Добавить материал
Войти
🕊️
Войти в кабинет
Медиатека
Курсы
Сертификация
Мероприятия
Конкурсы
Собрания
Классные часы
Новости
Ваше членство
Добавить материал
и получить до 500 000 ₽.
свидетельство СМИ
и 10 документов
Тукай иҗатында балалар фольклоры
Оценка
4.8
Ибрагимова Альмира
Ибрагимова Альмира
Тукай иҗатында балалар фольклоры
Оценка
4.8
Лекции
docx
воспитательная работа
10 кл
03.05.2018
Бөек шагыйребез Габдулла Тукай талантының тамырлары халык авыз иҗатына, балалар фольклорына килеп тоташуы — бәхәссез хакыйкать. Шулай итеп, ул шигырьләрендә татар халык дастаннары, әкиятләре, җыр-бәетләрен файдаланып, милли фольклорыбызны популярлаштыруга зур өлеш кертә.Тукай иҗатында балалар фольклоры, минем уйлавымча, бишек җырларыннан, әниләрнең бәбиләрне тирбәткәндә “бишектә көйләвеннән” башланып китә.Тукай иҗатында балалар фольклоры
Тукай иҗатында балалар фольклоры (1).docx
Текстом
Картинками
Тукай иҗатында балалар фольклоры Бөек шагыйребез Габдулла Тукай талантының тамырлары халык авыз иҗатына, балалар фольклорына килеп тоташуы — бәхәссез хакыйкать. Шулай итеп, ул шигырьләрендә татар халык дастаннары, әкиятләре, җырбәетләрен файдаланып, милли фольклорыбызны популярлаштыруга зур өлеш кертә. Тукай иҗатында балалар фольклоры, минем уйлавымча, бишек җырларыннан, әниләрнең бәбиләрне тирбәткәндә “бишектә көйләвеннән” башланып китә. Татар халкы гасырлар дәвамында бишек җырлары иҗат иткән, шуңа күрә сабый беренче изге сүзләрне әнисе көйләгән бишек җырларыннан ишеткән. “Бишек җырын” татар халкы бала тирбәткәндә әле дә куллана. Чөнки бу җырда әтиәнинең балага булган бөтен теләкләре, ниятләре сурәтләнә. Шагыйрь үз әсәрләрендә мифология каһарманнарына, алар турындагы миф әкиятләргә дә мөрәҗәгать итә. Аның әсәрләрендәге мифик образларның хәзерге, чынбарлык дөньясына тәэсир итә алуларында, ягъни кеше янында арадаш яшәүләре белән кызыклы. Атаклы “Шүрәле”, “Су анасы” “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” кебек шигьри әсәрләре тулаем халкыбызның әлеге тылсымлы затлар турындагы мәҗүси ышануларына, мифологик хикәятләренә нигезләнгән. Тукай бигрәк тә шүрәле образын яраткан. Ул аны “борыны кәпкәкре”, “яп ялангач, нәпнәзек” һ.б. дип “куркыныч” сүзләр белән сурәтләсә дә, “кеше төсле” ди. Әкиятлегендадан күпкә ары китә. Шүрәленең үз авызыннан аны талаучылар белән бер рәткә кую да кызыклы. Шүрәлегә ялганып Су анасы килә. Алар һәр икесе дә борынгы мифик геройлар, халык авыз иҗатында киң таралган образлар. Ә менә Дию дигән миф – шагыйрьнең “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” поэмасының бөтен сюжет үзәгендә; ул (Дию) инде ирония, сатира белән генә сурәтләнгән сәхифәләрне тәшкил итә. Һәр сатирик образ, бер үк вакытта, реаль кеше, татар дөньясындагы бер социаль катлам вәкиле. Финалда укучы тормышчан шәхесне, аның реаль җирлеген ачык сиземли. Шулай итеп, бу әсәрдә Дию – күчерелмә мәгънәдәге образ. Тукай мәкальәйтемнәргә дә мөрәҗәгать итә, аларны персонажларының сөйләмендә, йә булмаса фәлсәфи гомумиләштерүләр өчен уңышлы файдалана. Тукайның халык иҗатын өйрәнү процессы эзсез югалмый. Чөнки фольклор кулланып язылган әсәрләре арта: “Күк сыер”, “Таз”, “Милли моңнар”, “Кәҗә белән сарык әкияте”. Әдипнең кайбер шигырьләре үзләре дә фольклорга, балалар фольклорына әйләнеп бара. Мәсәлән: “Әллүки”, “Туган тел”, “Туган авыл”, “Тәфтиләү”, “Зиләйлүк” кебек җырга әйләнгән шигырьләре. Г. Тукай иҗатындагы фольклор – балаларның сөйләү һәм фикерләү сәләтен үстерү, халкыбызның бай рухи дөньясы белән таныштыру өчен кулланыла. Шулай ук әдип шигъриятенең бөреләнеп чәчәк атуына мөмкинлек тудыралар.
Тукай иҗатында балалар фольклоры
Материалы на данной страницы взяты из открытых истончиков либо размещены пользователем в соответствии с договором-офертой сайта. Вы можете
сообщить о нарушении
.
Введите ваш email
Ваш email
*
Скачать материал
Скачать
Файл готов!
Скачать
Вверх
03.05.2018
Посмотрите также:
📁
Тукай иҗатында балалар фольклоры
📁
Дискуссия на тему «Человек в тебе»
📁
Практические работы по профессиональному самоопределнию и саморазвитию личности "Эффективная коммуни
...
📁
План викторины "Путь к успеху"
📁
Внеклассное мероприятие. Устный журнал "Полководец, Суворову равный"
📁
Информационная беседа «Для чего нужна семья?»
📁
Ананың құдіреті
📁
Отчет работы по профилактике правонарушений
Новости
Курсы
Членство
Еще
Войти
Новости
Курсы
Сертификация
Мероприятия
Конкурсы
Собрания
Классные часы
Медиатека
Бонусы