөйләшләр барлыкка килә дә инде. Телнең билгеле бер төбәктә генә таралган төрен диалект, җирле сөйләш дип атыйлар. Шушы төбәккә генә хас булган, гомумхалык теленә кермәгән сүзләрне диалекталь сүзләр дип йөртәләр. Халыкның сөйләмә телен иң элек менә шул диалектларга бүлеп өйрәнәләр дә инде. Билгеле булганча, диалекталь сөйләм әдәби нормалардан күпкә аерылып тора. Шуңа бәйле рәвештә, диалекталь сөйләм хаталы, аны булдырмау ягын карау турында сүз бара. Күпмедер дәрәҗәдә бу фикердә хаклык бар. Чыннан да, сөйләмебез төзек, матур булырга тиеш. Ләкин диалектлар да, сөйләшләр дә телебез кебек үк тарихи мирас булуын онытмаска кирәк. Ә тарих ул – төзәтүләрсез, ничек бар шул килеш кабул ителергә тиеш. Шулай булгач, диалектлардан йөз чөерергә безнең хакыбыз юк , дип әйтергә мөмкин.
Татар сөйләмә теле өч диалекттан тора. Аларга урта, көнбатыш һәм көнчыгыш диалектлары керә. Без урта диалектка кергән керәшен татарлары сөйләшенә тукталырга булдык.Ул бик борынгыдан Идел-Урал төбәгендә киң таралган.
Урта диалект түбәндәге сөйләшләргә бүленгән .
- тау ягы сөйләше (Татарстанда Иделнең уң ягында);
-казан арты сөйләше (Мамадыш, Балтач, Арча, Дөбьяз, Әтнә районнарында);
- минзәлә сөйләше (Татарстанның һәм Башкортстанның Ык буена урнашкан районнарында);
- керәшен татарлары сөйләше (Казан арты, Түбән Кама,Зәй, Лаеш һ.б. районнар)
- бөре сөйләше (Башкортстанда);
- нократ-глазов сөйләше (Киров өлкәсендә, Удмуртиядә);
- бәрәңге сөйләше (Марий Элда);
- гайнә сөйләше (Пермь һәм Свердловск өлкәләрендә);
- камышлы сөйләше (Самара өлкәсендә);
- абдуллин сөйләше (Оренбург өлкәсендә);
- касыйм сөйләше (Рязань өлкәсендә);
- ногайбәк сөйләше (Чиләбе өлкәсендә);
- эчкен сөйләше (Чиләбе һәм Курган өлкәләрендә);
- сафакүл сөйләше ((Чиләбе һәм Курган өлкәләрендә);
Хәзерге татар әдәби теле урта диалектның казан арты сөйләшенә нигезләнгән.
Түбән Кама районы керәшеннәренең сөйләме урта диалектның керәшен татарлары сөйләшенә туры килә. Бер генә сөйләш тә китапта бирелгән үзенчәлекләр кысасына гына кереп бетми. Бер сөйләшнең үзенчәлекләрендә әледән-әле башка диалекталь формалар да очратырга була. Моның сәбәпләре күп. Без шуларның берничәсенә генә тукталып үтәбез:
Халыклар һәрвакыт бер генә урында яшәми, күченеп йөрергә дә мәҗбүр.Төрле милләт кешеләре үзара аралашып яшиләр, һәм аларның тел үзенчәлекләре безнең телебезгә йогынты ясый.Гомер-гомергә татар халкы башка төбәкләр һәм милләтләр белән кодалашып яшәгән, шуның нәтиҗәсендә телебезгә башка диалектның берәмлекләре дә килеп кергән. Шуңа бәйле рәвештә, без үзебезнең җирле сәйләмебезгә характерлы булган кайбер үзенчәлекләргә тулырак тукталып китәбез.
II.Төп өлеш
2.1 Сөйләшнең фонетик үзенчәлекләре: ассимиляция-диссимиляция күренешләре.
