Бөек шагыйребез Габдулла Тукай талантының тамырлары халык авыз иҗатына, балалар фольклорына килеп тоташуы — бәхәссез хакыйкать. Шулай итеп, ул шигырьләрендә татар халык дастаннары, әкиятләре, җыр-бәетләрен файдаланып, милли фольклорыбызны популярлаштыруга зур өлеш кертә.
Тукай иҗатында балалар фольклоры, минем уйлавымча, бишек җырларыннан, әниләрнең бәбиләрне тирбәткәндә “бишектә көйләвеннән” башланып китә.Бөек шагыйребез Габдулла Тукай талантының тамырлары халык авыз иҗатына, балалар фольклорына килеп тоташуы — бәхәссез хакыйкать. Шулай итеп, ул шигырьләрендә татар халык дастаннары, әкиятләре, җыр-бәетләрен файдаланып, милли фольклорыбызны популярлаштыруга зур өлеш кертә.
Тукай иҗатында балалар фольклоры, минем уйлавымча, бишек җырларыннан, әниләрнең бәбиләрне тирбәткәндә “бишектә көйләвеннән” башланып китә.
Тукай иҗатында балалар фольклоры
Бөек шагыйребез Габдулла Тукай талантының тамырлары халык
авыз иҗатына, балалар фольклорына килеп тоташуы — бәхәссез
хакыйкать. Шулай итеп, ул шигырьләрендә татар халык дастаннары,
әкиятләре, җырбәетләрен файдаланып, милли фольклорыбызны
популярлаштыруга зур өлеш кертә.
Тукай иҗатында балалар фольклоры, минем уйлавымча, бишек
җырларыннан,
әниләрнең бәбиләрне тирбәткәндә “бишектә
көйләвеннән” башланып китә.
Татар халкы гасырлар дәвамында бишек җырлары иҗат иткән,
шуңа күрә сабый беренче изге сүзләрне әнисе көйләгән бишек
җырларыннан ишеткән. “Бишек җырын” татар халкы бала тирбәткәндә
әле дә куллана. Чөнки бу җырда әтиәнинең балага булган бөтен
теләкләре, ниятләре сурәтләнә.
Шагыйрь үз әсәрләрендә мифология каһарманнарына, алар
турындагы мифәкиятләргә дә мөрәҗәгать итә. Аның әсәрләрендәге
мифик образларның хәзерге, чынбарлык дөньясына тәэсир итә
алуларында, ягъни кеше янында арадаш яшәүләре белән кызыклы.
Атаклы “Шүрәле”, “Су анасы” “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш”
кебек шигьри әсәрләре тулаем халкыбызның әлеге тылсымлы затлар
турындагы мәҗүси ышануларына, мифологик хикәятләренә нигезләнгән.
Тукай бигрәк тә шүрәле образын яраткан. Ул аны “борыны кәпкәкре”,
“япялангач, нәпнәзек” һ.б. дип “куркыныч” сүзләр белән сурәтләсә дә,
“кеше төсле” ди. Әкиятлегендадан күпкә ары китә. Шүрәленең үз
авызыннан аны талаучылар белән бер рәткә кую да кызыклы.
Шүрәлегә ялганып Су анасы килә. Алар һәр икесе дә борынгы
мифик геройлар, халык авыз иҗатында киң таралган образлар.
Ә менә Дию дигән миф – шагыйрьнең “Печән базары, яхуд Яңа
Кисекбаш” поэмасының бөтен сюжет үзәгендә; ул (Дию) инде ирония,
сатира белән генә сурәтләнгән сәхифәләрне тәшкил итә. Һәр сатирик
образ, бер үк вакытта, реаль кеше, татар дөньясындагы бер социаль
катлам вәкиле. Финалда укучы тормышчан шәхесне, аның реаль
җирлеген ачык сиземли. Шулай итеп, бу әсәрдә Дию – күчерелмә
мәгънәдәге образ.
аларны
персонажларының сөйләмендә, йә булмаса фәлсәфи гомумиләштерүләр
өчен уңышлы файдалана. Тукайның халык иҗатын өйрәнү процессы
эзсез югалмый. Чөнки фольклор кулланып язылган әсәрләре арта: “Күк
сыер”, “Таз”, “Милли моңнар”, “Кәҗә белән сарык әкияте”.
Әдипнең кайбер шигырьләре үзләре дә фольклорга, балалар
фольклорына әйләнеп бара. Мәсәлән: “Әллүки”, “Туган тел”, “Туган
авыл”, “Тәфтиләү”, “Зиләйлүк” кебек җырга әйләнгән шигырьләре.
Г. Тукай иҗатындагы фольклор – балаларның сөйләү һәм фикерләү
сәләтен үстерү, халкыбызның бай рухи дөньясы белән таныштыру өчен
кулланыла. Шулай ук әдип шигъриятенең бөреләнеп чәчәк атуына
мөмкинлек тудыралар.
Тукай мәкальәйтемнәргә дә мөрәҗәгать итә,