Тема: Математика иленэ сэяхэт. (мэктэпкэ эзерлек төркеме)
Оценка 4.8

Тема: Математика иленэ сэяхэт. (мэктэпкэ эзерлек төркеме)

Оценка 4.8
Документация
docx
математика
Детсад
17.03.2018
Тема: Математика иленэ сэяхэт. (мэктэпкэ эзерлек төркеме)
Максат: Балаларның логик фикерләү сәләтләрен үстерү Тәрбия бурычы: Балаларда мөстәкыйльлек, эшчәнлеккә карата кызыксыну тәрбияләү. Үстерү бурычы: 1- 10 кадәр саннарны уңай һәм кире тәртиптә санау күнекмәләрен камилләштерү. Атна көннәре эзлеклелеге турында күзаллауларын ныгыту. Белем бирү бурычы: Башлангыч үлчәү күнекмәләре бирү. 10 эчендә саннарны кечерәк саннарга таркатырга өйрәтүне дәвам итү. Төп белем бирү өлкәсе: танып белү. Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, сәләмәтлек, коммуникация, матур әдәбият Методик алымнар һәм чаралар: әңгәмә, сорау, уен, үссендерү, мактау. Җиһазлау: магнит такта, хат, билетлар, кәгазь тасмалар, карточкалар. Алдан үткәрелгән эш: саннарны кечкенә 2 санга таркату, Эшчәнлек төзелеше: 1. Хат уку 2.Төп өлеш: Сәяхәткә китү - “Билетлар сатып алу” - Дидактик уен “Кыскасын сайла” - Дидактик уен “Кирегә сана” - Ял минуты - Мәсьәләләр чишү. - Саннарны таркату. 3. Практик эш: - Портретлар ясау. 4. Йомгаклау: портретларны бүләк итү.
Тема Математика иленә сәяхәт.docx
Тема: Математика иленә сәяхәт. (мэктэпкэ эзерлек төркеме) Максат: Балаларның логик фикерләү сәләтләрен үстерү Тәрбия бурычы:  Балаларда мөстәкыйльлек, эшчәнлеккә карата кызыксыну  тәрбияләү. Үстерү бурычы: 1­ 10 кадәр саннарны уңай һәм кире тәртиптә санау  күнекмәләрен камилләштерү. Атна көннәре эзлеклелеге турында күзаллауларын  ныгыту. Белем бирү бурычы: Башлангыч үлчәү күнекмәләре бирү. 10 эчендә саннарны  кечерәк саннарга таркатырга өйрәтүне дәвам итү. Төп белем бирү өлкәсе: танып белү. Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, сәләмәтлек,  коммуникация, матур әдәбият Методик алымнар һәм чаралар: әңгәмә, сорау, уен, үссендерү, мактау. Җиһазлау: магнит такта, хат, билетлар, кәгазь тасмалар, карточкалар. Алдан үткәрелгән эш: саннарны кечкенә 2 санга таркату,  Эшчәнлек төзелеше: 1. Хат уку  2.Төп өлеш: Сәяхәткә китү ­ “Билетлар сатып алу” ­ Дидактик уен “Кыскасын сайла” ­ Дидактик уен “Кирегә сана” ­ Ял минуты ­ Мәсьәләләр чишү. ­ Саннарны таркату. 3. Практик эш: ­ 4. Йомгаклау: портретларны бүләк итү. Портретлар ясау. Эшчәнлек барышы:    Тәрбияче: Балалар бүген эшкә килгәндә, почтальон миңа хат бирде. Ул хат математика илендә яшәүче патша кызыннан. Әйдәгез, шул хатны укыйк әле (хатның бизәлешен карыйлар һәм  укыйлар).          “ Кадерле балалар! Сезнең төркемдә бик акыллы, зирәк балалар йөри. Тиздән, мәктәпкә барырга җыенасыз икән. Минем сезнең белән танышасым һәм   кунакка чакырасым килә. Минем янга килеп җиткәнче бик кызыклы, эчтәлекле   биремнәр   очрар.   Сез   үзегезнең   белемнәрегезне   кулланып,   шул биремнәрне   үтәсәгез,   минем   янга   бик   тиз   килеп   җитәрсез.   Сезгә   уңышлар телим!”          ­ Балалар, математика илендә яшәүче патша кызы янына   барабызмы? Алда нинди транспортка утырып барыйк? (балалар тәгъдим итәләр). Моның өчен билетлар сатып алырга кирәк. Ә билетларның бәясе 8 сум тора. Өстәл янына киләбез.(8 санын кечерәк 2 санга таркату).         ­  Билетларыбыз әзер,  билетлардагы сан тәртибе буенча төзелеп басарбыз (кайбер балалардан үзләренең ничәнче урында басып торганы сорала) һәм вагоннарга утыру өчен саный­саный  10 баскыч үтәргә кирәк (10 кадәр санау) ­ Безнең каршыбызда берничә юл бар. Кайсы юлны сайлыйбыз? (Кыскасын)  (Кәгазь тасмаларны чагыштырып, иң кыскасын табалар) ­ Поезд кузгалып китсен өчен, безгә кирегә санарга кирәк ( 10­5, 8­2, 9­1) ­ Балалар, поезда барганда минем сорауларыма җаваплар бирегез әле.          ­ Бүген атнаның нинди көне? ­ Кичә нинди көн иде? ­ Иртәгә нинди көн була? ­ Нинди көннәрне сез бакчага йөрмисез?        ­ Бер атнада ничә көн?   ­ Пәнҗешәмбедән соң нинди көн? һ.б.        ­ Менә беренче тукталышка килеп җиттек. Әйдәгез ял итеп алабыз. Без әле бераз арыдык, Ял итәргә уйладык,  Башны иябез алга,  Ә аннары – артка. Уңга, сулга борабыз. Аннан карап торабыз. Иң өсләрен сикертәбез Кулларны биетәбез Бер алга, бер артка сузып  Күңелле ял итәбез (шигырьның сүзләренә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар).          ­ Алга таба кузгалдык. Поезд тизлеген арттырды. Менә  “Мәсьәләләр” шәһәренә дә килеп җиттек (Рәсем буенча мәсьәләләр төзибез.) Мәсьәләләнең шартын һәм сорауны дөрес итеп   куюны таләп итү  (балалар рәсем буенча мәсьәлләр төзиләр, саннар белән мисалларын чишәләр).         ­ Ә хәзер минем мәсьәләне тыңлагыз әле. Каен агачында 8 ромашка чәчәге үскән. Аның 2 сен өзеп алганнар. Ничә ромашка калган? Менә   “Саннар” шәһәренә килеп җиттек  (карточкаларда эшләү, бер бала тактада эшли). Саннарны ваклау, таркату. Менә,   балалар,   Математика   патшалыгына   килеп   җиттек.   Монда   тиз   генә кереп   булмый,   чөнки   анда   сакчылар   бар.   Аны   кем   саклаганын   белү   өчен, шакмаклы дәфтәр битендә математик диктант ясап алабыз (эт рәсеме килеп чыгарга тиеш)  Менә балалар, Патша сараена кердек.   Монда нинди матур, әнә Патша кызы үзе безне каршы ала (ширма артында утырган матур курчак күренә) Тәрбияче:  Ул   сезгә   бигрәк   акыллы,   зирәк   икән   сезнең   балалар,   бөтен биремнәрне дә төгәл үтәп чыктыгыз. Сез хәзер мәктәпкә барырга әзер икәнсез, ­ ди. ­ Балалар, патша кызы миңа бик ямансу күренде ­ сәбәбе нидә икән?  (без күп, ә ул берүзе генә) ­ Балалар, әйдәгез без аңа үзебезнең портретларыбызны ясап калдырабыз (балалар   гади   карандашлар   белән   үзләренең   портретларын   ясыйлар   һәм бүләк итәләр).

Тема: Математика иленэ сэяхэт. (мэктэпкэ эзерлек төркеме)

Тема: Математика иленэ сэяхэт. (мэктэпкэ эзерлек төркеме)

Тема: Математика иленэ сэяхэт. (мэктэпкэ эзерлек төркеме)

Тема: Математика иленэ сэяхэт. (мэктэпкэ эзерлек төркеме)

Тема: Математика иленэ сэяхэт. (мэктэпкэ эзерлек төркеме)

Тема: Математика иленэ сэяхэт. (мэктэпкэ эзерлек төркеме)
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете сообщить о нарушении.
17.03.2018