Керәшеннәрнең сөйләшен Татарстанның күп районнарын һәм башка төбәкләрдә очратырга була. Ул төрле сөйләшләр белән уратылып алынган. Шуңа күрә анда да башка сөйләшләренең үзенчәлекләре табыла. Керәшеннәренң сөйләшенең бер үзенчәлеге булып, сүз башында әдәби телдәге й урынына җ куллану санала: җул ( юл ), җон ( йон ), җөрәк(йөрәк), җегет (егет,)җаулык ( яулык ), җәшен (яшен), җаман (яман). “Җ” авазы төрки “й”ның артабан үсеше исәпләнә. Бу хакта В.А.Богородицкий хаклы рәвештә болай ди: “Латин халык телендәге “й” ( j ) авазының итальян телендә “дж”, французларда “җ” авазларына үзгәргәне кебек, “җ”, “ж” да, ягъни Идел буе татарларының “җ”се һәм казахның “ж” авазы да борынгы төрки “й” ( j ) авазының артабан үсеше булып тора”.
Керәшен халкы тарафыннан бер үк мәгънәне белдергән сүзнең калын һәм нечкә вариантлары куллануны очратырга була: әз-мәз һәм аз-маз, ачы һәм әче, буа-бөя, акрын – әкерен, .
Ассимиляция-диссимиляция күренешләре
а ) з-ч: килегечче ( килегезче ), барыгыччы ( барыгызчы ).
б ) н-м: томбоек ( төнбоек ), умбер (унбер)
в ) л-ң: суң кул ( сул кул ), җаңгыз ( ялгыз ), җаңгыш ( ялгыш ), җондыз (йолдыз).
г ) н-ң: сиң генә ( син генә ), миң генә ( мин генә ).
д ) с-ч: урычча ( русча ), хакачча ( хакасча ).
е ) ф-к: куфайка ( фуфайка )
ж ) ф-п: купайкы(фуфайка), парш(фарш), пары(фара, түпли(туфли).
з) рус теленнән кергән сүзләрдә, сүз азагында< а> авазы урынына< ы> авазы, <о > урынына< y>,< у> урынына <ө> авазлары куллану да таралган: майкы (майка), нуски (носки), ,батун (батон), чөлкә (чулки),
Рус теленнән кергән сүзләрдә шулай ук <в> урынына <б> кулланылу күренеше әби-бабайлар телендә хәзер дә сакланып калган: багун (вагон ), бичер (вечер ), блас (власть), банна (ванна), бинт (винт), бинтовка (винтовка), булкан (вулкан). Хәзерге вакытта мондый сөйләш очракларын өлкән буын вәкилләрендә еш очратып була. Яшьләрнең рус телен белү һәм аны дөрес итеп куллану дәрәҗәсе югары булганга, алар сөйләмендә бу очрак күзәтелми.
Керәшеннәрдә православие динендә булганлыктан, кеше исемнәре руслардан алынган. Керәшен сөйләшенең бу өлкәсе бигрәк тә әдәби сөйләм нормаларына туры килми. Чөнки русларда кулланыла торган авазларның кайберләре татар телендә сөйләшкән кешеләр өчен кыенлыклар тудыра. Шуның өчендер инде керәшен халкы бу исемнәрне үз теленә җайлаштырып сөйли торган булгандыр. Анна (Аннук, Анукай, Анный), Варя (Барук), Галина (Гәлинә), Дарья (Дарҗа, Дарҗук), Степан (Ычтапан, Ычтипан), Василий (Бәчи, Бәчүк), Александр(а)(Санук, Санка, Сандыр,Сандра ) һ.б. Бу сөйләшне дә хәзерге яшьләр сөйләмендә табып булмый. Урта һәм өлкән буын сөйләшендә генә очратырга була.
2.2 Сөйләшнең грамматик үзенчәлекләре
а) Кабатлауларда -гала/-гәлә, -ыштыр/-ештер куллану: баргала, укыштыр һ.б.
б) Эмоциональлекне арттыру өчен “әнә”, “менә” күрсәтү алмашлыкларына татар телендә бөтенләй булмаган -терә кушымчасы ялгана: әнәтерә ( әнә ничек, әнә кайда кебек мәгънә аңлатыла ), менәтерә ( менә сиңа кирәк булса дигән мәгънә бирелә ).
г)Әдәби телдәге билгесез үткән заман кушымчасы -ган, -гән урынына -ырлык, -ерлек кулланыла: Анда барырлык түгел (Анда бара торган түгел ). Бу җырларлык җыр түгел ( Бу җырлый торган җыр түгел ).
д) Үткән заман хәл фигылен белдерү өчен -гачтын, -гәчтен, кушымчасы файдаланыла: укыгачтын ( укыгач ), кигәчтен ( кигәч ), бетергәчтен (бетергәч).
е)Хикәя фигыльнең үткән заманын белдерү өчен -дырые, -дерие кушымчалары файдаланыла: барадырые ( бара иде ), киләдерие (килә иде), укыйдырые(укый иде), сөйлидерие (сөйли иде).
2.3 Сөйләшнең лексик үзенчәлекләре
А:
авырсы - артык баллы
адарыну – ният итү
азу теше чыккан – шомарган, үткенләнгән, азган
алачык – мунчаның такта өйалдысы
ару-яхшы.
Ә:
әмәл – чара
әпчи карчык –күп сөйләүче, кирәкмәгән җирдә кысылып утыручы.
Б:
ботау – өзү
бичура – җыйнаксыз кеше
бүсмән, бүсмәт – симез, таза
батман – күп
бакчый – аптрау, соклану(кереш сүз)
Г:
гөрнадир –зур гәүдәле
гүпчи –бөтенләй
гәрнич – кәрниз
гүлбәч – мич арты
гүрнәчә – өйнең ак ягы
Д:
даган - таган
двур – ат сарае, (конный двор).
И:
иярчек – ияреп йөрүче
ирдәүкә - зур гәүдәле хатын - кыз.
К:
кукраеп – кабарынып йөрү
калай әтәч - кыланчык
катышу – туганлашу
кәкшегән – какшаган
кәнтәй- кечкенә гәүдәле кеше
көлчә - таба күмәче
кылчык – кыланчык
кылтаю –кылану
кысыр аш - итсез аш
кысыр кайгы – юкка кайгыру
Л:
лачинкә -носилка
ләпәшкә - сытылган
ләчтит – гайбәт.
М:
манир – кыяфәт, гадәт
Н:
нәстә - нәрсә.
очтымак – оҗмах
отыры – тагын, тагын да
П:
пилмин -пилмән
пакус – чабылган печән рәте.
Р:
ристан - сукбай.
С:
сидрәгән – тузган.
саум – туйга алып килгән күчтәнәч
Т:
тәбе – капкын
кымтраклау – тынгы бирмәү, аптырату
томыру – ыргыту
турта – корт (эремчектән ясалган ризык)
тылкышу - катнашу
түти – апа.
У:
умырып – күп итеп
уптым-илаһи - барысын да берьюлы.
Х:
хәтлек – кадәр, хәтле.
Ч:
чирек – 3 литр
чирау – кату
чокыр – чынаяк
Ш:
шырлан – ябышкак.
Ы:
Ызан – сукмак.
Диалекталь сүзләр, билгеле бер территориядә кулланылып, шул төбәккә генә хас сүзлек байлыгын тәшкил итә.
2.5 Түбән Кама районы керәшеннәрендә кулланыла торган кайбер жаргоннар
Жаргон – француз теленнән кергән сүз (jargon). Ул бердәй профессия, көнкүреш шартларында уртак кызыксынулар белән яшәүче кешеләр сөйләмендәге үзенчәлекле сүзләр җыелмасын белдерә.
Жаргон лексика, нинди иҗтимагый катламда куллануга карап, 2 төргә аерыла: киң катлам кешеләр телендә кулланыла торган һәм тар, ябык коллективларда башкаларга аңлашылмаслык итеп, конспирация максатыннан кулланыла торган жаргон. Җәмгыять үзгәргән саен, жаргон лексика составы да үзгәреш кичерә. Әдәби телгә жаргон сөйләм теле аша, матур әдәбият аша үтеп керәләр, әмма аларның телдә кулланылуы нормалардан читләшүгә, телнең сафлыгына зыян китерә.
Алар телебездә ничек берегеп калалар соң?
- Көнкүрешне белдерүче берәр сүзнең синонимы булалар.
- Бу сүзләргә экспрессив-стилистик бизәк хас.
Шуңа күрә алар киңрәк таралганнар һәм бик җиңел генә гади сөйләмгә дә күчеп китәләр.
Татар теле лексикасында һәр төбәкнең үз җирлеге өчен генә хас булган тагы бер төркем сүзләр яшәп килә. Алар, берсүзсез жаргон төрләренә карыйлар. Шулай булуга карамастан, аларны да диалекталь үзенчәлекләре буенча төркемләп карарга була. Сүз кечкенә балаларны сөйләшергә өйрәткәндә зурлар телендә очрый торган кайбер гыйбарәләр турында бара. Билгеле булганча, кечкенә сабыйның теле ачылу бик тә кызык, ләкин шул ук вакытта бик тә авыр күренеш. Кызыклыгы – кечкенә генә адәми затның олыларча сөйләшергә тырышуында булса, авырлыгы – моның өчен барлык авазларны да дөрес итеп әйтүдә. Берсүзсез, тел ачылу барышында кечкенә бала бары тик билгеле күләмдәге авазларны гына дөрес итеп әйтергә сәләтле. Һәрвакыттагыча, күп кенә балалар өчен [р], [л], [ң], [ш], [з] авазларын әйтү бик күп мәшәкатьләр китереп чыгара. Өлкәннәр исә, иң беренче чиратта, баланың сөйләшә башлавын күздә тоталар. Дөрес сөйләү яки дөрес сөйләмәү икенче планга кайтып кала, бары тик бала үзенә кирәкле булган төшенчәләрне, предметларны атый гына алсын. Шул максатка ирешер өчен, әти-әниләр һәм әби-бабайлар, алар өчен җиңелрәк саналган сүзләрне генә кулланырга, әйттерергә тырышалар. Ул гына да түгел, ул сүзләрне үзләре үк үзгәртелгән, җиңеләйтелгән вариантта кулланалар. Әлеге балалар сөйләшендәге сүзләрне зурлар башлап үзләре, ә соңрак, аларга охшатып, кечкенә сабыйлар да кабатлый башлый. Ни хикмәт: мондый үзгәрешләргә дучар булган сүзләр баланың теле ачылуга ничектер уңай йогынты ясый. Әлеге гыйбарәләрнең һәрберсенең я бер, яисә хәтта икешәр мәгънәләре бар. Хәзер шуларга тулырак тукталып китәм.
Итә ярдәмче фигыле белән ясалган жаргоннар:
- Ә-ә-ә итә (йоклый). Шәһәр җирлегендә яшәүче һәм Татарстаннан читтә урнашкан татарлар аны бай-бай итә, әлли-бәлли итә формасы белән дә алыштыралар.
-Чәп-чәп итә (мунчада себерке белән чабына)
- Пәп итә (үбеп ала)
- Өф итә (авырта). Бу гыйбарә кайбер якларда бу итә варианты белән дә алыштырыла.
- Пеш итә (пешерә). Бу кисәтү сүзен кайнар әйберләрдән ерак йөрүне булдырыр өчен, еш кына куркытыр өчен кулланалар.
- Кых итә (бу төшенчә ниндидер физик җәрәхәт ясалырга мөмкин булганда кисәтеп әйтелә. Энәгә чәнчелү, токка тотылу, пычакка киселү күздә тотыла.)
- Җу-җу итә (юына ). Керәшеннәрнең тел үзенчәлекләре өчен җ-лаштыру хас булганлыктан, ул югарыда телгә алынганча, ә башка төбәкләрдә ю-ю итә формасында яңгырый.
- Ап итә (егыла).
- Ам итә ( тешли яисә ашый)
Җирле сөйләшләргә бәйле булган жаргоннар :
- Мәм-мәм, мәми (ризык, тәмле әйбер). Минзәлә сөйләшләрендә аның мәмәй кебек формасы бар.
- Тәти ( уенчык һәм чиста, матур әйбер мәгүнәсендә). Минзәлә халкы телендә аның тәтәй дигән варианты яшәп килә.
- Бәби ( кечкенә бала яисә курчак). Минзәлә сөйләшендә ул еш кына бәбәй дип йөртелә.
- Какай (а-ай) ( пычрак, тотарга ярамый торган әйбер). Шәһәр җирлегендә торучылар аны еш кына кака сүзе белән алыштыралар.
- Какай йөрү (тәпи өйрү)
Туганлык мөнәсәбәтен күрсәтүче жаргоннар:
- Әннә (әни)
- Әббә (әни)
- Әттә (әти)
Кош-корт, җәнлек җанварларны белдерә торган жаргоннар :
- Ка-ка (каз яисә барлык кош-корт)
- Күк-кү ( күкеле сәгать яисә әтәч)
- Waw-waw (эт)
- Му (сыер)
- Бахбай (ат). Бу сүз бераз тел ачылып үткәчрәк әйтелә.
- Макмай (эт). Баланың сөйләшүе бераз шомара төшкәч кулланыла.
Төрле хәрәкәтләрне белдерүче жаргоннар:
- Тәп-тәп тора (басып тора)
- Чәп-чәп бара (мунчага бара)
- Бү бара (урамга яки һавага чыгу)
Моннан тыш күпчелек сабыйлар машинаны – түтүт, аякны – пәпи яисә тәпи, сикертеп уйнатуны – үчтеки , күк күкрәүне күкри бабай килә кебек сүзләр белән алыштыралар.
3. Йомгаклау өлеше
3.1 Фәнни-тикшеренү нәтиҗәләре
Һәрбер төбәккә хас булганча, безнең районыбызның керәшеннәре телендә дә никадәр үзгәлек бар. “Керәшеннәрнең сөйләше бик хаталы, телләре ямьсез, җитешсезлекләре бик күп,” - дигән сүзләрне еш очратырга туры килә. Бу хезмәтемне башкарганда мин шундый нәтиҗәгә килдем. Бер генә сөйләш , бер генә диалект турында да алай дип әйтергә ярамый торгандыр. Чөнки бу бит безнең тарих, безнең үткәнебез, киләчәгебез дә булсын иде дим. Беркемнең дә үз тарихын онытырга, гореф – гадәтләрен югалтырга, аның сөйләмен юкка чыгарырга хакы юк.
Күңелем белән әдәби сөйләмнең иң дөрес, иң матур сөйләм икәнлегенә ышансам да, керәшен сөйләмен бөтенләе белән юкка чыгару дөрес булыр дип уйламыйм . Ул да үзенчә матур, хөрмәткә лаек. Без беләбез: татар халкының төрле урыннарда, төбәкләргә таралып яшәве, төрле дин кешеләре булуы сөйләмдә тел аермасын китереп чыгара.
Язучылар җирле сөйләм сүзләрен образ тудыру максатында кулланалар. Ләкин монда бик сак булырга кирәк. Диалекталь сүзләрне урынлы-урынсыз куллану телебезне аңлаешсыз итәргә, чүпләргә мөмкин. Шуны онытмаска кирәк үрнәк сөйләм - әдәби сөйләм.
Кешенең сөйләменә карап, сөйләүченең дәрәҗәсен, туган телгә мәхәббәтен билгеләп була, диләр. Шуның өчен дә сөйләм сафлыгына ирешү туган телне яхшы үзләштерүгә бәйле. Бу мул байлыктан һәм кыйммәтле хәзинәдән оста, сак файдалана белергә кирәк.
Без урта диалектка караган Түбән Кама керәшен сөйләшенәең районының сөйләм теле үзенчәлекләрен өйрәндек. Өйрәнү барышында күп кенә яңалыклар да ачтык. Эшне башлаганда алдыбызга максатлар куйдык һәм эш барышында без куелган максатларыбызга ирешергә тырышу юлында күп кенщ энцелопедик материаллардан, чыганаклардан файдаландык. Шушы эзләнүләр нәтиҗәсендә без алдыбызга куйган максатларыбызга ирештек дип уйлыйбыз
4.Кулланылган әдәбият
1. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология (югары уку йортлары студентлары өчен). – Казан. - Хәтер нәшрияты, 1999.
2. Зәкиев М.М., Максимов Н.В. Татар теле (10-11 нче сыйныфлар өчен дәреслек). – Казан. – “Мәгариф”, 2003.
3. Әхәтов Г.Х. Татар диалектологиясе. – Татарстан китап нәшрияты, 1984.
4. Галиуллина Г.Р. Татар теле. Лексикология. – Югары сыйныф укучылары һәм студентлар өчен. – Казан. – Мәгариф, 2007.
5. Галимов И.Р. – Мавыктыргыч лексикология. – Казан. – Мәгариф, 2001.
6. Вәлиуллина З., Курбатов Х., Җәләй Л. – Хәзерге татар әдәби теле. – Казан. – Татарстан китап нәшрияты. – 1965.
7. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. – Хәзерге татар әдәби теле. – Казан. – Мәгариф, 2002.
8. Сафиуллина Ф.С. – Тел гыйлеменә кереш. – Казан. – Тарих, 2001.
,
© ООО «Знанио»
С вами с 2009 года.